11 апрельдә онлайн тамашалар
Азатлык изоляция чорында өйдә утыручыларны бүген булачак кызыклы онлайн чаралар, тамашалар белән таныштыруны дәвам итә.
Бүген Мәскәүнең "Штаб татар" Instagram профилендә Башкортстанда яшәп иҗат итүче яшь җырчы Илнар Шәрәфетдиновның концерты узачак. Башлану вакыты – 17:00
Тинчурин исемендәге татар театры Youtube-та "Соңгы риваять" спектаклен тәкъдим итә. Вакыты – 17:00
Әкият курчак театры артистлары Instagram челтәрендә туры эфирда татар әкиятләре укуны дәвам итә. Вакыты – 18:00
Уфаның "Нур" татар театры балалар өчен "Нурлы әкият" исемле онлайн-проект дәвам итә. Театр актрисасы, балалар театр-студиясе җитәкчесе Ленария Хаҗиева Youtube-та татар һәм урыс телләрендә әкиятләр укыячак. Казан вакыты белән 19:00дә башлана.
Камал татар театры үз сайтында бүген "Cөясеңме, сөйңисеңме..." спектаклен күрсәтә. Карау бәясен тамашачы үзе билгели. Вакыты – 19:00
Бүген "Crimean Tatars" кырымтатар каналы үзенең 4 еллыгы уңаеннан кырымтатар телендә "Хыдыр Деде" исемле беренче әкиятен күрсәтә. Трансляция туры эфирда "Crimean Tatars"ның Youtube каналында узачак. Казан вакыты белән 20:00дә башлана.
Әтнә татар театрының балалар өчен "Бәби театр", зурлар өчен "Гүзәлем Әсәл" һәм "Югалган көн" спектакльләрен һәм "Алтын битлек" театр премиясенең "Маска+" фестивалендә катнашкан "Фронтовичка"сын карап булачак. Моның өчен театрның сайтында теркәлгәндә билет өчен түлисе – "Бәби театр" 30 сум, калганнары 70 сум тора. Билет алучыга спектакльне карау өчен сылтама килә. Сылтама 12 апрельгә кадәр актив булачак.
Әтнә театрының Youbube каналында шулай үк "Гармун уйный, баян чыңлый" спектаклен, театрның 75 һәм 100-еллыгына багышланган тантаналарны карап була.
Буа татар сатира театры "Ике донья бер кенди" спектаклен тәкъдим итә.
Кариев исемендәге яшь тамашачы театры үз репертуарында барган иң яхшы балалар спектакльләренең видеоверсияләрен тәкъдим итә. Шушы көннәрдә "Кәҗүл читек", "Йомрыбаш" һәм соңгы премьераларның берсе, "Хикмәт әкиятләре" спектакльләрен карап була. Спектакльләрнең бәясе театр билеты бәясенә тиң. Спектакльләр урысча субтитрлар белән күрсәтелә. Live-спектакльләргә билет алу өчен театрның сайтында түләргә кирәк. 1 спектакль – 200 сум, берьюлы өч спектакль ташлама белән – 450 сум. Билет сатып алганнан соң электрон адреска килгән сылтама (логин һәм серсүз) белән спектакль карап була. Әлеге сылтама 30 апрельгә кадәр актив булачак, ягъни апрель ахырына кадәр теләгән вакытта кереп, спектакль карарга мөмкин булачак.
Нефтекаманың психо-неврология диспансеры карантинга ябылды
Коронавирус таралу куркынычы сәбәпле Башкортстанның Нефтекама шәһәрендә урнашкан психо-неврология диспансеры карантинга ябылды. Бу турыда республика сәламәтлек саклау министры Максим Забелин белдерде.
"Бүген диспансерда яткан 12 кешедә кискен респиратор вирус инфекциясе бар. Чир таралырга мөмкин", диде Забелин.
Диспансерда ятучы авырулардан һәм хезмәткәрләреннән ОРВИ, грипп һәм коронавируска анализлар алынган. Бер авыруның анализы шикле – анда коронавирус булырга мөмкин. Ул кешенең анализы Роспотребнадзорга җибәрелгән.
Татар авылы карантинга ябылды
Бер кешедә коронавирус табылу сәбәпле Түбән Новгород өлкәсенең Камка авылы тулысынча карантинга ябылды. Бу кеше Мәскәүдән туганнары янына кайткан булган. Диагноз расланганчы, ул берничә көн Уразовка авылы хастаханәсендә бронхиттан дәваланган.
Коронавирус раслангач, Уразовкада аны дәвалаган табиблар карантинга ябылган. Шулай ук Сергач инфекцион хастаханәсе дә карантинга ябык.
Камка авылында 2010 елгы җанисәпкә караганда 700ләп кеше яши, татар авылы. Уразовкада 1600ләп кеше яши. Түбән Новгород өлкәсе соңгы бер тәүлектә Идел буенда иң күп авырулар теркәлгән өлкә. Анда 33 яңа авыру ачыкланган. Икенче урында - Татарстан.
