Рамазан аенда Татарстан мәчетләрендә тәравихлар һәм авыз ачу мәҗлесләре булмаячак
Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең (ТМДН) Голәмә шурасы чыгарган карар нигезендә, Рамазан аенда мәчетләрдә укыла торган төнге тәравих намазы, быел коронавирус таралу куркынычы сәбәпле, укылмаячак. Мөселман кешесе аны үз өендә башкарырга тиеш. Күп санлы кешеләрнең җыелуы тыелганга күрә, быел ифтар мәҗлесләре дә уздырмаска карар ителде.
Русиядә узган бер тәүлек эчендә коронавируслы тагын 582 кеше рәсми рәвештә теркәлгән. Русиянең коронавируска каршы штабы биргән саннарга күрә, иң күп очраклар Мәскәүдә (434), Мәскәү өлкәсендә (49) һәм Петербурда (15).
Татарстан белән Башкортстанда яңа очраклар булуы хәбәр ителми. Татарстанда элегрәк барлыгы 25 очрак, Башкортстанда 10 очрак теркәлгән иде.
4 апрельдә онлайн тамашалар
Изоляция чорында өйдә утыручыларны бүген булачак кызыклы онлайн чаралар, тамашалар белән таныштыруны дәвам итәбез.
Бүген тарихчы, Дөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов балконда торып экскурсия оештыра. 15нче катта урнашкан балконнанн Әмәт тавы, Нугай даругасы, Калуга бистәсе, Газовая-Халева урамнары манзарасы ачыла. Казанның бу җирләрдә 100 ел элек булган чикләре һәм шәһәрнең үсеше турында сөйләргә ниятли Айрат. Казан вакыты белән 15:00дә башланучы әлеге чараны карау өчен zoom-га бу сылтама аша керергә кирәк.
Бүген Башкортстанның Фәйзи Гаскәров исемендәге халык биюләре ансамбле онлайн-концерт уздыра. Ансамбль "Гәскәров мирасы – Республика байлыгы" дип аталган концерт програмы тәкъдим итә. Тамашаның туры трансляциясен Казан вакыты белән 17.00дә ансамбльнең YouTube каналында карап булачак.
Шулай ук бүген интернетта Әтнә татар театрының "Көрәктән – сәнәк" комедиясен карап булачак. Моның өчен театрның сайтында теркәлергә кирәк. Теркәлү узганда билет өчен түләнә, ул 70 сум тора. Билет алучыга спектакльне карау өчен сылтама килә.
Вакыты - 20:00
Моннан тыш, Әтнә татар театры Хәй Вахитның "Җырым табар сине" спектаклен дә күрсәтә.
Әкият курчак театры артистлары Instagram челтәрендә туры эфирда татар әкиятләре укуны дәвам итә. Бүген 18:00дә театр актрисасы Ләйсән Миңнәхмәтова "Көнгә күренмәс Сылу-Көмеш" әкиятен укый.
Татарстанда смс-рөхсәтләрнең чынлыгын тикшерү хезмәте булдырылган
Татарстан хөкүмәте коронавируска каршы изоляция чорында өйдән чыгучы өчен смс-рөхсәтләрнең ялган булмавын тикшерүдә тәртип саклау хезмәткәрләренә ярдәм сервисын булдырган. Тәртип саклаучылар кешедәге рөхсәт кодын керткәннән соң әлеге онлайн сервис аның исем-фамилиясен, яшәү урынын, өйдән чыгу максатының кодын һәм рөхсәтнең күпме вакыт гамәлдә булуын күрсәтергә тиеш. Әгәр кеше алдашып ялган код күрсәтсә, систем андый рөхсәт бирелмәгәнлеген белдерәчәк диелә.
Коронавирус таралуга каршы чаралар кысаларында 31 апрельдә Татарстанда, чыгарма булган кайбер очракларны искә алмаганда, өйдән смс аша рөхсәт алып кына чыгу тәртибе кертелде. Әлеге тәртип шартлары белән биредә таныша аласыз.
5 апрель иртәсенә коронавирус хәбәрләре:
- 1 миллион 203 мең кеше вирус йоктырган. 64 мең кеше үлгән, 247 мең кеше савыккан.
