Татарстанда үзизоляция тәртибе вакытында балалар бакчасы өчен түләү алмаячаклар
Татарстанда үзизоляция тәртибе көннәрендә ата-аналардан балалар бакчасы өчен түләү алмаячаклар. Бакчаларда абүнә түләүләрен алмау турыда карар кабул итүне Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республика хөкүмәтенә йөкләгән. Шундый карар кабул ителәчәге турында Миңнеханов үзенең Instagram-дагы сәхифәсендә хәбәр итте. Бу мәгълүматны Татарстан хөкүмәтенең коронавируска каршы көрәш мәсьәләләренә багышланган утырышында да расладылар.
Митрополит Феофан коронавирустан коткару сорап Казан өстеннән боралакта әйләнгән
Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан һәм Казан епархиясе хезмәткәрләре 3 апрельдә Казан өстеннән коронавируска каршы хач әйләнүе уздырган. Руханилар Татарстан башкаласы өстеннән боралакта әйләнгән. Алар үзләре белән Казан иконасын да алган. Бу турыда Казан епархиясенең рәсми сайтында языла.
- Татарстанда коронавирус йоктыручыларның барысына да 20дән 46га кадәр яшь
- Татарстанда чит илдән кайткан, яки авыручылар белән контактта булганнарга полиция үзизоляция тәртибен бозу өчен 42 протокол төзегән. Урамда сәбәпсез йөрүчеләргә 356 беркетмә төзелгән.
- Республикада барлыгы коронавируска 12,5 мең тест ясалган.
- СМС-хезмәте ярдәмендә урамга чыгу вакыты ике сәгатькә кадәр арттырылырга мөмкин.
Моның хакта Татарстан хакимиятенең брифингында хәбәр ителгән.
Швециядә коронавирустан 92 яшьлек татар әбие үлгән
Швециянең Стокһолм шәһәрендә яшәүче 92 яшьлек Рәхимә Хәйретдинова коронавирустан үлеп киткән. Бу турыда хәбәрне бүген җомга намазына җыелганнарга Финляндиянең Һелсинки татар мәхәлләсе имамы Рамил Беляев җиткерде. Ул шулай ук мондый куркыныч йогышлы авырулардан үлгән кешеләрне мөселманча җирләү тәртибе турында да сөйләде.
3 апрельдә онлайн тамашалар
Коронавирус шартларында Татарстан мәдәният оешмалары татар тамашачыларына онлайн концертлар һәм спектакльләрне дәвам итә.
Әкият курчак театры артистлары Instagram челтәрендә туры эфирда татар әкиятләре укуны дәвам итә. Бүген театр артисты Нияз Садыков "Каракош" әкиятен укый. Башлану вакыты - 18:00
“Безнең Татарстан” #айдадомой проекты кысаларында татар эстрадасы йолдызларының җанлы онлайн концертларын күрсәтүне дәвам итә. Бүген популяр җырчы Фирдүс Тямаев чыгыш ясый. Вакыты - 19:00
Шулай ук бүген интернетта Әтнә татар театрының "Көрәктән – сәнәк" комедиясен карап булачак. Моның өчен театрның сайтында теркәлергә кирәк. Теркәлү узганда билет өчен түләнә, ул 70 сум тора. Билет алучыга спектакльне карау өчен сылтама килә. Вакыты - 20.00
Әтнә татар театры балалар өчен "Кәҗә белән Сарык маҗаралары" спектаклен дә күрсәтә.
Әлмәттә коронавирус аркасында ябылган кафелар табибларга җылы ризык китерә
Әлмәттә коронавирус сәбәпле бөтен кафе һәм рестораннар ябылган, ләкин кайберләре халыкка ризыкны өенә китереп бирү хезмәте рәвешендә эшен дәвам итә. Шулар арасыннан “Додо Пицца”, “Рокнроллы” кафесы, “Операция Ы” күңел ачу комплексының аш әзерләү бүлеге һәм “Саюри” суши йорты Әлмәт район хастаханәсендә эшләүче табибларга бушлай кайнар ризык илтүне оештырган.
“Карантин кертелгәч, табиблар кыен хәлдә калды, аларга хәзер капкалап алырга урын да юк. Шул ук вакытта алар дүртенче тәүлек буе эш урыннарыннан китми. Эшмәкәрләр битараф калмады, ярдәм итәргә теләүчеләр саны көн саен арта” дип хәбәр итә Әлмәт районы җитәкчесенең матбугат хемәте.
Коронавирус таралуны булдырмас өчен табиблар хастаханәләрдән чыкмаска мәҗбүр, чөнки аларга хастаханәдә үпкәсе шешкән авырулар янында булырга туры килә. Әлмәт районында коронавирус белән авыру очраклары әлегә рәсми рәвештә белдерелмәде.
Казаннан Русиянең биш шәһәренә поездлар саны киметелә
Коронавирус сәбәпле юлчылар саны кимегәннән соң Русия тимер юллары 53 поездның йөрүен туктата, тагын 37 поезд сирәгрәк йөри башлаячак. Яңа тәртип 7 апрельдән кертелә.
Казаннан Петербур, Самар, Пенза, Екатеринбур, Адлер шәһәрләренә йөри торган поездлар туктатыла яисә аларның йөрүе сирәгәя. Аерым алганда, Самар белән Казан арасындагы 125 һәм 126 номерлы, Казан белән Пенза арасындагы 375 һәм 376 номерлы, Казаннан Адлерга 275 һәм 118 номерлы поездлар йөрүдән туктый. Екатеринбур һәм Петербурга поездлар саны да киметелә.
Шулай ук Уфадан Обь буена, Адлерга поездлар саны азая. Поездлар йөрешенең яңа тәртибе Русия тимер юллары ширкәтенең сайтында китерелгән.