Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коронавирус. Җанлы блог

Коронавирус турында актуаль хәбәрләр тупланмасы [14 март — 25 май 2020]

Азатлык әлеге Җанлы блогта дөньяда яңа вирус тарала башлаган иң кызу көннәрдә сезне шушы зәхмәткә бәйле соңгы хәбәрләр, гыйбрәтле хәлләр, кызыклы вакыйгалар белән таныштырып барды. Бүген без Җанлы блогны ябабыз. Алга таба коронавируска бәйле хәбәрләрне Коронавирус бүлегендә һәм Махсус сәхифәдә таба аласыз. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

17:51 7.4.2020

Коронавирус диагнозлыларны җирләү өчен Уфада зиратында мең кешелек урын аерылган

Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Уфаның Төньяк зиратында COVID-19 диагнозы белән үлгән кешеләр өчен аерым ике җир кишәрлеге билгеләп куелган. Бу турыда Коммерсант “Махсус хезмәт күрсәтү комбинаты” ширкәте вәкиле сүзләренә сылтанып хәбәр итә.

Зиратта бу очраклар өчен бер мең кешелек урын әзерләнгән. Шуларның яртысы мөселманнар өчен, яртысы христиан динендәгеләр өчен диелә.

08:38 8.4.2020

8 апрель иртәсенә коронавирус турында төп хәбәрләр:

  • Дөнья буйлап коронавирус йоктыручылар саны 1 миллион 430 меңнән арткан. 82 меңгә якын кеше үлгән, 301 мең кеше савыккан.
  • Вирус йоктыручылар иң күп булган илләр: АКШ (399 мең), Испания (141 мең), ​Италия (135 мең), ​Франция (110 мең)​, Германия (107 мең). Вирус барлыкка килгән Кытай авыручылар саны белән инде алтынчы урында (аларның күпчелеге инде сәламәт).
  • Русия федераль медицина-биология агентлыгы башлыгы Вероника Скворцова Русиядә коронавирус таралуының югары ноктасы 10-14 көн дәвамында булачак дип саный. Шул ук вакыт эпидемиянең кимүенә дә кирәк булачак, ди ул.
  • Русиянең "Вектор" үзәге COVID-19-дан вакцинаны май башында кешеләрдә сыный башларга әзер. Үзәк башлыгы Ринат Мәгъсүтов сүзләренчә, сынауда 300дән артык кеше катнашырга әзер. АКШ вакцинаны кешеләрдә инде сыный башлаган.
  • Русиядә кертелгән "үзизоляция" тәртибе аркасында йортлар янындагы кибетләрдә сатып алучылар саны 20–30%-ка кименгән. Зур һипермаркетларда 40–60%-ка кимү күзәтелә.
  • Грозный һава аланы 11 апрельдән Мәскәү-Грозный очышында барлык юлчылардан коронавируска тест үтү белешмәсен таләп итә башлаячак.
11:50 8.4.2020

Русиядә коронавирус йоктыруның 1175 яңа очрагы рәсми теркәлгән

Узган тәүлек эчендә Русиядә COVID-19 йоктыручылар тагын 1175 кешегә арткан. Биш кеше үлгән. Бу турыда Русиянең коронавируска каршы көрәш оператив штабы хәбәр итә.

Мәскәүдә – 660 яңа очрак, Мәскәү өлкәсендә – 95, Петербурда 34 яңа очрак теркәлгән.

Татарстанда яңа очраклар булуы хәбәр ителми. Бүгенге көндә республикада коронавирус 41 кешедә расланган, сигез кеше савыккан.

Башкортстанда COVID-19 тагын дүрт кешедә расланган. Барлыгы 16 кеше авырый, алты кеше савыккан.

12:11 8.4.2020

8 апрельдә онлайн тамашалар

Азатлык изоляция чорында өйдә утыручыларны бүген булачак кызыклы онлайн чаралар, тамашалар белән таныштыруны дәвам итә.

Кариев исемендәге яшь тамашачы театры Youtube-та "Кәҗүл читек" спектаклен күрсәтә. Башлану вакыты – 19:00

Әкият курчак театры артистлары Instagram челтәрендә туры эфирда татар әкиятләре укуны дәвам итә. Вакыты – 18:00

“Безнең Татарстан” #айдадомой проекты кысаларында татар эстрадасы йолдызларының җанлы онлайн концертларын күрсәтүне дәвам итә. Бүген "Djinn City" этно-поп-дуэтның концерты узачак. Егетләр төрле татар авылларына йөреп, җирле фольклор үрнәкләрен җыеп, аларны заманчарак көйгә салып, башкара. Вакыты – 19:00


Уфаның "Нур" татар театры балалар өчен "Нурлы әкият" исемле онлайн-проектын дәвам итә. Театр актрисасы, балалар театр-студиясе җитәкчесе Ленария Хаҗиева татар һәм урыс телләрендә әкиятләр укыячак. Казан вакыты белән 19:00дә башлана.

Бүгеннән башлап Камал татар театры да репертуардагы спектакльләрен онлайн рәвештә күрсәтә башлый. Трансляцияләр афишасы популяр комедияләрдән, классик спектакльләрдән һәм фестивальләрдә катнашкан һитлардан тора. Тамашалар театрның рәсми сайтында үтәчәк. Карау бәясен тамашачы үзе билгели. Спектакльләрне компьютер, телефон һәм Smart TV технологияле телевизорлар аша да карарга мөмкин.
Бүген "Мәхәббәт FM" спектаклен карап булачак. Вакыты – 19:00

Туймазы татар драма театры үз спектакльләренең язмаларын чыгаруын дәвам итә.

