Башкортстанга Якутиядән беренче 200 вахтачы кайтты
Якутиянең Чаянда нефть-газ ятмасыннан Башкортстанга беренче 200 вахтачы кайтты. Аларның хәле яхшы, анализлары коронавирус күрсәтмәгән диелә.
Беренче рейслар белән Башкортстанның Баймак, Зилаер, Хәйбулла районнарыннан һәм Сибай, Баймак шәһәрләреннән вахтачылар кайткан. Алар Әбҗәлил районындагы бер шифаханәдә ике атна карантинда булачак. Башкортстан барлыгы 1800ләп вахтачы кабул итәячәк.
Чаянда ятмасындагы вахтачылар 28 апрельдә протест чарасына чыкты. Алар туклануның бик начар булуына, коронавирус таралу шартларында саклану чаралары булмауга, тест нәтиҗәләре яшерелүгә, изоляция булдырылмауга зарланды.
Камал һәм Кариев театрлары май аенда да онлайн спектакльләр күрсәтә
Камал театры май аенда да спектакльләрен онлайн күрсәтәчәк. Һәр спектакльне карауның иң түбән бәясе - 200 сум. Теләгәннәр күбрәк тә түли ала. Спектакльгә билетны трансляция беткәнче алып өлгерергә кирәк. Трансляциягә билет алучыларның спектакль башланганчы җиде көне, ә спектакльне карый башлагач, карап бетерү өчен 48 сәгать вакыты була.
Кариев исемендәге Татар яшь тамашачы театры тамашаларын карау өчен сылтама аша регистрация үтеп түлисе. Бер спектакль бәясе – 200 сум, бер юлы дүрт спектакльгә түләү 600 сумга төшәчә. Соңыннан электрон тартмага килгән сылтама буенча спектакль карап була. Май ахырына кадәр теләгән вакытта кереп, спектакль карарга мөмкин булачак.
4 май иртәсенә коронавирус турында төп хәбәрләр:
- Дөньяда вирус йоктыручылар саны 3,5 миллионнан арткан. Авырудан барлыгы 247 мең кеше үлгән, 1 миллион 127 мең кеше савыккан.
- Бүген Казанда Германиядән кайтачак Русия туристларын көтәләр. Алар барысы да 2 атналык карантин үтәчәк. 3 май исә "Ливадия" шифаханәсендә Пхукеттан килгән 16 кеше урнаштырылды. 5 май көнне Татарстанга Төркия һәм Гоадан кайткан туристларның ике атналык карантины тәмамланачак, коронавируска тест барысында да тискәре булып чыкты.
- 4 майдан башлап кайбер илләр чикләүләрне кире кага яки йомшарта башларга җыена. Аерым алганда, Сербиядә кафе-рестораннар, җәмәгать транспорты эшли башлый. Испаниядә үз эшен китап кибетләре, чәчтарашханәләр, ризыкны кешеләргә китергән кафе-рестораннар торгыза. Италиядә сәнәгать һәм төзелеш эшләре торгызыла, җирле хакимиятләр паркларны ача ала.
- Русиядә коронавирус сәбәпле кертелгән "үзизоляция"дә хәмер эчү 2–3%-ка арткан. Моның хакта Русия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко белдергән.
- АКШ президенты Дональд Трамп COVID-19дан вакцина бу ел азагына кадәр барлыкка киләчәк дип саный. Шул ук вакытта вакцинаны нинди ил ясаячагы аңа мөһим түгел, диде президент.
- Associated Press: Кытай хакимияте коронавирус белән авыручылар санын һәм аның никадәр йогышлы булуын кирәкле дарулар запасын ясау өчен яшергән. Моның хакта илнең эчке иминлек министрлыгының хисабында әйтелә, Associated Press әлеге хисап белән танышкан.
Уфага Пхукеттан туристлар кайтты
Башкортстан башкаласына Пхукеттан бер рейс килде, ул коронавирус пандемиясе сәбәпле чит илләрдә калган Русия туристларын өйләренә кайтарды. Кайтучылар арасында Башкортстан һәм Татарстан кешеләре дә бар.
Пхүкеттан барлыгы 116 турист очып киткән, 24се Дондагы Ростовта калган, 15се Уфада калачак, 37се шул үк очкыч белән Екатеринбурга очачак. Калганнары өйләренә автобус белән кайтып китәчәк. Күрше төбәкләр үз ватандашларын автобус белән килеп алу оештырган. Бу Оренбур, Түбән Новгород һәм Ульян өлкәсе, Татарстан, Удмуртия.
15 кешене Башкортстанда обсерваторга урнаштырганнар.
