Төркиядән Татарсан һәм Башкортстан кешеләре кайтарылды
6 май төнендә Уфа халыкара һава аланына Антальядан SU-2143 рейсы килде. Очкыч Төркиядә коронавирус сәбәпле калган Русия ватандашларын алып кайтты. Уфага 93 кеше кайтты, 14е – Татарстан, 21е – Башкортстаннан, калганнары Удмуртия, Чуашстан, Чиләбе, Оренбур, Түбән Новгород өлкәләре һәм Пермь краеннан дип хәбәр итә Башинформ. Бу төбәкләрдән автобуслар килеп, ватандашларын өйләренә алып кайтып киткән.
Төркиядән кайткан рейста барлыгы 160 Русия ватандашы булган, аларның бер өлеше Ростов шәһәрендә төшкән.
Татарстанның коронавируска каршы көрәш оператив штабы хәбәр иткәнчә, Татарстанда кайткан 14 кеше ике атналык карантинга “Ливадия” шифаханәсенә урнаштырылган.
6 май иртәсенә иң мөһим хәбәрләр:
- Дөньяда коронавирус йоктыручылар саны 3 миллион 664 меңнән арткан. 257 мең кеше үлгән, 1 миллион 199 мең кеше сәламәтләнгән.
- Иң күп яңа авыручылар булган илләр (4 майда хакимиятләр раслаган саннар): АКШ (23,3 мең), Русия (10,5 мең), Бразилия (4 мең), Британия (3,9 мең), Һиндстан (3,9 мең).
- Татарстанда 2020 елның беренче кварталына яшәү минимумы күләме 9 252 сумга күтәрелгән. Әлеге карарны Татарстан премьер-министры Алексей Песошин имзалаган. 2019 елның дүртенче кварталында әлеге күрсәткеч 8 938 сум тәшкил иткән.
- Русия хөкүмәте пандемия тудырган кризис шартларында Мәскәү-Казан тиз йөрешле түләүле трасса проектыннан баш тартмый. Моның хакта Русия финанс министры Антон Силуанов белдерде. Яңа юл төзелешенә беренче акчалар инде бу елны бүленәчәк, ди министр.
- Русиялеләрнең 20%-ы пандемия тәмамланганнан соң эшне өйдән дәвам итәргә әзер, 50% кеше офиска кайтырга тели. Тагын 30% исә өйдән эшләүне офис белән алыштырып эшләргә әзер.
- Бүген Русия президенты Владимир Путин илнең "үзизоляция" тәртибеннән чыгу тәкъдимнәрен тыңлаячак. Шуннан соң илдә алдагы планнар турында карарлар кабул ителәчәк.
Татарстан изоляциядән чыгу планына Мәскәүдән җавап көтә
Татарстан үзенең изоляциядән чыгу планын әзерләп Русия хөкүмәтенә юлланган. Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хөкүмәт йортында коронавируска багышланган матбугат очрашуында белдерде.
“Татарстанның үз план проекты бар. Хәзер без Русия хөкүмәте тәкъдимнәрен көтәбез. Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Поповага чикләүләрне киметү планын төзү бурычы йөкләнгән. Без алардан үз планыбызны тәңгәлләштерер яки төзәтмәләр кертер өчен документ көтәбез. Һичшиксез, чикләүләрне киметү 10-11 майда булачак эпидемиологик вәзгыятьтән тора. Соңгы биш көндә яңа йоктыручылар саны үсеше 7-8 процент белән бара. Бүгенге процент үсеше чикләүләрне киметергә мөмкинлек бирми. Әгәр атна дәвамында үсеш 4-6 проценттан артмаса, бу безгә кайбер өлкәләрдән чикләүләрне алырга ярдәм итәчәк. Бәлки бу көндәлек хезмәт күрсәтү тармагы булыр, азык-төлек сатмаган кибетләр, парк, сквер, балалар мәйданчыклары, стадионнарга кагылыр”, диде Патяшина.
“12 майдан кайбер чикләүләр бетереләчәк. Ләкин бу кайсы өлкәләргә кагылганын әлегә киң җәмәгатьчелек алдында әйтә алмыйм”, диде Патяшина.
Башкортстанның Югары Яркәй үзәк хастаханәсенең терапия бүлеге карантинга ябылган
Башкортстанның Илеш районы Югары Яркәй үзәк хастаханәсенең терапия бүлеге карантинга ябылуын республика сәламәтлек саклау министрлыгы брифингында Роспотребназдорның Башкортстандагы идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Венер Изикаев белдерде.
