Башкортстанда эшмәкәр Илсур Нәбиуллин халыкка медицина битлекләрен бушлай тараткан. Күп мәртәбә кулланырга яраклы 1500 битлекне ул Баймак районының Темәс һәм Бетерә авыллары кешеләренә өләшкән. Бу турыда Нәбиуллин үзенең Instagram битендә язды һәм башкаларны да халыкка шундый ярдәм күрсәтергә чакырды.
“Арабызда ялгыз картлар, мохтаҗ гаиләләр бар, кайберләре сәламәтлеге аркасында гади генә булса да саклану чаралары алырга да бара алмый. Әйдәгез, шушы авыр вакытларда беркемне дә бәладә калдырмыйк” ди эшмәкәр.
Рәсмиләр Татарстанда 5, Башкортстанда 2 яңа очрак теркәлүен белдерә
Узган бер тәүлек эчендә Русиядә, рәсми саннарга караганда, тагын 500 коронавирус очрагы теркәлгән. Русиянең коронавируска каршы штабы белдерүенчә, Татарстанда тагын биш, Башкортстанда тагын ике яңа очрак теркәлгән. Мәскәүдә — 387, Петербурда — 48, Дагыстан белән Свердлау өлкәсендә — тугызар яңа очрак. Шулай итеп, Татарстанда рәсми теркәлгән барлык инфекциялеләр саны 19-га, Башкортстанда җидегә, Русиядә 2336га җитте.
Русиядә үзизоляция шартларында интернет куллану арткан
Коронавирус таралган чорда, 23 марттан 30 мартка кадәр Русияләрнең чыбыклы интернет куллануы шушы елның башка эш көннәре белән чагыштырганда 10-30 процентка арткан. Бу турыда РБКга берничә интернет провайдер белдергән. Бу күпләрнең өйдә утырырга мәҗбүр булуы һәм мобиль интернеттан чыбыклы интернетка күчүе белән аңлатыла. Кайбер провайдерлар телефон шалтыратуларының да 15 процентка артуын белдерә. Интернетны иң күп куллану 12:00дән 16:00 сәгатькә кадәр һәм кичен 19:00дән соң була. Социаль челтәрләр һәм мессенджерлар куллану кайбер провайдерларда дүрт тапкыр диярлек арткан.
31 март иртәсенә төп хәбәрләр:
- Дөньяда 786 мең кешедә коронавирус ачыкланган. 37 мең кеше үлгән, 166 мең кеше сәламәтләнгән.
- Иң күп авыручылар – АКШта (164 мең). Бу илдә үлүчеләр саны 3 меңнән арткан, 5,8 мең кеше сәламәтләнгән. Италиядә авыручылар саны 100 меңнән арткан (11,5 мең кеше үлгән, 14,6 мең сәламәтләнгән). Өченче урында Испания – 87,9 мең кеше (7,7 мең үлгән, 16,7 мең сәламәтләнгән).
- Русиянең 30лап төбәге үзизоляция тәртибе турында игълан итте. Урамга кирәксезгә чыгу тыела, хакимиятләр штраф белән яный. Юристлар моның хокукый яклары турында монда аңлата.
- Русия мәгариф министрлыгы университетларга керү имтиханнарын кичектерергә булды. Аларның кайчан башланачагы билгесез.
Медицина битлекләре турында биш мөһим нәрсә
Коронавирус авыруы таралган шартларда бу куркынычлы чирдән саклану өчен медицина битлекләрен дөрес куллану турында Дөнья сәламәтлек оешмасы киңәшләрен тәкъдим итәбез.
Коронавирус шартларындагы Казан һәм Уфа
Казан һәм Уфадагы хәбәрчеләребез коронавирус шартларында Татарстан һәм Башкортстан башкалаларының ничек яшәвен фотога төшереп кайтты. Кайчандыр кайнап торган шәһәр урамнары, сәүдә үзәкләре бушап калган, очраганнарның күбесе медицина битлекләре киеп йөри.
Сораштыру: Ял атнасында русияләрнең 64 проценты эшләвен дәвам итә
Коронавирус таралуны чикләү өчен илдә ял атнасы дип игълан ителгән бу атнаның беренче көнендә хезмәткәрләрнең 64 проценты эшләвен дәвам иткән. HeadHunter тикшеренү хезмәте Русиядә уздырган сораштыру нәтиҗәләренә шуны күрсәтә. Сораштыруда катнашканнарның калганнары йә эш белән тәэмин итүчеләр ялга җибәрү, йә кризис сәбәпле эштән чыгарылу нәтиҗәсендә эшләмәгән. Сораштыруда катнашканнарның 20 проценты чикләүләрнең үз эшләренә (азык-төлек, даруханә, өзлексез җитештерү һәм башкалар белән бәйле) кагылмавын белдергән. 25 проценты җитәкчелекнең элеккечә эшләргә кушуы сәбәпле эшләвен, тагын 11 проценты җитәкчелекнең эшләргә теләүчеләргә эшләү мөмкинлеге бирүен, калган сигез процент үзләре өчен эшләгәнгә күрә эшләүне дәвам итүен белдергән. Узган атнада Русия президенты Путин 30 марттан 5 апрельгә кадәт түләүле ял атнасы игълан иткән иде. Сораштыруда меңгә якын кеше катнашкан.
Башкортстанда авыл идарәсе башлыгын карантинда тормаганы өчен эшеннән алганнар. Республиканың Көергәзе районы Ермолаевское авылы идарәсе башлыгы Роман Барановский Доминикан республикасында булып кайтканнан соң карантин таләпләрен үтәмәгән. Ул 14 көн дәвамында өендә утырырга тиеш булса да, эшкә чыккан, һәм моның өчен аны вазифасыннан алганнар.