Русия президенты Владимир Путин коронавирус авыруы таралуны чикләү өчен Русия Конституциясен үзгәртү турында тавыш бирүнең кичектерелүен белдерде һәм киләсе атнада Русиядә ял дип игълан итте.
Галим һәм җәмәгать эшлеклесе Илшат Сәетовның улы, 10 яшьлек Әнвәр Сәетов коронавирустан сакланы турында кыска гына мультфильм ясаган. "Планетаны коткар!" дип аталган фильм вирустан саклану һәм аның таралуына юл куймас өчен өйдә утыру кирәклеген аңлата.
Уэльс шаһзадәсе Чарлзда коронавирус тапканнар
Уэльс шаһзадәсе, Британинең киләсе патшасы булыр дип көтелгән Чарлзда да яңа коронавирус табылган. Шаһзадәнең матбугат вәкиле әйтүенчә, 71 яшьлек Чарлзда әлегә “җиңелчә сиптомнар” гына һәм ул Шотландиядәге утырмасыннан эшләвен дәвам итә. Күптән түгел Чарлз Монако шаһзадәсе Алберт белән очрашкан иде. Албертта коронавирус булуы ачыклангач, берничә көн элек Уэльс шаһзадәсе изоляциягә китте. Әмма матбугат вәкиле Чарлзның бу чирне кемнән һәм ничек йоктырганы билгесез диде.
Карантин тәртибен бозган өчен иректән мәхрүм итү җәзасы әзерләнә
Карантин тәртибен бозган өчен җинаять җаваплылыгы һәм иректән мәхрүм итү турында канун өлгесе 25 мартта Русия думасына кертелгән. Анда карантин тәртибен бозучыларга 500 мең сумнан алып 1 млн сумга кадәр штраф җәзасы, яки өч елга кадәр ниндидер вазифа биләүне, ниндидер эшчәнлек алып баруны тыю, яки өч елга кадәр иректән мәхрүм итү карала.
Санитар-эпидимиологик кагыйдәләрне бозу кемнең дә булса үлеменә китерсә, яки махсус күпләгән кешегә чир йоктыру куркынычы тудырылса, 1 млн сумнан 2 млн сумга кадәр штраф, яки биш елга кадәр үз һөнәреннән читләштерү яки биш елга кадәр иректән мәхрүм итү турында язылган.
Саксызлык ике һәм аннан күбрәк кешенең үлеменә китерсә иректән мәхрүм итү җиде елга кадәр булырга мөмкин. Махсус чир йоктыру нәтиҗәсендә кеше гомере өзелсә, андый гамәлләр террорчылык, хулиганлык яки диверсия буларак карала ала.
Канун өлгесен дума башлыгы Вячеслав Володин һәм думаның Дәүләт корылышы һәм канунчылык комитеты башлыгы Павел Крашенинников әзерләгән.
Русиядә узган бер тәүлек эчендә, рәсми саннарга караганда, тагын 163 яңа коронавирус очрагы теркәлгән. Шуларның 120се — Мәскәүдә. Калган 49ы — төбәкләрдә, шуларның берсе — Башкортстанда. Бүгенге көнгә илдә рәсми рәвештә коронавирус белән теркәлгәннәр саны 658гә җитте, шуларның 29ы дәваланып хастаханәләрдән чыгарылган диелә.
Башкортстан мәчетләре ябылмаячак
Русия мөселманнары Үзәк диния назәрәте рәисе, мөфти Тәлгать Таҗетдин мөселманнарга коронавирустан саклану чаралару күрүләрен үтенеп мөрәҗәгать итте. Мөфти мәчет имамнарына камәт һәм азан арасындагы вакытны кыскартырга, җомга вәгазен 15-20 минуттан арттырмаска, гает намазларын 25-30 минутка сыйдырырга кирәк дип киңәш бирде. Шулай ук ул мөселманнарны чит илләргә чыгып йөрмәскә өндәде.
Тәлгать Таҗетдин үз мөфтиятенә караган мәчетләрнең гадәттәге тәртиптә эшләячәген дә әйтте.
Шул ук вакытта Русия ислам университетына шәкертләрне читтән торып укытуга күчерергә киңәш бирелде.
Уфа блогеры Гүзәл Шәрәфетдинованы карантин тәртибен бозган өчен 500 сумга штрафка тарттылар
Уфада яшәүче танылган блогер Гүзәл Шәрәфетдинова коронавирус куркынычы шартларында чит илдән кайткач карантинда тору таләбен үтәмәгән өчен административ җаваплылыкка тартылган. Аңа 500 сум штраф билгеләнгән дип хәбәр итә Башинформ. Шәрәфетдинова гаиләсе белән Тайландта ял итеп кайтканнан соң өйдә утырасы урынга әнисе янына авылга кайтып киткән. Бу турыда ул Instagram-да да язып чыккан.
Блогерны җаваплылыкка тартырга кирәклеге турында республика җитәкчесе Радий Хәбиров та белдергән иде. Шау-шу купканнан соң блогер үзенең Instagram-ында бөтен гаиләсе белән изоляциядә утыруын һәм тиешлечә карантин таләпләрен үтәвен хәбәр итте.
25 март иртәсенә төп хәбәрләр шундый:
- Коронавирус йоктыручылар саны бар дөнья буйлап 400 мең кешедән арткан. Өч көн элек кенә алар 300 мең иде. Джонс Хопкинс университеты мәгълүматынча, 422 мең кеше вирус йоктырган, 108,2 мең кеше сәламәтләнгән, 18,9 мең кеше үлгән.
- Русия сәламәтлек саклау министрлыгы Русиядә COVID-19 йоктырган кешеләр саны артса да, медицина оешаларында урыннар җитәрлек дип ышандыра. Кирәк булган җиһазлар да җитәрлек, әмма резерв өчен өстәмә җиһазлар алына, ди министрлык.
- Мәскәүдә коронавирус инфекциясе җиңел формада уза торган кешеләргә өйдә дәваланырга рөхсәт ителде. Ә Петербур сырхауханәләре һәм хосусый клиникаларына планлы дәвалауны 30 апрельга кадәр туктатырга кушылды.
- Русия яһүдләр федерациясе барлык төбәкләрдә синагогаларны яба. Моны оешма "превентив чара" дип атый.
- "Аэрофлот" һава ширкәте Русия эчендә очышларга бәяләрне кинәт төшергән. "Ведомости" язуынча, кайбер юнәлешләргә бәяләр гадәттәгесеннән хәтта 40–60%-ка төшкән. Мәскәүдән Казанга очышлар бәясе 15–20%-ка төшкән, дип хәбәр ителә.