Соңгы тәүлек эчендә Башкортостанда коронавирустан тагын ике кеше үлгән
Моның турында республика киңәшмәсендә Башкортстанның сәләмәт саклау министры Максим Забелин белдерде. Аларның берсе – хатын-кыз, икенчесе – ир-ат, алар икесе дә яман шештән дәваланган.
Шулай итеп, республикада коронавирустан үлүчеләрнең саны ун кешегә җиткән. Гомумән, Башкортстанда коронавирусны йоктырган кешеләрнең саны 252кә җиткән, соңгы тәүлектә аларның саны тагын 39 кешегә арткан.
Башкортстанда 39, Татарстанда 16 яңа очрак расланган
Русиядә узган бер тәүлектә тагын 4785 кешедә коронавирус рәсман теркәлгән. Илдә коронавирус йоктырганнарның рәсми саны 36793кә җитте. Барлыгы 313 (+40) кеше үлгән.
Русиянең коронавируска каршы штабы белдерүенчә, Башкортстанда бу вирусны йоктырганнар саны 252кә (+39) җиткән, барлыгы сигез кеше үлгән, Татарстанда - 160ка (+16) җиткән. Бүгенгә кадәр үлүчеләр турында хәбәр булмады.
18 апрельдә онлайн тамашалар
Азатлык изоляция чорында өйдә утыручыларны бүген булачак кызыклы онлайн чаралар, тамашалар белән таныштыруны дәвам итә.
Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбур татар драма театры үз сайтында Туфан Миңнуллинның "Йөрәк маем" спектаклен тәкъдим итә. Башлану вакыты – 15:00
Интернетта шулай ук театрның татар телендә "Ольга" исемле спектаклен карап була.
Әкият курчак театры артистлары Instagram челтәрендә туры эфирда татар әкиятләре укуны дәвам итә. Бүген театр актрисасы Рәмзия Безус Абдулла Алишның "Төлке, Куян, Әтәч" һәм "Бик якшы сабак алды Ябалак" әкиятләрен укый. Вакыты – 18:00.
Камал татар театры сайтында "Ак калфагым төшердем кулдан" спектаклен (19:00) карап була.
Уфаның "Нур" татар театры ВКонтактеда балалар өчен "Нурлы әкият" исемле онлайн проектын дәвам итә. Әкиятләрне театр артистлары укый. Казан вакыты белән 19:00дә башлана.
Әтнә татар театры сайтында "Фронтовичка", "Гүзәлем Әсәл", "Көрәктән – Сәнәк" комедиясы, "Әниемнең ак күлмәге", "Бәби театр", "Югалган көн", "Күз нурларым", "Безнең шәһәрнең серләре" спектакльләрен карап була. Билет бәясе – 30-70 сум.
Буа татар сатира театры Илфак Шиһаповның "Казан сираталары" спектаклен тәкъдим итә.
Татарстанның җыр һәм бию дәүләт ансамбле Татарстанның атказанган артисты, җырчы Разия Тимерханова турында документаль фильм тәкъдим итә.
Чаллы татар драма театры "Тирәкләр шаулый җилдә" спектаклен тәкъдим итә.
Башкортстан халыклары милли киеме көне уңаеннан республиканың Халыклар дуслыгы йорты үз Youtube каналында "Татар милли күлмәге" дигән видеолекция тәкъдим итә.
Татар милли күлмәгенең килеп чыгу тарихына багышланган дәресне дә карый аласыз.
18 апрель, шимбә иртәсенә коронавирус турында төп хәбәрләр:
- Дөньяда авыручылар саны 2 миллион 244 меңнән арткан. Инфекциядән 154 мең кеше үлгән, 569 мең кеше сәламәтләнгән.
- АКШта вирус йоктыручылар саны 702 меңнән арткан. Испаниядә 190 мең, Италиядә 172 мең, Франциядә 149 мең, Германиядә 141 мең, Британиядә 109 мең кеше авырый.
- 21 апрель көнне Гоадан (Һиндстан) Казанга туристлар рейсы килер дип көтелә. Әлегә туристлар саны төгәл билгеле түгел. Элегрәк Казанга Таиладтан килгән 111 турист карантинга "Ливадия" шифаханәсенә җибәрелгән.
- Уфада Республика хастаханәсеннән карантиннан җиде кеше качкан. Алты очракта мәхкәмә кешеләрне кире хастаханәгә кайтару карарын кабул иткән, алар медицина күзәтүен тулысынча узарга тиеш диелгән.
