29 апрельдә онлайн тамашалар
Азатлык изоляция чорында өйдә утыручыларны бүген булачак кызыклы онлайн чаралар, тамашалар белән таныштыруны дәвам итә.
Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе Әлфия Авзалованың тууына 85 ел тулуга багышланган концерт тәкъдим итә.
Фәйзи Гаскәров исемендәге Башкорт җыр һәм бию дәүләт ансамбле үзләре турында "Күңел канатлары" фильмын (17:00) күрсәтә.
Уфаның Мостай Кәрим исемендәге милли яшьләр театры "Гайфи агай, өйлән давай!" спектаклен (17:00) тәкъдим итә.
Тинчурин исемендәге татар театрының "Бәйрәм белән, кызлар!" спектаклен (18:30) карап була.
Буа татар сатира театры "Алсу томан артында" спектаклен карап була.
"Татаркино" Рөстәм Рәшитовның "Айсылу" нәфис фильмын күрсәтә.
Татарстанның җыр һәм бию дәүләт ансамбле Мәскәүдә узган зур концертларыннан видеоязма чыгарды.
Кырымтатар җырчысы Марлен Саттаров изоляция шартларында узган концерт видеоязмасын тәкъдим итә.
Нугай җырчысы Ислам Сатыров та онлайн рәвештә концерт оештырды.
Бүген Кумык музыкаль-драма театры сайтында "Ташбикә" драмасын (17:00) карап булачак.
Коронавирус йоктыруның Татарстанда 55, Башкортстанда 60 яңа очрагы рәсман теркәлгән
Татарстанда COVID-19 диагнозы узган тәүлектә тагын 55 кешегә рәсман куелган. Бу турыда Русия коронавируска каршы көрәш оператив штабы хәбәр итә. Республикада коронавируслы авырулар саны 752гә җитте. Эпидемия башыннан бирле бер кешенең үлүе хәбәр ителде.
Башкортстанда 29 апрельгә коронавирус белән авыручы 691 кеше рәсми теркәлгән. Соңгы тәүлектә COVID-19 60 кешедә ачыкланган.
Русиядә узган тәүлектә тагын 5841 кешедә COVID-19 рәсми расланган, 108 кеше үлгән. Илдә авыручылар саны 99 399 кешегә җитте. Барлыгы 972 кеше үлгән, 10 286 кеше савыккан.
Русия хезмәт министрлыгы: эшсезләр саны 6 миллионга җитәргә мөмкин
Росстат мәгълүматынча, 2019 елның мартында Русиядә эшсезлек күрсәткече 4,7 процентка җиткән, эшсезләр саны 3,5 миллион кеше булган. Русия хезмәт министры Антон Котяков коронавирус пандемиясе аркасында эшсезләр саны артып, 5-6 миллион кешегә җитәргә мөмкин дип белдерә.
“Икътисад югары мәктәбе (ВШЭ) әйткән 5-6 миллион кеше турында сөйләгәндә, бу хезмәт министрлыгы үзендә исәпләп чыгарган сценарийларның берсе” дигән Котяков “Россия 24” телеканалына.
Русия Хисап пулаты җитәкчесе Алексей Кудрин исәпләвенчә, вазгыятьнең иң начар вариантында эшсезлек 10 процентка кадәр җитеп, алты миллионнан алып тугыз миллионга кадәр кешегә кагылырга мөмкин.
29 апрель иртәсенә коронавирус турында төп хәбәрләр:
- Дөньяда вирус йоктыручылар саны 3 миллион 117 меңнән арткан. 217 мең кеше үлгән, 928 мең кеше савыккан.
- Америка Кушма Штатларында авыручылар саны 1 миллионнан арткан. Чагыштыру өчен икенче урында барган Испаниядә 232 мең кеше авырый. АКШта 58 мең кеше үлгән, 115 мең кеше сәламәтләнгән.
- Русиядә эшсезләрнең рәсми саны бер миллионга якынлашты. Хәзерге вакытта 950 мең кешенең эше юк, дип белдерде Русия хезмәт министры Антон Котяков. Шул ук вакытта фактик эшсезләр саны 3,7 миллион кеше тирәсендә, ди ул.
- "Ромир" сораштыруы: русияләрнең 37%-ы пандемия аркасында кертелгән чикләү чараларын "чамасыннан артык" дип саный. "Үзизоляция" тәртибе һәм урамга чыгу өчен штрафларны 13% кеше хупламый. 81% кеше кертелгән чикләүләр аркасында кыенлык күрүен белдерде.
