Русияләрнең реаль керемнәре 2020 елда 5 проценттан артыграк кимергә мөмкин
Белгечләр Русияләрнең реаль керемнәре 2020 елда 5 проценттан артыграк кимергә мөмкин дип фаразлый. АКРА төркеме икътисадчылары исәпләвенчә, 2020 елда ил халкының реал тоту өчен акчалары кимү Кырым аннексиясе булган 2014 елдагыдан соң иң зуры була ала. Алар фикеренчә, Русия хакимиятенең коронавируска бәйле чикләүләре, эшсезлек арту һәм рубль бәясе төшү нәтиҗәсендә халыкның реаль керемнәре 5 проценттан артыграк кимергә мөмкин. Кешеләр макроикътисади вазгыятьнең начараюын президент Владимир Путин ял ае дип игълан иткән апрель нәтиҗәләреннән үк сизәчәк диелә. Реаль тотырлык акчалар керемнәрдән инфляцияне һәм салым, төрле мәҗбүри түләүләрне, кредит процентларын чигерү нәтиҗәсендә исәпләнә.
Татарстанда коронавирус йоктыруның 16 яңа очрагы рәсман теркәлгән
Русия рәсмиләре соңгы бер тәүлек эчендә илдә коронавирус йоктыруның 954 очрагы теркәлүен белдерә.
Мәскәүдә 591, Мәскәү өлкәсендә 82, Петербурда 35, Коми Республикасында 31, Татарстанда 16 яңа очрак рәсми теркәлгән.
Башкортстанда яңа очрак теркәлүе хәбәр ителми.
Шулай итеп, Русиядә рәсми авырулар саны 6343кә җитте. 47 кеше бу куркынычлы авыру сәбәпле үлгән, 406 кеше савыккан диелә.
6 апрель иртәсе хәбәрләре:
- Дөньяда COVID-19 йоккан кешеләр саны 1 миллион 274 мең тәшкил итә. 69,4 мең кеше үлгән, 260 мең кеше савыккан.
- Роспотребнадзор өйләргә килеп коронавируска түләүле тест ясый башлаячак. Әлегә бу Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә мөмкин булачак, алга таба барлык төбәкләрдә дә таралыр, дип көтелә. Процесс контактсыз уза, нәтиҗә берничә көннән электрон почтага килә.
- Татарстанда бүген мәктәпләр һәм университетлары дистанцион форматта укый башлый. Узган атна аларда ял атнасы иде.
- Коронавирус белән авырган Британия премьер-министры Борис Джонсон хастаханәгә салынган. Бу саклык чарасы диелә, Джонсонда авыру симптомнары 10 көн узуга да саклана.
- Күп кенә илләрдә карантин һәм "изоляция" шартларында өйдә көч куллану очраклары кинәт арткан. Хәзерге көндә карантинда Җир шары халкының өчтән бер өлеше, ягъни 2,6 млрд кеше.
- Мәскәүдә Урыс православ чиркәвенең өч вәкиле коронавирус йоктырган. Алар белән элемтәдә булганнарны сак булырга һәм изоляциягә күчәргә соралган.
LaVision компаниясе (газ һәм сыекча агымнары визуализациясе белән шөгыльләнә) сөйләшкәндә һәм сулыш алганда һава агымнары хәрәкәтен күрсәтте.
Визуализациядән күренгәнчә, әгәр кеше авыру булып, битлексез йөрсә, вирус аның белән аралашкан башка берәүнең организмына җиңел генә үтеп керә ала, шуңа битлек күп очракта сәламәт кешене инфекциядән саклый ала.
Битлек тагу бигрәк тә авыруны җиңел кичергән, йә авырганын бөтенләй сизмәгән кешеләргә мөһим. Алар шулай итеп башкаларны вирус йогудан саклап кала ала.
Гомумән, битлек кию һәркем өчен, хәтта сәламәт кешеләр өчен дә кирәк, ул йоктыру мөмкинлеген киметә, ди белгечләр.
Русиядә коронавирус йоктыруның 658 яңа очрагы рәсман теркәлгән
Русия рәсмиләре узган бер тәүлектә илдә коронавирус йоктыруның 658 яңа очрагы теркәлүен белдерә. Русиянең коронавируска каршы көрәш штабы белдерүенчә, узган тәүлектә Мәскәүдә 536 очрак теркәлгән. Мәскәү өлкәсендә тагын 45 кешедә, Түбән Новгород өлкәсендә 22, Петербурда 20, Ленинград һәм Тула өлкәләрендә унар яңа очрак теркәлгән.
