6 апрель иртәсе хәбәрләре:
- Дөньяда COVID-19 йоккан кешеләр саны 1 миллион 274 мең тәшкил итә. 69,4 мең кеше үлгән, 260 мең кеше савыккан.
- Роспотребнадзор өйләргә килеп коронавируска түләүле тест ясый башлаячак. Әлегә бу Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә мөмкин булачак, алга таба барлык төбәкләрдә дә таралыр, дип көтелә. Процесс контактсыз уза, нәтиҗә берничә көннән электрон почтага килә.
- Татарстанда бүген мәктәпләр һәм университетлары дистанцион форматта укый башлый. Узган атна аларда ял атнасы иде.
- Коронавирус белән авырган Британия премьер-министры Борис Джонсон хастаханәгә салынган. Бу саклык чарасы диелә, Джонсонда авыру симптомнары 10 көн узуга да саклана.
- Күп кенә илләрдә карантин һәм "изоляция" шартларында өйдә көч куллану очраклары кинәт арткан. Хәзерге көндә карантинда Җир шары халкының өчтән бер өлеше, ягъни 2,6 млрд кеше.
- Мәскәүдә Урыс православ чиркәвенең өч вәкиле коронавирус йоктырган. Алар белән элемтәдә булганнарны сак булырга һәм изоляциягә күчәргә соралган.
Татарстанда коронавирус йоктыруның 16 яңа очрагы рәсман теркәлгән
Русия рәсмиләре соңгы бер тәүлек эчендә илдә коронавирус йоктыруның 954 очрагы теркәлүен белдерә.
Мәскәүдә 591, Мәскәү өлкәсендә 82, Петербурда 35, Коми Республикасында 31, Татарстанда 16 яңа очрак рәсми теркәлгән.
Башкортстанда яңа очрак теркәлүе хәбәр ителми.
Шулай итеп, Русиядә рәсми авырулар саны 6343кә җитте. 47 кеше бу куркынычлы авыру сәбәпле үлгән, 406 кеше савыккан диелә.
Русияләрнең реаль керемнәре 2020 елда 5 проценттан артыграк кимергә мөмкин
Белгечләр Русияләрнең реаль керемнәре 2020 елда 5 проценттан артыграк кимергә мөмкин дип фаразлый. АКРА төркеме икътисадчылары исәпләвенчә, 2020 елда ил халкының реал тоту өчен акчалары кимү Кырым аннексиясе булган 2014 елдагыдан соң иң зуры була ала. Алар фикеренчә, Русия хакимиятенең коронавируска бәйле чикләүләре, эшсезлек арту һәм рубль бәясе төшү нәтиҗәсендә халыкның реаль керемнәре 5 проценттан артыграк кимергә мөмкин. Кешеләр макроикътисади вазгыятьнең начараюын президент Владимир Путин ял ае дип игълан иткән апрель нәтиҗәләреннән үк сизәчәк диелә. Реаль тотырлык акчалар керемнәрдән инфляцияне һәм салым, төрле мәҗбүри түләүләрне, кредит процентларын чигерү нәтиҗәсендә исәпләнә.
6 апрельдә онлайн тамашалар
Азатлык изоляция чорында өйдә утыручыларны бүген булачак кызыклы онлайн чаралар, тамашалар белән таныштыруны дәвам итә.
Әкият курчак театры артистлары Instagram-да туры эфирда татар әкиятләре укуны дәвам итә. Бүген театр актрисасы Албина Шаһалиева "Ил гизүче бака" һәм "Тавыш алмаштыруның аянычлы нәтиҗәләре" әкиятләрен укый. Башлану вакыты - 18:00
“Безнең Татарстан” #айдадомой проекты кысаларында татар эстрадасы йолдызларының җанлы онлайн концертларын күрсәтүне дәвам итә. Бүген "Голос. Дети" проекты финалисты Сәйдә Мөхәммәтҗанова чыгыш ясый. Вакыты - 19:00
Шулай ук бүген интернетта Әтнә татар театрының балалар өчен "Бәби театр" һәм "Алтын битлек" театр премиясенең "Маска+" фестивалендә катнашкан "Фронтовичка" спектаклен карап булачак. Моның өчен театрның сайтында теркәлергә кирәк. Теркәлү узганда билет өчен түләнә – "Бәби театр" 30 сум, "Фронтовичка" – 70 сум тора. Билет алучыга спектакльне карау өчен сылтама килә. Әтнә театрының бу спектаклләрен 12 нче апрельга хәтле карап була
Буа татар театры "Концлагерьчылар" спектаклен тәкъдим итә.
