Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коронавирус. Җанлы блог

Коронавирус турында актуаль хәбәрләр тупланмасы [14 март — 25 май 2020]

Азатлык әлеге Җанлы блогта дөньяда яңа вирус тарала башлаган иң кызу көннәрдә сезне шушы зәхмәткә бәйле соңгы хәбәрләр, гыйбрәтле хәлләр, кызыклы вакыйгалар белән таныштырып барды. Бүген без Җанлы блогны ябабыз. Алга таба коронавируска бәйле хәбәрләрне Коронавирус бүлегендә һәм Махсус сәхифәдә таба аласыз. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

13:03 21.4.2020

Башкорт дәүләт медицина университеты клиникасында коронавирус белән авыручыларны дәвалау өчен биш көн элек ачылган һоспитальдә хәзер 90лап кеше дәвалана. Һоспитальдә эшләүче Евгений Сырчин үзенең Facebook битендә язганча, аларның сигезе реанимациядә, бише үпкәне ясалма җилләтү җиһазына тоташтырылган. Табиб яман шеш авырулы, өлкән яшьтәге бер кешенең хәле аеручы начар булуын яза. Артык авырлыгы булган бер хатын-кызны дәвалауның да әлегә уңышлы булмавын белдерә ул. Калган авыруларның хәле яхшыра диелә.

Русиянең коронавируска каршы штабы белдерүенчә, Башкортстанда соңгы бер тәүлектә тагын 74 кешедә коронавирус расланган, республикада бу вирусны йоктырганнар саны 371гә җиткән, барлыгы 14 кеше үлгән.

11:47 21.4.2020

21 апрельдә онлайн тамашалар

Азатлык изоляция чорында өйдә утыручыларны бүген татар һәм башкорт телләрендә булачак кызыклы онлайн чаралар, тамашалар белән таныштыруны дәвам итә.

Уфаның "Нур" татар театры "Тукай илендә" дигән проектын башлап җибәрде. Театр артистлары Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан атна буена аның шигырьләрен һәм истәлекләрен укый.


Кариев исемендәге яшь тамашачы театры Youtube-та "Печән базары" спектаклен (16:00) тәкъдим итә.

Башкортстанның Мостай Кәрим исемендәге милли яшьләр театры Youtube-та Илгиз Зәйниевнең "Люстра" спектаклен (17:00) тәкъдим итә.

Театрның Youtube каналында шулай үк Мостай Кәримнең "Җәяүле Мәхмүт", "Ток эчендәге песәй или башкирская пленница", "Гильимияза" һәм башка спектакльләрен карап була.

Кумык музыкаль-драма театры сайтында "Әминә" (17:00) драмасын карап булачак.

Әкият курчак театры артистлары Instagram челтәрендә туры эфирда татар әкиятләре (18:00) укуны дәвам итә.

Бүген Туймазы татар драма театры артисты Динара Гимадиева ВКонтактеда һәм Instagram-да Габдулла Тукай шигырьләрен һәм татар әкиятләрен (18:00) укыячак.

Бүген шулай үк Нефтекама дәүләт филармониясе артистлары ВКонтактеда һәм Instagram-да "Әкият илендә" проекты кысаларында балалар өчен башкорт әкиятләрен (18:00) укыячак. Филармониянең Youtube каналында Башкорт теле көненә багышланган коцерт програмын карап була.


Тинчурин исемендәге татар театры Youtube-та “Ничек кияүгә чыгарга?” (18:30) спектаклен тәкъдим итә.

Уфаның "Нур" татар театры балалар өчен "Нурлы әкият" исемле онлайн проектын дәвам итә. Бүген ВКонтактеда әкиятне (19:00) артист Гөлназ Кашапова укый.

Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт драма театры балалар өчен "Әкият илендә" проектын дәвам итә. Youtube-та театр артистлары әкиятләр (19:00) укый.

