Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коронавирус. Җанлы блог

Коронавирус турында актуаль хәбәрләр тупланмасы [14 март — 25 май 2020]

Азатлык әлеге Җанлы блогта дөньяда яңа вирус тарала башлаган иң кызу көннәрдә сезне шушы зәхмәткә бәйле соңгы хәбәрләр, гыйбрәтле хәлләр, кызыклы вакыйгалар белән таныштырып барды. Бүген без Җанлы блогны ябабыз. Алга таба коронавируска бәйле хәбәрләрне Коронавирус бүлегендә һәм Махсус сәхифәдә таба аласыз. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

12:10 10.4.2020

10 апрельдә онлайн тамашалар

Азатлык изоляция чорында өйдә утыручыларны бүген булачак кызыклы онлайн чаралар, тамашалар белән таныштыруны дәвам итә.

Әкият курчак театры артистлары Instagram челтәрендә туры эфирда татар әкиятләре укуны дәвам итә. Бүген театр актрисасы Рузиля Нуриева Фәнис Яруллинның "Ике тамчы" һәм Сафа Гыйлфанның "Батыр песи" әкиятләрен укый. Башлану вакыты – 18:00

Уфаның "Нур" татар театры балалар өчен "Нурлы әкият" исемле онлайн проектын дәвам итә. Театр актрисасы, балалар театр студиясе җитәкчесе Ленария Хаҗиева Youtube-та татар һәм урыс телләрендә әкиятләр укыячак. Казан вакыты белән 19:00дә башлана.

“Безнең Татарстан” #айдадомой проекты кысаларында татар эстрадасы йолдызларының җанлы онлайн концертларын күрсәтүне дәвам итә. Бүген җырчы ИлСаф концерты узачак. Вакыты – 19:00



Кариев исемендәге яшь тамашачы театр репертуарында барган иң яхшы балалар спектакльләренең видеоверсияләрен тәкъдим итә. Шушы көннәрдә "Кәҗүл читек", "Йомрыбаш" һәм соңгы премьераларның берсе, "Хикмәт әкиятләре" спектакльләрен карап була. Спектакльләрнең бәясе театр билеты бәясенә тиң. Спектакльләр урысча субтитрлар белән күрсәтелә. Live-спектакльләргә билет алу өчен театр сайтында теркәлергә һәм түләргә кирәк. Бер спектакль – 200 сум, бер юлы өч спектакль ташлама белән – 450 сум. Билет сатып алганнан соң электрон адреска килгән сылтама (логин һәм серсүз) белән тамашаны карап була. Әлеге сылтама 30 апрельгә кадәр актив булачак, ягъни апрель ахырына кадәр теләгән вакытта кереп, спектакль карарга мөмкин булачак.

Камал татар театры бүген үз сайтында "Җәйнең бер көнендә" спектаклен күрсәтә. Карау бәясен тамашачы үзе билгели. Вакыты – 19:00.

Туймазы татар драма театры үз спектакльләренең язмаларын Youtube-ка чыгаруын дәвам итә.

Бүген Башкортстанның Фәйзи Гаскәров исемендәге халык биюләре ансамбле онлайн концерт уздыра. Ансамбль "Дөнья халыклары биюләре" дип аталган концерт програмы тәкъдим итә. Тамашаның туры трансляциясен Казан вакыты белән 17:00дә ансамбльнең YouTube-каналында карап булачак.



"Афәрин" хәйрия фонды "Мулла" нәфис фильмын тәкъдим итә.



Татарстанның җыр һәм бию дәүләт ансамбле дә интернетта үз Youtube каналын булдырып, анда балалар өчен күп кенә аудио әкиятләр чыгарган. Монда "Иң зур байлык", "Рамай энҗеләре, "Үги кыз", "Зирәк карт", "Тапкыр кыз", "Васыять", "Зөһрә", "Көнгә күренмәс Сылу Көмеш", "Өч сорау", "Алтын балык" татар халык әкиятләрен тыңлап була.

11:21 10.4.2020

Уфадагы ашыгыч ярдәм хастаханәсе карантинга ябылды

Уфадагы ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе (22нче санлы шәһәр хастаханәсе) карантинга ябылды. Андагы бер авыру коронавирус булуда шикләнелә. Хастаханәнең баш табибы Ирина Карамова хәбәр иткәнчә, бу авыруны йогышлы авырулар ята торган хастахәнәгә күчергәннәр, ашыгыч ярдәм хастаханәсенең калган пациентларын Уфадагы башка хастаханәләргә таратканнар. Хастаханәнең үзендә хәзер дезинфекция эшләре башкарыла. Ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсе Уфадагы иң зур хастаханәләрнең берсе булып тора.

11:15 10.4.2020

Русиядә коронавирус йоктыруның 1786 яңа очрагы рәсман теркәлгән

Башкортстанда соңгы тәүлектә 18 яңа очрак рәсми теркәлгән, авыручылар саны 40ка җитте. Алар арасында Уфадагы республика клиник хастаханәсенең тугыз хезмәткәре дә бар.

Татарстандагы яңа очраклар хакында хәбәр ителми. Татарстан президенты сүзчесе Лилия Галимова республика буенча саннар өч көнгә бер хәбәр ителә дигән иде. Бу республикада ясалган тестларның бер өлешен Новосибирскидагы “Вектор” оешмасына җибәреп раслату зарурлыгы белән аңлатылды. 9 апрельгә Татарстанда COVID-19 диагнозлы 50 авыру теркәлгән, унысы савыккан диелгән иде.