3 майда онлайн тамашалар
Азатлык изоляция чорында өйдә утыручыларны бүген татар һәм башкорт телләрендә булачак кызыклы онлайн чаралар, тамашалар белән таныштыра.
Бүген Туймазы дәүләт драма театры артисткасы Гөлназ Латыйпова татар телендә "Хатань өстендә тургайлар" ("Жаворонки на Хатанью") повестен укый (19:00).
Стәрлетамакның театр-концерт берләшмәсе "Упкын читендә" (Тайны, унесенные Чингисханом. "Крах и отчаяние") спектаклен (20:00) күрсәтә.
Стәрлетамакның берләшмәсе шулай үк "Рух асылы" дип аталган тамаша тәкъдим итә.
Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар драма театры "Кадер кичәсе" спектаклен күрсәтә.
Кариев исемендәге яшь тамашачы театры "Тылсым" проекты кысаларында татар әкиятләре укуын дәвам итә. Бүген "Саран белән Юмарт" татар халык әкиятен театр актрисасы Лидия Галиева укый.
Татарстанның җыр һәм бию дәүләт ансамбле "Туган ягымның моңнары" дип аталган документаль фильм тәкъдим итә.
Башкортстан парламенты вице-спикеры Рөстәм Әхмәдинуровта коронавирус
"Бердәм Русия"нең Башкортстандагы башкарма комитеты рәисе, республика парламенты вице-спикеры Рөстәм Әхмәдинуровта коронавирус ачыкланган. Бу хакта республика башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте. Әхмәдинуровның хәле уртача авырлыкта диелә.
Казанда коронавирустан бер кеше үлгән
Татарстанның коронавируска каршы көрәш оператив штабында хәбәр итүләренчә, Республика клиник хастаханәсендә 3 майда 1944 елгы Казан кешесе үлгән. Ул хастаханәгә 26 апрельдә китерелгән, үпкәләре сәламәт булмаган, йөрәк-кан тамырлары системы авырулары булган, астма белән авырган.
3 майга республикада яңа төр вирус йоктыручылар саны 1031 булды. 130 кеше терелгән, өч кеше үлгән.
2 майда онлайн тамашалар
Азатлык изоляция чорында өйдә утыручыларны бүген татар һәм башкорт телләрендә булачак кызыклы онлайн чаралар, тамашалар белән таныштыра.
- Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт драма театры СССРның халык артисткасы Гөлли Мөбәрәкова турында "Сказка маленькой Гюлли" (16:00) фильмын күрсәтә.
- "Безнең Татарстан" #айдадомой проекты кысаларында татар эстрадасы йолдызларының җанлы онлайн концертларын күрсәтүне дәвам итә. Бүген җырчы Чулпан Юсупова (19:00) җырлый.
- Түбән Кама татар драма театры Туфан Миңнуллинның "Кызлар кызык итәләр" спектакле тәкъдим итә.
- Тинчурин исемендәге татар драма театры "Әкият турында әкият" балалар өчен тамаша тәкъдим итә.
- Әлмәт татар драма театры "Күк капусы ачылса" спектаклен күрсәтә.
- Буа татар сатира театры Раил Садриевның "Көтү" спектаклен тәкъдим итә.
- Габдулла Кариев исемендәге Татар яшь тамашачы театры бүген репертуарда барган иң яхшы спектакльләрнең видеоверсияләрен тәкъдим итә: "Тапшырыл...ган хатлар", "Ләйлә вә Мәҗнүн", "Шәй-бу! Шай-бу!" һәм балалар өчен "Асылкош җыры" спектаклен.
Live-спектакльләргә билет алу өчен сылтама буенча регистрация үтеп, түләүне башкарырга кирәк. Бер спектакль бәясе – 200 сум, берьюлы дүрт спектакль алсагыз 600 сумга төшәчәк. Соңыннан электрон тартмага килгән сылтама буенча спектакль карарга була. Әлеге сылтама 31 майга кадәр актив булачак, ягъни май ахырына кадәр теләгән вакытта кереп, спектакль карарга мөмкин булачак. Спектакльләрнең бәясе театр билеты бәясенә тиң.
"Театр авыр вакытлар кичерә: барлык спектакльләр дә кичектерелде, сатып алынган билетлар өчен акчалар кайтарылды... Бүгенге заманда болай да милли яшь тамашачы театрлары җиңел яшәми иде, хәзерге вәзгыять исә турыдан-туры безнең матди хәлебезгә тәэсир итәчәк. Спектакльләрне интернеттан сатып алу – ул ниндидер дәрәҗәдә хәйриячелек тә", - дип театр үз тамашачыларына мөрәҗәгать итә.