1 апрель иртәсенә коронавирус хәбәрләре шундый:
- Бар дөнья буйлап коронавирус йоктыручылар саны 859 меңнән арткан. 42 мең кеше үлгән, 178 мең кеше савыккан.
- АКШта – 189 мең, Италиядә – 105 мең, Испаниядә – 95 мең, Германиядә 71 мең, Франциядә – 52 мең кеше авырый. Кытайдагы күрсәткеч 82 меңнән артмый.
- Татарстан хакимияте "үзизоляция" вакытында урамга чыгар өчен махсус рөхсәт алу тәртибен раслады. Хәзер урамга чыгу өчен махсус сайтта теркәлеп, сәбәпне күрсәтеп рөхсәт алырга кирәк булачак.
- Татарстанда рәсмиләр 19 коронавирус йоктыру очрагы турында хәбәр итә. Башкортстанда авыручылар саны – 7әү, Русиядә – 2337.
- Эпидемия башланган Үһән шәһәрендә кырыс карантин режимы кире кагылды, күпчелек ширкәт, җәмәгать транспорты эшли башлады. 8 апрельдән башка шәһәрләр белән элемтә тулысынча торгызылачак. Кырыс карантин режимы Үһәндә 2 ай элек кертелгән иде.
- Невьянск шәһәре (Свердлау өлкәсе) мәхкәмәсе тарихта беренче тапкыр мәхкәмәне WhatsApp видеотапшыруы аша үткәрде. Хөкемдар карантин вакытында эшен дәвам иткән җирле кафе эшчәнлеген 45 көнгә туктатты.
Татарстан хөкүмәте "үзизоляция" вакытында урамга чыгар өчен махсус рөхсәт алу тәртибен раслады. Бу турыда карар республика хөкүмәте порталында чыкты. Әлеге рөхсәт республикада яшәүчеләргә бирелә. Моның өчен махсус сайтта теркәлергә кирәк булачак. Теркәлү өчен һәр кеше 2590 номерына теркәлү — тулы исем — паспорт номеры — яшәү адресы тәртибе белән мәгълүмат җибәрергә тиеш. Шуннан соң җавап буларак уникаль теркәлү коды килә.
Яңа Мәскәүдәге коронавируслы авырулар дәвалана торган Коммунарка бистәсендәге хастаханәнең баш табибы Денис Проценко коронавирус йоктырган. Моны Русия медиалары хәбәр итә. 24 мартта хастаханәгә Русия президенты Владимир Путин килгән иде. Ул Проценко белән аралашты.
Проценконың вирусны кайчан эләктергәне төгәл билгеле түгел. Путинның сүзчесе Дмитрий Песков Проценконың коронавирус йоктырганы турында хәбәр ителгәннән соң “президент коронавируска даими тикшерелеп тора, борчылырга урын юк” дигән.
Коронавирус сәбәпле 31 мартта Акъяр шәһәренә кереш юлларында машиналарны тикшергән биш блокпост урнаштырылды. “Мәскәү, Петербур Русия төбәкләреннән Кырымга карантинны бозганнар килә”, ди аннексия чорында Мәскәүдән куелган шәһәр башлыгы Михаил Развожаев. Бүгеннән башлап шәһәргә керү тулысынча контрольдә булачак. Кырым-Акъяр чигендә урнаштырылган биш блокпостта шәһәргә керүчеләрнең температураларын үлчи башлаганнар. Акъярга керүчеләр анкета тутырып кайда яшәячәген хәбәр итәргә тиеш.
Онлайн тамашалар дәвам итә
Русиядә һәм дөньяның күп илләрендә коронавирус таралу куркынычы сәбәпле татарлар да өйдә утырырга мәҗбүр булганда, Татарстан мәдәният оешмалары аларга онлайн концертлар һәм спектакльләр тәкъдим итә.
Бүген Әтнә татар театрының "Безнең шәһәрнең серләре" спектаклен карап булачак. Моның өчен театрның сайтында теркәлергә кирәк. Электрон почта әрҗәсенә килгән сылтама аша кереп спектакльне карарга була. Билет бәясе — 70 сум. Түләү сайтта теркәлү узганда башкарыла.
Татар дәүләт филармониясе Татарстан халык уен кораллары оркестры концертын тәкъдим итте.
Габдулла Кариев исемендәге татар яшь тамашачы театры “Кышкы әкият” спектаклен тәкъдим итә. Спектакль Казан вакыты белән 16:00дә башлана.
Төрле илләрдә кешеләр коронавирус таралуга юл куймау өчен бер-береннән читтәрәк торырга тырыша. Күп кенә шәһәрләрдә моның өчен аяк астына тамгалар ясыйлар. Шул турыда фотогалерея тәкъдим итәбез.
Татарстан хөкүмәте карары белән коронавирус пандемиясе вакытында загсларда никахларны теркәү туктатыла. Бары туу һәм үлемнәрне теркәү генә башкарылачак. Никахлар аерым бер шартлар килеп туган очракта гына, гаилә турында кануннарга нигезләнеп теркәләчәк.
Русия думасы карантинны бозу һәм коронавирус турында ялган мәгълүмат тараткан өчен җәза төрләре каралган канун өлгесен берьюлы өч укылышта кабул итте. Карантинны бозучыларга иң зур җәза – җиде елга ирегеннән мәхрүм итү. Мондый җәза карантин бозу аркасында кешеләр үлгән очракта бирелә. Үлемнәр булмаса, физик затка 700 000 сумга кадәр штраф, яки ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү җәзасы бирелергә мөмкин.