Рәдиф Кашапов һәм Ания Фәйзрахманованың коронавирус шартларындагы онлайн концерты башланды. Алар татарча инструментал һәм психоделик көйләр тәкъдим итә.
Татарстан президенты республикада барлык ватандашлар өчен "үзизоляция" режимын кертте. Бу хакта Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева белдерде.
Татарстан рәсмиләре коронавирус таралуга каршы яңа чараларны игълан итә.
Татар дөньясында күренекле музыкантлар Рәдиф Кашапов һәм Ания Фәйзрахманова 30 мартта Казан вакыты белән кичке сәгать 7дә интернет аша җанлы концерт тәкъдим итә. Татарча инструментал һәм психоделик көйләрне биредә тыңлый аласыз.
Күренекле скрипкачы, коронавирус аркасында өйдә утырырга мәҗбүр Динә Закирова да үзенең Instagram-ында җиңел һәм тиз генә итеп медицина битлеге ясарга өйрәтүче видео чыгарды.
Русиядә коронавирус рәсман тагын 302 кешедә табылган
Коронавирус, Русиядә, рәсми саннарга караганда, узган бер тәүлек эчендә тагын 302 кешедә табылган. Русиянең коронавируска каршы штабы биргән саннарга күрә, Татарстан белән Башкортстанда яңа очраклар теркәлмәгән. Мәскәүдә — 212 яңа авыру, Комида - 15, Петербурда 8. Мари Илендә, Калмык республикасында, Владимир, Вологодский һәм Алтай өлкәләрендә дә беренче авырулар теркәлгән. Хәзер бу куркыныч йогышлы чир Русиянең барлык диярлет төбәкләрендә һәм аннексияләнгән Кырымда да бар.
30 март иртәсенә төп коронавирус хәбәрләре:
- Дөнья буйлап коронавирус йоктыручылар саны 723 меңгә җиткән. 34 мең кеше үлгән, 151 мең кеше сәламәтләнгән. Иң күп авыручылар АКШта (143 мең), икенче урында Италия (97 мең), ә Испания (80 мең) Кытайны (82 мең) куып җитә диярлек. Кытайда рәсмиләр вирус таралышын туктатып булды дип белдергән.
- Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә карантин режимы башланган. Бүгеннән анда өйдән бары тик аерым сәбәпләр белән генә чыгып була. Тиздән шәһәр һәм өлкә буйлап бары тик махсус рөхсәт кәгазе белән генә йөреп булачак.
- Русия премьер-министры Михаил Мишустин Мәскәүдә кертелгән карантин режимын ил күләмендә кертергә тәкъдим итте. Андый тәкъдим белән ул Русия төбәкләренә мөрәҗәгать итте.
- Мәскәүдәге Коммунарка хастаханәсендә узган тәүлектә ике кеше үлгән, аның берсе коронавирус булуда шикләнгән. Барлыгы хастаханәдә 348 кеше, аларның 78ендә коронавирус расланган, тагын 115тә вирус булырга мөмкин.
- Русия хөкүмәте иң әһәмиятле тауарлар исемлеген үзгәртте (әлеге тауарларны бу атнада сатып була). Элек булган исемлектән, аерым алганда, компьютер һәм электрон җиһазлар, көнкүреш җиһазлар, машина җайланмалары, төзелеш материаллары, бакча тауарлары, тәмәке, күзлекләр юкка чыккан.
Мәскәүдә карантин кертелә, кирәксезгә урамга чыгу тыела
Мәскәү мэры Сергей Собянин шәһәрдә коронавируска бәйле яңа чикләүләр кертте. Хәзер башкаларда урамга бары тик түбәндәге сәбәпләр белән генә чыгарга рөхсәт ителә:
- ашыгыч медицина ярдәме, кеше гомере яки сәламәтлегенә куркыныч булган очракта;
- эшкә бару-кайту;
- якындагы кибеттә яки даруханәгә чыгу;
- торган урыннан 100 метрга кадәр җирдә өй хайваннарын йөртү;
- чүпне ташлау.
Мондый чикләүләр Мәскәү өлкәсендә дә кертелә.