- АКШта вирус йоктыручылар саны 300 меңнән арткан (312 мең). Бу илдә 8,5 мең кеше үлгән, 14,9 мең кеше сәламәтләнәгән. Испаниядә 126 мең, Италиядә 124 мең, Германиядә 96 мең, Франциядә 90 мең кеше авырый.
- Татарстанда СМС ярдәмендә урамга чыгу рөхсәте хезмәтендә бер тәүлектә 100 меңгә якын кеше теркәлгән. Системны гомуми кулланучылар саны 285 меңгә җиткән. Барлыгы 363 мең рөхсәт бирелгән, аларның яртысы - шәһәр читендәге йортка (бакчага) бару өчен соралган.
- Мәскәүдә COVID-19 булган тагын 2 кеше үлгән. Русия буйлап үлүчеләр саны 45кә җиткән.
5 апрельдә онлайн тамашалар
Азатлык изоляция чорында өйдә утыручыларны бүген булачак кызыклы онлайн чаралар, тамашалар белән таныштыруны дәвам итә.
Кариев исемендәге яшь тамашачы театры артистлары “Тылсым” проекты кысаларында татар әкиятләре укуын дәвам итә. Бүген "Камыр Батыр" әкиятен театр актрисасы Албина Гайзуллина укый.
Әкият курчак театры артистлары Instagram-да туры эфирда татар әкиятләре укуны дәвам итә. Башлану вакыты – 18:00
Шулай ук бүген интернетта Әтнә татар театрының балалар өчен "Бәби театр" һәм "Алтын битлек" театр премиясенең "Маска+" фестивалендә катнашкан "Фронтовичка" спектакльләрен карап булачак. Моның өчен театрның сайтында теркәлергә кирәк. Теркәлү узганда билет өчен түләнә – "Бәби театр" 30 сум, "Фронтовичка" 70 сум тора. Билет алучыга спектакльне карау өчен сылтама килә.
Буа татар театры Раил Садриевның "Тормыш авыр…" моноспектаклен һәм "Кодалар-кодачалар" комедиясен тәкъдим итә.
Чаллы татар драма театры Равил Сабырның "Хәят" спектаклен тәкъдим итә.
"Башкортостан" киностудиясе Мостай Кәрим, Зәйнәб Биишева, Акмулла, Фәйзи Гәскаровов, Салават Юлаев турында документаль фильмнар (карау өчен исемнәрендәге сылтамаларга төртегез), шулай ук "Сөмбелнең җиденче җәе", "Стеклянный пассажир" һ.б. нәфис фильмнар тәкъдим итә.
Русиядә коронавирус йоктыруның 658 яңа очрагы рәсман теркәлгән
Русия рәсмиләре узган бер тәүлектә илдә коронавирус йоктыруның 658 яңа очрагы теркәлүен белдерә. Русиянең коронавируска каршы көрәш штабы белдерүенчә, узган тәүлектә Мәскәүдә 536 очрак теркәлгән. Мәскәү өлкәсендә тагын 45 кешедә, Түбән Новгород өлкәсендә 22, Петербурда 20, Ленинград һәм Тула өлкәләрендә унар яңа очрак теркәлгән.
Рәсми саннарга караганда, Татарстанда да, Башкортстанда да яңа очраклар ачыкланмаган.
Русиядә барлык коронавирус йоктырган кешеләр саны 5389га җитте, 45 кеше бу чирдән үлде диелә.
LaVision компаниясе (газ һәм сыекча агымнары визуализациясе белән шөгыльләнә) сөйләшкәндә һәм сулыш алганда һава агымнары хәрәкәтен күрсәтте.
Визуализациядән күренгәнчә, әгәр кеше авыру булып, битлексез йөрсә, вирус аның белән аралашкан башка берәүнең организмына җиңел генә үтеп керә ала, шуңа битлек күп очракта сәламәт кешене инфекциядән саклый ала.
Битлек тагу бигрәк тә авыруны җиңел кичергән, йә авырганын бөтенләй сизмәгән кешеләргә мөһим. Алар шулай итеп башкаларны вирус йогудан саклап кала ала.
Гомумән, битлек кию һәркем өчен, хәтта сәламәт кешеләр өчен дә кирәк, ул йоктыру мөмкинлеген киметә, ди белгечләр.