Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коронавирус. Җанлы блог

Коронавирус турында актуаль хәбәрләр тупланмасы [14 март — 25 май 2020]

Азатлык әлеге Җанлы блогта дөньяда яңа вирус тарала башлаган иң кызу көннәрдә сезне шушы зәхмәткә бәйле соңгы хәбәрләр, гыйбрәтле хәлләр, кызыклы вакыйгалар белән таныштырып барды. Бүген без Җанлы блогны ябабыз. Алга таба коронавируска бәйле хәбәрләрне Коронавирус бүлегендә һәм Махсус сәхифәдә таба аласыз. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

12:15 29.3.2020

Оренбурда коронавирус йогудан чыгышы белән Самарның Яңа Усман авылыннан булган татар эшмәкәре үлгән

Шимбә көнне Русиядә COVID-19 авыруыннан үлүчеләр арасында 57 яшьлек Раил Зарипов та булуы ачыкланды. Ул Оренбурның Бузылык шәһәрендә яшәгән, анда бизнес белән шөгыльләнгән һәм "Байтуган" ширкатен җитәкләгән. Вирусны ул чит ил сәфәре барышында йоктырган дип фаразлана. Аның якыннары хәзерге вакытта карантинга ябылган. Зарипов үлеме аның башка авыруы булуы белән дә аңлатыла ала дип хәбәр ителә. Оренбурның сәламәтлек саклау министры Татьяна Савинова сүзләренә караганда, авыруны дәвалау тиешле шартларда барган, соңрак ул үпкәне ясалма җилләндерү җиһазына тоташтырылган.

Соңгы тәүлек эчендә Русиядә коронавирус йогудан барлыгы 4 үлем теркәлде, Оренбурдан тыш шуларның икесе Мәскәүдә, тагын берсе - Питербурда.

17:54 29.3.2020

Кыска арада дөньяда берничә дистә мең кешенең гомерен өзгән йогышлы коронавирус авыруы сәбәпле бар Русия буйлап төрле иминлек чаралары кертелгәндә Урыс православ чиркәве үз гыйбадәтләрен туктатмаячагын белдерде. Азатлык Казандагы Мәрьям ана (Богородицкий) чиркәвендә 29 марттагы якшәмбе гыйбадәтендә бу куркынычлы чирне таратуга каршы чараларны күзәтте.

Коронавирус шартларында Казанда православ гыйбадәтләре дәвам итә
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:19 0:00

20:35 29.3.2020

Соңгы көннәрдә Татарстан һәм Башкортстан шәһәрләре урамнарында полиция машиналары тавыш көчәйткечләр аша коронавирус таралу куркынычы турында кисәтеп, кешеләргә өйләреннән чыкмаска кушып йөри.

Шәһәр урамнарында полиция коронавирус таралу турында кисәтә
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:37 0:00

22:18 29.3.2020

Мәскәүдә карантин кертелә, кирәксезгә урамга чыгу тыела

Мәскәү мэры Сергей Собянин шәһәрдә коронавируска бәйле яңа чикләүләр кертте. Хәзер башкаларда урамга бары тик түбәндәге сәбәпләр белән генә чыгарга рөхсәт ителә:

  • ашыгыч медицина ярдәме, кеше гомере яки сәламәтлегенә куркыныч булган очракта;
  • эшкә бару-кайту;
  • якындагы кибеттә яки даруханәгә чыгу;
  • торган урыннан 100 метрга кадәр җирдә өй хайваннарын йөртү;
  • чүпне ташлау.

Мондый чикләүләр Мәскәү өлкәсендә дә кертелә.

09:31 30.3.2020

30 март иртәсенә төп коронавирус хәбәрләре:

  • Дөнья буйлап коронавирус йоктыручылар саны 723 меңгә җиткән. 34 мең кеше үлгән, 151 мең кеше сәламәтләнгән. Иң күп авыручылар АКШта (143 мең), икенче урында Италия (97 мең), ә Испания (80 мең) Кытайны (82 мең) куып җитә диярлек. Кытайда рәсмиләр вирус таралышын туктатып булды дип белдергән.
  • Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә карантин режимы башланган. Бүгеннән анда өйдән бары тик аерым сәбәпләр белән генә чыгып була. Тиздән шәһәр һәм өлкә буйлап бары тик махсус рөхсәт кәгазе белән генә йөреп булачак.
  • Русия премьер-министры Михаил Мишустин Мәскәүдә кертелгән карантин режимын ил күләмендә кертергә тәкъдим итте. Андый тәкъдим белән ул Русия төбәкләренә мөрәҗәгать итте.
  • Мәскәүдәге Коммунарка хастаханәсендә узган тәүлектә ике кеше үлгән, аның берсе коронавирус булуда шикләнгән. Барлыгы хастаханәдә 348 кеше, аларның 78ендә коронавирус расланган, тагын 115тә вирус булырга мөмкин.
  • Русия хөкүмәте иң әһәмиятле тауарлар исемлеген үзгәртте (әлеге тауарларны бу атнада сатып була). Элек булган исемлектән, аерым алганда, компьютер һәм электрон җиһазлар, көнкүреш җиһазлар, машина җайланмалары, төзелеш материаллары, бакча тауарлары, тәмәке, күзлекләр юкка чыккан.
14:26 30.3.2020

Русиядә коронавирус рәсман тагын 302 кешедә табылган

Коронавирус, Русиядә, рәсми саннарга караганда, узган бер тәүлек эчендә тагын 302 кешедә табылган. Русиянең коронавируска каршы штабы биргән саннарга күрә, Татарстан белән Башкортстанда яңа очраклар теркәлмәгән. Мәскәүдә — 212 яңа авыру, Комида - 15, Петербурда 8. Мари Илендә, Калмык республикасында, Владимир, Вологодский һәм Алтай өлкәләрендә дә беренче авырулар теркәлгән. Хәзер бу куркыныч йогышлы чир Русиянең барлык диярлет төбәкләрендә һәм аннексияләнгән Кырымда да бар.

14:41 30.3.2020

Күренекле скрипкачы, коронавирус аркасында өйдә утырырга мәҗбүр Динә Закирова да үзенең Instagram-ында җиңел һәм тиз генә итеп медицина битлеге ясарга өйрәтүче видео чыгарды.

15:17 30.3.2020

Татар дөньясында күренекле музыкантлар Рәдиф Кашапов һәм Ания Фәйзрахманова 30 мартта Казан вакыты белән кичке сәгать 7дә интернет аша җанлы концерт тәкъдим итә. Татарча инструментал һәм психоделик көйләрне биредә тыңлый аласыз.

дәвам

XS
SM
MD
LG