Русиядә соңгы тәүлектә COVID-19 вирусы тагын 1786 кешедә расланган. 18 кеше үлгән. Бу саннарны коронавируска каршы көрәш оператив штабы китерә.

Мәскәүдә 1124 яңа очрак, Мәскәү өлкәсендә – 182, Коми республикасында – 58, Петербурда 35.

Моннан тыш, Ульян өлкәсендә бер тәүлектә 34 яңа очрак расланган. Чуашстанда соңгы тәүлектә 22 авыру теркәлгән.

Ил буенча авыручылар саны 11 917, эпидемия башыннан бирле 94 кеше үлгән. 795 кеше савыккан.

10:22 10.4.2020

Мәскәүдә тагын 12 коронавируслы авыру үлгән

Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Аларның өчесе 45тән яшьрәк дип хәбәр итә Мәскәүнең коронавируска каршы көрәш оператив штабы.

33 яшьлек хатын табибларга мөрәҗәгать итмәгән һәм хастаханәдә дәваланырга бармаган. 39 һәм 42 яшьлек ике ир йөрәк авырулы булган.

Мәскәүдә COVID-19 диагнозыларның үлү очраклары 50гә җитте. Русиядә барлыгы 89 кеше үлде.

09:53 10.4.2020

10 апрель иртәсенә коронавирус турында төп хәбәрләр:

  • Дөнья буйлап коронавирус йоктыручылар саны 1 миллион 602 меңнән арткан. 95 меңгә якын кеше үлгән, 355 мең кеше савыккан.
  • Вирус йоктыручылар иң күп булган илләр: АКШ (466 мең), Испания (153 мең), ​Италия (143 мең), ​Франция (118 мең)​, Германия (188 мең). Вирус барлыкка килгән Кытайдан соң (82 мең) Иран (66 мең), Британия (65 мең) һәм Төркия (42 мең) бара.
  • Русиялеләрнең 84%ы коронавирус сәбәпле дуслары белән сирәгрәк күрешә башлады яки бөтенләй күрешми башлады. Мәскәүдә бу күрсәткеч 90%-ка җиткән. 69% русияле сирәгрәк кул бирешеп исәнләшә яки күрешкәндә кочаклаша башлады.
  • Европа берлеге илләренең финанс министрлары пандемиянең икътисади нәтиҗәләре белән көрәшү өчен 540 млрд евро күләмендә чаралар пакеты турында килеште.
  • Мәскәү мэры Сергей Собянин Мәскәүдә коронавирус эпидемиясенең югары ноктасы әле җитмәгән, дип белдерде. Ул Мәскәүне җитди сынау көтә, аңа әзерләнергә кирәк диде.
  • Медицина битлекләре COVID-19 вирусыннан саклану өчен яхшы профилактика чарасы була ала. Дөнья сәламәтлек оешмасы инфекциянең кешедән кешегә контакт яки һава аша күчә алуын хәтерләтә, ләкин сәламәт кешеләргә битлекләр кирәкми дип саный.
21:40 9.4.2020

Супермаркетта коронавирус таралуның копьютер визуализациясе чыкты

Фин галимнәре супермаркетта кеше төчкергәндә яки йөткергәндә коронавирусның ничек таралуын күрсәтүче компьютер визуализациясе чыгарды. Тикшеренүләр ачыклаганча, авыру кеше кайсыдыр урыннан инде киткән булса да, вирус болыты ул урында кала икән. Иң кечкенә кисәкләр һавада берничә минут буе очып йөри. Белгечләр әйтүенчә, әлеге куркынычлы чирне йоктырганнарның 80ләр проценты аны бернинди симптомсыз кичерүче кешеләрдән эләктергән.

20:15 9.4.2020

Төрле илләр буйлап сибелеп яшәгән татарларның дөньякүләм карантин шартларында төрле концерт-тамашалары дәвам итә. Facebook-тагы "Америка сөйли!" дигән төркемдә бу мизгелләрдә танылган җырчы Илшат Вәлиевнең онлайн чыгышы бара. Аны Кушма Штатларның Питтсбург шәһәрендә яшәгән татар активисты Илмир Әхмәтҗанов оештырды һәм тамашаны океан артыннан алып та бара.

16:29 9.4.2020

Мәләүездә коронавируслы авыру үлгән

Башкортстанның Мәләүез шәһәре хастаханәсендә коронавируслы авыру үлгән. Бу турыда шәһәр кешеләренә мөрәҗәгатендә район үзәк хастаханәсе баш табибы Урал Хәбибуллин хәбәр иткән. Табиб белдергәнчә, авыру яман шештән үлгән. Ләкин аның коронавируска алган беренче тесты уңай нәтиҗә күрсәткән дип яза Коммерсантъ.

Башкортстан сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә Мәләүез шәһәрен республикада коронавирус учагы булган урыннар рәтендә атап киткән иде. Забелин элек коронавирус аркасында карантинга ябылган республика клиник хастаханәсеннән Октябрьски, Бәләбәй, Мәләүез шәһәрләренә авыру йоккан кешеләр кайтып, вирусны бу шәһәрләрдә дә тараткан булырга мөмкин диде. 6-7 апрельдә Башкортстанның әлеге шәһәрләрендә хастаханә бүлекләре карантинга ябылды.

5 апрельдә Уфадагы республика клиник хастаханәсендә 80 яшьлек хатын-кызда үлгәннән соң коронавирус табылды.

дәвам

XS
SM
MD
LG