Русиядә коронавирус йоктыруның 1786 яңа очрагы рәсман теркәлгән
Башкортстанда соңгы тәүлектә 18 яңа очрак рәсми теркәлгән, авыручылар саны 40ка җитте. Алар арасында Уфадагы республика клиник хастаханәсенең тугыз хезмәткәре дә бар.
Татарстандагы яңа очраклар хакында хәбәр ителми. Татарстан президенты сүзчесе Лилия Галимова республика буенча саннар өч көнгә бер хәбәр ителә дигән иде. Бу республикада ясалган тестларның бер өлешен Новосибирскидагы “Вектор” оешмасына җибәреп раслату зарурлыгы белән аңлатылды. 9 апрельгә Татарстанда COVID-19 диагнозлы 50 авыру теркәлгән, унысы савыккан диелгән иде.
Русиядә соңгы тәүлектә COVID-19 вирусы тагын 1786 кешедә расланган. 18 кеше үлгән. Бу саннарны коронавируска каршы көрәш оператив штабы китерә.
Мәскәүдә 1124 яңа очрак, Мәскәү өлкәсендә – 182, Коми республикасында – 58, Петербурда 35.
Моннан тыш, Ульян өлкәсендә бер тәүлектә 34 яңа очрак расланган. Чуашстанда соңгы тәүлектә 22 авыру теркәлгән.
Ил буенча авыручылар саны 11 917, эпидемия башыннан бирле 94 кеше үлгән. 795 кеше савыккан.
Уфадагы ашыгыч ярдәм хастаханәсе карантинга ябылды
Уфадагы ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе (22нче санлы шәһәр хастаханәсе) карантинга ябылды. Андагы бер авыру коронавирус булуда шикләнелә. Хастаханәнең баш табибы Ирина Карамова хәбәр иткәнчә, бу авыруны йогышлы авырулар ята торган хастахәнәгә күчергәннәр, ашыгыч ярдәм хастаханәсенең калган пациентларын Уфадагы башка хастаханәләргә таратканнар. Хастаханәнең үзендә хәзер дезинфекция эшләре башкарыла. Ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсе Уфадагы иң зур хастаханәләрнең берсе булып тора.
10 апрельдә онлайн тамашалар
Азатлык изоляция чорында өйдә утыручыларны бүген булачак кызыклы онлайн чаралар, тамашалар белән таныштыруны дәвам итә.
Әкият курчак театры артистлары Instagram челтәрендә туры эфирда татар әкиятләре укуны дәвам итә. Бүген театр актрисасы Рузиля Нуриева Фәнис Яруллинның "Ике тамчы" һәм Сафа Гыйлфанның "Батыр песи" әкиятләрен укый. Башлану вакыты – 18:00
Уфаның "Нур" татар театры балалар өчен "Нурлы әкият" исемле онлайн проектын дәвам итә. Театр актрисасы, балалар театр студиясе җитәкчесе Ленария Хаҗиева Youtube-та татар һәм урыс телләрендә әкиятләр укыячак. Казан вакыты белән 19:00дә башлана.
“Безнең Татарстан” #айдадомой проекты кысаларында татар эстрадасы йолдызларының җанлы онлайн концертларын күрсәтүне дәвам итә. Бүген җырчы ИлСаф концерты узачак. Вакыты – 19:00
Кариев исемендәге яшь тамашачы театр репертуарында барган иң яхшы балалар спектакльләренең видеоверсияләрен тәкъдим итә. Шушы көннәрдә "Кәҗүл читек", "Йомрыбаш" һәм соңгы премьераларның берсе, "Хикмәт әкиятләре" спектакльләрен карап була. Спектакльләрнең бәясе театр билеты бәясенә тиң. Спектакльләр урысча субтитрлар белән күрсәтелә. Live-спектакльләргә билет алу өчен театр сайтында теркәлергә һәм түләргә кирәк. Бер спектакль – 200 сум, бер юлы өч спектакль ташлама белән – 450 сум. Билет сатып алганнан соң электрон адреска килгән сылтама (логин һәм серсүз) белән тамашаны карап була. Әлеге сылтама 30 апрельгә кадәр актив булачак, ягъни апрель ахырына кадәр теләгән вакытта кереп, спектакль карарга мөмкин булачак.
Камал татар театры бүген үз сайтында "Җәйнең бер көнендә" спектаклен күрсәтә. Карау бәясен тамашачы үзе билгели. Вакыты – 19:00.
Туймазы татар драма театры үз спектакльләренең язмаларын Youtube-ка чыгаруын дәвам итә.
Бүген Башкортстанның Фәйзи Гаскәров исемендәге халык биюләре ансамбле онлайн концерт уздыра. Ансамбль "Дөнья халыклары биюләре" дип аталган концерт програмы тәкъдим итә. Тамашаның туры трансляциясен Казан вакыты белән 17:00дә ансамбльнең YouTube-каналында карап булачак.
"Афәрин" хәйрия фонды "Мулла" нәфис фильмын тәкъдим итә.
