Башкортстанда Мәскәү һәм Петербурдан кайткан 914 кеше хастаханәгә салынган
Башкортстанда вирус сәбәпле сулыш юллары нык ялкынсынган 914 кеше хастаханәләргә салынган. Аларның күпчелеге Мәскәүдән һәм Петербурдан килүчеләр диде Забелин. Уфа шәһәре һәм районы коронавирус обсерваторында 67 кеше, шуларның унсигезе – балалар. Әлеге саннарны Башкортстан хөкүмәте оператив киңәшмәсендә республиканың сәламәтлек саклау министры Максим Забелин китерде. Министр сүзләренчә, республикага тимер юл һәм һава аланнары аша килүче чит төбәк кешеләренең барысыннан да COVID-19-га анализ алына.
Казанда ун көндә 10 мең кеше эшсез калган
20 апрельдә Казанда эшсез булып теркәлүчеләр саны 5218 кешегә җиткән. Апрель башыннан алар 1060ка арткан. Шул ук вакытта эшсез булып теркәлмәгән, ләкин эшсез калуын белдереп гариза бирүчеләр саны артуы турында Казанның мәшгульлек үзәге җитәкчесе вазифаларын башкаручы Гөлнара Филиппова Казан шәһәре мэриясе киңәшмәсендә белдерде.
“Эшсез калган кешеләр “Работа в России” порталы аша гына гариза бирә ала. 9 апрельдән Казанда портал аша 10 мең гариза кабул ителде. Шул рәвешле апрель башыннан 11 мең ярым гариза бирелгән”, диде Филиппова.
Башкортстанда 45, Татарстанда 39 яңа очрак расланган
Русиядә узган бер тәүлектә тагын 4268 кешедә коронавирус рәсман теркәлгән. Илдә коронавирус йоктырганнарның рәсми саны 47121гә җитте. Барлыгы 405 (+44) кеше үлгән.
Русиянең коронавируска каршы штабы белдерүенчә, Башкортстанда бу вирусны йоктырганнар саны 297гә (+45) җиткән, барлыгы 14 кеше үлгән, Татарстанда - 230га (+39) җиткән. Бүгенгә кадәр Татарстанда үлүчеләр турында хәбәр булмады.
Русиянең коронавируска каршы штабы якшәмбе Башкортстанда яңа чирләүчеләр турында саннар бирмәгән иде. Әмма республика сәламәтлек саклау министры Максим Забелин 19 апрельдәге брифингта чирнең тагын 45 кешедә табылганын белдерде.
20 апрель иртәсе китергән төп хәбәрләргә күз салыйк:
- Дөнья буйлап авыручылар саны 2 миллион 404 меңгә җиткән. 165 мең кеше үлгән, 624 мең кеше сәламәтләнгән.
- Иң күп авыручылар булган илләр: АКШ (759 мең), Испания (198 мең), Италия (178 мең), Франция (154 мең), Германия (145 мең), Британия (121 мең), Төркия (86 мең).
- Русия 42 мең авыручы белән дөньяда вирус йоктырган илләр арасында беренче унлыкка керде.
- Бүгеннән Татарстанда яңа чикләүләр гамәлгә керә: кибетләрдә һәм җәмәгать транспортында битлексез йөрү тыела. Шул ук вакытта чәчтарашханәләргә эшли башлау рөхсәте бирелә. Охшаш чикләүләр Башкортстанда да кертелде.
- Райффайзенбанк изоляцияне үтәгән шәһәрләр рейтингын исәпләп чыгарган. Беренче ике урында Мәскәү белән Петербур бара, Казан һәм Уфа беренче унлыкка кергән.
- ВТБ башлыгы Андрей Костин Русия банклары 2020 елда 2,5 трлн сум югалта ала дип кисәтте. Аның үзләренчә, моның зыян күргән өлкәләрдә кредит дефолтлары игълан ителсә ихтималы булачак.
- Дөнья халкының күпчелеге (81%) пандемия белән көрәш вакытында үз хокукларын чикләүләренә түзәргә риза. Моның хакта "Ромир" һәм Gallup International сораштыруында әйтелә. Иң күп ризалашучылар (92%) - Гыйрак белән Пакьстанда, иң аз ризалашучылар (7%) - Япониядә.
Башкортстанда җәмәгать урыннарында битлексез һәм бармакчаларсыз йөрү тыела
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров коронавирус таралу сәбәпле, югары әзерлек режимы кертте. Җәмәгать урыннарында, шул исәптән такси һәм җәмәгать транспортында медицина битлекләре һәм бармакчалар кию мәҗбүри.
