Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коронавирус. Җанлы блог

Коронавирус турында актуаль хәбәрләр тупланмасы [14 март — 25 май 2020]

Азатлык әлеге Җанлы блогта дөньяда яңа вирус тарала башлаган иң кызу көннәрдә сезне шушы зәхмәткә бәйле соңгы хәбәрләр, гыйбрәтле хәлләр, кызыклы вакыйгалар белән таныштырып барды. Бүген без Җанлы блогны ябабыз. Алга таба коронавируска бәйле хәбәрләрне Коронавирус бүлегендә һәм Махсус сәхифәдә таба аласыз. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

01:42 25.4.2020

Омски өлкәсендә коронавирустан татар кешесе вафат булды

Омски өлкәсе сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат үзәге Омскида Казаннан поездда кайткан бер кешенең үлеме турында хәбәр итте. Соңрак әлеге кешенең Әхәт Мирхалиев булуы ачыкланды. Аның үлемен мәрхүмнең хатыны, Азатлыкның күп еллар буе Омскидагы хәбәрчесе булган Сания Мирхалиева да раслады.

Матбугат хезмәте хәбәрендә мәрхүмнең Казаннан кайтканнан соң ике атна дәвамында өйдә авырганы, соңрак хастаханәгә салынганы язылса да, хатыны Сания иренең бары өч көн генә авырып ятуын әйтте.

"Казаннан кайткач, бераз суык тидерде, өч көн авырып ятты, хастаханәгә барып: "Казаннан кайттым" дигәч үк, коронавирустыр дип шәһәр хастаханәсенә алып киттеләр. Анда ничек дәвалаганнарын белмим. Йөрәге авырта иде", диде ул.

Хастаханә матбугат үзәге мәгълүматларына караганда, соңгы көннәрдә Мирхалиев үпкәне ясалма җилләтү аппаратына тоташтырылган килеш авыр хәлдә яткан. "COVID-19дан кала аңа инсульт та суккан", диелә матбугат үзәге мәгълүматында.

18:24 24.4.2020

24 апрельдә онлайн тамашалар

Азатлык изоляция чорында өйдә утыручыларны бүген татар һәм башкорт телләрендә булачак кызыклы онлайн чаралар, тамашалар белән таныштыра.

Бүген көн дәвамында Камал татар театрының "Сишәмбе көн кич белән" проектында катнашучылардан видеоязмалар тәкъдим итәчәк. 18:00 сәгатьтә театрның Instagram аккаунтында туры эфирда GAUGA төркеменең солисты Оскар Юнысов чыгыш ясый. 19:00дә проектның "Парковка" спектакле күрсәтелә.

Әкият курчак театры артистлары Instagram челтәрендә туры эфирда татар әкиятләре укуны (18:00) дәвам итә.

Уфаның "Нур" татар театры балалар өчен "Нурлы әкият" исемле онлайн-проект дәвам итә. Бүген ВКонтактеда әкиятне (19:00) татар артисткасы Гөлназ Биктимирова укый.

Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт драма театры балалар өчен "Әкият илендә" проектын дәвам итә. Әкиятләрне театр артистлары укый (19:00).


Башкорт драма театры шулай ук "Тиле яшьлек" һәм "Кыю кызлар" спектакльләрен тәкъдим итә.

Башкортстанның Мостай Кәрим исемендәге милли яшьләр театры артистлары Чулпан Әбдрахимова белән Ләйсән Миңлегалиева "Убырлы кайнана белән бахыр килен" башкорт халык әкиятен (19:00) укый.

Сибай башкорт драма театры артисты Айбулат Гөмәров "Яраткан артистлардан әкият" проекты кысаларында башкорт телендә әкият укый (19:00).

Әтнә татар театры сайтында "Фронтовичка", "Гүзәлем Әсәл", "Көрәктән – Сәнәк" комедиясын, "Әниемнең ак күлмәге", "Бәби театр", "Югалган көн", "Күз нурларым", "Безнең шәһәрнең серләре" спектакльләрен карап була. Билет бәясе – 30-70 сум.

Әлмәт татар драма театры татар телендә "Ромео һәм Джульетта" спектаклен тәкъдим итә.

Буа дәүләт сатира театры "Дурак уены" спектаклен карап була.

14:28 24.4.2020

Башкортстанның Кырмыскалы районы үзәк хастаханәсе карантинга ябылган

Башкортстанның Кырмыскалы районы үзәк хастаханәсе карантинга ябылуын республика сәламәтлек саклау министрлыгы брифингында Башкортстанда Роспотребназдор идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Венер Изикаев белдерде.

Бүгенге көндә Уфаның республика онкология, ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе һәм 21нче санлы хастаханәләре карантинга ябылган, шулай ук Бәләбәй районы үзәк хастаханәсе, Октябрьски һәм Стәрлетамакның 1нче санлы хастаханәсендә аерым бүлекләр коронавирус сәбәпле карантинда кала бирә.

13:01 24.4.2020

Чехиядә илкүләм карантин гамәлдән чыгарыла

Прага әзендәге урам пандемия чорында
Прага әзендәге урам пандемия чорында

Чехия хөкүмәте март уртасында коронавирус белән бәйле кертелгән карантинны гамәлдән чыгарырга карар итте. 24 апрельдән Чехия хөкүмәте ватандашларга ил буенча ирекле сәфәр кылырга, һәм чит илләргә чыгарга рөхсәт итте. Ләкин Чехиягә кайтканнан соң 14 көнлек карантин узарга кирәк булачак. Моннан тыш иң күбе 10 кеше бергә җыелырга ярый.

