Татарстанның 14 шәһәренә белешмә белән генә кертәләр
Дәүләт юл инспекциясе һәм Росгвардия хезмәткәрләре шәһәргә керүче һәм чыгып китүчеләрне тикшерә дип хәбәр итте Татарстан президенты сүзчесе Лилия Галимова. Машиналарны туктатып, эш урыныннан белешмә сорыйлар. Бу белешмә кешенең эш урынына баруын яки эштән өйгә кайтуын расларга тиеш.
Галимова сүзләренчә, мондый махсус тәртип Татарстанның Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән, Алабуга, Чистай, Бөгелмә, Лениногорски, Норлат, Азнакай, Баулы, Зәй һәм Менделеевски шәһәрләрендә кертелгән.
Коронавирус сәбәпле Кырымда казакларга өстәмә вәкаләтләр бирелде
2 апрельдән Кырымда рәсми рәвәштә карантин игълан ителде. 3-6 апрельдә Кырымда тулысынча үзизоляция тәртибе кертелә, кешеләр яшәгән урыннарыннан читкә китмәскә тиеш.
Карантин вакытында азык алу өчен якындагы (100 метрга кадәр) кибеткә бару, чүп чыгарыру, эт йөртү, рөхсәт кәгазе булса, эшкә бару рөхсәт ителә.
65 яшьтән өлкәннәргә өйдән чыгу 14 апрельгә кадәр тыела.
Шәһәрләрнең керү-чыгу юлларын, урамнарны полиция, Росгвардия һәм казаклар тикшерә.
Русиядә ял көннәре режимы 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк
Коронавируска каршы чара буларак, Русиядә ял көннәре 30 апрельгә кадәр озайтыла. Моны Русия президенты Владимир Путин ил халкына чираттагы мөрәҗәгатендә белдерде. Ул хезмәт хаклары сакланачак дип ассызыклады. Вазгыять үзгәрсә, ял вакыты кыскарырга да мөмкин.
Русия президенты төбәк башлыкларына өстәмә вәкаләтләр биреләчәген белдерде, нинди режим кертүне һәр төбәк үзе хәл итәчәк диде. Хакимият оешмалары, даруханәләр, азык-төлек кибетләре, медицина оешмалары, туктатып булмый торган сәнәгать оешмалары элекке режимда эшләвен дәвам итәчәк.
"Казан Экспо" үзәген коронавируслы авыруларны кабул итәр өчен җиһазлана
7 номерлы шәһәр хастаханәсе баш табибы Артур Делян “БИЗНЕС Online”га белдергәнчә, халыкара күргәзмә үзәгендә авырулар өчен 1400 урын әзерләп куелачак. Вирус эләктергән кешеләрне башта 7нче шәһәр хастаханәсенә юллаячаклар, анда 150 урын җиһазланган. Ул урыннар җитмәсә, Республика клиник хастаханәсендә тагын 200 кешелек урын киләсе сишәмбегә әзер булачак. Алар да тулса, авыруларны “Казан Экспо” бинасына урнаштыра башлаячаклар.
Уфада карантин тәртибен саклауга хәрби чаралар ветераннары җәлеп ителә
Уфада үзизоляция тәртибе чорында урамда йөрүчеләрне полиция тикшерә. Полиция хезмәткәрләре генә җитмәү сәбәпле, “партизаннарны” аулау өчен башка көчләр дә җәлеп ителә. Хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннарны Уфада тәртип саклауда куллана башлаганнар. Бу хакта башкала мэры урынбасары Рөстәм Газизов хәбәр итте. Аның сүзләренчә, хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан 96 ветеран тәртип саклауда катнаша. Алар арасында махсус тәгаенләнешле төркем, диңгез пехотасы ветераннары да бар. Алар коронавирус инфекциясе чорында чикләүләрне бозучылар белән профилактик сөйләшүләр уздыра. Интернеттагы “Три шурупа” һәм кайбер башка сәхифәләр “гади хәрби түгел, ә кеше үтергән, дусларының үлемен күргән кешеләрнең карантинны бозучылар белән сөйләшү уздыруына ышанасы килми”, дип борчылу белдерә.
Коронавирус сәбәпле Праганың буш торучы Corinthia отеле төннәрен кайбер бүлмәләрендә утны яндырып куеп йөрәк сурәтен күрсәтә.
3 апрель иртәсе яңалыклары:
- Дөньяда коронавирус йоктыручылар саны 1 миллионнан арткан. Үлүчеләр саны 53 меңнән арткан, 211 мең кеше савыккан.
- Чечня комендант сәгатен керткән беренче Русия төбәге булды. Рамзан Кадыйров игълан иткәнчә, 3 апрельдән 20:00 - 08:00 аралыгында кешеләргә һәм транспортка хәрәкәт итү тыелды.
- Мәскәү мэриясе үзизоляция тәртибен бозучылар арасында беренче чиратта зур төркемнәргә җыелган кешеләргә штраф салырга җыена.
- Кытай 4 апрельне коронавирустан корбан булганнар истәлегенә матәм көне дип игълан итте. Шимбә көнне барлык күңел ачу чаралары үткәрелмәячәк, байраклар төшерәләчәк. Иртәнге 10:00да (Казан вакыты белән иртәнге сәгать биш) өчминутлык тынлык узачак.
- Сәүдә үзәкләре ай ахырына кадәр эшләмәсә, бу апрель азагына 10 млн эш урынын кыскартуга китерәчәк. Русия сәүдә үзәкләре шурасы бизнеска реаль ярдәм күрсәтү чаралары кабул итмәвенә зарлана. Моның хакта Коммерсант яза.