Андагы бер пациентта коронавирус бар дип шикләнелә, анализ нәтиҗәләрен көтәләр.
Бүгенге көндә Уфаның Республика онкология, Бәләбәй һәм Кырмыскалы районы үзәк хастаханәләре, Салават шәһәре һәм Стәрлетамакның 1нче санлы хастаханәсендә аерым бүлекләр коронавирус сәбәпле карантинда кала бирә. Элек коронавируслы авырулар белән аралашкан хатыннар өчен якын көннәрдә Уфадагы республика клиник хастаханәсендә бала тудыру бүлеге ачылачак.
Казанда йогышлы авырулар хастаханәсен тәүлек буе төзиячәкләр
Казанның Җиңү проспектында республика йогышлы авырулар хастаханәсе янында төзелә башлаган яңа хастаханә киләсе атнадан тәүлек буе төзелә башлаячак. Бу турыда Татарстан президенты сүзчесе Лилия Галимова белдергән. Галимова сүзләренчә, 5 майда төзелешне президент Рөстәм Миңнеханов карап кайткан.
Хәзер төзелештә ике алмаш белән 180 кеше эшли. Киләсе атнадан эшләр көндез генә түгел, төнлә дә дәвам итәчәк.
Төзелеш 2020 елның 15 августына тәмамланыр дип көтелә.
Татарстан төзелеш министрлыгы матбугат хезмәте 29 апрельдә хәбәр иткәнчә, яңа корпус төзелеше 1,6 миллиард сумга төшәчәк, шуның 400 миллионга якын өлеше җиһазлар алуга тотылачак. Хастаханәне төзүгә федераль үзәктән акча бирелмәячәк.
5 майда онлайн тамашалар
Азатлык изоляция чорында өйдә утыручыларны бүген татар һәм башкорт телләрендә булачак кызыклы онлайн чаралар, тамашалар белән таныштыра.
Бүген Кариев исемендәге татар яшьләр театры "Ак Барс маҗаралары" спектаклен (16:00) күрсәтә.
Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт драма театры "Ике төш" спектаклен (16:00) тәкъдим итә.
Салават шәһәренең башкорт драма театры Нәҗип Әсәнбаевның "Җиде кыз" спектаклен (19:00) карап була.
Бүген Мәскәүнең "Татар штабы" үзенең Instagram профилендә Омски "Мәдәният" оешмасы башкарма рәисе Диләрә Солтанова белән туры эфирда очрашу (20:00) уздыра.
Уфаның Мостай Кәрим исемендәге яшьләр милли театры "Кәмит" исемле тамаша күрсәтә.
Тәбрис Яруллин белән Рәдиф Кашапов "Казан кайный" подкастының 30нчы чыгарылышын тәкъдим итә.
"Татарстан – Яңа гасыр" телеканалы "Сөюләрем сине хак минем" сериалын Youtubка чыгарды.
Изоляция чорында Русиядә гаиләдә көч куллануга зарланулар 2,5 тапкыр арткан
Русиядәге кеше хокуклары омбудсмены Татьяна Москалькова гаиләдә көч куллану очраклары артуын белдерә. Бу турыда ул РИА Новостига сөйләгән. Аның сүзләренчә, 10 апрельдән башлап гаиләдә көч куллану 2,5 тапкыр күбәйгән. Бу мәгълүмат журналистлар һәм кеше хокукларын яклаучы, сәүдәгә корылмаган оешмалар (НКО) туплаган саннарга нигезләнеп китерелә. “Әлеге оешмалар мәгълүматынча, мартта аларга гаиләдә көч куллануга зарланып 6054 кеше мөрәҗәгать итсә, апрельдә 13 мең мөрәҗәгать килгән”, ди омбудсмен.
5 майда Төркиядән һәм АКШтан Татарстан кешеләре кайтарыла
5 майда Уфага Анталиядән очкыч белән Русия ватандаштары кайтарыла. Очкычта Татарстан кешеләре дә бар. Алар автобус белән Казанга кайтарыла, аннары “Ливадия” шифаханәсенә ике атналык карантинга урнаштырылачак.
Моннан кала, Лос-Анджелестан Мәскәүгә килүче очкычта да Татарстан кешеләре бар. АКШтагы Русия илчесе Анатолий Антонов сүзләренчә, очкычта 298 юлчы. Аларның бер өлеше төбәкләр булышлыгы белән кайтарыла. Русиянең 18 төбәге үз ватандашларын кайтаруда ярдәм күрсәткән.