- Пандемия аркасында Русия президенты дәүләт хезмәткәрләренә керемнәр турында декларацияне 1 августка кадәр тапшырырга рөхсәт иткән. Гадәттә, декларацияләр 30 апрельгә кадәр тапшырылырга тиеш.
- "Медуза" басмасы математик модельләргә нигезләнеп, Русиядә изоляциянең дәвамы турында ике фараз чыгарган. Илдә хәзерге шартлар сакланса, вирустан миллионга якын кеше үләргә мөмкин, авыруның югары ноктасы июнь уртасына туры киләчәк, дип исәпләнгән. Изоляция кырысланса, инде июнь башына авыручылар саны 1 мең генә тәшкил итәчәк, шуннан соң кешеләр гадәти тормышка кайта алачак, диелә. Икенче очракта вирустан 6 меңгә якын кеше үләргә мөмкин.
Башкортстанның Кушнаренко хастаханәсендә табиблар коронавирус белән бәйле вазгыятьне тикшерүне сорый
Башкортстанның Кушнаренко районы үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре һәм авырулар хастаханәдә COVID-19 таралу турында мөрәҗәгать чыгарды.
8 апрельдә хастаханәдәге бер авыруда коронавирус расланган, ләкин аның белән аралашкан хезмәткәрләргә саклану чаралары бирелмәгән. Мөрәҗәгатьтә язылганча, табибларга һәм авыруларга дарулар җитәрлек бирелми, 10 көн дәвамында алар үзләренең COVID-19 тестларының нәтиҗәсен белә алмый.
Кушнаренко районы идарәсе чаралар күрми, рәсми рәвештә бу хәл турында хәбәр ителми диелә.
Моннан тыш, хастаханәдә карантинда калган хезмәткәрләрне ашату оештырылмавы, шәхси һигиена таләпләрен үтәр өчен кайнар су, душ булмавы, урын-җирнең атна буе алыштырылмавы, юылмавы да әйтелә.
"Хезмәткәрләрне һәм авыруларны 19 апрельдә өйләренә таратабыз диделәр, ә без әле һаман тест нәтиҗәләрен белмибез. Авырулар фетнә күтәрде, анализларны белмичә гаиләләре янына кайтудан баш тарта. Район идарәсе ни эшләргә икәнен һаман хәл итә алмый”, диелә хатта.
“Без дәшми торудан туйдык, чөнки мондый хәлнең башка бүлекләрдә дә килеп чыгуы мөмкин, алар да әзер булмас, саклану чаралары күрә алмас” дип кисәтә авторлар. Мөрәҗәгатькә тагын алты хезмәткәр һәм сигез пациент кул куйган.
Башкортстанда үпкә ялкынсынуы белән 185 кеше хастаханәгә салынган
Соңгы тәүлектә Башкортстанда коронавирус йоктырганнар саны 213кә җиткән, шуларның 156сы хастаханәгә салынган. Бу саннарны 17 апрельдә брифингта Башкортстан сәламәтлек саклау министры Максим Забелин китерде.
Коронавирус узган тәүлектә тагын ике ир кешенең гомерен өзгән. Башкортстанда коронавирустан барлыгы 8 кеше үлде.
Узган тәүлектә республикада үпкә ялкынсынуы диагнозы белән 185 кеше хастаханәгә салынган.
Төбәк Роспотребназдор башлыгы вазифаларын башкаручы Венер Изикаев сүзләренчә, Башкортстанда бүгенге көндә коронавирус йогышының өч учагы ачыкланган: Куватов исемендәге Республика клиник хастаханәсе, Бәләбәй районы үзәк хастаханәсе һәм Нефтекама шәһәрендәге психо-неврология диспансеры.
Һелсинки мәчетеннән онлайн җомга намазы. Вәгазьне Финляндиянең татар мәхәлләсе имамы Рамил Беляев укый.
Башкортстанда 22, Татарстанда 16 яңа очрак расланган
Русиядә узган бер тәүлектә тагын 4070 кешедә коронавирус рәсман теркәлгән. Илдә коронавирус йоктырганнарның рәсми саны 32008гә җитте. Барлыгы 273 (+41) кеше үлгән.
Русиянең коронавируска каршы штабы белдерүенчә, Башкортстанда бу вирусны йоктырганнар саны 213кә (+22) җиткән, сигез кеше үлгән, Татарстанда - 144кә (+16) җиткән.
Бер атна эчендә вирус йоктырга кешеләр саны өч тапкыр диярлек арткан, 10 апрельгә барлыгы 11 917 кеше теркәлгән иде.