Тәбрис Яруллин белән Рәдиф Кашапов "Казан кайный" подкастының 29нчы чыгарылышын тәкъдим итә.


Буа дәүләт драма театры "Ничарадан бичара" комедиясен тәкъдим итә.


Чаллы шәһәренең Үзәк китапханәсе "Татар орнаменты заманча кулланылышта" күргәзмәсен тәкъдим итә.


Казан филармониясе артистлары Габдулла Тукайның "Су анасы" әсәрен укый.

11:14 21.4.2020

Башкортстанда 74, Татарстанда 50 яңа очрак расланган

Русиядә узган бер тәүлектә тагын 5642 кешедә коронавирус рәсман теркәлгән. Илдә коронавирус йоктырганнарның рәсми саны 52763кә җитте. Барлыгы 456 (+51) кеше үлгән.

Русиянең коронавируска каршы штабы белдерүенчә, Башкортстанда бу вирусны йоктырганнар саны 371гә (+74) җиткән, барлыгы 14 кеше үлгән, Татарстанда - 280гә (+50) җиткән. Бүгенгә кадәр Татарстанда үлүчеләр турында хәбәр булмады.

09:29 21.4.2020

21 апрель иртәсенә төп хәбәрләр:

  • Дөньяда вирус йоктыручылар саны 2 миллион 478 меңнән арткан. 170 мең кеше үлгән, 647 мең кеше савыккан.
  • Иң күп авыручылар АКШта (787 мең), Испаниядә (200 мең), Италиядә (181 мең), Франциядә (156 мең), Германиядә (147 мең), Британиядә (125 мең), Төркиядә (90 мең) теркәлгән.
  • АКШ президенты Дональд Трамп илгә иммиграцияне вакытлыча туктатырга вәгъдә итте. Моны ул "күренми торган дошман һөҗүме" һәм американнарның эш урыннарын саклау белән аңлатты.
  • WTI Техас нефтенә бәя биржа сатуларында тарихта беренче тапкыр тискәре булган. Белгечләр нефтька бәянең төшүен коронавирус пандемиясе аркасында нефтькә ихтияҗ кимү һәм аның запаслары артуы белән аңлата. 21 апрель бәяләр нольдән югарырак менгән.
  • Германия канцлеры Ангела Меркель илдә чикләүләрне җиңеләйтергә әле иртә дип саный. Германиядә яңа авыручылар саны кими бара.
  • Дөнья сәламәтлек оешмасы башлыгы коронавируска каршы төп көрәш әле алда дип белдерде. "Күпләр моны нинди вирус булганын әле аңламый", ди оешма башлыгы.
21:11 20.4.2020

Түбән Новогород өлкәсендә коронавируслы татар авыллары саны бишкә җитте

Камка авылында дезинфекция
Камка авылында дезинфекция

Түбән новгород өлкәсе Пилнә районы оператив штабы мәгълүматларына караганда, 20 апрельгә районда коронавирус йоктыруның дүрт очрагы рәсман теркәлгән. Аларның берсе өйдә дәвалана, калганнарының да хәлләре авыр түгел диелә. Районда беренче очрак 12 апрельдә теркәлде. Җирле халык аны Иске Мочали авылында дип хәбәр итте. Әлеге вакытта авыл карантинга ябылган диелә.

Авыру белән элемтәдә булган 38 кеше изоляциядә. Сергач районы башлыгы Олег Радаев хәбәр итүенчә, районда сигез кешедә коронавирус раланган. Бер кеше Сергач хастаханәсендә ята, калганнары өйләрендә дәвалана.

Вирус йоктыручыларның дүртесе Камка авылында, өчесе Сергач шәһәрендә, тагын бер очрак Кучкай Пожар авылында.

19:35 20.4.2020

20 апрельдә онлайн тамашалар

Азатлык изоляция чорында өйдә утыручыларны бүген булачак кызыклы онлайн чаралар, тамашалар белән таныштыруны дәвам итә.