Рәсми саннарга караганда, Татарстанда да, Башкортстанда да яңа очраклар ачыкланмаган.
Русиядә барлык коронавирус йоктырган кешеләр саны 5389га җитте, 45 кеше бу чирдән үлде диелә.
5 апрельдә онлайн тамашалар
Азатлык изоляция чорында өйдә утыручыларны бүген булачак кызыклы онлайн чаралар, тамашалар белән таныштыруны дәвам итә.
Кариев исемендәге яшь тамашачы театры артистлары “Тылсым” проекты кысаларында татар әкиятләре укуын дәвам итә. Бүген "Камыр Батыр" әкиятен театр актрисасы Албина Гайзуллина укый.
Әкият курчак театры артистлары Instagram-да туры эфирда татар әкиятләре укуны дәвам итә. Башлану вакыты – 18:00
Шулай ук бүген интернетта Әтнә татар театрының балалар өчен "Бәби театр" һәм "Алтын битлек" театр премиясенең "Маска+" фестивалендә катнашкан "Фронтовичка" спектакльләрен карап булачак. Моның өчен театрның сайтында теркәлергә кирәк. Теркәлү узганда билет өчен түләнә – "Бәби театр" 30 сум, "Фронтовичка" 70 сум тора. Билет алучыга спектакльне карау өчен сылтама килә.
Буа татар театры Раил Садриевның "Тормыш авыр…" моноспектаклен һәм "Кодалар-кодачалар" комедиясен тәкъдим итә.
Чаллы татар драма театры Равил Сабырның "Хәят" спектаклен тәкъдим итә.
"Башкортостан" киностудиясе Мостай Кәрим, Зәйнәб Биишева, Акмулла, Фәйзи Гәскаровов, Салават Юлаев турында документаль фильмнар (карау өчен исемнәрендәге сылтамаларга төртегез), шулай ук "Сөмбелнең җиденче җәе", "Стеклянный пассажир" һ.б. нәфис фильмнар тәкъдим итә.
5 апрель иртәсенә коронавирус хәбәрләре:
- 1 миллион 203 мең кеше вирус йоктырган. 64 мең кеше үлгән, 247 мең кеше савыккан.
- АКШта вирус йоктыручылар саны 300 меңнән арткан (312 мең). Бу илдә 8,5 мең кеше үлгән, 14,9 мең кеше сәламәтләнәгән. Испаниядә 126 мең, Италиядә 124 мең, Германиядә 96 мең, Франциядә 90 мең кеше авырый.
- Татарстанда СМС ярдәмендә урамга чыгу рөхсәте хезмәтендә бер тәүлектә 100 меңгә якын кеше теркәлгән. Системны гомуми кулланучылар саны 285 меңгә җиткән. Барлыгы 363 мең рөхсәт бирелгән, аларның яртысы - шәһәр читендәге йортка (бакчага) бару өчен соралган.
- Мәскәүдә COVID-19 булган тагын 2 кеше үлгән. Русия буйлап үлүчеләр саны 45кә җиткән.
Татарстанда смс-рөхсәтләрнең чынлыгын тикшерү хезмәте булдырылган
Татарстан хөкүмәте коронавируска каршы изоляция чорында өйдән чыгучы өчен смс-рөхсәтләрнең ялган булмавын тикшерүдә тәртип саклау хезмәткәрләренә ярдәм сервисын булдырган. Тәртип саклаучылар кешедәге рөхсәт кодын керткәннән соң әлеге онлайн сервис аның исем-фамилиясен, яшәү урынын, өйдән чыгу максатының кодын һәм рөхсәтнең күпме вакыт гамәлдә булуын күрсәтергә тиеш. Әгәр кеше алдашып ялган код күрсәтсә, систем андый рөхсәт бирелмәгәнлеген белдерәчәк диелә.
Коронавирус таралуга каршы чаралар кысаларында 31 апрельдә Татарстанда, чыгарма булган кайбер очракларны искә алмаганда, өйдән смс аша рөхсәт алып кына чыгу тәртибе кертелде. Әлеге тәртип шартлары белән биредә таныша аласыз.