Татарстанның җыр һәм бию дәүләт ансамбле дә үз YouТube каналын булдырган. Анда ансамбльнең 80 еллык юбилеена багышланган концерты чыкты.

Шулай ук 1967 елда төшерелгән "Туй" музыкаль спектаклен карап була.

13:40 8.4.2020

Башкортстанда тагын берничә хастаханә карантинга ябылды

Башкортстанның Октябрьски шәһәре 1нче санлы хастаханәсендә ике бүлек карантинга ябылган. Шулай ук Бәләбәй үзәк хастаханәсе, Бөре шәһәре хастаханәсенең хирургия һәм терапия бүлекләре карантинда. Бу турыда Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгының киңәшмәсендә төбәк Роспотребназдор башлыгы вазифаларын башкаручы Венер Изикаев хәбәр итте.

Хастаханәләрдә савыккан авыруларны чыгару һәм яңаларын кабул итү туктатылган. Бөтен хастаханәләрдә эпидемиягә каршы чаралар күрелә, бүлмәләр дезинфекцияләнә, коронавируска тест ясау өчен биологик материал алына.

Башкортстанның Республика клиник хастаханәсенең бала тудыру йорты да карантинда. Яңа пациентлар кабул ителми, өенә кайтарып җибәрелергә тиеш булганнары планлы рәвештә хастаханәдән чыгарыла. Башкортстан сәламәтлек саклау министры сүзләренчә, бала тудыру йорты дүшәмбедән бирле карантинда.

15:21 8.4.2020

Икътисад югары мәктәбе уздырган тикшеренү ачыклаганча, русияләр хакимият COVID-19 вирусы таралуга бәйле саннарны киметеп күрсәтә дип саный. Бу турыда Коммерсантъ яза. Сораштыру 4-5 апрельдә уздырылган, 3 меңнән артык кеше катнашкан.

Сораштыру: русияләрнең яртысы коронавирус турында рәсми саннарга ышанмый

Респондентларның күпчелеге коронавирусны шактый куркыныч әйбер дип саный. Март белән чагыштырганда, хәлнең җитди булуын күбрәк кеше таный башлаган. Бары 10 проценты гына эпидемияне “уйдырма” дип атаган.

Респондентларның 53 проценты изоляция тәртибен вируска каршы көрәштә нәтиҗәле чара дип санавын әйткән. Хакимият карарларын җитәрлек дәрәҗәдә кырыс дип санаучылар белән бу чараларны тагын да кырыслатырга кирәк дип уйлаучылар саны якынча бертигез.

Респондентларның 36 проценты Русия медицина системы эпидемияне җиңү өчен җитәрлек дәрәҗәдә әзерлекле түгел дип борчыла.

Күпчелек эпидемия аркасында керемнәре кимүен әйткән. Бик зур өлеше керемнәрен югалткан ватандашларга финанс ярдәме күрсәтелергә тиеш дигән.

16:50 8.4.2020

Русиядә бөтен хосусый лабораторияләргә COVID-19 тестлары ясарга рөхсәт ителде

Русия хөкүмәте җитәкчесе Михаил Мишустин илдәге бөтен дәүләти һәм хосусый лабораторияләргә коронавирустан тестлар ясарга рөхсәт бирде. Бу турыда карар хөкүмәтнең рәсми сайтында дөнья күрде.

Мишустин бу карарны “һәр кеше сәламәтлеген тикшереп карарга мөмкинлек алсын өчен” кабул ителүен белдерә.

Рәсми саннарга караганда, Русиядә коронавируска 800 меңгә якын тест уздырылган. Тестлар саны ягыннан Русия дөньяда беренче өчлектә дигән премьер.

09:19 9.4.2020

9 апрельгә төп хәбәрләр:

  • Дөньяда COVID-19 табылган кешеләр саны 1 миллион 484 меңгә җиткән. 88 мең кеше үлгән, 329 мең кеше савыккан.
  • Русиядә 9 апрель иртәсенә коронавируска бер миллионнан күбрәк тест ясалган. Моның хакта Роспотребнадзор матбугат хезмәте хәбәр итә. Медицина күзәтүендә 171 мең кеше кала.
  • АКШ күзләү идарәсе Кытайда барлыкка килгән яңа төр коронавирус турында мәгълүматны әле 2019 елның ноябрендә җыя башлаган. Шуннан соң хәзерге вакытта АКШта киң таралган вирустан саклану, аны кисәтү тәкъдимнәре дә булган.
  • Халыкара һава транспорты оешмасы (IATA) сәяхәтләр кимү сәбәпле 25 млн кеше эшсез кала алачак дип кисәтте. Оешмада һава ширкәтләренең финанслары тотрыклы булмавы, юлчыларга сәфәр өчен акча кайтара алмауларын белдерделәр.
  • Netflix COVID-19 пандемиясе вакытында борчылулардан котылу турында атналык шоу башлап җибәрә. Ул Instagram-да күрсәтеләчәк, аны популяр сериаллар актерлары алып барачак. Алып баручылар психологлар белән сөйләшәчәк.

дәвам

XS
SM
MD
LG