Әкият курчак театры артистлары Instagram челтәрендә туры эфирда әкиятләрне укуны (18.00) дәвам итә.

Уфаның «Нур» татар театры Youtube-та балалар өчен "Нурлы әкият" исемле онлайн-проект дәвам итә. Әкиятләрне театр артистлары укый (19.00).

Әлмәт татар драма театры "Әкият арбасы" проектын дәвам итә. Бүген дә театр актерлары бабалар өчен әкиятләр укый. Видеолар театрның Instagram, Facebook һәм ВКонтакте челтәрләрендә пәйдә булачак.

Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт театры «Кадер кичәсе» , Туфан Миңнуллиның «Кызлар кызык итәләр» белән Аяз белән Мансур Гыйләҗевларның «Яра» спектакльлерән тәкъдим итә.

Минзәлә татар дәүләт драма театры «Ташкын», Гаяз Исхакыйның «Сөннәтче бабай», «Кирәкле кишер яфрагы», «Абзыйның төше», Фатих Кәримнең «Күзләреңнән үбеп» һәм балалар өчен Тукайның «Тапкыр кәҗә турында әкият» спектакльләрен тәкъдим итә.
Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт драма театры «Соңгы узаман» спектаклен тәкъдим итә. Беренче өлеше. Икенче өлеше.

Арыслан Мөбәрәков исемендәге Сибай башкорт драма театры «Хатынкай» драмасын күрсәтәчәк (17.00).

Театрның Youtube каналында шулай үк «Төштәге җыр» драмасын, «Абау, кем ята анда?» комедиясенең беренче һәм икенче өлешен, «Хәббүш түрә, бичәсе Мәстүрә” комедиясын, «Тәңкәле кыз», «Сөяәркәңне шкафка яшер» трагикокомедиясын, «Бәхеткә качканнар» фантасмагориясын, «Аты барның дәрте бар» комедиясен , «Китмәгез торналар» драмасын һәм «Акмулланың ак төннәре» драмасын карап була.

17:55 20.4.2020

Европаның күп илләрендә коронавирус таралу кими

Франция, Испания, Италия май башыннан карантин чараларын киметә башларга җыена.

Worldometers сайты китергән саннарга караганда, Европа илләрендә узган тәүлектә коронавирус йоктыруның 23 мең яңа очрагы теркәлгән. Бу соңгы атналарда иң түбән күрсәткеч. Үлем очраклары да кими – Европада соңгы тәүлектә 2500 кеше үлгән, дөньяда үлүчеләр саны 5 мең тирәсе.

АКШта яңа авырулар саны шулай ук кимүгә таба бара, тәүлегенә 30 меңнән кимрәк очрак теркәлә.

15:02 20.4.2020

Уфадагы РКБ карантин режимыннан чыкты

Уфадагы республика клиник хастаханәсе
Уфадагы республика клиник хастаханәсе


Башкортстанда Республика клиник хастаханәсе һәм Стәрлетамактагы 2нче санлы шәһәр хастаханәсе карантиннан чыкты. Бу ике хастаханә алга таба COVID-19 авырулар белән эшли торган һоспиталь итеп үзгәртелә. Бу турыда 20 апрельдә брифинг вакытында төбәк Роспотребназдор башлыгы вазифаларын башкаручы Венер Изикаев хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, Стәрлетамакта коронавируска шикләнелгән авыруның анализлары вирус юклыгын күрсәткән.

Шул ук вакытта республиканың тугыз хастаханәсендә тулысынча яки өлешчә карантин саклана. Чикләүләр Уфадагы 8нче һәм 21нче санлы хастаханәләрдә, ашыгыч ярдәм хастаханәсендә, республика яман шеш авырулары диспансерында, шулай ук Бәләбәй, Октябрьски, Салават һәм Ишембай район үзәк хастаханәләре, Стәрлетамакның 1нче санлы шәһәр хастаханәсендә кертелгән.

дәвам

XS
SM
MD
LG