Эшләрен дәвам иткән ширкәтләргә 20 апрельдән яңа төрле кәгазьләр кирәк булачак. Анда эш вакытының ничәдән ничәгә кадәр дәвам итүе дә күрсәтелә. Аларга эшкә кадәр һәм эштән соң 90 минут урамда булу рөхсәт ителә.
Машина йөртүчеләргә бирелгән рөхсәт кәгазьләренә ярашлы, аларны юлда туктатып тикшергәндә эшли торган оешмалар исемлегенә керү-кермәвен караячаклар.
Татарстанда кибетләрдә һәм җәмәгать транспортында битлексез йөрү тыелачак
20 апрель, дүшәмбедән башлап Татарстанда сәүдә оешмалары һәм җәмәгать транспортында медицина битлеге кимичә йөрү тыела. Бу хакта Татарстан премьер-министры Алексей Песошин имзалаган хөкүмәт карарында язылган.
Шулай ук республикада чәчтарашханәләргә эшләү рөхсәте бирелә. Оешмалар тиешле шартларны үтәгән очракта 20 апрельдән эшли башлый ала. Аерым алганда, хезмәткәрләр температурасы үлчәнергә һәм авыру симптомнары булган хезмәткәрләр эшкә кертелмәскә тиеш. Чәчтарашханәләр мөштәриләрне бары тик алдан язылу тәртибе белән генә кабул итәчәк. Анда бару өчен урамга чыгу рөхсәте системында махсус максат барлыкка киләчәк (11нче максат – чәчтарашханәгә бару).
Татарстанда коронавирус йоктыруның 31, Башкортстанда 45 яңа очрагы расланган
Русиядә узган бер тәүлектә тагын 6060 кешедә коронавирус рәсман теркәлгән. Илдә коронавирус йоктырганнарның рәсми саны 42853кә җитте. Барлыгы 361 (+42) кеше үлгән.
Русиянең коронавируска каршы штабы белдерүенчә, бу вирусны йоктырганнар саны Татарстанда - 191гә (+31) җиткән. Бүгенгә кадәр үлүчеләр турында хәбәр булмады. Татарстанда яңа авыруларның сигезе Казанда, 17се Чаллыда, икесе Теләчедә һәм берешәр кеше Аксубай, Менделеевски, Саба, Тукай районнарында.
Башкортстан сәламәтлек саклау министры Максим Забелин 19 апрельдә әйткәнчә, республикада чир тагын 45 кешедә табылган, барлыгы 10 (+2) кеше үлгән.
19 апрельдә онлайн тамашалар
Азатлык изоляция чорында өйдә утыручыларны бүген булачак кызыклы онлайн чаралар, тамашалар белән таныштыруны дәвам итә.
Бүген көн дәвамында "Сәләт җыены онлайн" уза (9:00-21:00). "Сәләт" дуслары һәм фикердәшләре, төрле кызыклы кунаклар, остаханәләр, интеллектуаль турнир, "квартирник", чит илләрдән дә ватандашлар катнаша.
Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбур татар драма театры үз сайтында "Муж на час" спектаклен (15:00) тәкъдим итә.
Тинчурин исемендәге татар театры Youtube-та "Айгөл иле" (17:00) спектаклен тәкъдим итә.
Әкият курчак театры артистлары Instagram челтәрендә туры эфирда татар әкиятләре укуны дәвам итә (18:00).
“Безнең Татарстан” #айдадомой проекты кысаларында татар эстрадасы йолдызларының җанлы онлайн концертларын күрсәтүне дәвам итә. Бүген җырчылар Азат Абитов, Гөлсирин Абдуллина, Раниз Габбасов һәм Зәлилә концерты (19.00) узачак.
Уфаның "Нур" татар театры ВКонтактеда балалар өчен "Нурлы әкият" исемле онлайн проектын дәвам итә. Әкиятләрне театр артистлары укый (19.00).
Кариев исемендәге яшь тамашачы театры "Тылсым" проекты кысаларында татар әкиятләре укуын дәвам итә. Бүген "Һөнәрле үлмәс" әкиятен театр артисты Илфат Камалиев укый.
Әлмәт татар драма театры "Әкият арбасы" проектын дәвам итә. Бүген дә театр актерлары балалар өчен әкиятләр укый. Видеолар театрның Instagram, Facebook һәм ВКонтакте челтәрләрендә пәйдә булачак.
Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт драма театры балалар өчен "Әкият илендә" проектын дәвам итә. Бүген Лилия Галина "Сарыбай" әкиятен укый.
Шулай ук Морат Рафиков укыган "Бүләк кемгә?" әкиятен тыңлап була.
Бүген Кумык музыкаль-драма театры сайтында "Курчак" комедиясен (17.00) карап булачак.