Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коронавирус. Җанлы блог

Коронавирус турында актуаль хәбәрләр тупланмасы [14 март — 25 май 2020]

Азатлык әлеге Җанлы блогта дөньяда яңа вирус тарала башлаган иң кызу көннәрдә сезне шушы зәхмәткә бәйле соңгы хәбәрләр, гыйбрәтле хәлләр, кызыклы вакыйгалар белән таныштырып барды. Бүген без Җанлы блогны ябабыз. Алга таба коронавируска бәйле хәбәрләрне Коронавирус бүлегендә һәм Махсус сәхифәдә таба аласыз. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

11:50 8.4.2020

Русиядә коронавирус йоктыруның 1175 яңа очрагы рәсми теркәлгән

Узган тәүлек эчендә Русиядә COVID-19 йоктыручылар тагын 1175 кешегә арткан. Биш кеше үлгән. Бу турыда Русиянең коронавируска каршы көрәш оператив штабы хәбәр итә.

Мәскәүдә – 660 яңа очрак, Мәскәү өлкәсендә – 95, Петербурда 34 яңа очрак теркәлгән.

Татарстанда яңа очраклар булуы хәбәр ителми. Бүгенге көндә республикада коронавирус 41 кешедә расланган, сигез кеше савыккан.

Башкортстанда COVID-19 тагын дүрт кешедә расланган. Барлыгы 16 кеше авырый, алты кеше савыккан.

08:38 8.4.2020

8 апрель иртәсенә коронавирус турында төп хәбәрләр:

  • Дөнья буйлап коронавирус йоктыручылар саны 1 миллион 430 меңнән арткан. 82 меңгә якын кеше үлгән, 301 мең кеше савыккан.
  • Вирус йоктыручылар иң күп булган илләр: АКШ (399 мең), Испания (141 мең), ​Италия (135 мең), ​Франция (110 мең)​, Германия (107 мең). Вирус барлыкка килгән Кытай авыручылар саны белән инде алтынчы урында (аларның күпчелеге инде сәламәт).
  • Русия федераль медицина-биология агентлыгы башлыгы Вероника Скворцова Русиядә коронавирус таралуының югары ноктасы 10-14 көн дәвамында булачак дип саный. Шул ук вакыт эпидемиянең кимүенә дә кирәк булачак, ди ул.
  • Русиянең "Вектор" үзәге COVID-19-дан вакцинаны май башында кешеләрдә сыный башларга әзер. Үзәк башлыгы Ринат Мәгъсүтов сүзләренчә, сынауда 300дән артык кеше катнашырга әзер. АКШ вакцинаны кешеләрдә инде сыный башлаган.
  • Русиядә кертелгән "үзизоляция" тәртибе аркасында йортлар янындагы кибетләрдә сатып алучылар саны 20–30%-ка кименгән. Зур һипермаркетларда 40–60%-ка кимү күзәтелә.
  • Грозный һава аланы 11 апрельдән Мәскәү-Грозный очышында барлык юлчылардан коронавируска тест үтү белешмәсен таләп итә башлаячак.
17:51 7.4.2020

Коронавирус диагнозлыларны җирләү өчен Уфада зиратында мең кешелек урын аерылган

Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Уфаның Төньяк зиратында COVID-19 диагнозы белән үлгән кешеләр өчен аерым ике җир кишәрлеге билгеләп куелган. Бу турыда Коммерсант “Махсус хезмәт күрсәтү комбинаты” ширкәте вәкиле сүзләренә сылтанып хәбәр итә.

Зиратта бу очраклар өчен бер мең кешелек урын әзерләнгән. Шуларның яртысы мөселманнар өчен, яртысы христиан динендәгеләр өчен диелә.

13:21 7.4.2020

Русия эшмәкәрләре коронавирустан зыян күрүче барлык ширкәтләргә дәүләт ярдәме сорый

Михаил Мишустин хөкүмәт әгъзалары белән
Михаил Мишустин хөкүмәт әгъзалары белән

Русиядәге иң зур дүрт бизнес берләшмә коронавирус таралуга каршы чаралар чорында дәүләттән ярдәм сорап премьер-министр Михаил Мишустинга уртак мөрәҗәгать юллады. Русия сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләр берлеге, Сәүдә-сәнәгать пулаты, “Деловая Россия” һәм “Опора России” оешмалары хатында дәүләттән эшмәкәрләргә ашыгыч өстәмә ярдәм күрсәтү сорала.

Алар коронавирустан зыян күрүче дип икътисадның аерым тармакларын гына түгел, барлык тармакларны тануны һәм аларга ярдәм чаралары күрүне, эшләрен туктатырга мәҗбүр булган ширкәтләргә эшләмәгән көннәр өчен хезмәт хакының 2/3 өлешен түләргә субсидияләр бирүне, кеше ялламый гына эшләүче хосусый эшмәкәрләргә минималь хезмәт хакы түләүне һәм башка ярдәм чаралары булдыруны сорый.

Русия президенты Владимир Путин коронавирус таралуга каршы чара буларак илдә 30 апрельгә кадәр барлык көннәрне ял көне дип игълан итте, шул ук вакытта бу көннәр өчен хезмәт хакы түләнергә тиешлеген белдерде.

11:47 7.4.2020

Русиядә коронавирус йоктыруның яңа 1154 очрагы рәсман теркәлде

Русиянең коронавируска каршы штабы белдерүенчә, узган бер тәүлек эчендә әлеге куркыныч йогышлы авыру тагын 1154 кешедә табылган.

