Татарстанда коронавирустан беренче кешенең үлеме рәсми хәбәр ителде
Татарстанда COVID-19 вирусыннан беренче үлем очрагы рәсми игълан ителде. 27 апрельдә Чаллыда 1950нче елгы ир-ат вафат булган. Бу турыда Татарстанның коронавируска каршы оператив көрәш штабы хәбәр итә.
Авыруны 13 апрельдә Чаллының йогышлы авырулар хастаханәсенә китергәннәр, 15 апрельдән ул 2нче санлы шәһәр хастаханәсендә дәваланган. Коронавирус аркасында авыруның үпкәсе ике яклап шешкән була диелә. Моннан кала, аның йөрәге дә сау булмаган. 23апрельдән үпкәне ясалма җилләтү җайланмасына тоташтырылган була.
28 апрельгә Татарстанда коронавирус йоктыруның тагын 65 яңа очрагы рәсми теркәлгән. Республикада COVID-19 очраклары 697гә җитте.
Соңгы тәүлектә Русиядә коронавируслы авырулар тагын 6411 кешегә арткан. Тәүлек эчендә 72 кеше үлгән. Илдә барлыгы 93 558 кеше COVID-19 йоктырган, 867 кеше үлгән, 8456 кеше савыккан.
ВШЭ ректоры: урта сыйныф өчен фәкыйрьлеккә төшү куркынычы зур
Коронавирус пандемиясе тудырган кризис беренче чиратта урта сыйныфка китереп сукты. Ул фәкыйрьлеккә төшәргә мөмкин. Бу турыда РБКга Икътисад югары мәктәбе (ВШЭ) җитәкчесе Ярослав Кузьминов сөйләгән.
“Җәмгыятьнең барлык катлауларының да керемнәре кимер, ләкин, кереме кимегән байлар барыбер бай булып калса, ә ярлылар элеккечә ярлы булса, хәзер төп авырлыкны үзенә ала торган урта сыйныфның ярлылыкка төшүе бик ихтимал” дип сөйләгән эксперт.
Икътисад югары мәктәбе фаразларынча, Русиядә эшсезлек 2020 елда 8дән алып 9,5 процентка кадәр булачак. Алдагы елларда да эшсезлек артачак, тагын дүрт елдан соң да бу күрсәткеч кризиска кадәр булган дәрәҗәгә җитә алмаячак.
28 апрельгә төп иртәнге хәбәрләр:
- COVID-19 коронавирус инфекциясе йогуы расланган кешеләр саны бар дөнья буйлап өч миллионнан арткан. Хәзерге вакытта 3 миллион 41 мең кешедә бу авыру расланган. 211 мең кеше үлгән, 894 мең кеше савыккан.
- Иң күп авыручылар АКШта теркәлгән – 988 мең кеше. Икенче урында – Испания (229 мең), өченче урында Италия (199 мең) бара. Русия дөньяда коронавирус белән авыручылар саны ягыннан тугызынчы урында урнашкан (87 мең).
- Казанда инфекцион хастаханәнең яңа бинасын төзи башладылар. Аның бәясе 1,6 миллиард сумга төшәчәк. Яңа бина Җиңү проспектындага инфекцион хастаханә янында төзелә. Төзелеш 1 августка тәмамланырга тиеш. Яңа хастаханә 200 кешене сыйдырачак, ихтыяҗ булганда бинада 400гә кадәр кеше дәвалана алачак.
- COVID-19га каршы нәтиҗәле вакцина булдырылмаса, Токиодагы 2021 елгы Олимпия уеннарын үткәрү катлауланырга мөмкин. Олимпия уеннары 2020 елда узарга тиеш булган.
- Русиядәге урта сыйныф коронавирус тудырган икътисади кризистан ярланырга мөмкин. Керемнәр бөтен кешедә төшәчәк, ләкин төп һөҗүмгә урта сыйныф эләгәчәк, дип саный Югары икътисад мәктәбе җитәкчесе Ярослав Кузьминов.
Дөньяда коронавирус йоктырганнар саны 3 миллионнан арткан
COVID-19 инфекциясе йогуы расланган кешеләр саны бар дөнья буйлап өч миллионнан арткан. Моның турында мәгълүматны Джонс Һопкинс университеты китерә.
Университет рәсми саннарны онлайн җыеп бара. 27 апрель киченә коронавирус 3 002 303 кешедә расланган дип күрсәтелә. Сүз нәкъ рәсмиләр тарафыннан расланган очраклар турында бара, белгечләр чын саннар күбрәк булырга мөмкин дип кисәтә. Коронавирус диагнозы куелган 206 мең кеше үлгән, 870 мең кеше савыккан.
Иң күп авыручылар АКШта теркәлгән – 972 мең кеше. Икенче урында – Испания (229 мең), өченче урында Италия (199 мең) бара. Русия дөньяда коронавирус белән авыручылар саны ягыннан тугызынчы урында урнашкан (87 мең). Сүз рәсми саннар турында бара, әлеге саннарны тикшерергә башка объектив чыганаклар юк.