- Русия думасына гадәттән тыш хәл вакытында махсус рөхсәтсез (пропуск) транспорт куллану өчен штраф турында канун өлгесе кертелгән. Штраф күләме 1 меңнән башлап 5 меңгә кадәр тәкъдим ителә.
Русиядә "ял көннәре тәртибе" 11 майга кадәр дәвам итәчәк
Бу хакта 28 апрельдә Русия президенты Владимир Путин илнең төбәк башлыклары белән киңәшмә алдыннан халыкка мөрәҗәгатендә белдерде. 6, 7, 8 май көннәре дә, хезмәт хаклары сакланган килеш, ял көннәре булачак, диде ул.
Президент коронавирус куркынычы барлык төбәкләрдә бер үк вакытта юкка чыкмаячагын белдерде. Вазгыять әле катлаулы булып кала, шуңа күрә, чикләүләрне юкка чыгаруны барлык төбәкләрдә бер вакытта оештырып булмый, әлеге процесс чиратлап 12 майдан башланачак, диде ул. Моның өчен Путин хөкүмәткә һәм Роспотребнадзорга махсус план әзерләргә кушты.
28 апрельдә онлайн тамашалар
Азатлык изоляция чорында өйдә утыручыларны бүген татар һәм башкорт телләрендә булачак кызыклы онлайн чаралар, тамашалар белән таныштыра.
"Безнең Татарстан" #айдадомой проекты кысаларында татар эстрадасы йолдызларының җанлы онлайн концертларын күрсәтүне дәвам итә. Бүген Татарстанның атказанган артисткасы, автор-башкаручы Нурзадә (19:00) җырлый.
Культура.рф порталында Башкорт драма театрының “Гөлбостан” спектакленең русиякүләм онлайн премьерасы узды. Кадыйр Даянның “Таңсулпан” пьесасы нигезендә иҗат ителгән спектакльне режиссер Айрат Әбушахманов сәхнәгә куйган. Спектакльне сайтта 2 майга кадәр карап була.
Чаллы татар дәүләт театра Равил Сабырныж "Сигезле бию" спектаклен тәкъдим итә.
Тинчурин исемендәге татар театры "Язмышым юллары" спектаклен күрсәтә.
Әлмәт татар драма театры актриса, режиссер, Икенче дөнья сугышы ветераны Зәкия Туишеваның 100 еллыгына багышланган иҗади кичә язмасын тәкъдим итә.
Якутиядә коронавирус сәбәпле ябылып калган “Газпром” эшчеләре протестка чыкты
Якутиянең Чаяндин нефть чыгару җирлегендә берничә йөз эшче килешенмәгән митинг оештырган. Бу чараның видеосы интернетта таралды.
“Газпром” ширкәтләренең берсендә вахта юлы белән эшләүче бу кешеләр хәзер коронавирус аркасында бикләнеп калган. Алар үзләрен өйләренә җибәрүне таләп итә. Моннан тыш, вахтачылар яшәү шартларының начар булуына, вирустан саклану чаралары булмауга зарлана.
Алар шулай ук араларында кемдә вирус бар, кемдә юк икәнен дә белмәүләрен әйтә.
Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгы: Бәләбәйдә РКБ очрагы кабатлана
Башкортстанда 28 апрельгә барлыгы 631 кешедә COVID-19 рәсман расланган. 33 кеше авыр хәлдә, 12 кеше үпкәне ясалма җилләтү җайланмасына тоташтырылган. Соңгы тәүлек эчендә коронавирус 61 кешедә табылган, 4 кеше савыккан, үлүчеләр юк диелә. Бу мәгълүматны Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгы брифингында министр урынбасары Ирина Кононова китерде.
Хәзер Бәләбәйдә коронавирусның яңа учагы кабынып килә дип белдерде сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле. Бәләбәй районы үзәк хастаханәсендә пациентлар да, табиблар да вирус йоктыра. “Анда чыганак, кызганыч, әле саклана. Элек РКБда башланган вакыттагы кебек үк хәл күзәтелә” диде Кононова. Бәләбәй районы хастаханәсендә COVID-19 диагнозы 44 пациент һәм медицина хезмәткәрендә расланган.