Уфада 21нче санлы хастаханә карантинга ябылды
Уфадагы 21нче санлы хастаханә карантинга ябылган. Андагы бер пациентта коронавирус бар дип шикләнелә. Хастаханәнең карантинга ябылуы хакында Азатлыкка андагы табиблар хәбәр итте. Моны соңрак Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгы да раслады.
Коронавирус булуда шикләнелгән авыруга әлегә рәсми рәвештә “хастаханәдән читтә башланган үпкә ялкынсынуы” диагнозы куелган. COVID-19 вирусына тест шикле нәтиҗә күрсәткән дип яза Башинформ.
“21нче хастаханәдән авырулар өйләренә кайтарып җибәрелми һәм яңа авырулар кабул ителми. Тиешле чаралар күрелде. Авыру белән аралашкан хезмәткәрләр үзизоляцияләнүгә күчерелде” дип хәбәр итә министрлык.
13 апрель иртәсенә коронавируска бәйле төп хәбәрләр:
- Дөнья буйлап коронавирус йоктыручылар саны 1 миллион 850 меңнән арткан. 114 меңгә якын кеше үлгән, 430 мең кеше савыккан.
- Вирус йоктыручылар иң күп булган илләр: АКШ (557 мең), Испания (166 мең), Италия (156 мең), Франция (133 мең), Германия (127 мең). Британия Кытайны узган (85 мең)
- Татарстан хөкүмәте смс-рөхсәтләрне ялган куллану очраклары аркасында, урамга чыгу рөхсәте тәртибен кырыслата. Хәзер җеназада катнашу өчен атнага бер тапкыр гына чыгып булачак, мәхкәмә эшләре яки паспорт алыштыруга айга бер тапкыр гына рөхсәт биреләчәк. Бакчага да татарстанлылар хәзер атнасына 2 тапкыр гына бара алачак.
- Пандемия аркасында АКШ тарихында беренче тапкыр гадәттән тыш хәл федераль дәрәҗәдә игълан ителгән. Дональд Трамп гадәттән тыш хәл тәртибен Вайомингта игълан иткән, бу – тиешле чаралар кабул ителгән соңгы АКШ штаты.
- 13 апрельдән Мәскәүдә урамга чыгу өчен рөхсәт кәгазе (пропуск) ясатырга кирәк булачак, 15 апрельдән алар мәҗбүри булачак. Әлеге рөхсәтне сайт, смс аша, яки телефоннан шалтыратып алып булачак.
- Русиянең Вязьма шәһәрендә картлар йортында 86 кеше коронавирус булуда шикләнелә. Вирус башта оешма хезмәткәрендә табылган булган. Хакимият шәһәрне япты, хезмәткәрләр үзизоляциягә күчте.
Җырчы Илсөя Бәдретдинова 100 битлек теккән
Танылган татар җырчысы Илсөя Бәдретдинова өйдә утырган вакытта 100 битлек теккән. Аны ул бушлай авылдашларына тарата. Битлекләрне Лениногорский районы Шөгер авылы биләмәсе идарәсеннән килеп алырга була. Килә алмаганнарга, илтеп бирәчәкләр.
Әле тагын 100 битлек тегәм, ди җырчы.
12 апрельдә онлайн тамашалар
Азатлык изоляция чорында өйдә утыручыларны бүген булачак кызыклы онлайн чаралар, тамашалар белән таныштыруны дәвам итә.
Әкият курчак театры артистлары Instagram-да туры эфирда татар әкиятләре укуны дәвам итә. Башлану вакыты – 18:00.
Уфаның "Нур" татар театры Youtube-та балалар өчен "Нурлы әкият" исемле онлайн проектын дәвам итә. Әкиятләрне театр артистлары укый. Казан вакыты белән 19:00дә башлана.
Бүген Әтнә татар театрының балалар өчен "Бәби театр", олылар өчен "Фронтовичка", "Гүзәлем Әсәл" һәм "Югалган көн" спектакльләрен онлайнда әлегә соңны мәртәбә карап булачак. Моның өчен театрның сайтында теркәлергә кирәк. Теркәлү узганда билет өчен түләнә – "Бәби театр" 30 сум, калагннары 70 сум тора. Билет алучыга спектакльне карау өчен сылтама килә.
Әтнә театрының Youtube каналында Хәй Вахитның "Күк капусы ачылса" водевилен карап була.
Мәскәүдә яшәүче тарихчы, журналист Марат Сәфәров "Татар Мәскәве" дип аталган виртуаль экскурсия оештыра.
Кариев исемендәге яшь тамашачы театры үз репертуарындагы иң яхшы балалар спектакльләренең видеоверсияләрен тәкъдим итә. Шушы көннәрдә "Кәҗүл читек", "Йомрыбаш" һәм соңгы премьераларның берсе булган "Хикмәт әкиятләре" спектакльләрен карап була. Спектакльләрнең бәясе театр билеты бәясенә тиң. Спектакльләр урысча субтитрлар белән күрсәтелә. Билетны театрның сайтыннан алып була. Бер спектакль – 200 сум, бер юлы өч спектакль ташлама белән – 450 сум. Билет сатып алганнан соң килгән сылтама (логин һәм серсүз) 30 апрельгә кадәр гамәлдә.
