Русиядә ял көннәре режимы 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк
Коронавируска каршы чара буларак, Русиядә ял көннәре 30 апрельгә кадәр озайтыла. Моны Русия президенты Владимир Путин ил халкына чираттагы мөрәҗәгатендә белдерде. Ул хезмәт хаклары сакланачак дип ассызыклады. Вазгыять үзгәрсә, ял вакыты кыскарырга да мөмкин.
Русия президенты төбәк башлыкларына өстәмә вәкаләтләр биреләчәген белдерде, нинди режим кертүне һәр төбәк үзе хәл итәчәк диде. Хакимият оешмалары, даруханәләр, азык-төлек кибетләре, медицина оешмалары, туктатып булмый торган сәнәгать оешмалары элекке режимда эшләвен дәвам итәчәк.
Коронавирус сәбәпле Кырымда казакларга өстәмә вәкаләтләр бирелде
2 апрельдән Кырымда рәсми рәвәштә карантин игълан ителде. 3-6 апрельдә Кырымда тулысынча үзизоляция тәртибе кертелә, кешеләр яшәгән урыннарыннан читкә китмәскә тиеш.
Карантин вакытында азык алу өчен якындагы (100 метрга кадәр) кибеткә бару, чүп чыгарыру, эт йөртү, рөхсәт кәгазе булса, эшкә бару рөхсәт ителә.
65 яшьтән өлкәннәргә өйдән чыгу 14 апрельгә кадәр тыела.
Шәһәрләрнең керү-чыгу юлларын, урамнарны полиция, Росгвардия һәм казаклар тикшерә.
Татарстанның 14 шәһәренә белешмә белән генә кертәләр
Дәүләт юл инспекциясе һәм Росгвардия хезмәткәрләре шәһәргә керүче һәм чыгып китүчеләрне тикшерә дип хәбәр итте Татарстан президенты сүзчесе Лилия Галимова. Машиналарны туктатып, эш урыныннан белешмә сорыйлар. Бу белешмә кешенең эш урынына баруын яки эштән өйгә кайтуын расларга тиеш.
Галимова сүзләренчә, мондый махсус тәртип Татарстанның Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән, Алабуга, Чистай, Бөгелмә, Лениногорски, Норлат, Азнакай, Баулы, Зәй һәм Менделеевски шәһәрләрендә кертелгән.
2 апрельдә онлайн тамашалар
Русиядә һәм дөньяның күп илләрендә коронавирус таралу куркынычы сәбәпле татарлар да өйдә утырырга мәҗбүр булганда, Татарстан мәдәният оешмалары аларга онлайн концертлар һәм спектакльләр тәкъдим итә.
“Безнең Татарстан” #айдадомой проекты кысаларында татар эстрадасы йолдызларының җанлы онлайн концертларын күрсәтүне дәвам итә. Бүген Malsi Music, Илгиз Шәйхразиев һәм K-RU төркемнәре чыгыш ясый. Башлану вакыты - 19:00
Кариев исемендәге яшь тамашачы театрының Youtube каналында бүген “Ак Барс маҗаралары” спектаклен карап булачак. Вакыты - 16:00.
Татар дәүләт филармониясе элек яздырган концертларын онлайн кабатлап күрсәтүне дәвам итә. Бүген тамашачыга 2015 елда Татар фольклор музыкасы дәүләт ансамбле башкаруында балалар өчен концерт тәкъдим ителде.
Youtube-та шулай ук Татарстан Республикасының “Гәрәбә” дәүләт фольклор музыка ансамбленең 2016 елгы концертын да карарга була.
Интернетка Мөслим Магомаев тууына 75 ел тулуга багышланган 2017 елда узган концерт та урнаштырылган
Әкият курчак театры артистлары Instagram челтәрендә туры эфирда татар әкиятләре укуны дәвам итә. Бүген театр актрисасы Ләйсән Миңнәхмәтова “Гөлчәчәк” әкиятен укый. Вакыты - 18:00.