Коронавирус йоктыруның Татарстанда – 23, Башкортстанда 25 яңа очрагы расланды
Соңгы тәүлектә Татарстанда COVID-19 йоктыруның 23 очрагы рәсман теркәлде. Республикада коронавирус йоктыручыларның гомум саны 50гә җитте. Авырулар Казан, Чаллы, Әлмәт, Биектау шәһәрләрендә, Питрәч, Яшел Үзән, Арча, Бөгелмә һәм Лаеш районнарында теркәлгән.
Башкортстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 25 очрагы рәсман теркәлде. Республикада барлыгы 66 кешедә яңа вирус расланган. Бер кешенең үлеме турында хәбәр ителә.
Русиядә соңгы тәүлектә вирус йоктыруның яңа 1667 очрагы турында хәбәр ителде. Бөтен ил буйлап авыручылар саны 13 меңнән артты, 106 кеше үлде.
11 апрель иртәсенә коронавирус хәбәрләре:
- Дөнья буйлап коронавирус йоктыручылар саны 1 миллион 699 меңнән арткан. 102 меңгә якын кеше үлгән, 376 мең кеше савыккан.
- Вирус йоктыручылар иң күп булган илләр: АКШ (501 мең), Испания (158 мең), Италия (147 мең), Франция (125 мең), Германия (122 мең).
- 13 апрельдән Мәскәүдә рөхсәт кәгазе (пропуск) режимы кертелә башлый. Беренче чиратта рөхсәт кәгазьләре эшкә бару өчен кертеләчәк. BBC шәһәрдән чыгу һәм шәһәргә керү дә чикләнәчәк, дип хәбәр итә.
- Киләсе атнадан Татарстанда урамга чыгу рөхсәте өчен яңа максат барлыкка киләчәк. Татарстанлылар урамга Пенсия фонды һәм күпфункцияләре үзәкләргә бару өчен чыга алачак.
- Кытай коронавируска каршы көрәшүдә ярдәм итәр өчен Русиягә медицина белгечләрен җибәрәчәк.
Урта һәм кече бизнес Русия президентыннан гадәттән тыш хәл режимы кертүне таләп итә
Бу турыда петиция интернетта чыкты. Аңа 107 меңләп кеше кул куйган. Эшмәкәрләр бизнесның авыр хәлдә булуын яза. Президент илдә бер айлык ял игълан итеп, халыкка өйдә утырырга кушты, ә эшмәкәрләрнең хезмәткәрләргә эш хакы бирерлек, аренда бәясен түләрлек керемнәре юк диелә петициядә. Соңгы сораштырулар күрсәткәнчә, ширкәтләрнең 49 проценты хезмәткәрләрен тулы булмаган эш көненә күчергән һәм аларның хезмәт хакын киметкән. 30 проценты хезмәткәрләрен үз хисабына ял алырга мәҗбүр иткән. 20 процентында хезмәт хаклары киметелгән, 16 процентында хезмәткәрләрне эштән җибәрә башлаганнар.
"Авыру таралу сәламәтлек һәм киләчәк өчен куркыныч икән, сез гадәттән тыш хәл режимы кертергә тиеш һәм үз илегезнең ватандашларын ипотека, кредитлар һәм торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүдән азат итәргә тиеш, ә губернаторлар үз төбәгенең һәр кешесенә туклану, медицина ярдәме һәм иң кирәкле әйберләр ягыннан ярдәм күрсәтергә тиеш. Гадәттән тыш хәл режимы бөтен финанс бурычларын түләүләрне штрафларсыз һәм процентлар өстәмичә кичектереп торырга, шулай ук акчалата ярдәм алырга мөмкинлек бирәчәк" диелә петициядә.
Төркиянең 31 шәһәрендә 13 апрельгә кадәр өйдән чыгу тыелы
10 апрель төнендә Төркия эчке эшләр министрлыгы илнең 31 шәһәрендә һәм төбәкләрдә урамга чыгуны 48 сәгатькә тыйды.
Урамга чыгу тыюы 10 апрель төнге сәгать 12дә башлана һәм 12 апрельдә төнге сәгать 12дә тәмамланачак.
Урамга чыгу тыелган шәһәрләр арасында башкала Әнкара, Истанбул, Измир, Трабзон кебек иң зур шәһәрләр дә бар.
Даруханәләрдә, хастаханәләрдә эшләүчеләр, кан бирергә җыенучылар, икмәк пешерү урыннарында эшләчеләр урамга чыгу тыюыннан чыгарма булачак.
БСТ каналы алып баручысы: "Хәл нык мөшкел республикада"
Башкортстанныж БСТ каналында тапшырулар алып баручы Наил Юнысов әти-әнисенә капканы бикләп куерга, кешеләр белән очрашуларны вакытлыча туктатып торырга кушкан. Ул башкаларны да коронавирусның республикада куркыныч төс алуы турында кисәтә һәм шәхси очрашуларны туктатып торырга, телефон, интернет аша гына аралашып торырга чакыра.
Башкортстанда COVID-19 белән әлегә рәсман 40 кеше авырый. Тагын 170 кешенең коронавирус тесты икенче мәртә тикшерүгә җибәрелгән. Аларның беренче тестлары коронавирус юк дип әйтерлек ышанычлы булмаган. Мәләвез, Стәрлетамак, Бәләбәй, Октябрьски хастаханәләре, Уфада Республика клиник хастаханәсе карантинда.