Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коронавирус. Җанлы блог

Коронавирус турында актуаль хәбәрләр тупланмасы [14 март — 25 май 2020]

Азатлык әлеге Җанлы блогта дөньяда яңа вирус тарала башлаган иң кызу көннәрдә сезне шушы зәхмәткә бәйле соңгы хәбәрләр, гыйбрәтле хәлләр, кызыклы вакыйгалар белән таныштырып барды. Бүген без Җанлы блогны ябабыз. Алга таба коронавируска бәйле хәбәрләрне Коронавирус бүлегендә һәм Махсус сәхифәдә таба аласыз. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

15:55 22.4.2020

22 апрельдә онлайн тамашалар

Азатлык изоляция чорында өйдә утыручыларны бүген татар һәм башкорт телләрендә булачак кызыклы онлайн чаралар, тамашалар белән таныштыра.

Бүген Арыслан Мөбәрәков исемендәге Сибай башкорт драма театры Youtube-та Флорид Бүләковның "Сөясеңме-сөймисеңме" спектаклен (17:00) тәкъдим итә.

Уфаның "Башкортостан" дәүләт концерт залы Youtube-та "Башкортостан" "Премьер" төркемнәренең һәм "Мирас" бию ансамблен концертын (17:00) күрсәтә.

Instagram-да Камал театры актеры Әсхәт Хисмәтов һәм аның улы – халыкара конкурслар лареаты, баянчы Булат Хисмәтовның онлайн-концерты (18:00) узачак.

Бүген шулай үк Нефтекама дәүләт филармониясе артистлары Instagram-да "Әкият илендә" проекты кысаларында балалар өчен башкорт әкиятләрен (18:00) укыячак.

Филармониянең Youtube каналында шулай үк "Тангаур" балалар бию ансамбленең концертын карап була.


Камал татар театры сайтында "Гөргөри кияүләре" спектаклен (19:00) карап була. Карау бәясен тамашачы үзе билгели.

Уфаның "Нур" татар театры ВКонтактеда балалар өчен "Нурлы әкият" исемле онлайн-проект дәвам итә. Бүген әкиятне (19:00) Чулпан Раянова укый.

Туймазы татар театры артисты Гөлназ Саттарова татар әкиятләрен (19:00) укый. Аны ВКонтактеда һәм Instagram-да карап була.

"Яраткан артистлардан әкият" онлайн-марафоны кысаларында Сибай башкорт драма театры артисты Юнир Гайнуллин әкият (19:00) укыячак.

ВКонтактеда Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт драма театры балалар өчен "Әкият илендә" проектын дәвам итә. Театр артистлары әкиятләр (19:00) укый.

Башкортстанның Мостай Кәрим исемендәге милли яшьләр театры артисты Илнур Локманов Youtube-та "Солдат белән патша" башкорт халык әкиятен (19:00) укый.

Әтнә татар театры сайты аша "Фронтовичка", "Гүзәлем Әсәл", "Көрәктән – Сәнәк" комедиясен, "Әниемнең ак күлмәге", "Бәби театр", "Югалган көн", "Күз нурларым", "Безнең шәһәрнең серләре" спектакльләрен карап була. Билет бәясе – 30-70 сум.

15:31 22.4.2020

Уфаның 18нче шәһәр хастаханәсе өлешчә карантинга ябылган

Уфаның 18нче шәһәр хастаханәсе өлешчә карантинга ябылуын республика сәламәтлек саклау министрлыгы брифингында Башкортстанда Роспотребназдор идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Венер Изикаев белдерде.

Бүгенге көндә Уфаның 8 һәм 22нче санлы хастаханәләре өлешчә карантинга ябылган, шулай ук Бөредә, Октябрьскида, Ишембайда район хастаханәләрендә, Салават шәһәр хастаханәсендә һәм Стәрлетамакның 1нче санлы хастаханәсендә аерым бүлекләр коронавирус сәбәпле карантинда кала бирә.

Куватов исемендәге республика клиник хастахәнәсе һәм Кушнаренко районы хастаханәсе карантиннан чыгарылган.

15:01 22.4.2020

Коронавируслы авыру Уфадагы РКБга февраль аенда килгән

Бу хакта брифингта Башкортстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Ирина Кононова хәбәр итте. Эпидемия башыннан бирле республикада COVID-19 вирусы 14 кешенең гомерен өзде.

