Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коронавирус. Җанлы блог

Коронавирус турында актуаль хәбәрләр тупланмасы [14 март — 25 май 2020]

Азатлык әлеге Җанлы блогта дөньяда яңа вирус тарала башлаган иң кызу көннәрдә сезне шушы зәхмәткә бәйле соңгы хәбәрләр, гыйбрәтле хәлләр, кызыклы вакыйгалар белән таныштырып барды. Бүген без Җанлы блогны ябабыз. Алга таба коронавируска бәйле хәбәрләрне Коронавирус бүлегендә һәм Махсус сәхифәдә таба аласыз. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

11:52 4.4.2020

4 апрельдә онлайн тамашалар

Изоляция чорында өйдә утыручыларны бүген булачак кызыклы онлайн чаралар, тамашалар белән таныштыруны дәвам итәбез.

Бүген тарихчы, Дөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов балконда торып экскурсия оештыра. 15нче катта урнашкан балконнанн Әмәт тавы, Нугай даругасы, Калуга бистәсе, Газовая-Халева урамнары манзарасы ачыла. Казанның бу җирләрдә 100 ел элек булган чикләре һәм шәһәрнең үсеше турында сөйләргә ниятли Айрат. Казан вакыты белән 15:00дә башланучы әлеге чараны карау өчен zoom-га бу сылтама аша керергә кирәк.

Бүген Башкортстанның Фәйзи Гаскәров исемендәге халык биюләре ансамбле онлайн-концерт уздыра. Ансамбль "Гәскәров мирасы – Республика байлыгы" дип аталган концерт програмы тәкъдим итә. Тамашаның туры трансляциясен Казан вакыты белән 17.00дә ансамбльнең YouTube каналында карап булачак.



Шулай ук бүген интернетта Әтнә татар театрының "Көрәктән – сәнәк" комедиясен карап булачак. Моның өчен театрның сайтында теркәлергә кирәк. Теркәлү узганда билет өчен түләнә, ул 70 сум тора. Билет алучыга спектакльне карау өчен сылтама килә.
Вакыты - 20:00

Моннан тыш, Әтнә татар театры Хәй Вахитның "Җырым табар сине" спектаклен дә күрсәтә.

Әкият курчак театры артистлары Instagram челтәрендә туры эфирда татар әкиятләре укуны дәвам итә. Бүген 18:00дә театр актрисасы Ләйсән Миңнәхмәтова "Көнгә күренмәс Сылу-Көмеш" әкиятен укый.

11:41 4.4.2020

Русиядә узган бер тәүлек эчендә коронавируслы тагын 582 кеше рәсми рәвештә теркәлгән. Русиянең коронавируска каршы штабы биргән саннарга күрә, иң күп очраклар Мәскәүдә (434), Мәскәү өлкәсендә (49) һәм Петербурда (15).

Татарстан белән Башкортстанда яңа очраклар булуы хәбәр ителми. Татарстанда элегрәк барлыгы 25 очрак, Башкортстанда 10 очрак теркәлгән иде.

10:40 4.4.2020

Рамазан аенда Татарстан мәчетләрендә тәравихлар һәм авыз ачу мәҗлесләре булмаячак

Казанда 2018 елда ифтар мәҗлесенә әзерлек
Казанда 2018 елда ифтар мәҗлесенә әзерлек

Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең (ТМДН) Голәмә шурасы чыгарган карар нигезендә, Рамазан аенда мәчетләрдә укыла торган төнге тәравих намазы, быел коронавирус таралу куркынычы сәбәпле, укылмаячак. Мөселман кешесе аны үз өендә башкарырга тиеш. Күп санлы кешеләрнең җыелуы тыелганга күрә, быел ифтар мәҗлесләре дә уздырмаска карар ителде.