Шулай ук бүген интернетта Әтнә татар театрының "Әниемнең ак күлмәге" спектаклен карап булачак. Моның өчен театрның сайтында теркәлергә кирәк. Теркәлү узганда билет өчен түләнә, ул 70 сум тора. Билет алучыга спектакльне карау өчен сылтама килә. Вакыты - 20:00.
Моннан тыш, Әтнә татар театры Зөлфәт Хәким пьесасы нигезендә куелган “Мин сине яратам” спектаклен дә күрсәтә.
Чаллы татар драма театры Аяз Гыйләҗев әсәре нигезендә 2014 елда куелган “Өч аршын җир” спектаклен тәкъдим итә.
Русия президенты Владимир Путин бүген ил ватандашларына яңа мөрәҗәгать белән чыгарга җыена. Бу турыда президент сүзчесе Дмитрий Песков белдерде. Аның әйтүенчә, хәзер Путин мөрәҗәгатьне әзерли һәм ул Казан вакыты белән 16:00дән соң булачак. 25 мартта президент коронавируска каршы чаралар турында беренче мәртәбә махсус мөрәҗәгать белән чыкты һәм 30 марттан 5 апрельгә кадәр атнаны түләүле ял атнасы дип игълан итте, конституцияне үзгәртү өчен тавыш бирүне кичектерде.
Росстат Русиядә халык саны алуны бер елга кичектереп торуны тәкъдим итә. Бу турыда Интерфакска оешманың җитәкчесе Павел Малков белдергән. Русиядә халык саны алу 2020 елның 1 октябрендә башланып, 31 октябрьдә тәмамланырга тиеш иде. Моннан тыш, кеше күп яши торган төбәкләрдән читтә урнашкан урыннарда һәм ерак районнарда халык санын алу эшләре 1 апрельдән башланырга тиеш булган. Ләкин коронавирус эпидемиясе шартларын исәпкә алып, 30 мартта Росстат бу эшләрне соңгарак күчерергә карар иткән.
Екатеринбурда татар мәдәнияте күргәзмәсе коронавирус сәбәпле онлайн гына эшли
Екатеринбурның Урта Урал традицион халык мәдәнияте үзәгендә татар мәдәниятенә багышланган төбәкара этнография күргәзмәсе ачылды. Ул “Энә белән бизәк төшерү. Тамбурлы чигү сәнгате” дип атала.
Күргәзмәгә Татарстан республикасы милли музееннан, Свердовски өлкәсе Аракай авылы милли мәдәният комплексыннан, Урта Урал халык мәдәнияте үзәге фондлары һәм шәхси тупланмалардан җыелган чигү сәнгате үрнәкләре куелган. Монда татарның чигүле сөлгеләрен, япма һәм ашъяулыкларын, аяк чолгауларын, түбәтәйләрен күрергә була. Коронавирус сәбәпле карантин кертелгәнгә, күргәзмәгә кешеләр килүен туктатырга туры килгән. Ләкин аның белән танышырга теләүчеләр оештыручылар әзерләгән видеоэкскурсия карый ала. Күргәзмә 26 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
Русия җитәкчелеге 2020 елгы Җиңү парадын уздыруның берничә төрен фаразлап карый, шулар арасында аны көзгә күчерү ихтималы да карала дип яза РБК президент идарәсендә һәм Русия саклану министрлыгына якын чыганакларына таянып.
Аерым алганда, коронавирус таралу сәбәпле 9 май парадын тамашачылардан башка гына уздыру мөмкинлеге карала. Тагын бер тәкъдим: бәйрәмне тулы күләмдә көз көне уздыру. Аның датасы Икенче дөнья сугышы тәмамлану көненә (2 сентябрь) яки 1941 елның 7 ноябрендә Мәскәү өчен каты сугышлар барган вакытта узган парад көненә туры китерелүе ихтимал.