6-12 апрель атнасы тагын ял атнасы дип игълан ителергә мөмкин. Бу турыда Коммерсантъ хәбәрчесе Андрей Колесников президент Владимир Путинның хөкүмәт әгъзалары белән дистанцион киңәшмәсе нәтиҗәләреннән чыгып яза.
Русияләрнең өйдә калу вакытын озайтуны Роспотребнадзор башлыгы һәм Русия баш санитар табибы Анна Попова һәм вице-премьер Татьяна Голикова тәкъдим иткән. Попова коронавирусның инкубация чоры 14 көн булуын искәртеп, изоляция вакыты ике атнадан да ким булмаска тиеш, ә берничә тапкыр 14 көн булса, тагын да яхшырак дигән.
Русиядә узган тәүлек эчендә коронавируслы тагын рәсман 771 авыру ачыкланган. Алты кеше үлгән. Бу турыда коронавируска каршы көрәш оператив штабы хәбәр итә.
Авыруларның яңа очраклары илнең 29 төбәгендә теркәлгән. Мәскәүдә 595 очрак, Мәскәү өлкәсендә – 43, Петербурда – 22 очрак.
Башкортстанда коронавирус тагын ике кешедә расланган. Республикада авыручылар саны 10га җитте, шуларның берсе терелгән. Татарстанда яңа очраклар турында әйтелми. Кичә республикада коронавирус барлыгы 19 кешедә бар дип хәбәр ителгән иде.
Рәсми саннарга караганда, 2 апрель иртәсенә Русиянең 76 төбәгендә коронавирус 3548 кешедә расланган. 30 кеше үлгән, 235 кеше савыккан.
2 апрель иртәсенә төп хәбәрләр:
- Дөньяда 937 меңнән артык кеше СOVID-19 вирусын йоктырган. 47 меңгә якын кеше үлгән, 194 мең кеше савыккан.
- АКШта авыручылар саны 200 меңнән арткан (216,7 мең). Италиядә – 110 мең, Испаниядә – 104 мең, Германиядә 77 мең кеше вирус йоктырган.
- Русиядә киләсе атна да ял атнасы булып игълан ителәчәк, дип яза "Коммерсант". Басма хәбәрчесе язуынча, мондый карар Русия президенты белән киңәшмәдә кабул ителгән.
- Росстат 2020 елда узарга тиешле халык җанисәбен 2021 елга күчерергә тәкъдим итә. Ахыргы карарны хөкүмәт кабул итәчәк.
- 1 апрель көненә Эчке эшләр министрлыгы "үзизоляция" тәртибен бозучыларга 1250 протокол төзегән.
- Чәршәмбе кич Нью-Йоркка медицина кирәк-яраклары һәм җиһазлары белән Русия очкычы килгән. Әлеге кирәк-яракларны АКШ тарафыннан Трамп белән Путин сөйләшүеннән соң алырга карар кылынган, дип хәбәр итә АКШ дәүләт департаменты.
- Bloomberg язуынча, Кытай хакимияте илдә коронавирус таралуының чын саннарын яшерә. Моннан тыш үлүчеләр саны да киметелеп күрсәтелә, ди басма.
Коронавирус сәбәпле бөтен Татарстан җирлегендә үзизоляция тәртибе кертелгәннән соң, өлкән яшьтәгеләрдән аларның мөмкин булганча өйдә калуын үтенделәр. Татарстан мөфтияте андый төр кешеләргә бушлай азык-төлек тарату өчен ихтыяриларны җәлеп иткән. Барлыгы 50 кешегә ярдәм күрсәтелгән дип хәбәр итә мөфтиятнең матбугат хезмәте.
Уфаның Дим районы шәһәр хастаханәсе йогышлы авыруларны дәвалау хастаханәсе итеп үзгәртелә. Анда 215 ятак җиһазланган. Хастаханә коронавирус белән авыручы барлык кешеләрне, шул исәптән COVID-19 йоктыруда шикләнелгән йөкле һәм бала табарга килгән хатыннарны кабул итәргә әзер. Авырулар ята торган бүлмәләргә кислород кертелгән, хастаханә тиешле җиһазлар белән тәэмин ителгән.
