Активист Татарстан хөкүмәтенең "үзизоляция режимы" карарын республика югары мәхкәмәсенә биргән
Казан активитсы Рушан Кәбиров Татарстан премьер-министры Алексей Песошинны һәм республика хөкүмәтен Татарстан югары мәхкәмәсенә биргән. Кәбиров сәбәпсез өйдән чыгуны тыю карарын һәм “үзизоляция режимын” үтәүне таләп итү канунсыз дип тануны сорый.
Мәхкәмә Кәбиров шикаятен кабул итеп алган. Кәбиров хөкүмәтнең “Татарстан республикасында яңа коронавируска каршы чаралар турында” 208нче санлы карарына үзгәрешләрне гамәлдән чыгаруны сорый. Сүз карарның бишенче пунктын үзгәртү турында бара.
Әлеге үзгәреш яшәү яки вакытлы тору урыныннан чыгуны (медицина ярдәме кирәк булган очракны, чүп чыгаруны, дару яки азык-төлек алырга баруны исәпкә алмаганда) тыя, физик ара калдыруны һәм чит илдән кайтканнардан өйдән бөтенләй чыкмауны таләп итә. Кәбиров хөкүмәтнең әлеге карары канунсыз һәм шул сәбәпле үзенең конституциядә язылган ирекле хәрәкәт итү хокукларын боза дип саный.
Уфадагы республика клиник хастаханәсен коронавирус очраклары кинәт артып китү сәбәпле яптылар
Уфада 6 апрельдән Куватов исемендәге Республика клиник хастаханәсе коронавирус таралу ихтималы сәбәпле ябылды. Башинформ хәбәр иткәнчә, хастаханәнең биш хезмәткәре һәм ике пациентына үпкә ялкынсынуы дигән диагноз куелган. Аларны йогышлы авырулар хастаханәсенә коронавируска тикшерелергә җибәргәннәр. Хастаханәнең калган хезмәткәрләре элекке режимда эшләвен дәвам итәчәк. Хастаханәнең барлык бүлекләрендә дә дезинфекция уздырылган. Республика клиник хастаханәсе әлегә яңа пациентларны кабул итми диелә.
Түбән Камада медицина хезмәткәләрен эш хакларын кисеп изоляция вакытында ял алырга мәҗбүр итәләр
Түбән Камада "Перинаталь үзәкле балалар шәһәр хастаханәсе" җитәкчелеге эшчеләрне хезмәт хакы саклану шарты белән изоляциягә җибәрүдән баш тарта һәм үз теләкләре белән ялга киту яки административ ялу алу турында гариза язмаган очракта алар ризалыгыннан башка инфекцион хастаханәгә җибәрү белән яный. Бу хакта "Idel.Реалии"га медицина оешмасының дәвалау физкультурасы инструкторы Наталья Москвина сөйләде. Махсус киемне дә хастаханә хезмәткәрләре үзләре тегәргә яки үз акчасына сатып алырга мәҗбүр.
Хезмәт килешүе нигезендә медицина хезмәткәрләренең төп үз белгечлегенә караган эшләре булмаган вакытта җитәкчелек аларны бер айга кадәр теләсә нинди башка эшкә җибәрә ала.
7 апрельгә төп хәбәрләр:
- Дөньяда COVID-19 табылган кешеләр саны 1 миллион 348 меңгә җиткән. 74 мең кеше үлгән, 284 мең кеше савыккан.
- Германиядә авыручылар саны 100 меңнән арткан. АКШта 368 мең, Испаниядә 136 мең, Италиядә 132 мең авыручы теркәлгән. Франциядә 98 мең вирус йоккан кеше.
- Кытайда 6 апрель көнне коронавирустан бер кеше дә үлмәгән, дип хәбәр итә рәсмиләр. Вирустан беренче үлем 11 гыйнвар булган, шуннан бирле көн саен хакимият үлемнәр турында хәбәр итеп килгән.
- Британия премьер-министры Борис Джонсон интенсив дәвалау бүлегенә күчерелгән. Коронавирус табылган сәясәтченең хәле начарайган дип хәбәр ителә. Әлегә аның вазифаларын чит эшләр министры Доминик Рааб башкарачак.
- Март аенда иң кирәкмәгән һөнәрләр дип официантлар, пешекчеләр, сакчылар һәм җыештыручылар аталган. Бу һөнәрләргә ихтыяҗ изоляция режимы керү сәбәпле кимегән, диелә рекрутинг ширкәтләренең тикшеренүендә.
- Азык-төлек бәясе 20%-ка артырга мөмкин. Иң зур кыйбатлану (20%) чит илләрдән кертелгән чәй, каһвә һәм какаога кагылачак.
7 апрельдә онлайн тамашалар
Азатлык изоляция чорында өйдә утыручыларны бүген булачак кызыклы онлайн чаралар, тамашалар белән таныштыруны дәвам итә.
Кариев исемендәге яшь тамашачы театрының Youtube каналында бүген “Ничек миллионер булырга?” спектаклен карап була. Ул Казан вакыты белән 16:00дә башлана.
