үген, Габдулла Тукай туган көнендә, Татарстанда "Туган тел" бәйрәме билгеләп үтелә. Коронавирус пандемиясы аркасында быел Туган тел һәм Габдулла Тукайның тууына 134 ел тулу бәйрәме яңа – онлайн формата уза. "Мин татарча сөйләшәм!" чарасының (14:00-20:00) барышын ВКонтакте челтәрендә аның төркемендә һәм Youtube-тагы "TMTV" каналында карап була.
Башка чаралар турында мәгълүматны бүген Азатлыкның махсус язмасында күрә аласыз.
Моннат тыш, Алексеевски якташлыгының Youtube каналында барган "Шигьрият бәйрәмендә" дөньяның төрле якларында, шул исәптән, Кырым, Германия, Финляндия, Төркия, Казакъстан һәм башка төбәкләрендә яшәгән милләттәшләребез катнаша:
Коронавирус Татарстанда тагын 71, Башкортстанда 37 кешедә рәсман расланды
Татарстанда коронавируслы авырулар саны соңгы тәүлек эчендә 71гә арткан. Бу саннарны Русиянең коронавируска каршы көрәш оператив штабы китерә.
Татарстанда вирусны йоктырганнар саны 562гә җитте. Чир тарала башлаганнан бирле Татарстанда аннан бер генә кешенед дә үлүе турында рәсми хәбәр булмады.
Башкортстанда 37 яңа очрак турында хәбәр ителә. Республикада COVID-19 вирусы барлыгы 527 кешедә табылган, барлыгы 14 кешенең гомере өзелгән. Соңгы бер атнада яңа үлем очраклары турында хәбәрләр булмады.
Узган тәүлектә Русиядә коронавирусның 6361 яңа очрагы теркәлгән, 66 кеше үлгән. Русиядә коронавирус йоктыручылар барлыгы 80 949 кеше, 747 кеше үлгән, 6767 кеше савыккан.
Түбән Новгородның татар авылы Грибанда COVID-19 табылган
Түбән Новгород өлкәсенең татар авылы Грибанда яшәүче бер кешенең коронавирус йоктыруы ачыкланган. Бу хакта үзенең Instagram сәхифәсендә Грибан авылы урнашкан Сергач районы башлыгы Олег Радаев хәбәр итте.
Радаев язуынча, авыру короновирусны җиңел кичерә, ул Пилнә авылының хастаханәсендә дәвалана.
Түбән Новогород өлкәсендә коронавирус табылган татар авыллары саны җидегә җитте. Әлеге авыллар Сергач, Пилнә һәм Кызыл Октябрь районнарында урнашкан. Моңа кадәр Түбән Новгород өлкәсе Камка, Өчкүл, Куй Суы, Иске Мочали һәм Кучкай Пожары татар авылларында сигез кеше коронавирус йоктырган иде. Хәзер аларның саны тугызга җитте. Вирус йоктырганнарның дүртесе Камка авылында, берешәр очрак Кучкай Пожар, Өчкүл, Куй Суы, Иске Мочали һәм Грибан авылында.
Мәскәүдә яшәүче хокук яклаучы, адвокат Бахром Хамроев Кахан хастаханәсендә коронавирустан савыгып, бүген хастаханәдән чыгып өенә кайтып киткән.
Үзенең Instagram сәхифәсендә ул савыгуын һәм коронавирус аркасында 13 килога ябыкканнын язып чыкты. Табиблар Хамроевка реабилитация узарга киңәш иткән.
Хамроев 30 март гаиләсе янына Мәскәүдән Казанга килгән булган. 31 март температурасы күтәрелеп, берничә көннән Хамроевның хәле начарайган һәм 4 апрельдә ашыгыч ярдәм аны тагын Республика инфекция хастаханәсенә алып киткән. Соңыннан аны Казанның 7нче хастаханәсенә күчергәннәр иде.
7 апрельдә Хамроевның хатыны Зөһрә Хамроевада, әнисе белән бергә яшәгән кызында һәм Хамроеваның энесендә дә расланды. Ире хастаханәгә салынгач, карантинга ябылган Хамроева мондый шартларда ярдәмнең дөрес оештырылавы турында Азатлыкка сөйләгән иде.
COVID-19 Татарстанда тагын 65, Башкортстанда 35 кешедә рәсман расланды
Татарстанда коронавируслы авырулар саны соңгы тәүлек эчендә 65кә арткан. Бу санны республиканың коронавируска каршы көрәш оператив штабы китерә. Бу кешеләрнең 20се хастаханәдә, 45е өйдә дәвалана. Татарстанда вирусны йоктырганнар саны 491гә җитте. Барлыгы 48 кеше савыккан, үлүчеләр турында хәбәр юк.
