Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коронавирус. Җанлы блог

Коронавирус турында актуаль хәбәрләр тупланмасы [14 март — 25 май 2020]

Азатлык әлеге Җанлы блогта дөньяда яңа вирус тарала башлаган иң кызу көннәрдә сезне шушы зәхмәткә бәйле соңгы хәбәрләр, гыйбрәтле хәлләр, кызыклы вакыйгалар белән таныштырып барды. Бүген без Җанлы блогны ябабыз. Алга таба коронавируска бәйле хәбәрләрне Коронавирус бүлегендә һәм Махсус сәхифәдә таба аласыз. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

19:42 23.4.2020

Башкортстанда табибның коронавируслы тагын кеше үлүен хәбәр итүе җитәкчелеккә ошамаган

Башкорт дәүләт медицина университеты клиникасы баш табибы Евгений Сырчинның 22 апрель кичендә коронавируслы тагын бер авыруның үлеме турында хәбәр итүен җитәкчелек ошатмаган. 23 апрельдә Facebook-та Сырчин "Кызганыч, кичә һоспитальдә бер пациентның үлеме турында артык хисләнеп яздым. Йокызыз төннәр һәм пациентлар, коронавтлар (Сырчин коронавируска каршы көрәшүчеләрне шулай атый - ред.) өчен борчылуым үзен сиздерә. Җитәкчелеккә бик ошамады", дип язды.

Русиянең коронавируска каршы штабы биргән саннарда 20 апрельдән бирле коронавирустан Башкортстанда кемнең дә булса үлеме хәбәр ителми. Рәсми саннарда коронавируслы корбаннар саны инде берничә көн дәвамында 14 дип күрсәтелә.

16:30 23.4.2020

Мөселманнар коронавирус шартларында уразага керә

Бүген кояш бату белән бөтен мөселман дөньясы Рамазан аена керә. Бүген шулай үк беренче тәравих намазлары укыла. Әмма коронавирус пандемиясе аркасында дөньяның күп кенә мәчетләре ябык. Шул исәптән Һелсинкиның татар мәчете дә. Финляндиянең татар мәхәлләсе имамы Рамил Беляев Азатлыкка хәбәр итүенчә, беренче тәравих намазы онлайн рәвештә узачак, калганнарын мөселманнар көн саен үзләренең өйләрендә укырга тиешле була. Рамил хәзрәт Финляндиядә татарларга ифтарлар, авыз ачу мәҗлесләрен оештырмаска, кунактан кунакка йөрмичә, үз гаиләләре белән генә уздырырга киңәш итте. Рамил Беляев Һелсинкидагы беренче тәравих намазын онлайн рәвештә Казан вакыты белән 22:25тә уздыра.

14:05 23.4.2020

23 апрельдә онлайн тамашалар

Азатлык изоляция чорында өйдә утыручыларны бүген татар һәм башкорт телләрендә булачак кызыклы онлайн чаралар, тамашалар белән таныштыра.

Әкият курчак театры артистлары Instagram челтәрендә туры эфирда татар әкиятләре укуны (18:00) дәвам итә.

Тинчурин исемендәге татар театры Youtube-та “Өметсез хыяллар иле” спектаклен (18:30) күрсәтә.

Камал театры сайтында "Дон Жуан" спектаклен (19:00) карап булачак. Карау бәясен тамашачы үзе билгели.

Тукай туган көне уңаеннан Камал театры әдәби марафон игълан итте. Проект кысаларында Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары булган режиссер һәм артистлар Тукай шигырьләрен укый.


"Безнең Татарстан" #айдадомой проекты кысаларында татар эстрадасы йолдызларының җанлы онлайн концертларын күрсәтүне дәвам итә. Бүген җырчылар Марат Галимов белән Ленара Батталова (19:00) җырлый.


Уфаның "Нур" татар театры ВКонтактеда балалар өчен "Нурлы әкият" исемле онлайн проектын дәвам итә. Бүген әкиятне (19:00) Дамира Сәетова укый.

Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт драма театры Youtube-та балалар өчен "Әкият илендә" проектын дәвам итә. Театр артистлары әкиятләр (19:00) укый.

Башкортстанның Мостай Кәрим исемендәге милли яшьләр театры артистлары Чулпан Әбдрәхимова белән Ләйсән Миңлегалиева Youtube-та "Батимакай" башкорт халык әкиятен (19:00) укый.

Сибай башкорт драма театры артисткасы Гөлфия Мәксүтова Youtube-тагы "Яраткан артистлардан әкият" проекты кысаларында башкорт телендә әкият укый (19:00).

Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры "Тылсым" проекты кысаларында татар әкиятләре укуын дәвам итә. Бүген "Зөһрә" татар халык әкиятен театр актрисасы Лилия Низамиева укый.


Әтнә татар театры сайты аша "Фронтовичка", "Гүзәлем Әсәл", "Көрәктән – Сәнәк" комедиясы, "Әниемнең ак күлмәге", "Бәби театр", "Югалган көн", "Күз нурларым", "Безнең шәһәрнең серләре" спектакльләрен карап була. Билет бәясе – 30-70 сум.

13:35 23.4.2020

Пандемия вакытында Татарстанда Республика ифтарының форматы үзгәртелә

Татарстан мөселманнары диния назарәте пандемия аркасында VIII Республикакүләм ифтар чарасы форматын үзгәртә. Ифтар ризыклары өйгә китереп биреләчәк. Ифтар ланч-бокслары бары тик мохтаҗларга гына таратылачак.