Чехия хөкүмәте шулай ук чикләү чараларын йомшарту турындагы элегрәк чыгарган карарын да үзгәртте. Кибетләр һәм хезмәт күрсәтүче оешмалар көтелгәннән иртәрәк ачылачак. 27 апрельдән мәйданы 2500 дүрткел метрдан кимрәк булган кибетләр ачылачак. Элегрәк бу май ахырында гына көтелә иде. Фитнес үзәкләре, зоопарклар ачыла. Студентлар өчен югары уку йортлары да ачылачак.

11 майдан сәүдә үзәкләре, чәчтәрашханәләр, массаж салоннары, музейлар ачыла. 25 майдан кафе һәм рестораннар үз ишекләрен ачачак һәм башка күпчелек чикләүләр алыначак. Туристлар өчен чикләрнең ачылуы турында әлегә мәгълүмат юк.

12:10 24.4.2020

Татарстанда 14, Башкортстанда 33 яңа очрак рәсман теркәлгән

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус йоктырганнар саны 14 кешегә арткан. Бу санны Русия коронавируска каршы көрәш оператив штабы китерә.

Республикада COVID-19 вирусы табылуның 426 очрагы расланган, 51 кеше савыккан. Узган тәүлектә хастаханәләрдән тагын 11 кеше дәваланып чыккан.

Яңа очракларның сигезе Казанда, өчесе Чүпрәле районында, Буа, Лаешта берешәр очрак. Тагын бер очрак Екатеринбурдан килгән кешедә диелә.

Башкортстанда 33 яңа авыручы ачыклануы хәбәр ителә. 24 апрельгә республикада COVID-19 йоктырганнар саны – 455, шуларның 57се савыккан. Яңа үлем очраклары турында хәбәр ителми. Эпидемия тарала башлаганнан бирле Башкортстанда коронавирустан 14 кеше үлеме хәбәр ителде.

Русиядә узган тәүлектә коронавирусның 5849 яңа очрагы расланган, 60 кеше үлгән. Яңа төр вирус Русиядә барлыгы 68 622 кешегә йоккан, 615 кеше үлгән, 5568 кеше савыккан.

10:54 24.4.2020

Алабугада бер табибта COVID-19 табылган

Алабуга хастаханәләренең берсендә эшләүче табибта коронавирус расланган. Аның гаиләсе изоляциядә, аралашкан кешеләре ачыкланган, инфекцияне алга таба таратмау өчен бөтен чаралар күрелгән диелә “Новая Кама” район газеты сайтында.

23 апреьдә Алабугада коронавирус йоктыруның тагын ике яңа очрагы хәбәр ителгән. Икесе дә Алабуга кешеләре. Алар хәзер Чаллыда икенче шәһәр хастаханәсендә дәвалана, хәлләре авыр түгел диелә.

Татарстанның коронавируска каршы көрәш оператив штабы мәгълүматында Алабугада COVID-19 йоктыруның 1 очрагы булуы әйтелә.

08:28 24.4.2020

24 апрель иртәсенә коронавирус турында төп хәбәрләр:

  • Дөньяда авыручылар саны 1,7 миллионнан арткан. Вирустан 190 мең кеше үлгән, 738 мең кеше савыккан.
  • АКШта вирус йоктыручылар саны 869 мең, Испаниядә – 213 мең, Италиядә – 189 мең, Франциядә – 159 мең, Германиядә – 153 мең, Британиядә – 139 мең, Төркиядә 101 мең.
  • Татарстанда "үзизоляция" тәртибен бозу өчен яңа штраф кертелгән. "Үзизоляция" бозучыларга кисәтү яки 1 меңнән 4 меңгә кадәр административ штраф яный.
  • Мөселман дөньясы Рамазан аена керде, быел ул изоляция шартларында узачак. Казан имамы барлык актуаль сорауларга Азатлык материалында җавап бирә.
  • Чехия хөкүмәте ватандашларга ил буенча ирекле сәфәр кылырга, һәм чит илләргә чыгарга рөхсәт итте. Чехия чикләре 16 марттан ябык иде.
  • Русиядә изоляция тәртибе аркасында оешма җитәкчеләренең 33%-ы хезмәткәрләрне дистанцион эшкә күчергән. 7% җитәкче дистанцион эшне изоляция беткәч тә дәвам итәргә әзер, 20% җитәкче андый төр эшне кайбер хезмәткәрләргә тәкъдим итәргә тели. Сораштыруда катнашкан 82% кеше дистанцион рәвештә эшләү эш сыйфатын киметте дип саный.
21:38 23.4.2020

Радий Хәбиров айлык хезмәт хакын хәйрия фондына күчерәчәген әйтте

Радий Хәбиров
Радий Хәбиров

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров 23 апрельдә үткән киңәшмәдә, үзенең айлык хезмәт хакын коронавирус пандемиясе уңаеннан халыкка ярдәм күрсәтү өчен хәйрия фондына күчерәчәген хәбәр итте.

“Мин моңа беркемне дә чакырмыйм. Гомумән, белгечләрнең хезмәт хаклары зур түгел. Җитәкчеләр, зинһар өчен, үзегез карагыз. Сезнең тормышыгыз ничек барганын белмим, әмма минем шәхси чыгымнар сизелерлек кимеде. Менә шундый карар кабул иттек. Бу оешмалар, ведомстволар, хөкүмәт, министрлыклар, район хакимиятләре башлыкларына кагыла. Әгәр мондый башлангычны хупласагыз, бу дөрес булачак", диде Хәбиров.

дәвам

XS
SM
MD
LG