Уфага Дубай һәм Гоадан 300ләп турист кайтты
Уфага Дубай һәм Гоадан “Урал һава юллары” ширкәтенең ике рейсы коронавирус пандемиясе сәбәпле чит илләрдә калган Русия туристларын алып кайтты. Кайтучылар арасында Башкортстан һәм Татарстан кешеләре дә бар.
Уфа һава аланы матбугат хезмәте җитәкчесе Татьяна Ризван социаль челтәрләрдә хәбәр иткәнчә, Гоадан 162 турист килгән, шуларның 37се Башкортстаннан. Дубайдан кайткан 117 туристның 17се шушы республика кешеләре.
90 кешене Башкортстанда обсерваторга урнаштырганнар. Калганнары автобус яки очкыч белән өйләренә кайтып китәчәк дип язган "Республика Башкортостан". Күрше төбәкләр үз ватандашларын автобус белән килеп алу оештырган. Бу Оренбур өлкәсе, Самар, Түбән Новгород, Татарстан, Удмуртия, Чуашстан, Пермь крае.
Коронавирус саннары белән Русия Кытайны узды
Соңгы тәүлектә Русиядә 6 361 кешедә коронавирус расланган, 50 кеше үлгән. Коронавирус инфекциясенә каршы көрәш штабы белдерүенчә, илдә 87 147 кешедә COVID-19 расланган. Кытайда — 83 917 диелә Балтимордагы Джон Һопкинс университеты сайтында.
Соңгы тәүлектә Русиядә 6 361 кешедә коронавирус табылган, 50 кеше үлгән. Үлүчеләр саны 794кә җитте.
Татарстанда соңгы тәүлектә COVID-19 йоктыруның 70 яңа очрагы теркәлгән. Шулай итеп республикада коронавируслы кешләр саны 632 булды. 75 кеше терелгән диелә.
Башкортстанда COVID-19 йоктыруның 43 яңа очрагы ачыкланган, республикада барлыгы 570 кешедә вирус табылган. 72 кеше терелгән. Соңгы тәүлектә үлүчеләр турында язылмый, моңа кадәр 14 кешенең үлеме турында хәбәр ителгән иде.
27 апрель иртәсенә коронавирус турында төп хәбәрләр:
- Дөньяда коронавирус йоктыручылар саны 2 миллион 971 меңнән артык, якын арада бу күрсәткеч 3 миллионга җитәчәк, дип көтелә. Авырудан 206 мең кеше үлгән, 865 мең кеше дәваланган.
- Русиядә авыручылар саны 80 меңнән арткан, бу күрсәткеч белән ил вирус тарала башлаган Кытайга нык якынлашкан (83 мең).
- Дүшәмбе иртәсендә Казанның Арбузов урамында урамга чыгу рөхсәтен тикшерү сәбәпле зур тыгым барлыкка килде. Эшкә баручыларны туктатып рөхсәт кәгазьләре соралды, ди социаль челтәр кулланучылары.
- АКШ һәм Франция президентлары БМОның Иминлек шурасы даими әгъзаларын ашыгыч рәвештә җыярга тәкъдим итә. Сөйләшү коронавируска багышланырга тиеш. Трамп белән Макрон Дөнья сәламәтлек оешмасы реформасын үткәрергә тәкъдим итә.
- Якындагы көннәрдә Русия президенты Владимир Путин халыкка яңа мөрәҗәгать белән чыгачак дип көтелә. Моның хакта аның сүзчесе Дмитрий Песков белдерде. Белгечләр "ял көннәре" режимы озайтылачак дип көтә.
- Русия мәгариф министры Сергей Кравцов ил мәктәпләренең дистанцион укуга әзер булмавын таныган. Шул ук вакытта хәтта эпидемия шартларында Бердәм дәүләт имтиханын үткәрмичә булмый, дип саный министр.
- Русиялеләрнең 40%-ты COVID-19ны йоктыру куркынычын түбән дип саный. 21% кеше әлеге ихтималны югары дип атый. Авыруны йоктыру очрагында нәтиҗәләрнең авыр булачагын 48% кеше саный.
Уфага Дубайдан 62 турист кайта
26 апрельдә Уфа һава аланына Дубайдан 62 турист кайта. Аларның 26сы - Башкортстан кешесе, калганнары Удмуртия, Калмыкстан республикаларыннан һәм Перм төбәгеннән. Кайтучыларның барсы да Башкортстанда ике атнага карантинда калачак.
Роспотребнадзорның Башкортстандагы идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Венер Изикаев хәбәр иткәнчә, аларны “Йоматау” ("Юматау") шифаханәсенә урнаштырачаклар. Иртәгә Уфага Гоадан да туристлар кайтырга тиеш, алар да шул ук шифаханәгә карантинга җибәрәләчәк.