Иң күп яңа очрак Мәскәүдә (697), Петербурда (69) һәм Мәскәү өлкәсендә (67).

Татарстанда яңа очрак турында хәбәр ителми. Кичә республикада 16 яңа очрак рәсми теркәлгән иде. Татарстанда COVID-19 барлыгы 41 кешедә исәпкә алынган.

Башкортстанда коронавирус йоктырганнар саны рәсман 12-гә җитте. Узган тәүлектә 2 яңа очрак теркәлгән. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров республика клиник хастаханәсендә 5 апрельдә үлеп киткән 80 яшлек әбидә коронавирус табылуын белдерсә дә, Русия коронавируска каршы штабының рәсми хисабында Башкортстанда коронавирустан үлүчеләр юк дип күрсәтелә.

Рәсми мәгълүматларга караганда, Русиядә коронавирус йоктырган барлык кешеләр саны 7497гә, коронавирус диагнозы белән үлгәннәр 58гә (бер тәүлектә 11гә арткан) җитте.

10:51 7.4.2020

Хәбиров Уфада үлгән әбидә коронавирус табылуын белдерде

Башкортстанның республика клиник хастаханәсендә якшәмбе көнне үлеп киткән 80 яшлек әбидә коронавирус табылган. Бу турыда социаль челтәрләрдә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.

Хәбиров сүзләренчә, авыру ханым ике айдан артык йөрәк һәм шикәр чирләреннән дәваланган. Үлеменең сәбәбе дип баш мие шешүе атала. Үлгәннән соң аны коронавируска да тикшергәннәр, анализы вирусның барлыгын күрсәткән.

"Үлем сәбәбе коронавирус булмаса да, тиешле хезмәтләр иминлек чаралары күрергә тиеш, моны безгә аңларга кирәк. Авыру белән элемтәдә булганнар РКБда карантинда калырга тиеш", ди Радий Хәбиров.

10:34 7.4.2020

7 апрельдә онлайн тамашалар

Азатлык изоляция чорында өйдә утыручыларны бүген булачак кызыклы онлайн чаралар, тамашалар белән таныштыруны дәвам итә.

Кариев исемендәге яшь тамашачы театрының Youtube каналында бүген “Ничек миллионер булырга?” спектаклен карап була. Ул Казан вакыты белән 16:00дә башлана.

"Әкият" курчак театры артистлары Instagram-да туры эфирда татар әкиятләре укуны дәвам итә. Вакыты – 18:00

Бүген Уфаның "Нур" татар театры Youtube-та балалар өчен "Нурлы әкият" исемле онлайн проектын дәвам итә. Театр актрисасы, балалар театр-студиясе җитәкчесе Ленария Хаҗиева татар һәм урыс телләрендә әкиятләр укыячак. Казан вакыты белән 19:00дә башлана.

“Безнең Татарстан” #айдадомой проекты кысаларында татар эстрадасы йолдызларының җанлы онлайн концертларын күрсәтүне дәвам итә. Бүген Ильяс Гаффаров белән Рәдиф Кашапов татарча винил пластинкалар уйнатачак. Вакыты – 19:00




Шулай ук бүген интернетта Әтнә татар театрының балалар өчен "Бәби театр" һәм "Алтын битлек" театр премиясенең "Маска+" фестивалендә катнашкан "Фронтовичка", "Гүзәлем Әсәл" һәм "Югалган көн" спектакльләрен карап булачак. Моның өчен театрның сайтында теркәлергә кирәк. Теркәлү узганда билет өчен түләнә – "Бәби театр" 30 сум, калганнары 70 сум тора. Билет алучыга спектакльне карау өчен сылтама килә.

Тинчурин исемендәге татар театры Youtube-та "Йосыф белән Зөләйха" спектаклен тәкъдим итә. Вакыты – 18:30

Туймазы татар драма театры "Яшь йөрәкләр" спектаклен тәкъдим итә. Әмма видео сыйфаты яхшы түгел.

Бүген Туймазыларның "Урманга керәм" спектаклен дә карый аласыз.

09:45 7.4.2020

7 апрельгә төп хәбәрләр:

  • Дөньяда COVID-19 табылган кешеләр саны 1 миллион 348 меңгә җиткән. 74 мең кеше үлгән, 284 мең кеше савыккан.
  • Германиядә авыручылар саны 100 меңнән арткан. АКШта 368 мең, Испаниядә 136 мең, Италиядә 132 мең авыручы теркәлгән. Франциядә 98 мең вирус йоккан кеше.
  • Кытайда 6 апрель көнне коронавирустан бер кеше дә үлмәгән, дип хәбәр итә рәсмиләр. Вирустан беренче үлем 11 гыйнвар булган, шуннан бирле көн саен хакимият үлемнәр турында хәбәр итеп килгән.
  • Британия премьер-министры Борис Джонсон интенсив дәвалау бүлегенә күчерелгән. Коронавирус табылган сәясәтченең хәле начарайган дип хәбәр ителә. Әлегә аның вазифаларын чит эшләр министры Доминик Рааб башкарачак.
  • Март аенда иң кирәкмәгән һөнәрләр дип официантлар, пешекчеләр, сакчылар һәм җыештыручылар аталган. Бу һөнәрләргә ихтыяҗ изоляция режимы керү сәбәпле кимегән, диелә рекрутинг ширкәтләренең тикшеренүендә.
  • Азык-төлек бәясе 20%-ка артырга мөмкин. Иң зур кыйбатлану (20%) чит илләрдән кертелгән чәй, каһвә һәм какаога кагылачак.

дәвам

XS
SM
MD
LG