Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коронавирус. Җанлы блог

Коронавирус турында актуаль хәбәрләр тупланмасы [14 март — 25 май 2020]

Азатлык әлеге Җанлы блогта дөньяда яңа вирус тарала башлаган иң кызу көннәрдә сезне шушы зәхмәткә бәйле соңгы хәбәрләр, гыйбрәтле хәлләр, кызыклы вакыйгалар белән таныштырып барды. Бүген без Җанлы блогны ябабыз. Алга таба коронавируска бәйле хәбәрләрне Коронавирус бүлегендә һәм Махсус сәхифәдә таба аласыз. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

10:43 9.4.2020

Хәбиров коронавируска каршы яңа чикләүләр кертә

Радий Хәбиров
Радий Хәбиров

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров коронавирус таралуга каршы яңа чаралар игълан итте.

Өлкән кешеләр (65+) өчен комендант вакыты кертелә. Алар кичке сәгать 18:00дән иртәнге 10:00гә кадәр урамда, җәмәгать урыннарында булмаска тиеш.

Балалар кичке 18:00дән көндезге 13:00гә кадәр өйдә булырга тиеш.

Мәскәүдән кайткан кешеләр барысы да тест бирергә һәм 14 көн өйдә изоляция режимын үтәргә тиеш.

Коронавирус белән авыручылар саны Башкортстанда 22 кешегә җитте. Радий Хәбиров, коронавирус тарала бара дигәндә, Республика клиник хастаханәсен һәм Сибайны телгә алды.

“Күпчелек предприятиеләр эшли башлаячак, әмма изоляция шартлары катгыйланачак, штраф салганда берсен дә кызганмаячакбыз”, диде Радий Хәбиров.

11:50 9.4.2020

9 апрельдә онлайн тамашалар

Азатлык изоляция чорында өйдә утыручыларны бүген булачак кызыклы онлайн чаралар, тамашалар белән таныштыруны дәвам итә.

Кариев исемендәге яшь тамашачы театр репертуарындагы иң яхшы балалар спектакльләренең видеоверсияләрен тәкъдим итә. Шушы көннәрдә "Кәҗүл читек", "Йомрыбаш" һәм соңгы премьераларның берсе, "Тантана" театраль премиясенең "Балалар өчен иң яхшы спектакль" номинациясе җиңүчесе — "Хикмәт әкиятләре" спектакльләрен карап була. Спектакльләрнең бәясе театр билеты бәясенә тиң. Спектакльләр урысча субтитрлар белән күрсәтелә. Live-спектакльләргә билет алу өчен шушы сылтама аша теркәлеп түләү кирәк. 1 спектакль – 200 сум, бер юлы өч спектакль ташлама белән – 450 сум. Билет сатып алганнан соң электрон адреска килгән сылтама (логин һәм серсүз) аша спектакль карап була. Әлеге сылтама 30 апрельгә кадәр актив булачак, ягъни апрель ахырына кадәр теләгән вакытта кереп, спектакль карарга мөмкин булачак.

Театрның YouТube каналында архив спектакльләрен (билгеле вакытта) бушка карарга мөмкин.

Кариев исемендәге яшь тамашачы театры шулай үк "Тылсым" проекты кысаларында татар әкиятләре укуын дәвам итә. Бүген "Ай кызы Зөһрә" әкиятен автор, шагыйрә Йолдыз Миңнуллина үзе укый.



“Безнең Татарстан” #айдадомой проекты кысаларында татар эстрадасы йолдызларының җанлы онлайн концертларын күрсәтүне дәвам итә. Бүген "GAUGA" татар рок төркеменең концерты узачак. Башлану вакыты – 19:00




Интернетта Әтнә татар театрының балалар өчен "Бәби театр", "Гүзәлем Әсәл" һәм "Югалган көн" спектакльләрен, шулай ук "Алтын битлек" театр премиясенең "Маска+" фестивалендә катнашкан "Фронтовичка"ны карап булачак. Моның өчен театрның сайтында теркәлергә кирәк. Теркәлү узганда билет өчен түлисе – "Бәби театр" 30 сум, калганнары – 70 сум тора. Билет алучыга спектакльне карау өчен сылтама килә.

Әкият курчак театры артистлары Instagram челтәрендә туры эфирда татар әкиятләре укуны дәвам итә. Бүген театр актрисасы Албина Шаһалиева "Карга ни өчен исемен әйтеп бетерми?" башкорт халык әкиятен һәм Разил Вәлиевнең "Ил гизүче бака" әкиятләрен укый. Вакыты – 18:00

Уфаның "Нур2 татар театры балалар өчен "Нурлы әкият" исемле онлайн проектын дәвам итә. Театр актрисасы, балалар театр-студиясе җитәкчесе Ленария Хаҗиева Youtube-та татар һәм урыс телләрендә әкиятләр укыячак. Казан вакыты белән 19:00дә башлана.

Камал татар театры да онлайн рәвештә репертуардагы спектакльләрен күрсәтә башлады. Трансляцияләр театрның рәсми сайтында үтә. Карау бәясен тамашачы үзе билгели. Бүген "Мәңгелек буран" спектаклен карап булачак. Вакыты – 19:00
https://kamalteatr.ru/poster/

Татарстанның җыр һәм бию дәүләт ансамбленең 2007 елда төшерелгән Беренче татар этно-мюзиклын карап була.


Буа татар сатира театры Раил Садриевның "Сез әле мине белмисез" исемле моноспектаклен тәкъдим итә.

Тинчурин исемендәге татар театры "Төн яна учакта" спектаклен тәкъдим итә. Вакыты – 18:30

11:58 9.4.2020

Татарстанда COVID-19 тагын 9 кешедә рәсман теркәлгән

Соңгы тәүлектә Русиядә вирус йоктыруның яңа 1459 очрагы ачыкланган, 13 кеше үлгән. Бу саннарны Русиянең коронавируска каршы көрәш оператив штабы китерә.