Республика ифтары аерым көнне түгел, ә ае буена дәвам итәчәк. Бу чараны уздыруда үз өлешен кертергә теләгән кешеләр акчалата ярдәмне 7715 номерына "ИФТАР буш ара СУММА" тәртибендәге текст белән җибәрә ала. Мисал өчен, "ИФТАР 300" дип аңлатыла.

Ифтар ризыгы көн саен "Ак Барс Арена" стадионы, "Туган авылым" милли-туристик комплексы территориясендә махсус тартмаларга тутырылачак һәм көн саен 1000 мохтаҗ кешегә адреслар нигезендә тапшырылачак.

13:26 23.4.2020

КПРФның Татарстандагы башлыгы Хафиз Миргалимов коронавирус йоктыруда шикләнелә

Хафиз Миргалимов
Хафиз Миргалимов

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт шурасы утырышында коронавирус турында фикер алышканда "Безнең Хафиз кардәш тә йоктыручылар арасына керде", диде.

Миргалимов бу утырышта күренмәде.

КПРФтагы чыганаклар хәбәр итүенчә, Миргалимовта коронавирус табылган. Кичә ул битлексез үз тарафдарлары белән Казанда Ленин һәйкәленә чәчәкләр салган иде.

13:21 23.4.2020

Коронавирус йоктырганнарның рәсми саны Татарстанда да, Башкортстанда да 400дән артты

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус 57 кешедә расланган. Бу хакта Русия хөкүмәтенең коронавируска каршы көрәш штабы хәбәр итә. Республикада яңа төр вирус йоктыручылар саны 412гә җитте. 36 кеше терелгән, үлүчеләр турында хәбәр ителми. Казандагы Республика клиник хастаханәсендә коронавирус белән авыручыларның җидесе авыр хәлдә диелә. Дүрт кеше үпкә җилләтү җиһазына тоташтырылган. Алар барысы да 80 яшьтән өлкәнрәк.

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 422 булды. Соңгы тәүлектә 26 очрак теркәлгән. Яңа үлүчеләр турында рәсми әйтелми. Берничә көн элек барлыгы 14 кешенең үлеме турында хәбәр ителде. Шул ук вакытта Башкорт дәүләт медицина университеты клиникасында 22 апрель кичен коронавируслы тагын бер авыруның үлеме турында хастаханә баш табибы Евгений Сырчин язды.

Русиядә 23 апрельгә COVID-19 йоктыруның 4774 яңа очрагы теркәлгән. Илдә барлыгы 62 773 кеше вирусны йоктырган. Соңгы тәүлектә коронавируслы 42 кеше үлгән, Русиядә барлыгы үлүчеләр саны 555кә җитте.

09:18 23.4.2020

23 апрельгә төп коронавирус хәбәрләре:

  • Дөньяда вирус йоктыручылар саны 2 миллион 629 меңнән арткан. Авырудан 183 мең кеше үлгән, 713 мең кеше савыккан.
  • Казандагы Республика клиник хастаханәсендә коронавирус белән авыручылар арасында 7 кеше авыр хәлдә. Дүрт кеше үпкә җилләтү җиһазына тоташтырылган. Алар барысы да 80 яшьтән олырак.
  • Германиянең Бонн университеты галимнәре тикшеренүләр нәтиҗәсендә коронавирусны бердәнбер йоктыру сәбәбе булып "COVID-19 булган авыру кеше белән озак һәм якын аралашу"ны атады. Вирус башка юллар белән күчми диярлек, ди галимнәр.
  • АКШ президенты Дональд Трамп АКШка иммиграцияне вакытлыча туктату турында карарны имзалады. Әлеге тыю 60 көн гамәлдә булачак. Трамп сүзләренчә, бу чара американнарга эш урыннарын сакларга мөмкинлек бирәчәк.
  • Русиялеләр якын ярты елда чыгымнарны киметергә җыена. Сораштыру күрсәткәнчә, 38% кеше - хәмер алуга, 32% - бизәнү кирәк-яракларына, 21% кеше кием алуга чыгымнарны киметергә тели.
  • S7 ширкәте хуҗасы Владислав Филев халыкара очышлар бары тик 2021 елның апрелендә генә торгызылачак дип саный. Аның фикеренчә, очышларны иртәрәк ачуга коронавирусның икенче дулкыны комачаулаячак.
  • "ВКонтакте" социаль челтәре дәүләтнең дистанцион укыту платформасына кертеләчәк. Әлеге платформа мәктәп укучыларына дистанцион уку мөмкинлеген бирәчәк диелә.

00:20 23.4.2020

Русия хөкүмәте полиция хезмәткәрләренә киңрәк вәкаләтләр бирергә тәкъдим итә

Полициягә утлы корал куллануны гадиләштерергә мөмкиннәр, вазифаларын башкарганда кылган гамәлләре өчен аларны хөкем итмәскә тәкъдим ителә.

Русия хөкүмәте “Полиция турында” канунга үзгәрешләр кертү турында канун өлгесе әзерләгән. Анда эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренең вәкаләтләрен киңәйтү күздә тотыла. Тәртип сакчыларына утлы корал куллануны гадиләштерергә мөмкиннәр, шулай ук торак йортлар тирәсен чикләүче корылмалар белән әйләндереп алу, бикле машиналарны ачу, киңкүләм чаралар уза торган урыннарны чикләп кую хокукы да бирелергә мөмкин. Бу турыда Интерфакс яза.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, документ хөкүмәт тарафыннан хупланган. Ул әлегә Русия думасына кертелмәгән.

дәвам

XS
SM
MD
LG