Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коронавирус. Җанлы блог

Коронавирус турында актуаль хәбәрләр тупланмасы [14 март — 25 май 2020]

Азатлык әлеге Җанлы блогта дөньяда яңа вирус тарала башлаган иң кызу көннәрдә сезне шушы зәхмәткә бәйле соңгы хәбәрләр, гыйбрәтле хәлләр, кызыклы вакыйгалар белән таныштырып барды. Бүген без Җанлы блогны ябабыз. Алга таба коронавируска бәйле хәбәрләрне Коронавирус бүлегендә һәм Махсус сәхифәдә таба аласыз. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

19:31 24.3.2020

Русиядә төнге клублар һәм кинотеатрлар ябылачак

Коронавирус белән көрәш штабы Русия төбәкләре җитәкчеләренә төнге клублар, кинотеатрлар, балалар уен мәйданчыклары һәм балалар күңел ачу үзәкләрен ябарга кушты.

Моннан тыш штаб бар һәм рестораннарда кальян тартуны тыярга куша. Моннан тыш шифаханәләрдә дә дәвалану туктатылачак, диелә.

Тыю никадәр вакытка озайтылачагы хәбәр ителми.

18:14 24.3.2020

Сергей Собянин: Коронавируска бәйле чынбарлыкны беркем белми

Сергей Собянин
Сергей Собянин

Мәскәү мэры, Дәүләт шурасында коронавируска каршы эшче төркем җитәкчесе Сергей Собянин коронавируска бәйле чынбарлык билгеле түгел дип белдерде. Аның әйтүенчә, тестлар саны бик аз булганга, хәлләрне беркем белми. Ул шулай ук төбәк башлыклары коронавирус таралу белән яңа проблемнар чыгуга әзерләнергә тиеш диде. Кичә ул Мәскәүдә 65 яшьтән өлкәнрәкләргә һәм хроник авырулары булганнарга өйдән чыкмаска кушты.

17:35 24.3.2020

Кырым театрлары декорация урынына коронавируска каршы битлекләр тегә башлаган

Бу хакта Кырым мәдәният министры Арина Новосельская белдерде. "Безнең бөтен әйберебез бар. Марля сатып алдык, цехларыбыз декорация урынына битлекләр тегә башлады, шуңа безнең тармак битлекләр белән тәэмин ителде. Барлык мәдәни массакүләм чараларны тыйдык, китапханәләр, музейлар эшли, ләкин төркемнәр 10-12 кеше итеп киметелде", диде ул.

  • 24 март Кырым хакимиятләре оешмаларга читтән торып эшләү мөмкинлеген тикшерүне сорап хатлар юллый башлаган.
  • Кырым базарларында сатучыларның температуралары үлчәчәнәчәк, алар битлекле булырга, сату урыннары дезинфенкцияләнергә тиеш, диде Кырым хөкүмәте рәисе Юрий Гоцанюк.
  • Кырым мәчетләрендә күмәк догалар туктатыла, кибетләрдә бәяләрне күтәргән эшмәкәрләрнең лицензияләре алыначак, мәктәпләр карантинда булу сәбәпле укучыларның автобусларда бушлай йөрүен туктату тәкъдим ителә.
  • Кырым сәләмәтлек министрлыгы хәбәренә күрә 23 мартка Кырымда коронавирска 750 кеше тикшерелә.
16:57 24.3.2020

Токиода быел узарга тиешле җәйге Олимпия уеннары коронавирус сәбәпле киләсе елга кичектерелә. Моны Япония премьер-министры Синдзо Абэ хәбәр итте.

15:39 24.3.2020

Татарстанда коронавирус йогуның яңа очрагы теркәлде

Казанда Мәскәү аша Аргентинадан кайткан бер хатында коронавирус булуы ачыкланган. Хәзерге вакытта ул йогышлы авырулар хастаханәсендә, хәле чагыштырмача яхшы, кайтканнан бирле ул өеннән чыкмый утырган, дип белдерде бүген хәбәрчеләргә Татарстан президентының матбугат вәкиле Лилия Галимова. Тиешле белгечләр хәзер аның белән бергә кайткан кешеләрне дә тикшерә. Шулай итеп бүгенге көнгә Татарстанда рәсмән коронавирус йогуның җиденче очрагы теркәлде.

15:29 24.3.2020

Соңгы бер тәүлек эчендә Русиядә, рәсми саннарга караганда, тагын 57 кешедә коронавирус авыруы теркәлгән. Аларның 28е Мәскәүдә, калган 29ы — 13 төбәктә, шул исәпртән өчесе — Башкортстанда, берсе — Татарстанда. Русиядә рәсми рәвештә коронавируслы дип теркәлгән кешеләр саны 495кә җитте.

09:15 24.3.2020

24 март иртәсенә төп хәбәрләр:

  • Башкортстанда коронавирус йоктыруның беренче очраклары теркәлгән. Моның хакта үз Instagram-ында Радий Хәбиров белдерде. Аның сүзләренчә, COVID-19 өч кешедә табылган, аларның икесе чит илдән кайткан, тагын берсе Мәскәүгә, эш сәфәрләренә еш йөргән.
  • Коронавирустан сәламәтләнгән кешеләр саны дөнья буйлап 100 885 кеше тәшкил итә. Вирус барлыгы 372,5 мең кешедә табылган, 16,3 мең кеше үлгән.
  • Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы башлыгы Тедрос Гебрейесус коронавирус таралуының тизләнүен белдерде. Беренче теркәлгән очрактан соң, вирусның 100 мең кешегә йогуы өчен 67 көн кирәк булган. 200 мең өчен – 11 көн, 300 мең өчен – нибары 4 көн генә кирәк булган, диде Гебрейесус.
  • Британиядә коронавирус сәбәпле киң карантин чаралары кертелә, аларны дәүләт халкына мөрәҗәгатендә премьер-министр Борис Джонсон аңлатты. 23 марттан азык-төлек һәм иң кирәкле әйберләр саткан кибетләрдән тыш барлык башка кибетләр ябылачак. Мәдәни оешмалар, балалар мәйданчыклары, гыйбадәтханәләр дә ябылачак. Британнарга өйдән кибеткә һәм ашыгыч эшләр өчен генә чыгарга мөмкин булачак.
21:53 23.3.2020

Актаныш районында 65 яшьтән олыларга 15 апрельгә кадәр өйләреннән чыгу тыела

Олы яшьтәгеләрне коронавирус йоктырудан саклау максатында Татарстанның Актаныш районы кырысрак чаралар кабул итүен белдерде. Район җитәкчелеге карары нигезендә, олыларга хәтта кибет һәм аптекаларга бару да тыела. Аларның азык-төлек һәм даруларга ихтыяҗын канәгатьләндерү эшенә "Игелек үзәге" дип аталган социаль хезмәт оешмасы һәм волонтерлар җәлеп ителә. Олы яшьтәгеләр үзләренә ниләр кирәклеген билгеләнгән телефоннарга шалтыратып әйтә, социаль хезмәткәрләр шуннан соң аларга ярдәм оештыра.

дәвам

XS
SM
MD
LG