Татарстанда коронавирусның 91, Башкортстанда 34 яңа очрагы рәсмән теркәлгән
Татарстанда узган тәүлектә тагын 91 кешедә COVID-19 ачыкланган. Бу санны Русия коронавируска каршы көрәш оператив штабы китерә.
5 майга республикада барлыгы 1208 кешедә коронавирус расланган, 149ы савыккан, өчесе үлгән.
Башкортстанда 34 яңа очрак. Республикада коронавирус барлыгы 1136 кешедә расланган, 255 кеше савыккан, 14 кеше үлгән.
Русиядә узган тәүлектә тагын 10 102 кешедә коронавирус расланган, 95 кеше үлгән. 5 майга Русиядә COVID-19 йоктыручылар саны - 155 370 кеше, вирус 1451 кешенең гомерен өзгән. 19 865 кеше савыккан.
5 май иртәсенә коронавирус турында төп хәбәрләр:
- Дөньяда вирус йоктыручылар саны 3 миллион 582 меңнән арткан. 251 мең кеше үлгән, 1 миллион 165 мең кеше сәламәтләнгән.
- Иң күп авыручы илләр: АКШ (1,18 миллион кеше), Испания (218 мең), Италия (211 мең), Британия (191 мең), Франция (169 мең), Германия (166 мең), Русия (145 мең), Төркия (127 мең), Бразилия (108 мең).
- АКШтан Русиягә 300 турист булган рейс кайта. Лос-Анджелес — Петербур — Мәскәү очышында татарстанлылар да бар.
- COVID-19 белән көрәшнең иң нәтиҗәле ысулларның берсе — кулны сабын белән юу. Моның турында Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы башлыгы Тедрос Аданом Гебрейесус Женевада узган брифингта белдерде.
- Калининград өлкәсендә коронавирус тарала башлагач, 350ләп медицина хезмәткәре эшләүдән баш тартты. "Алар "рәхмәт, әлегә эшләмәячәкбез" диделәр. Үз сәбәпләре бар, безнең аларны хөкем итәргә хакыбыз юк", диде төбәк Сәламәтлек саклау министры Александр Кравченко.
- 1-3 май көннәрендә Татарстанда яшәүчеләр 1,2 млн урамга чыгу рөхсәтен алдылар. Алар арасында 915е шәһәр янындагы бакчаларга бару өчен алынган, дип хәбәр итә Татарстан мәгълүматлаштыру министрлыгы. Системда шулай ук 3,7 мең үзмәшгуль теркәлгән диелә.
Казанга Берлиннан русияләр кайтарылды
Коронавирус сәбәпле Германиядә калган 170ләп Русия ватандашы бүген Казанга кайтты. Аларның барысы да "Ливадия" шифаханәсендә ике атналык карантинда булачак.
3 майда Казанга Уфа аркылы Таиландтан кайткан татарстаннар да “Ливадия” шифаханәсенә урнаштырылды. Моңа кадәр чит илләрдән кайткан Русия туристларының бер өлеше “Васильевский” шифаханәсенә карантинга куелган иде. Марина Патяшина сүзләренчә, бер атна дәвамында “Васильевский” шифаханәсендә Гарәп Әмирлекләре, Таиланд, Индонезия, Грузиядән Самар һәм Уфа һава аланнарына кайтып төшкән 210 кеше урнаштырылган.
Италиядә 8 атнага сузылган карантин йомшартылды
Ике айга якын карантинда утырган Италиядә тыю чараларының бер өлеше гамәлдән чыгарыла. 4 майдан башлап күп кенә ширкәтләр эшен яңартты. Ачык һавада урнашкан музейлар ачыла. Кешеләргә туганнары белән күрешү өчен өйләреннән чыгарга рөхсәт ителә. Шул ук вакытта дусларга, туганнарга кунакка йөрешү элеккечә тыела.
Италия хөкүмәте тыюларның бер өлешеннән баш тартуны “карантинның икенче баскычы” дип атый. Халыкны физик ара калдыру кирәклеге турында кисәтеп торалар. Кибетләрнең күпчелеге элеккечә ябык, рестораннар, кафелар ризыкны алып чыгып китеп ашау тәртибендә генә эшли. Җәмәгать туклануы урыннары 18 майда ачылыр дип көтелә. Мәктәпләр уку елы ахырына кадәр ябык булачак. Театрлар, кинотеатрлар кайчан ачыласы да әлегә билгеле түгел.
2,5 ай эчендә Италиядә 210 меңнән артык кешегә COVID-19 йокты, 29 меңгә якын кеше үлде. Соңгы атналарда яңа очраклар саны акрынлап кими, савыгучылар саны арта.
Түбән Новгородның татар авылы Шубиледә COVID-19 табылган
Түбән Новгород өлкәсенең татар авылы Шубиледә яшәүче бер кешенең коронавирус йоктыруы ачыкланган. Бу хакта үзенең Instagram сәхифәсендә әлеге авыл урнашкан Сергач районы башлыгы Олег Радаев хәбәр итте.
