- Татарстанда коронавирус йоктыручыларның барысына да 20дән 46га кадәр яшь
- Татарстанда чит илдән кайткан, яки авыручылар белән контактта булганнарга полиция үзизоляция тәртибен бозу өчен 42 протокол төзегән. Урамда сәбәпсез йөрүчеләргә 356 беркетмә төзелгән.
- Республикада барлыгы коронавируска 12,5 мең тест ясалган.
- СМС-хезмәте ярдәмендә урамга чыгу вакыты ике сәгатькә кадәр арттырылырга мөмкин.
Моның хакта Татарстан хакимиятенең брифингында хәбәр ителгән.
Митрополит Феофан коронавирустан коткару сорап Казан өстеннән боралакта әйләнгән
Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан һәм Казан епархиясе хезмәткәрләре 3 апрельдә Казан өстеннән коронавируска каршы хач әйләнүе уздырган. Руханилар Татарстан башкаласы өстеннән боралакта әйләнгән. Алар үзләре белән Казан иконасын да алган. Бу турыда Казан епархиясенең рәсми сайтында языла.
Татарстанда үзизоляция тәртибе вакытында балалар бакчасы өчен түләү алмаячаклар
Татарстанда үзизоляция тәртибе көннәрендә ата-аналардан балалар бакчасы өчен түләү алмаячаклар. Бакчаларда абүнә түләүләрен алмау турыда карар кабул итүне Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республика хөкүмәтенә йөкләгән. Шундый карар кабул ителәчәге турында Миңнеханов үзенең Instagram-дагы сәхифәсендә хәбәр итте. Бу мәгълүматны Татарстан хөкүмәтенең коронавируска каршы көрәш мәсьәләләренә багышланган утырышында да расладылар.
Чаллыда укытучылар медицина битлекләре тегүгә җәлеп ителгән
Чаллы шәһәрендә мәктәп укытучылары коронавирустан саклану битлекләре тегү эшенә җәлеп ителә. Шәһәрдәге 64 мәктәптән 305 укытучы барлыгы 24 мең данә битлек теккән дип белдерә Чаллы шәһәре идарәсе. Чаллы мэры Наил Мәһдиев сүзләренчә, битлек теккән өчен укытучыларга түләнми, ләкин аларның эше “матди яктан бүләкләнәчәк”. Битлекләр тегү өчен материал муниципаль бюджет акчасына алынган.
Чит илләрдән русияләрне кайтаручы очышлар туктатыла
Русия җомгадан шимбәгә каршы төндә чит илләрдән Русия ватандашларын алып кайтучы һава рейсларын вакытлыча туктата. Бу турыда Интерфакска зур һава ширкәтләренең берсендәге чыганагы белдергән. Аның сүзләренчә, Росавиация бу турыда күрсәтмә белән телеграмнар тараткан.
Тагын бер чыганак шимбәдән башлап бөтен халыкара рейслар туктаячагын раслаган.
Бүген Аэрофлот Шеремтьеводан Нью-Йоркка очарга тиеш булган рейсны башкармый калган. Юлчыларга очышның булмаячагы турында соңгы минутларда экипаж хәбәр иткән.
Сергей Собянин халыкка бюджеттан ярдәм итүгә каршы чыкты
Мәскәү мэры Сергей Собянин коронавирус сәбәпле ял көне дип игълан ителгән көннәрдә барлык русияләргә матди ярдәм күрсәтү тәкъдимнәренә каршы чыкты. Собянин сүзләренчә, төбәкләр бюджетлары мондый чыгымнарны күтәрә алмыйча "ярылачак". Мәскәү мэры фикеренчә, эшләмәскә мәҗбүр булган хезмәткәрләр өчен ширкәтләр түләргә тиеш.
Узган атнада АКШ Конгрессы эпидемия шартларында икъдисадка ярдәм итү максатында 2 триллионнан артык долларлык канун проектын хуплады. Ул акчаның бер өлеше кешеләргә ярдәм итүгә тотылачак. Керемнәре уртачадан ким булганнарга 1000 доллардан артык, һәр бала өчен 500 доллар ярдәм акчасы биреләчәк.
Татар эстрадасы һәм шоу дөньясы йолдызлары Instagram-да коронавируска каршы креатив флешмоб оештырды. 20-гә якын кеше катнашындагы бу чара кулны сабын белән юарга өнди. Алар һәрберсе сабынны бер яктан ала һәм кулларын сабынлап икенче якка озата. Бу видеолар бер-бер артлы тезелгәч йолдызлар сабынны бер-беренә тапшырган кебек күренә.
4 апрельгә төп хәбәрләр:
- Дөнья буйлап коронавирус йоктыручылар саны 1 миллион 118 меңнән арткан. 58 меңгә якын кеше үлгән, 226 мең кеше савыккан.
- Вирус йоктыручылар иң күп булган илләр: АКШ (278 мең), Италия (119 мең), Испания (119 мең), Германия (91 мең), Франция (83 мең). Вирус барлыкка килгән Кытай авыручылар саны белән инде алтынчы урында.
- Татарстанда урамга чыгу рөхсәте вакыты кайбер сәбәпләр өчен арттырылган. Шәһәр читендәге өйгә бару өчен хәзер 2 сәгать вакыт, яшәү урынын алыштырыр өчен хәзер 6 сәгать вакыт биреләчәк. Калган сәбәпләр өчен рөхсәт вакыты элеккечә 1 сәгать булып кала.
- Русиядә коронавирус турында ялган хәбәр тарату өчен беренче җинаять эше ачылган. Петербурда әлеге эш буенча активист Анна Шупшановадан сорау алу оештырылган. Җинаять эше Вконтакте "коронавирус белән авыручыны өйгә җәмәгать транспортында җибәргәннәр" дигән язма өчен ачылган.
- Русия Элемтә министры интернет ширкәтләренә хат юллар, апрельдә "ял көннәре" вакытында видео сыйфатын киметүне сорады. Смартфон кушыматаларында 720p, браузерларда 1080p сыйфатны максималь ясарга тәкъдим ителде.
- "Аэрофлот" Русия буйлап очышлар санын ихтыяҗ кимү сәбәпле кыскарта. Мисал өчен Мәскәүдән Петербурга 140 очыштан 70 рейс кына калачак.