“14 кешенең тугызы РКБ пациентлары иде. Коронавируслы беренче авыру РКБга февраль аенда килгән. Ул вакытта чикләү чаралары кертелмәгән иде, шул сәбәпле республика буйлап шулай таралды” дип аңлатты Кононова.

Аның сүзләренчә, республика клиник хастаханәсендә хәзер коронавируслы 175 авыру дәвалана. Узган тәүлектә РКБдан 4 пациент савыгып чыккан. Апрель аенда барлыгы 38 кеше савыккан.

Шул ук вакытта үпкә ялкынсынуы сәбәпле тагын 73 кеше хастаханәләргә салынган. “Аларның барысыннан да коронавируска анализ алынды, нәтиҗәсен көтәбез” диде Кононова.

Башкортстанның Эпидемиология һәм гигиена үзәге баш табибы Анна Казак белдергәнчә, республикада яшәүчеләрнең 1 проценты коронавируска тикшерелгән.

Башкортстанда Роспотребназдор идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Венер Изикаев бүгенге көндә республикада 10 хастаханә карантинда булуын хәбәр итте. Уфадагы 21нче санлы хастаханә, Бәләбәй үзәк район хастаханәсе тулысынча ябык. Уфаның 8, 18 һәм 22нче санлы хастаханәләре өлешчә карантинга ябылган, шулай ук Бөредә, Октябрьскида, Ишембайда район хастаханәләрендә, Салават шәһәр хастаханәсендә һәм Стәрлетамакның 1нче санлы хастаханәсендә аерым бүлекләр коронавирус сәбәпле карантинда кала бирә.

13:25 22.4.2020

Казанга Гоадан кайткан 171 турист “Васильевский” шифаханәсенә карантинга ябылды

Казан һава аланы
Казан һава аланы

22 апрельгә каршы төндә Казан һава аланына Һиндстанның Гоа төбәгеннән 171 турист кайтты. Аларның 76сы Татарстан кешесе. Кайтучылар барысы да Татарстанда ике атнага карантинда калачак. Татарстан президенты сүзчесе Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, аларны “Васильевский” шифаханәсенә урнаштырганнар. Сишәмбе көнне шул ук шифаханәгә Анталиядән кайткан 122 туристны урнаштырган иделәр. Узган атна ахырында Казанга Бангкоктан да очкыч килде, 111 русияле “Ливадия” шифаханәсенә карантинга җибәрелде.

13:19 22.4.2020

23 апрельдән Татарстанга башка төбәкләрдән килүчеләргә карантин кертелә

Русия төбәкләреннән күптән түгел кайткан Татарстан кешеләренә һәм алар белән яшәүчеләргә 14 көнлек мәҗбүри карантин таләбе кертелә.

14 апрельдән мондый таләп Татарстанга Мәскәү һәм Петербурдан кайтучыларга карата кертелгән иде. 23 апрельдән мәҗбүри карантинга куелучы кешеләр исемлеге киңәйтелә. Русия төбәкләреннән Татарстанга килүчеләр, шул исәптән читтән кайткан татарстаннар, һәм алар белән бергә яшәүчеләргә өйләрендә изоляцияләнү таләбе куела.

Шушы ук хөкүмәт фәрманы нигезендә ваклап сату кибетләренә кичке уннан иртәнге алтыга кадәр эшләү тыела, бары даруханәләргә генә рөхсәт ителә.

11:16 22.4.2020

COVID-19 Татарстанда тагын 75, Башкортстанда 25 кешедә рәсман расланды

Татарстанда коронавируслы авырулар саны соңгы тәүлек эчендә 75кә арткан. Бу санны Русия коронавируска каршы көрәш оператив штабы китерә.

Республикада 22 апрельгә барлыгы 355 кешедә COVID-19 расланган, шулар арасыннан 36 кеше савыккан. Үлүчеләр турында хәбәр юк.

Башкортстанда 25 яңа очрак турында хәбәр ителә. Республикада COVID-19 вирусы барлыгы 396 кешедә табылган, 34 кеше савыккан. Барлыгы 14 кешенең гомере өзелгән. Соңгы берничә көндә яңа үлем очраклары турында хәбәрләр булмады.

