Соңгы көннәрдә Татарстан һәм Башкортстан шәһәрләре урамнарында полиция машиналары тавыш көчәйткечләр аша коронавирус таралу куркынычы турында кисәтеп, кешеләргә өйләреннән чыкмаска кушып йөри.
Кыска арада дөньяда берничә дистә мең кешенең гомерен өзгән йогышлы коронавирус авыруы сәбәпле бар Русия буйлап төрле иминлек чаралары кертелгәндә Урыс православ чиркәве үз гыйбадәтләрен туктатмаячагын белдерде. Азатлык Казандагы Мәрьям ана (Богородицкий) чиркәвендә 29 марттагы якшәмбе гыйбадәтендә бу куркынычлы чирне таратуга каршы чараларны күзәтте.
Оренбурда коронавирус йогудан чыгышы белән Самарның Яңа Усман авылыннан булган татар эшмәкәре үлгән
Шимбә көнне Русиядә COVID-19 авыруыннан үлүчеләр арасында 57 яшьлек Раил Зарипов та булуы ачыкланды. Ул Оренбурның Бузылык шәһәрендә яшәгән, анда бизнес белән шөгыльләнгән һәм "Байтуган" ширкатен җитәкләгән. Вирусны ул чит ил сәфәре барышында йоктырган дип фаразлана. Аның якыннары хәзерге вакытта карантинга ябылган. Зарипов үлеме аның башка авыруы булуы белән дә аңлатыла ала дип хәбәр ителә. Оренбурның сәламәтлек саклау министры Татьяна Савинова сүзләренә караганда, авыруны дәвалау тиешле шартларда барган, соңрак ул үпкәне ясалма җилләндерү җиһазына тоташтырылган.
Соңгы тәүлек эчендә Русиядә коронавирус йогудан барлыгы 4 үлем теркәлде, Оренбурдан тыш шуларның икесе Мәскәүдә, тагын берсе - Питербурда.
Русиядә тәүлек эчендә коронавирусны тагын 270 кеше йоктырган
Моның турында оператив штаб хәбәр итә. Гомум авыручылар саны, рәсми мәгълүматка күрә, илдә 1534 кеше тәшкил итә. Бер тәүлек эчендә 4 кеше үлгән, коронавирустан үлүчеләр саны Русиядә 8гә җиткән.
Татарстанда яңа авыручылар турында хәбәр ителми, Башкортстанда рәсмиләр яңа 1 очрак ачыкланган.
29 мартка төп коронавирус хәбәрләре:
- Дөньяда 665 мең кеше коронавирус йоктырган. Үлүчеләр саны 30 меңнән арткан, 140 мең кеше сәламәтләнгән.
- Иң күп үлемнәр Италиядә теркәлгән (10 меңләп кеше), икенче урында Испаниядә бара (5900лап кеше). Вирус тарала башлаган Кытайда 3,3 мең кеше үлгән булган.
- АКШта вирус йоктыручылар саны 124 меңгә җиткән.
Татарстанда коронавирус сәбәпле нәрсәләр ябыла
Татарстан премьер-министры Алексей Песошин республикада коронавирус инфекциясе таралуына юл куймас өчен яңа карар имзалады.
28 марттан Татарстанда нәрсәләр эшләми, кая барып булмый?
- сәүдә һәм күңел ачу үзәкләре
- кафе-рестораннар
- матурлык, бизәнү салоннары
- мунчалар һәм сауналар
- массаж салоннары
- документларны кабул итү үзәкләре
- шифаханәләргә урнашу тыела
Кайда барып һәм нәрсә кулланып була?
- Азык-төлек кибетләре
- Даруханәләр
- Кафе-рестораннардан ризыкны өйгә китерү хезмәтләре
Гыйбадәтханәләргә бармау, сәфәрләрдән тыелып калырга киңәш ителә.
28 мартта төп коронавирус хәбәрләре:
- Русиядә тәүлек эчендә 228 вирус йоктыру очрагы теркәлгән. Гомум авыручылар саны 1264кә җиткән. Татарстанда яңа 3 очрак турында хәбәр ителә. Русиядә авыручылар 62 төбәктә бар. 5 кеше үлгән, аларның берсе – Оренбурда.
- Дөньяда вирус йоктыручылар саны 600 меңнән арткан. АКШта вирус йоктыручылар саны 104 мең тәшкил итә. Икенче урында Италия (86 мең), Кытайдагы саннар үзгәрми дияплек (81,9 мең). Дөнья буйлап үлүчеләр саны 27 меңгә җиткән.
- 28 марттан Татарстанда яңа чикләүләр кертелә. Аерым алганда, сәүдә үзәкләре, кафе-рестораннар, матурлык салоннары эшләмәячәк. Тулы исемлекне биредә карап була.
Фәйзи Гаскәров ансамбле онлайн-концерт күрсәтте
Коронавирус таралу куркынычы сәбәпле өендә утырырга мәҗбүр булган халыкка теләктәшлек йөзеннән Башкортстанның Фәйзи Гаскәров исемендәге халык биюләре ансамбле онлайн-концерт күрсәтте. Онлайн чараларның тулы исемлеген монда таба аласыз.