"Әкият" курчак театры артистлары Instagram-да туры эфирда татар әкиятләре укуны дәвам итә. Вакыты – 18:00
Бүген Уфаның "Нур" татар театры Youtube-та балалар өчен "Нурлы әкият" исемле онлайн проектын дәвам итә. Театр актрисасы, балалар театр-студиясе җитәкчесе Ленария Хаҗиева татар һәм урыс телләрендә әкиятләр укыячак. Казан вакыты белән 19:00дә башлана.
“Безнең Татарстан” #айдадомой проекты кысаларында татар эстрадасы йолдызларының җанлы онлайн концертларын күрсәтүне дәвам итә. Бүген Ильяс Гаффаров белән Рәдиф Кашапов татарча винил пластинкалар уйнатачак. Вакыты – 19:00
Шулай ук бүген интернетта Әтнә татар театрының балалар өчен "Бәби театр" һәм "Алтын битлек" театр премиясенең "Маска+" фестивалендә катнашкан "Фронтовичка", "Гүзәлем Әсәл" һәм "Югалган көн" спектакльләрен карап булачак. Моның өчен театрның сайтында теркәлергә кирәк. Теркәлү узганда билет өчен түләнә – "Бәби театр" 30 сум, калганнары 70 сум тора. Билет алучыга спектакльне карау өчен сылтама килә.
Тинчурин исемендәге татар театры Youtube-та "Йосыф белән Зөләйха" спектаклен тәкъдим итә. Вакыты – 18:30
Туймазы татар драма театры "Яшь йөрәкләр" спектаклен тәкъдим итә. Әмма видео сыйфаты яхшы түгел.
Бүген Туймазыларның "Урманга керәм" спектаклен дә карый аласыз.
Хәбиров Уфада үлгән әбидә коронавирус табылуын белдерде
Башкортстанның республика клиник хастаханәсендә якшәмбе көнне үлеп киткән 80 яшлек әбидә коронавирус табылган. Бу турыда социаль челтәрләрдә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.
Хәбиров сүзләренчә, авыру ханым ике айдан артык йөрәк һәм шикәр чирләреннән дәваланган. Үлеменең сәбәбе дип баш мие шешүе атала. Үлгәннән соң аны коронавируска да тикшергәннәр, анализы вирусның барлыгын күрсәткән.
"Үлем сәбәбе коронавирус булмаса да, тиешле хезмәтләр иминлек чаралары күрергә тиеш, моны безгә аңларга кирәк. Авыру белән элемтәдә булганнар РКБда карантинда калырга тиеш", ди Радий Хәбиров.
Русиядә коронавирус йоктыруның яңа 1154 очрагы рәсман теркәлде
Русиянең коронавируска каршы штабы белдерүенчә, узган бер тәүлек эчендә әлеге куркыныч йогышлы авыру тагын 1154 кешедә табылган.
Иң күп яңа очрак Мәскәүдә (697), Петербурда (69) һәм Мәскәү өлкәсендә (67).
Татарстанда яңа очрак турында хәбәр ителми. Кичә республикада 16 яңа очрак рәсми теркәлгән иде. Татарстанда COVID-19 барлыгы 41 кешедә исәпкә алынган.
Башкортстанда коронавирус йоктырганнар саны рәсман 12-гә җитте. Узган тәүлектә 2 яңа очрак теркәлгән. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров республика клиник хастаханәсендә 5 апрельдә үлеп киткән 80 яшлек әбидә коронавирус табылуын белдерсә дә, Русия коронавируска каршы штабының рәсми хисабында Башкортстанда коронавирустан үлүчеләр юк дип күрсәтелә.
Рәсми мәгълүматларга караганда, Русиядә коронавирус йоктырган барлык кешеләр саны 7497гә, коронавирус диагнозы белән үлгәннәр 58гә (бер тәүлектә 11гә арткан) җитте.
Русия эшмәкәрләре коронавирустан зыян күрүче барлык ширкәтләргә дәүләт ярдәме сорый
Русиядәге иң зур дүрт бизнес берләшмә коронавирус таралуга каршы чаралар чорында дәүләттән ярдәм сорап премьер-министр Михаил Мишустинга уртак мөрәҗәгать юллады. Русия сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләр берлеге, Сәүдә-сәнәгать пулаты, “Деловая Россия” һәм “Опора России” оешмалары хатында дәүләттән эшмәкәрләргә ашыгыч өстәмә ярдәм күрсәтү сорала.
Алар коронавирустан зыян күрүче дип икътисадның аерым тармакларын гына түгел, барлык тармакларны тануны һәм аларга ярдәм чаралары күрүне, эшләрен туктатырга мәҗбүр булган ширкәтләргә эшләмәгән көннәр өчен хезмәт хакының 2/3 өлешен түләргә субсидияләр бирүне, кеше ялламый гына эшләүче хосусый эшмәкәрләргә минималь хезмәт хакы түләүне һәм башка ярдәм чаралары булдыруны сорый.
Русия президенты Владимир Путин коронавирус таралуга каршы чара буларак илдә 30 апрельгә кадәр барлык көннәрне ял көне дип игълан итте, шул ук вакытта бу көннәр өчен хезмәт хакы түләнергә тиешлеген белдерде.