Узган тәүлектә Русия төбәкләрендә коронавирусның 5236 яңа очрагы теркәлгән, 57 кеше үлгән. Русиядә коронавирус йоктыручылар барлыгы 58 мең кеше, 513 кеше үлгән. 4420 кеше савыккан.

07:48 22.4.2020

22 апрель иртәсенә коронавирус турында төп хәбәрләр:

  • Дөньяда авыручылар саны 2,5 миллионнан арткан. Вирустан 177 мең кеше үлгән, 681 мең кеше сәламәтләнгән.
  • АКШта вирус йоктыручылар саны 825 меңнән арткан. Испаниядә – 204 мең, Италиядә 183 мең кеше авырый. Төркиядә авыручылар саны 100 меңгә якынлаша (хәзер – 95,5 мең кеше). Иран авыручылар саны белән (84 мең) Кытайны узып киткән (83 мең).
  • Чәршәмбегә каршы төндә Казанда Гоадан (Һиндстан) 171 турист белән очкыч килеп утырган. Туристларның барысы да 2 атналык карантинга "Васильево" шифаханәсенә озатыла. Моңарчы шул ук шифаханәгә Төркиядән килгән туристлар да (122 кеше) озатылды.
  • Татарстанга Русиянең башка төбәкләрдән килгән барлык кешеләргә 2 атналык "үзизоляция" узу мәҗбүри, аларга һәм алар белән контактта булучыларга урамга чыгарга ярамый. Моның турында яңа карарны Татарстан премьер-министры имзалаган. Элек мәҗбүри изоляция чит илләрдән, Мәскәү һәм Петербурдан килгән кешеләргә генә кагыла иде.
  • Русия Югары мәхкәмәсе коронавирус белән авырмаган һәм "үзизоляция" тәртибен бозган кешеләрне йомшаграк җәзаларга кирәк дип саный. Әлегә мәхкәмәләр "үзизоляция" тәртибен бозучыларга 15 меңнән 40 меңгә кадәр штраф салалар. Югары мәхкәмә фикеренчә, андый кешеләрне башка маддә нигезендә җәзаларга кирәк, аның буенча кисәтү генә ясап була, яки 1 меңнән 30 меңгә кадәр штраф салу мөмкин.
  • Русиялеләрнең 59,4%-ы үзизоляцияне кирәкле чара дип саный, 40,6% кеше фикеренчә, әлеге тәртип "бизнесны үтерә". Моның турында "Мегаплан" сораштыруында әйтелә. Сораштыруда катнашучыларның 70%-ы илдә икътисади кризис булыр дип курка, 60,6% кеше хезмәт хаклары кыскаруы булыр дип уйлый, 58,5% эшсезлек артачак дип саный.
19:22 21.4.2020

Кушнаренко хастаханәсе карантиннан чыгарылган

Кушнаренко хастаханәсе
Кушнаренко хастаханәсе

Башкортстандагы Кушнаренко районы хастаханәсенең коронавирус табылган бүлегеннән карантин тәртибе алынган. Анда булган 14 кеше өйләренә җибәрелгән, алар тагын ике атна карантинда булачак. Хастаханәсенең баш табибы Ольга Шәйхетдинова Азатлыкка белдерүенчә, йогышлы авырулар бүлегендә ятучы авырулар да, медицина хезмәткәрләре дә өйләренә җибәрелгән. "Коронавируска тикшерү нәтиҗәләрен әйтә алмыйм, барысы да Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте аша", диде Шәйхетдинова.

Узган атнада Кушнаренко хастаханәсендә коронавируслы авыру табылып, ул Дүртөйле шәһәрендәге хастаханәгә озатылганнан соң, Кушнаренко хастаханесенең инфекция бүлеге карантинга ябылды. Бүлек хезмәткәрләре һәм авырулар шартларның начар булуына зарланып район прокуратурасына һәм башлыгына хат язды. Инфекция бүлеге табибы Елена Пономарева карантин турында рәсми әйтелмәде, беренче көннәрне ашаттылар, аннары ризыкны туганнар китерә башлады дип сөйләде.

дәвам

XS
SM
MD
LG