Татарстанда коронавирус йоктыруның 6 яңа очрагы рәсман теркәлгән
Русиядә рәсмиләр белдерүенчә, COVID-19 вирусы йоктыруның тагын 601 очрагы расланган. Авыручылар 32 төбәктә ачыкланган. Иң күбе – Мәскәүдә (448), Мәскәү өлкәсендә (34) һәм Краснодар краенда (17 кеше).
Татарстанда коронавирус тагын 6 кешедә табылган дип хәбәр итә Русиянең кронавируска каршы көрәш оператив штабы. Аларның барысы да чит илләрдән кайткан булган. Алар йогышлы авырулар хастаханәсендә ята диелә.
Республикада моңа кадәр 19 очрак турында әйтелгән иде. Соңгы көннәрдә яңа авыручылыр турында хәбәр ителмәде, алты кеше хастаханәләрдән терелеп чыкты, 13 кеше дәвалануын дәвам итә диелде.
Башкортстанда узган тәүлектә коронавирус йоктыруның яңа очраклары ачыкланмаган. Республика хастаханәләрендә вирустан 8 кеше дәвалана. 2 кеше савыгып хастаханәдән чыккан диелә.
3 апрель иртәсенә Русиянең 78 төбәгендә коронавирус белән 4149 кеше авырый. 34 кеше үлгән, 281 кеше савыккан.
Дини дәресләр һәм вәгазьләрне Кабан арты мәчете Youtube каналыннан да карап була. "Ахирәт дәресләре"н Кабан арты мәчете имамы Йосыф Дәүләтшин алып бара.
Бүген Азан.фм радиосында да көн дәвамында онлайн рәвештә "Көндәлек догалар", "101 вәгазь", "40 хәдис", "Миллият сүзлеге", "Хәзрәткә сорау", "Бәхет тулы йорт", "Шәхесләргә шәрехләр", "Мәчетләребез тарихы", "Иман тәме", "Хәяте Мөхәммәд (с.г.в.)", "Күңелдән күңелгә" һәм "Коръәни Кәрим" тапшыруларын тыңлап була.
Татарстан мөфтие эпидемия вакытында үлгән мөселманнарны җирләү турында фәтва чыгарды
Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин үзенең Телеграм каналында коронавирус кебек йогышлы авырулардан үлүчеләрне җирләү тәртибе турында сорауга җавап бирде.
Мөфти сүзләренчә, коронавирус кебек авырудан үлгән кеше шәһит булып санала ала, моның шарты булып аның дөньядан мөселман булып китүе тора. Сугышта үлгән шәһиттән аермалы буларак, аның мәете юылырга тиеш.
Камил хәзрәт мөселманнарның мәетләрне тиешенчә юып, аларга җеназа намазын уку бурычы булганын искәртә. "Ләкин бу очракта вазгыять шундый була ала: тән юылмаячак, мәет исә ябык тартмага салына ала", ди мөфти.
Бу очракта, мөфти сүзләренчә, мәетне юу мөмкинлеге бөтенләй юк икән, димәк әлеге бурыч өстән төшерелә. Җеназа намазы исә, бу очракта, мәетне җирләнгәннән соң кабер алдында укыла. Мондый нәтиҗәне Сәмигуллин фикх белгече, галим имам Ибн Габидин сүзләренә таянып чыгара.
Мәетне яндыру ихтималы турында мөфти берни язмаган.
3 апрель иртәсе яңалыклары:
- Дөньяда коронавирус йоктыручылар саны 1 миллионнан арткан. Үлүчеләр саны 53 меңнән арткан, 211 мең кеше савыккан.
- Чечня комендант сәгатен керткән беренче Русия төбәге булды. Рамзан Кадыйров игълан иткәнчә, 3 апрельдән 20:00 - 08:00 аралыгында кешеләргә һәм транспортка хәрәкәт итү тыелды.
- Мәскәү мэриясе үзизоляция тәртибен бозучылар арасында беренче чиратта зур төркемнәргә җыелган кешеләргә штраф салырга җыена.
- Кытай 4 апрельне коронавирустан корбан булганнар истәлегенә матәм көне дип игълан итте. Шимбә көнне барлык күңел ачу чаралары үткәрелмәячәк, байраклар төшерәләчәк. Иртәнге 10:00да (Казан вакыты белән иртәнге сәгать биш) өчминутлык тынлык узачак.
- Сәүдә үзәкләре ай ахырына кадәр эшләмәсә, бу апрель азагына 10 млн эш урынын кыскартуга китерәчәк. Русия сәүдә үзәкләре шурасы бизнеска реаль ярдәм күрсәтү чаралары кабул итмәвенә зарлана. Моның хакта Коммерсант яза.
Коронавирус сәбәпле Праганың буш торучы Corinthia отеле төннәрен кайбер бүлмәләрендә утны яндырып куеп йөрәк сурәтен күрсәтә.
Уфада карантин тәртибен саклауга хәрби чаралар ветераннары җәлеп ителә
Уфада үзизоляция тәртибе чорында урамда йөрүчеләрне полиция тикшерә. Полиция хезмәткәрләре генә җитмәү сәбәпле, “партизаннарны” аулау өчен башка көчләр дә җәлеп ителә. Хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннарны Уфада тәртип саклауда куллана башлаганнар. Бу хакта башкала мэры урынбасары Рөстәм Газизов хәбәр итте. Аның сүзләренчә, хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан 96 ветеран тәртип саклауда катнаша. Алар арасында махсус тәгаенләнешле төркем, диңгез пехотасы ветераннары да бар. Алар коронавирус инфекциясе чорында чикләүләрне бозучылар белән профилактик сөйләшүләр уздыра. Интернеттагы “Три шурупа” һәм кайбер башка сәхифәләр “гади хәрби түгел, ә кеше үтергән, дусларының үлемен күргән кешеләрнең карантинны бозучылар белән сөйләшү уздыруына ышанасы килми”, дип борчылу белдерә.
"Казан Экспо" үзәген коронавируслы авыруларны кабул итәр өчен җиһазлана
7 номерлы шәһәр хастаханәсе баш табибы Артур Делян “БИЗНЕС Online”га белдергәнчә, халыкара күргәзмә үзәгендә авырулар өчен 1400 урын әзерләп куелачак. Вирус эләктергән кешеләрне башта 7нче шәһәр хастаханәсенә юллаячаклар, анда 150 урын җиһазланган. Ул урыннар җитмәсә, Республика клиник хастаханәсендә тагын 200 кешелек урын киләсе сишәмбегә әзер булачак. Алар да тулса, авыруларны “Казан Экспо” бинасына урнаштыра башлаячаклар.