Моннан тыш, Уфа районында йогышлы авырулар өчен яңа хастәхәнә дә төзелә, ул июньгә әзер булачак.
1 апрельдәге онлайн тамашалар
Русиядә һәм дөньяның күп илләрендә коронавирус таралу куркынычы сәбәпле татарлар да өйдә утырырга мәҗбүр булганда, Татарстан мәдәният оешмалары аларга онлайн концертлар һәм спектакльләр тәкъдим итә.
Бүген Татар дәүләт филармониясе 2011 елда Рөстәм Яхинның 90 еллыгына багышлап уздырылган “Филармониада” фестивале язмасын онлайн кабатлап күрсәтте.
Кариев исемендәге яшь тамашачы театры артистлары “Тылсым” проекты кысаларында татар әкиятләре укый. Челтәрдә Ландыш Әбүдәрованың “Айны кем чистарта?” һәм Рабит Батулланың "Салават күпере кайда йоклый" дигән әкиятләрен тыңларга була. Аларны Булат Гатауллин һәм Халидә Сөнгәтуллина укый.
Әкият курчак театры татар халык әкиятләрен туры эфирда тыңларга чакыра. Бүген театр актеры Нияз Садыйков “Ялкау малай”, “Ахмак бүре”, “Алтын бөртекләр” әкиятләрен укый.
Танылган җырчы Динә Гарипова үзенең Instagram-дагы сәхифәсендә туры эфир ясый. Ул “Россия” каналында күрсәтеләчәк “Зөләйха күзләрен ача” күп сериле фильмы өчен башкарган “Ай былбылым” җырын яздыру ничек барганын сөйләячәк, татар җырларыннан туплаган альбомы кайчан чыгачагын әйтәчәк. Бәлки Динә үзенең берничә җырын да башкара.
Тинчурин исемендәге татар театры үзенең алтын фондыннан “Өченче бүлмәдә эт яши” спектакленең язмасын карарга тәкъдим итә.
“Безнең Татарстан” #айдадомой проекты кысаларында татар эстрадасы йолдызларының җанлы онлайн концертларын күрсәтүне дәвам итә. Бүген “Ямьле” төркеме чыгыш ясый.
Шулай ук бүген интернетта Әтнә татар театрының "Әниемнең ак күлмәге" спектаклен карап булачак. Моның өчен театрның сайтында теркәлергә кирәк. Теркәлү узганда билет өчен түләнә, ул 70 сум тора. Билет алучыга спектакльне карау өчен сылтама килә.
Кырым ярымутравын Русия белән тоташтыручы Керч күперендә чикләү ныгытмасы урнаштырылачак. Кырымга килүчеләр җентекләп тикшереп кертеләчәк. Бу турыда республиканың коронавируска каршы көрәш штабы утырышында Кырымның Русия куйган җитәкчесе Сергей Аксенов белдергән.
“Бөтен автомобиль транспортын 100 процент тикшерәчәкбез, бүтән төбәкләрдәге поездлар һәм һава транспортын тикшерү нисбәтеннән кертелгән иң катгый чараларны үзебездә кулланачакбыз” ди Аксенов.
Русиядә коронавирус йоктыруның яңа 440 очрагы рәсман теркәлгән
Русиядә соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 440 яңа очрагы теркәлгән. Авыручыларның гомум саны 2777гә җитте. 24 кеше үлгән. Бу саннарны коронавируска каршы көрәш оператив штабы китерә.
Яңа очракларның күпчелеге Мәскәүдә – 267 кеше. Коми республикасында 32 очрак, Петербурда 27 очрак расланган.
Башкортстанда 1 яңа очрак, республикада коронавируслы авырулар саны 8гә җитте.
Татарстанда яңа очрак булуы әйтелми. Республикада бүгенге көндә 19 авыруда корнавирус расланган иде, шуларның икесе савыгып чыкты диелде.