Башкортстанда карантинда эшләгән социаль оешмалар хезмәткәрләренә өстәмә акча түләнәчәк
Башкортстанда карантинда торган социаль оешмалар, балалар йортлары хезмәткәрләре бер тапкыр түләнә торган акчалата өстәмә алачак. Түләү оешма төренә карап 11, 20 һәм 21 апрельдән башлап исәпләнә. Бу төр ярдәм хезмәт министрлыгы карамагындагы социаль хезмәт күрсәтү оешмаларына, балалар тәүлек буе укый торган интернат-мәктәпләр һәм республика махсуслаштырылган балалалар йорты хезмәткәрләренә кагыла.
Оешма идарәсендә эшләүчеләр, педагоглар, медицина хезмәткәрләре, социаль хезмәт күрсәтүчеләр 15 мең сум күләмендә түләү алачак. Хезмәт күрсәтү өчен шартлар тудыручылар бишәр мең сум ала. Әгәр социаль оешмада коронавирусның расланган очраклары булса, бөтен хезмәткәрләренә 25әр мең сум түләячәкләр диелә. Бу түләүләргә 15% район коэффициенты да өстәлергә тиеш.
30 апрельгә төп коронавирус хәбәрләре:
- Дөньяда 3,1 миллион кеше авырый, 227 мең кеше үлгән, 973 мең кеше сәламәтләнгән.
- Татарстанда "үзизоляция" тәртибен кертүгә 1 ай узды, әлеге карар 30 март көнне кабул ителгән иде. Режим Татарстанда саклана бара, урамга чыгу өчен дигитал системда яңа максат барлыкка килә: хәзер урамга саф һавада спорт белән шөгыльләнү өчен дә чыгып булачак.
- Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков май бәйрәмнәрендә үзизоляция тәртибен бозу эпидемиянең икенче дулкынына китерә ала дип саный. Аның сүзләренчә, вазгыять кешеләрнең май бәйрәмнәрендә никадәр дисциплина күрсәтә алуыннан торачак.
- Казанга Русия ватандашларын кайтарачак тагын ике рейс планлыштырыла. 4 май көнне бер төркем кеше Берлиннан, 5 май көнне — Нурсолтаннан кайтачак. Барлык кайтучы кеше 2 атна карантинда булачак, дип хәбәр ителә.
- Дөнья сәламәтлек саклау оешмасының Русиядәге вәкиле Мелита Вуйнович сүзләренчә, илдә чикләүләрдән баш тарту бары тик ике атна дәвамында яңа авыручылар саны кими барганда гына мөмкин булачак.
Түбән Новгородның татар авылында тагын бер кешедә коронавирус табылган
Түбән Новгород өлкәсенең татар авылы Грибанда яшәүче тагын бер кешенең коронавирус йоктыруы ачыкланган. Бу хакта үзенең Instagram сәхифәсендә Грибан авылы урнашкан Сергач районы башлыгы Олег Радаев хәбәр итте.
Радаев язуынча, яңгыр туктагач авылны дезинфекцияләргә ниятлиләр. Кучкай Пожары авылында шулай ук дезинфекция эшләре башкарылган.
Түбән Новогород өлкәсендә коронавирус табылган татар авыллары саны җидегә җитте – Камка, Өчкүл, Куй Суы, Иске Мочали, Кучкай Пожары һәм Грибан татар авылларында тугыз кеше коронавирус йоктырган иде. Әмма Радаев хәбәр итүенчә, Камка авылында барлык дүрт кеше дә савыккан. Әлеге авыллар Сергач, Пилнә һәм Кызыл Октябрь районнарында урнашкан.
Сергачның үзендә дә ун кешенең коронавирус йоктыруы расланган. COVID-19 шулай ук Толба авылында яшәүче бер кешедә табылган. Шулай итеп, бүгенге көндә Түбән Новгородның Сергач районында барлыгы 18 кешедә коронавирус расланган.