Татарстанның җыр һәм бию дәүләт ансамбле дә интернетта үз Youtube каналын булдырып, анда балалар өчен күп кенә аудио әкиятләр чыгарган. Монда "Иң зур байлык", "Рамай энҗеләре, "Үги кыз", "Зирәк карт", "Тапкыр кыз", "Васыять", "Зөһрә", "Көнгә күренмәс Сылу Көмеш", "Өч сорау", "Алтын балык" татар халык әкиятләрен тыңлап була.
Уфада волонтерлар инфекцион хастаханәгә ярдәм җыя
Уфада волонтерлар шәһәрнең инфекцион хастаханә итеп үзгәртелгән 8нче санлы хастаханәсенә ярдәм эшләрен оештырган. Алар коронавирус таралуга юл куймас өчен хастаханәдә яшәп эшләргә мәҗбүр булган хезмәткәрләре өчен кирәкле әйберләр китергән. Аерым алганда алар бинада киеп йөрү өчен башмаклар, медицина битлекләре, табиблар өчен җайлаштырып була торган снорклинг битлекләре, бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба, бәдрәф кәгазъләре алып килеп тапшырган. Бу турыда Facebook-та волонтер Полина Вишневская хәбәр итте.
Мәскәүдә ачылачак яңа инфекцион хастаханәгә төбәкләрдән хезмәткәрләр җыялар
Йогышлы авырулар өчен Мәскәү янындагы Вороново бистәсендә ачылачак яңа хастаханәгә төбәкләрдән табиблар жыялар. Хастаханә апрель ахырында ачылырга тиеш. Вакытлыча эшкә инфекционистлар, анестезиолог- реаниматологлар, шәфкать туташлары, лаборатория хезмәткәрләре кабул ителә. Эш хакы 130 мең сумнан алып 450 мең сумга кадәр диелә. Табибларга тору һәм ашау түләүсез булачак. Яңа хастаханә Русиядә йогышлы авырулар хастаханәләре арасында иң зурларының берсе булачак. Ул 500 авыруга исәпләнгән, иң яңа төр медицина җиһазлары белән тәэмин ителгән диелә.
Башкортстанның коронавирус сәбәпле карантинга ябылган Республика клиник хастаханәсендә алынган 170 анализ икенче мәртәбә тикшерү өчен җибәрелгән. Бу турыда Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгының киңәшмәсендә республика сәламәтлек саклау министры Максиим Забелин әйтте. Ул моны элегрәк алынган анализ нәтиҗәләренең объективлыгын ачыклау зарурлыгы белән аңлатты.
9 апрельдә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров 50 кешенең шикле тесты яңадан тикшерелүгә җибәрелүен белдергән иде. 10 апрельдә исә республикада тагын 18 кешедә коронавирус раслануы рәсми хәбәр ителде.
Һелсинки мәчетеннән онлайн җомга намазы. Вәгазьне Финляндиянең татар мәхәлләсе имамы Рамил Беляев укый.
Башкортстанда табиблар һәм юристлар РКБдагы хәлләр турында прокуратурага шикаять әзерли
Башкортстаннан юрист Тимур Уразмәтов Уфадагы Куватов исемендәге республика клиник хастаханәсе табибларының оешмада коронавирус таралу очрагы сәбәпле прокуратурага мөрәҗәгать итәчәген белдерә.
Уразмәтов үзенең Куватов хастаханәсе табибы Римма Камалованың улы булуын яза. Ревматология бүлеге мөдире Камалова 9 апрельдә Эхо Москвы радиосында һәм Idel.Реалиига хастаханәдә коронавирус таралу очрагы турында сөйләгән иде.
Уразмәтов Куватов хастаханәсенең коронавирус учагы булып китүен “коточкыч ахмаклык, җавапсызлык” дип атаган. Ул кешеләрне куркыныч астына куйган бу хәлләрнең килеп чыгуы өчен Башкортстан сәламәтлек саклау министры Максим Забелин һәм аның такымын, шул исәптән хастаханәнең баш табибы Эльза Сыртланованы гаепли.
Юрист сүзләренчә, Куватов исемендәге хастаханәдә респиратор авырулар саны арта барса да, ул очракларга “хастаханәдән читтә башланган үпкә ялкынсынуы” дип диагноз куйганнар, COVID-19 тесты ясаудан баш тарканнар. Табиблар авыруларны кабул итүдән туктарга сораса да, җитәкчелек, хастаханә керемнәре кимүдән куркып, моны эшләмәгән. Табибларга шәхси саклану чаралары (битлекләр, саклану киемнәре) бирелмәгән.
Уразмәтов хастаханәдә чынлыкта 9 гына түгел, күбрәк кеше кронавирус белән авырый дип яза. “Кичә ревматология бүлегеннән коронавируслы 23 пациент чыгарылды, нейрохирургия бүлегеннән 18 кеше, башка бүлекләрдә дә шул чама. Ягъни авырулар арасында коронавирус йоктыру очраклары йөзләгән, ә табиблар арасында – дистәләгән. Бу бит алдан язылып килгән кешеләр, алар ниндидер чирләрен табибка күрсәтергә теләгән, һәм хастаханә җитәкчелеге җавапсызлыгы аркасында коронавирус йоктырган”, дип яза Уразмәтов. Әлеге хәл турында тулырак мәгъүматны биредә укый аласыз.