Мәскәүдә 857 яңа очрак ачыкланган. Мәскәү өлкәсендә – 199, Петербурда – 44, Брянски өлкәсендә 40 очрак теркәлгән.

Татарстанда соңгы тәүлектә 9 яңа очрак. Шулай итеп, COVID-19 диагнозы куелган кешеләр саны республикада 50гә җитте. Шуларның унысы савыгып, хастаханәдән чыккан диелә.

Башкортстанда – 6 яңа очрак. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров республикада барлыгы 22 расланган очрак булганын хәбәр итте.

9 апрель иртәсенә Русиядә коронавирус йоктыручыларның рәсми саны 10 131гә җитте. Авыру тарала башлаганнан бирле барлыгы 76 кеше үлде.

16:29 9.4.2020

Мәләүездә коронавируслы авыру үлгән

Башкортстанның Мәләүез шәһәре хастаханәсендә коронавируслы авыру үлгән. Бу турыда шәһәр кешеләренә мөрәҗәгатендә район үзәк хастаханәсе баш табибы Урал Хәбибуллин хәбәр иткән. Табиб белдергәнчә, авыру яман шештән үлгән. Ләкин аның коронавируска алган беренче тесты уңай нәтиҗә күрсәткән дип яза Коммерсантъ.

Башкортстан сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә Мәләүез шәһәрен республикада коронавирус учагы булган урыннар рәтендә атап киткән иде. Забелин элек коронавирус аркасында карантинга ябылган республика клиник хастаханәсеннән Октябрьски, Бәләбәй, Мәләүез шәһәрләренә авыру йоккан кешеләр кайтып, вирусны бу шәһәрләрдә дә тараткан булырга мөмкин диде. 6-7 апрельдә Башкортстанның әлеге шәһәрләрендә хастаханә бүлекләре карантинга ябылды.

5 апрельдә Уфадагы республика клиник хастаханәсендә 80 яшьлек хатын-кызда үлгәннән соң коронавирус табылды.

20:15 9.4.2020

Төрле илләр буйлап сибелеп яшәгән татарларның дөньякүләм карантин шартларында төрле концерт-тамашалары дәвам итә. Facebook-тагы "Америка сөйли!" дигән төркемдә бу мизгелләрдә танылган җырчы Илшат Вәлиевнең онлайн чыгышы бара. Аны Кушма Штатларның Питтсбург шәһәрендә яшәгән татар активисты Илмир Әхмәтҗанов оештырды һәм тамашаны океан артыннан алып та бара.

21:40 9.4.2020

Супермаркетта коронавирус таралуның копьютер визуализациясе чыкты

Фин галимнәре супермаркетта кеше төчкергәндә яки йөткергәндә коронавирусның ничек таралуын күрсәтүче компьютер визуализациясе чыгарды. Тикшеренүләр ачыклаганча, авыру кеше кайсыдыр урыннан инде киткән булса да, вирус болыты ул урында кала икән. Иң кечкенә кисәкләр һавада берничә минут буе очып йөри. Белгечләр әйтүенчә, әлеге куркынычлы чирне йоктырганнарның 80ләр проценты аны бернинди симптомсыз кичерүче кешеләрдән эләктергән.

09:53 10.4.2020

10 апрель иртәсенә коронавирус турында төп хәбәрләр:

  • Дөнья буйлап коронавирус йоктыручылар саны 1 миллион 602 меңнән арткан. 95 меңгә якын кеше үлгән, 355 мең кеше савыккан.
  • Вирус йоктыручылар иң күп булган илләр: АКШ (466 мең), Испания (153 мең), ​Италия (143 мең), ​Франция (118 мең)​, Германия (188 мең). Вирус барлыкка килгән Кытайдан соң (82 мең) Иран (66 мең), Британия (65 мең) һәм Төркия (42 мең) бара.
  • Русиялеләрнең 84%ы коронавирус сәбәпле дуслары белән сирәгрәк күрешә башлады яки бөтенләй күрешми башлады. Мәскәүдә бу күрсәткеч 90%-ка җиткән. 69% русияле сирәгрәк кул бирешеп исәнләшә яки күрешкәндә кочаклаша башлады.
  • Европа берлеге илләренең финанс министрлары пандемиянең икътисади нәтиҗәләре белән көрәшү өчен 540 млрд евро күләмендә чаралар пакеты турында килеште.
  • Мәскәү мэры Сергей Собянин Мәскәүдә коронавирус эпидемиясенең югары ноктасы әле җитмәгән, дип белдерде. Ул Мәскәүне җитди сынау көтә, аңа әзерләнергә кирәк диде.
  • Медицина битлекләре COVID-19 вирусыннан саклану өчен яхшы профилактика чарасы була ала. Дөнья сәламәтлек оешмасы инфекциянең кешедән кешегә контакт яки һава аша күчә алуын хәтерләтә, ләкин сәламәт кешеләргә битлекләр кирәкми дип саный.
10:22 10.4.2020

Мәскәүдә тагын 12 коронавируслы авыру үлгән

Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Аларның өчесе 45тән яшьрәк дип хәбәр итә Мәскәүнең коронавируска каршы көрәш оператив штабы.

33 яшьлек хатын табибларга мөрәҗәгать итмәгән һәм хастаханәдә дәваланырга бармаган. 39 һәм 42 яшьлек ике ир йөрәк авырулы булган.

Мәскәүдә COVID-19 диагнозыларның үлү очраклары 50гә җитте. Русиядә барлыгы 89 кеше үлде.

дәвам

XS
SM
MD
LG