Коронавирустан Русиядә 70тән артык медицина хезмәткәре үлгән
Бу турыда Русия фәннәр академиясе җыелышында Русия сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы Николай Брико әйткән.
“Русия табиблары челтәрдә коронавирус пандемиясе вакытында үлгән хезмәттәшләренең исемнәрен дә чыгарган, исемлектә 70тән артык фамилия”, дигән Брико.
Башкортстанның Стәрлетамак шәһәре 2нче санлы хастаханәсенең терапия бүлеге карантинга ябылган
Башкортстанның Стәрлетамак шәһәре 2нче санлы хастаханәсенең терапия бүлеге карантинга ябылуын республика сәламәтлек саклау министрлыгы брифингында Башкортстанда Роспотребназдор идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Венер Изикәев белдерде. Аның сүзләренә караганда, анда дәваланучы бер кешедә коронавирус булуда шикләнәләр.
Бүгенге көндә Уфаның республика онкология хастаханәсе, Бәләбәй, Балтач һәм Кырмыскалы районы үзәк хастаханәләре коронавирус сәбәпле карантинда кала бирә.
Сораштыру: русияләрнең 37 проценты пандемиягә каршы чараларны чамадан артык дип саный
Русияләрнең 37 проценты COVID-19 пандемиясе сәбәпле илдә кертелгән чикләү чаралары чамадан арттырып җибәрелгән дип саный. Бу турыда “Ромир” үзәге уздырган сораштыру нәтиҗәләрендә әйтелә.
Респондентларның 13 проценты изоляция тәртибе кертү артык дигән. Шул кадәр үк кеше штрафлар кертүгә ризасызлык белдергән. Моннан тыш, шәһәрдә йөрүне чикләү (12%), эш урыннарын ябу (11%), уздыру системы кертү (10%), өйдән урамга чыгуны тыю (9%) кебек чараларны халык кирәксез дип саный.
Респондентларның 81 проценты әлеге чикләүләр аркасында кыенлыклар күрүен белдергән. Шуларның 45ләп проценты урамга чыга алмавын яки саклану чаралары (битлек, бармакча) булмавын әйткән.
Amnesty International: Русия коронавируска каршы көрәштә репрессия алымнары куллана
Amnesty International халыкара хокук яклау оешмасы COVID-19 пандемиясе вакытында Көнчыгыш Европа һәм Үзәк Азия илләрендә кертелгән чикләү чараларын барлаган. Оешма чыгарган хисапта Русия, Казакъстан, Үзбәкстан, Азәрбайҗан, Беларус, Украина, Грузия, Таҗикстан, Төркмәнстан һәм Кыргызстанда хәлләр торышына күзәтү ясала.
Хокук яклаучылар фикеренчә, бу илләрдә хакимият кеше хокукларын боза, һәм пандемия вакытында иҗтимагый фикерне бастыру өчен репрессия алымнары куллана.
Русиядә шундый алымнар арасында коронавирус турында дөреслеккә туры килмәгән мәгълүмат тараткан өчен җинаять эзәрлекләве, Чечняда урамда битлек кимәгән кешеләрне пластик торбалар белән кыйнау очраклары атала. Шулай ук республика җитәкчесе Рамзан Кадыровның карантин бозган өчен “үтерергә кирәк” дигән сүзләре дә китерелә.
Изоляция чорында Татарстанда һава чистарган
Изоляция шартларында Татарстанда һава чистарган. Бу хакта Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков белдерде.
“Һавага зыянлы матдәләрнең иң зур өлешен транспорт чаралары чыгара. Казанда бу 54 процентка җитә. Автомобиль хәрәкәте кимүен күрәбез. Үзизоляциянең беренче атнасында атмосферада азот оксидының уртача күрсәткече 77,8 процентка кимеде. Азот диоксиды концентрациясе 42,9 процентка азайды. Атмосферада йөрүче каты һәм сыек кисәкчәләр катнашмасы (particulate matter) 51,9 процентка кимеде", диде министр онлайн матбугат очрашуында.