Бүген Уфаның "Нур" татар театры балалар өчен "Нурлы әкият" исемле яңа онлайн-проект башлап җибәрә. Театры актрисасы, балалар театр-студиясе җитәкчесе Ленария Хаҗиева татар һәм урыс телләрендә әкиятләр укый. Ул Казан вакыты белән 19:00дә башлана.
Туймазы татар драма театры "Тукай белән очрашу" һәм "Колбаса" спектакльләрен тәкъдим итә.
Рамзан Кадыров изоляция тәртибен бозган кешене кыйнауны хуплады
Чечня башлыгы Рамзан Кадыров хакимият игълан иткән “үзизоляция режимын” бозган кешегә суккан тәртип саклау хезмәткәрен бүләкләргә вәгъдә итте. Моны ул Instagram аша күрсәтелгән туры эфирда белдерде. Ул видеоның бер өлешен “Грозны” телеканалы чыгарды.
Кадыров әйтүенчә, тәртип саклау хезмәткәренең бу гамәле башта аңа ошамаган булса, соңрак ул аны бүләкләргә карар иткән. “Миңа меңне җирләүгә караганда, берәүгә сугу яхшырак. Кирәк кешене күсәк белән кыйнаячакмын. Кирәк кешене төрмәгә, базга утыртачакмын, әмма үз халкымны яклаячакмын”, ди Кадыров.
Аргун шәһәрендә яшәүче кешене тәртип саклаучылар типкәләве төшерелгән видео интернетта 4 апрельдә таралган иде, соңрак ул видео юкка чыкты.
Русия хөкүмәте медицина битлекләре сатуга чикләүләр кертә
Русиядә медицина битлекләре һәм коронавируска каршы көрәштә кулланыла торган башка кайбер әйберләр сатуга чикләүләр кертелде. Хөкүмәт сайтында урнаштырылган документка караганда, медицина белән бәйле кайбер таварлар сату тәртибе үзгәрә. Әлеге исемлектә медицина битлекләре, респираторлар, медицина бармакчалары, марля, медицина саклану киемнәре дә бар.
Бу таварларны махсус лицензиясе булмаган кибетләрдә сату тыела, ә даруханәләрдә һәм лицензиясе булган оешмаларда сату бәясен 10 тиеннән дә күбрәккә арттырырга ярамаячак. Күпләп сату-алуда да бәяне 10 проценттан күбрәк арттырырга ярамаячак.
Март ахырында Татарстан даруханәләре медицина битлекләре белән тәэмир ителмәгәндә Татарстан Дәүләт шурасындагы “Бердәм Русия” депутаты Мөслимә Латипованың “Бәхетле” киберләрендә андый битлекләрнең бер данәсен 70 сумнан саттылар. Русия монополиягә каршы идарәсе белдерүенчә, башка кайбер төбәкләрдә ул битлекләр 6 сумнан сатылган булган.
Миңнеханов гадәттән тыш хәл тәртибен бозучыларны җәзалаячак оешмаларны билгеләде
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов гадәттән тыш хәл вакытында яки ул килеп чыгу куркынычы булган вакытта тәртип кагыйдәләрен бозучыларга беркетмә тутыру хокукы булган хезмәткәрләр исемлеген киңәйтте.
Татарстанның 12 дәүләт оешмасына административ тәртип бозулар кодексының 20.6.1 маддәсе нигезендә ватандашларга штраф салу вәкләте бирелде. Бу маддә гадәттән тыш хәл вакытында яки ул килеп чыгу куркынычы булган вакытта тәртип кагыйдәләрен бозучыларны җавапка тартуны күздә тота.
Әлеге оешмалар исемлегенә экология һәм табигать байлыклары министрлыгы, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, транспорт, урман хуҗалыгы, хезмәт министрлыклары, тарифлар буенча дәүләт комитеты, биологик ресурслар дәүләт комитеты, дәүләт торак инспекциясе, үзйөрешле машиналарның техник торышын күзәтүче инспекция һәм мәдәни мирас объектларын саклау комитеты кертелде.
Мишустин Русия төбәкләренә чикләрен ябуны тыйды
Русия хөкүмәте җитәкчесе Михаил Мишустин төбәкләрнең вице-премьерлары белән киңәшмәдә кайбер төбәк башлыкларының төбәк чикләрен коронавирус пандемиясе сәбәпле ябып куюын тәнкыйтьләгән. Мондый адымнарга юл куярга ярамый дип белдергән Мишустин. Бу турыда Коммерсантъ яза.
“Узган атнада кайбер төбәкләр җитәкчелегенең административ чикләрне ябу очраклары булды, алар шул рәвешле кешеләр һәм транспорт керүгә киртә куйды. Хөкүмәтнең мондый чаралар кулланырга ярамавы турында сигналларын төбәкләр ишетте”, дигән Мишустин.