Түбән Новогород өлкәсендә коронавирус табылган татар авыллары саны сигезгә җитте – татар авыллары Камка, Өчкүл, Куй Суы, Иске Мочали, Кучкай Пожары, Грибан, Анда һәм Шубиледә 12 кеше коронавирус йоктырган иде. Камка авылында барлык дүрт кеше дә савыккан. Бүген Анда татар авылында дезинфекция уздырылган. Узган атнада анда бер кешедә коронавирус ачыкланган иде. Әлеге авыллар Сергач, Пилнә һәм Кызыл Октябрь районнарында урнашкан.
Сергачның үзендә дә 25 кешенең коронавирус йоктыруы расланган. COVID-19 шулай ук Толба авылында яшәүче биш кешедә табылган. Шулай итеп, бүгенге көндә Түбән Новгородның Сергач районында барлыгы 39 кешедә коронавирус расланган.
Шубиле авылында 564 кеше яши.
4 майда онлайн тамашалар
Азатлык изоляция чорында өйдә утыручыларны бүген татар һәм башкорт телләрендә булачак кызыклы онлайн чаралар, тамашалар белән таныштыра.
Тинчурин исемендәге татар драма театры "Хаҗи әфәнде өйләнә" спектаклен (18:30) күрсәтә.
"Безнең Татарстан" #айдадомой проекты кысаларында татар эстрадасы йолдызларының җанлы онлайн концертларын күрсәтүне дәвам итә. Бүген Уфа артистлары Алмаз һәм Айдар Юнысовлар (19:00) җырлый.
Бүген Мәскәүнең "Татар штабы" оешмасы үзенең Instagram профилендә Актанышның сәләтле балалар өчен һуманитар гимназиясе белән туры эфирда очрашу (20:00) уздыра.
Мирас башкорт җыр һәм бию ансамбле "Мирас" концерт програмын тәкъдим итә.
Казан Кирмәне музей-тыелагы Ислам мәдәнияте музее буенча татар телендә экскурсия тәкъдим итә. Экскурсияне музейның мөдире Илнур Низамиев алып бара.
"Татарстан – Яңа гасыр" телеканалы "Бичаракай" сериалын Youtubка чыгарды.
Габдулла Кариев исемендәге Татар яшь тамашачы театры бүген репертуарда барган иң яхшы спектакльләрнең видеоверсияләрен тәкъдим итә: "Тапшырыл...ган хатлар", "Ләйлә вә Мәҗнүн", "Шәй-бу! Шай-бу!" һәм балалар өчен "Асылкош җыры" спектаклен. Билет бәясе – 200-600 сум.
Әтнә татар театры сайтында "Фронтовичка", "Гүзәлем Әсәл", "Көрәктән – Сәнәк" комедиясы, "Әниемнең ак күлмәге", "Бәби театр", "Югалган көн", "Күз нурларым", "Безнең шәһәрнең серләре" спектакльләрен карап була. Билет бәясе – 30-70 сум.
Татарстанда коронавирус йоктыруның 86, Башкортстанда 81 яңа очрагы расланган
Татарстанда узган тәүлектә коронавируслы авырулар саны 86 кешегә арткан. Бу санны Русия коронавируска каршы көрәш оператив штабы китерә.
Республикада 1117 кешедә коронавирус расланган, 130ы савыккан. Барлыгы 3 кеше үлгән. Соңгы тәүлектә үлүчеләр булуы хәбәр ителми.
Башкортстанда - 81 яңа очрак. Республикада коронавирус барлыгы 1102 кешедә расланган, 185е савыккан. Барлыгы 14 кеше үлгән. Соңгы ике атнада яңа үлем очраклары хәбәр ителмәде.
Русиядә коронавирус йоктырганнар узган тәүлектә 10 581 кешегә арткан. 76 кеше үлгән. 4 майга Русиядә барлыгы 145 268 кешедә COVID-19 расланган, 1356сы үлгән, 18 095е савыккан.
Кытай дарулар туплап өлгерү өчен COVID-19 турында мәгълүматны яшергән
Кытай COVID-19 вирусы белән авыручылар саны һәм вирусның ни дәрәҗәдә йогышлы булуы турында мәгълүматны вакытында чыгармаган, ул моны үзендә кирәк кадәрле дарулар туплап калу өчен эшләгән. АКШ күзләү хезмәте шундый нәтиҗәгә килгән. Бу турыда Associated Press АКШның эчке иминлек министрлыгы хисабына таянып хәбәр итә.
Хисап авторлары язганча, Кытай җитәкчелеге гыйнвар ае дәвамында Дөнья сәламәтлек саклау оешмасына COVID-19 вирусының ни дәрәҗәдә йогышлы булуы хакында дөрес мәгълүмат җибәрмәгән. Шул ук вакытта Кытай чит илләрдән дарулар һәм медицина тауарлары сатып алуын нык арттырган, үзендә эшләнгән бу төр тауарларны чит илгә сатуны киметкән.