Башкортстанда 35 яңа очрак турында хәбәр ителә. Республикада COVID-19 вирусы барлыгы 490 кешедә табылган, барлыгы 57 кеше савыккан. Барлыгы 14 кешенең гомере өзелгән. Соңгы берничә көндә яңа үлем очраклары турында хәбәрләр булмады.
Узган тәүлектә Русиядә коронавирусның 5966 яңа очрагы теркәлгән, 66 кеше үлгән. Русиядә коронавирус йоктыручылар барлыгы 74 588 кеше, 681 кеше үлгән. 6250 кеше савыккан.
Башкортстанның Балтач районы үзәк хастаханәсенең хирургия бүлеге карантинга ябылган
Башкортстанның Балтач районы үзәк хастаханәсенең хирургия бүлеге карантинга ябылуын республика сәламәтлек саклау министрлыгы брифингында Роспотребназдорның Башкортстандагы идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Венер Изикәев белдерде. Аның сүзләренә караганда, анда дәваланучы бер кешедә коронавирус бар дип шикләнелә.
Бүгенге көндә Уфаның республика онкология, ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе һәм 21нче санлы хастаханәләре карантинга ябылган, шулай ук Бәләбәй районы үзәк хастаханәсе һәм Стәрлетамакның 1нче санлы хастаханәсендә аерым бүлекләр коронавирус сәбәпле карантинда кала бирә. Октябрьски 1нче санлы шәһәр хастаханәсе карантиннан чыгарылган.
25 апрельдә онлайн тамашалар
Азатлык изоляция чорында өйдә утыручыларны бүген татар һәм башкорт телләрендә булачак кызыклы онлайн чаралар, тамашалар белән таныштыра.
Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбур татар драма театры "Артык өйләнгән таксит" спектаклен (15:00) тәкъдим итә.
Тинчурин исемендәге татар театрының "Гайфи бабай, өйлән давай!" спектаклен (17:00) карап була.
Башкорт дәүләт филармониясе "Йатаган" башкорт этно-төркемнең концертын (17:00) күрсәтә.
Әкият курчак театры артистлары Instagram челтәрендә туры эфирда татар әкиятләре укуны (18.00) дәвам итә.
Бүген Калеб яңа буын җыены белән Татар китабы йорты BERGӘ акциясе кысаларында "Яратулы еллар: лирика" онлайн шигырь кичәсе (19:00) уздыра. Проектта Татарстан, Русия төбәкләре һәм Германия белән Төркиядән 23 шагыйрь, 5 актер катнашачак. Бу чара 26 апрель – Габдулла Тукайның туган көненә дә, Шигърият бәйрәменә дә, Туган тел көненә дә багышлана. Шигъри кичәне Йолдыз Миңнуллина белән Луиза Янсуар алып бара.
“Безнең Татарстан” #айдадомой проекты кысаларында татар эстрадасы йолдызларының җанлы онлайн концертларын күрсәтүне дәвам итә. Бүген җырчы Гөлназ Батталова белән Yuki төркеме (19:00) җырлый.
Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар драма театры "Анам кыры" спектаклен (19.00) тәкъдим итә.
Камал татар театры сайтында "Дәрсе гыйбрәттер театр..." спектаклен (19:00) карап була. тәкъдим итә. Карау бәясен тамашачы үзе билгели.
Уфаның "Нур" татар театры балалар өчен "Нурлы әкият" онлайн проектын дәвам итә. Бүген әкиятне (19:00) Әнҗе Кашапова укый.
Башкортстанның Мостай Кәрим исемендәге милли яшьләр театры артисты Аида Кульбаева Александр Пушкинның башкорт телендә "Үле патшабикә һәм җиде батыр турында әкият"ен (19.00) укый.
Бүген Кумык музыкаль драма театрының "Шими Дербеди" музыкаль комедиясен (17:00) карап була.
Германиядә пандемиянең икенче дулкынына әзерләнәләр
Күп кенә илләр, шул исәптән Германия дә карантин чараларын киметә башласа да, коронавирус таралуның яңадан көчәеп китү мөмкинлеген кире какмый. Daily Mail Германиядә пандемиянең икенче дулкынына әзерлек чаралары турында хәбәр итә. Мисал өчен, Берлиндагы күргәзмә үзәге 1000 авыруны кабул итә алачак хастаханә итеп үзгәртелә.
Газетта Берлиндагы Charite хастаханәсе вирусологы Кристиан Дростенның вирус “бөтенләй башка көч” белән әйләнеп кайтырга мөмкин дип кисәтүе дә китерелә.