10:29 4.4.2020

4 апрельгә төп хәбәрләр:

  • Дөнья буйлап коронавирус йоктыручылар саны 1 миллион 118 меңнән арткан. 58 меңгә якын кеше үлгән, 226 мең кеше савыккан.
  • Вирус йоктыручылар иң күп булган илләр: АКШ (278 мең), Италия (119 мең), Испания (119 мең), Германия (91 мең), Франция (83 мең). Вирус барлыкка килгән Кытай авыручылар саны белән инде алтынчы урында.
  • Татарстанда урамга чыгу рөхсәте вакыты кайбер сәбәпләр өчен арттырылган. Шәһәр читендәге өйгә бару өчен хәзер 2 сәгать вакыт, яшәү урынын алыштырыр өчен хәзер 6 сәгать вакыт биреләчәк. Калган сәбәпләр өчен рөхсәт вакыты элеккечә 1 сәгать булып кала.
  • Русиядә коронавирус турында ялган хәбәр тарату өчен беренче җинаять эше ачылган. Петербурда әлеге эш буенча активист Анна Шупшановадан сорау алу оештырылган. Җинаять эше Вконтакте "коронавирус белән авыручыны өйгә җәмәгать транспортында җибәргәннәр" дигән язма өчен ачылган.
  • Русия Элемтә министры интернет ширкәтләренә хат юллар, апрельдә "ял көннәре" вакытында видео сыйфатын киметүне сорады. Смартфон кушыматаларында 720p, браузерларда 1080p сыйфатны максималь ясарга тәкъдим ителде.
  • "Аэрофлот" Русия буйлап очышлар санын ихтыяҗ кимү сәбәпле кыскарта. Мисал өчен Мәскәүдән Петербурга 140 очыштан 70 рейс кына калачак.
22:38 3.4.2020

Татар эстрадасы һәм шоу дөньясы йолдызлары Instagram-да коронавируска каршы креатив флешмоб оештырды. 20-гә якын кеше катнашындагы бу чара кулны сабын белән юарга өнди. Алар һәрберсе сабынны бер яктан ала һәм кулларын сабынлап икенче якка озата. Бу видеолар бер-бер артлы тезелгәч йолдызлар сабынны бер-беренә тапшырган кебек күренә.

20:49 3.4.2020

Сергей Собянин халыкка бюджеттан ярдәм итүгә каршы чыкты

Сергей Собянин
Сергей Собянин

Мәскәү мэры Сергей Собянин коронавирус сәбәпле ял көне дип игълан ителгән көннәрдә барлык русияләргә матди ярдәм күрсәтү тәкъдимнәренә каршы чыкты. Собянин сүзләренчә, төбәкләр бюджетлары мондый чыгымнарны күтәрә алмыйча "ярылачак". Мәскәү мэры фикеренчә, эшләмәскә мәҗбүр булган хезмәткәрләр өчен ширкәтләр түләргә тиеш.

Узган атнада АКШ Конгрессы эпидемия шартларында икъдисадка ярдәм итү максатында 2 триллионнан артык долларлык канун проектын хуплады. Ул акчаның бер өлеше кешеләргә ярдәм итүгә тотылачак. Керемнәре уртачадан ким булганнарга 1000 доллардан артык, һәр бала өчен 500 доллар ярдәм акчасы биреләчәк.

18:16 3.4.2020

Чит илләрдән русияләрне кайтаручы очышлар туктатыла


Русия җомгадан шимбәгә каршы төндә чит илләрдән Русия ватандашларын алып кайтучы һава рейсларын вакытлыча туктата. Бу турыда Интерфакска зур һава ширкәтләренең берсендәге чыганагы белдергән. Аның сүзләренчә, Росавиация бу турыда күрсәтмә белән телеграмнар тараткан.

Тагын бер чыганак шимбәдән башлап бөтен халыкара рейслар туктаячагын раслаган.

Бүген Аэрофлот Шеремтьеводан Нью-Йоркка очарга тиеш булган рейсны башкармый калган. Юлчыларга очышның булмаячагы турында соңгы минутларда экипаж хәбәр иткән.

18:10 3.4.2020

Чаллыда укытучылар медицина битлекләре тегүгә җәлеп ителгән

Чаллы шәһәрендә мәктәп укытучылары коронавирустан саклану битлекләре тегү эшенә җәлеп ителә. Шәһәрдәге 64 мәктәптән 305 укытучы барлыгы 24 мең данә битлек теккән дип белдерә Чаллы шәһәре идарәсе. Чаллы мэры Наил Мәһдиев сүзләренчә, битлек теккән өчен укытучыларга түләнми, ләкин аларның эше “матди яктан бүләкләнәчәк”. Битлекләр тегү өчен материал муниципаль бюджет акчасына алынган.

дәвам

XS
SM
MD
LG