Кариев театры шулай үк "Тылсым" проекты кысаларында татар әкиятләре укуын дәвам итә. Бүген Фәнис Яруллинның "Кояштагы тап" әкиятен театр актрисасы Алсу Шакирова укый.
Чаллы татар драма театрының "Яшәргә, яшәргә, ничек тә яшәргә..." спектаклен карап була.
Роскомнадзор Уфада короновирустан үлүчеләргә каберләр әзерләнү хәбәрен алып куюны таләп итә
Роскомнадзор Башкортстанның кайбер матбугат чараларыннан Уфаның бер зиратында коронавирустан үлүчеләр өчен 1000 кабер әзерләнү турында хәбәрне алып куюны таләп иткән.
Әлеге яңалык 7 апрельдә "Коммерсантъ-Башкортстан" газетында чыкты, аны кайбер башка матбугат чаралары да үзләрендә бастырды. "Коммерсантъ" хәбәрне Уфа мэриясенә караган "Махсус хезмәт күрсәтү комбинаты" ширкәте вәкиле сүзләренә сылтанып язган иде. 500 урын христан кагыйдәләре белән күмелүчеләргә, 500е мөселманнарга аерып куелган диелде.
Икенче көнне Уфа мэриясе үзенең сайтынад "коронавирустан үлүчеләрне күмү мөрәҗәгатьләре булмады, шәһәр идарәсе бу максатлардан зиратларда урыннар аермады", дип әлеге хәбәрне кире какты.
Җомга кич "Коммерсантъ" редакциясенә Роскомнадзордан яңалыкны алып куюны таләп итеп күрсәтмә килгән.
"Idel.Реалии" мәгъүматында караганда, мондый күрсәтмәне шулай ук "Башинформ", "МКСЕТ", "Уфа1", "Горобзор" кебек сайтлары да алган.
Тулырак хәбәр монда.
Русиядә узган бер тәүлектә коронавирус рәсман 2186 кешедә расланган
Башкортстанда узган бер тәүлектә 19 кешедә коронавирус табылуы рәсми расланды. Татарстанда яңа очраклар табылуы хәбәр ителми.
Русиянең коронавируска штабы белдерүенчә, узган бер тәүлектә илдә барлыгы 2186 яңа очрак рәсман теркәлгән. Шуларның 1306сы Мәскәүдә, 278е Мәскәү өлкәсендә, 69ы Петербурда.
Русиядә бу куркыныч авыруны йоктыручылар саны 15770кә җитте диелә. Хакимиятнең бу саннары аннексияләнгән Кырымны һәм Акъярны да исәпкә ала.
Соңгы бер тәүлектә тагын 24 кеше үлгән, 18-е Мәскәүдә. Русиядә корбаннарның гомуми саны 130га җитте.
12 апрельгә Татарстанда коронавируслы барлыгы 73, Башкортстанда 84 кеше рәсми теркәлгән.
Башкортстанда авыруларның саны алдагы көннәрдә нык кына артырган мөмкин. 10 апрельдәге матбугат очрашуында республика сәламәтлек саклау министры Максим Забелин 170 кешенең тесты яңадан тикшерүгә җибәрелүен белдергән иде. Аларның беренче тесты коронавирус булмавын күрсәтмәгән.
Коронавирус йоктырган Ингушетия мөфтие вафат булган
11 апрельдә Ингушетия мөфтие Абдурахман Мартазанов вафат булган. Беренче анализлары коронавирус барлыгын күрсәткән.
Абдурхман Мартазановны авыр хәлдә хастаханәгә 10 апрельдә китергәннәр. Аның үпкәсе шешкән дип хәбәр итә Интерфакс Ингушетия сәламәтлек саклау министрлыгына сылтанып. Анализларының беренчел нәтиҗәләре мөфтидә коронавирус барлыгын күрсәткән.
11 апрельдә Ингушетиядә COVID-19 йоктыруның 29 очрагы рәсман теркәлгән.
Apple һәм Google коронавирус йоктыручыларны эзләүче технология әзерли
Apple һәм Google корпорацияләре COVID-19 йоктырган кешеләр белән элемтәдә булучыларны эзләүче технолония ясау турында килешкән. Бу хакта ике ширкәтнең дә сайтларында хәбәр ителә.
Яңа систем Bluetooth аша бер-берсенә якын булган телефоннарны эзли алачак һәм мәгълүматны махсус әсбабка җибәрәчәк. Әсбабны кулланучылар үзләрендә COVID-19 ачыклануын хәбәр итә ала. Аннары систем кешенең соңгы ике атнада булган элемтәләр даирәсен анализлый һәм башкаларны кисәтә. Ләкин вируслы кешенең исеме яшерелә.
Систем май аенда эшли башлаячак. Башта ул сәламәтлек саклау оешмаларының рәсми әсбабларына керетеләчәк. Киләсе айларда Android һәм iOS операцион системнарында барлыкка киләчәк һәм аерым әсбап йөкләргә туры килмәячәк.