Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коронавирус. Җанлы блог

Коронавирус турында актуаль хәбәрләр тупланмасы [14 март — 25 май 2020]

Азатлык әлеге Җанлы блогта дөньяда яңа вирус тарала башлаган иң кызу көннәрдә сезне шушы зәхмәткә бәйле соңгы хәбәрләр, гыйбрәтле хәлләр, кызыклы вакыйгалар белән таныштырып барды. Бүген без Җанлы блогны ябабыз. Алга таба коронавируска бәйле хәбәрләрне Коронавирус бүлегендә һәм Махсус сәхифәдә таба аласыз. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

15:26 10.4.2020

Башкортстанда Мәләүез шәһәре хастаханәсе карантинга ябылган

Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгы киңәшмәсе
Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгы киңәшмәсе


Башкортстанда Мәләүез шәһәре хастаханәсе карантинга ябылган. Бу турыда Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгы киңәшмәсендә Роспотребназдорның республика бүлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Венер Изикәев хәбәр итте. 9 апрельдә Мәләвез шәһәре хастаханәсендә үлгән бер авыруның анализлары анда коронавирус булуын күрсәткән иде, үлемнең сәбәбе коронавирус түгел, бу кеше яман шештән интеккән диелде.

Бүген шулай үк кайбер мәгълүмат чаралары, Уфаның онкология хастахәнәсе дә карантинга ябылды дигән хәбәрләр тараткан идее. Әмма Изикәев белдергәнчә, Уфа шәһәренең онкодиспансеры карантинга ябылу хакында хәбәрләр дөреслеккә туры килми. Чыннан да, яман шештән дәваланучы авыруларның берсе коронавирус булуда шикләнелә, ләкин ул йогышлы авырулар хастаханәсенә озатылды, онкология хастаханәсен япмаска карар ителде диде Изикәев.

16:57 10.4.2020

Русия кибетләрендә ризык бәяләре 15-50 процентка артырга мөмкин

Русиядә якын көннәрдә азык-төлек кыйммәтләнергә мөмкин. Бу турыда Ваклап сатучы ширкәтләр берлеге (АКОРТ) белдерә. Оешма чыгарган хәбәрдә язылганча, коронавирус аркасында күп санлы ширкәтләрнең эшләмәве, халыкта акча булмавы, сату кимүе, рубль бәясе төшүе һәм башка сәбәпләр нәтиҗәсендә Русиядә кибетләрдә азык-төлеккә бәяләр арту көтелә. Эре ритейлерларга продукция китереп торучы ширкәтләр бәяләрнең 5-15 проценка үсәчәге турында кисәткән. Кайбер төр тауарлар 20, 30 һәм 50 процентка кадәр кыйммәтләнәчәк диелә хәбәрдә.

“Арзанрак бәягә алынган продукция сатылып бетә барган саен, кыйммәтрәк бәяле тауар сатуга күчәргә туры киләчәк, киштәләрдәге тауарлар бәяләре дә акрынлап үсәчәк”, дип белдерә ритейлерлар.

9 апрельдә “Бердәм Русия” фиркасе кайбер ризыкларга һәм көндәлек куллану тауарларына бәяләрне “туңдырып” куярга тәкъдим итте. Премьер-министр Михаил Мишустин моны хуплады. Әмма АКОРТ вәкилләре болай эшләү әлеге тауарларның дефицитына китерәчәк дип кисәтә.

18:46 10.4.2020

Кырымда "үзизоляция тәртибен" бозучыларга җәзалар күләме билгеләнде

Бу хакта коронавируска каршы оператив штабы утырышында хәбәр ителде.

Физик затларга җәзаның күләме – 4 мең сум, тәртипне кабат бозучыларга – 5 мең, шәхси машинада йөреп тәртипне бозучыларга – 5 мең сум җаза яный.

Тәртипне бозган рәсми затларга – 30-40 мең сум, тәртипне кабат бозучыларга – 40-50 мең сум күләмендә җәза яный. Юридик затларга – 200-300-500 мең сум күләмендә җәзалар каралган.

Бу хакта канун өлгесен Кырым дәүләт шурасы бүген беренче укылышта кабул итте. Бу ял көннәрендә канунны инде гамәлгә дә кертмәкчеләр.

Соңгы мәгълүматларга күрә Кырымда коронавирус йоктыручылар саны – 28, Акъярда – 6 кеше.

20:03 10.4.2020

БСТ каналы алып баручысы: "Хәл нык мөшкел республикада"

Башкортстанныж БСТ каналында тапшырулар алып баручы Наил Юнысов әти-әнисенә капканы бикләп куерга, кешеләр белән очрашуларны вакытлыча туктатып торырга кушкан. Ул башкаларны да коронавирусның республикада куркыныч төс алуы турында кисәтә һәм шәхси очрашуларны туктатып торырга, телефон, интернет аша гына аралашып торырга чакыра.


Башкортстанда COVID-19 белән әлегә рәсман 40 кеше авырый. Тагын 170 кешенең коронавирус тесты икенче мәртә тикшерүгә җибәрелгән. Аларның беренче тестлары коронавирус юк дип әйтерлек ышанычлы булмаган. Мәләвез, Стәрлетамак, Бәләбәй, Октябрьски хастаханәләре, Уфада Республика клиник хастаханәсе карантинда.

23:43 10.4.2020

Төркиянең 31 шәһәрендә 13 апрельгә кадәр өйдән чыгу тыелы

Истанбул урамы яңа тыюга кадәр
Истанбул урамы яңа тыюга кадәр

10 апрель төнендә Төркия эчке эшләр министрлыгы илнең 31 шәһәрендә һәм төбәкләрдә урамга чыгуны 48 сәгатькә тыйды.

Урамга чыгу тыюы 10 апрель төнге сәгать 12дә башлана һәм 12 апрельдә төнге сәгать 12дә тәмамланачак.

Урамга чыгу тыелган шәһәрләр арасында башкала Әнкара, Истанбул, Измир, Трабзон кебек иң зур шәһәрләр дә бар.

Даруханәләрдә, хастаханәләрдә эшләүчеләр, кан бирергә җыенучылар, икмәк пешерү урыннарында эшләчеләр урамга чыгу тыюыннан чыгарма булачак.

10:38 11.4.2020

Урта һәм кече бизнес Русия президентыннан гадәттән тыш хәл режимы кертүне таләп итә

Изоляция режимы сәбәпле ябылырга мәҗбүр булган кафе
Изоляция режимы сәбәпле ябылырга мәҗбүр булган кафе


Бу турыда петиция интернетта чыкты. Аңа 107 меңләп кеше кул куйган. Эшмәкәрләр бизнесның авыр хәлдә булуын яза. Президент илдә бер айлык ял игълан итеп, халыкка өйдә утырырга кушты, ә эшмәкәрләрнең хезмәткәрләргә эш хакы бирерлек, аренда бәясен түләрлек керемнәре юк диелә петициядә. Соңгы сораштырулар күрсәткәнчә, ширкәтләрнең 49 проценты хезмәткәрләрен тулы булмаган эш көненә күчергән һәм аларның хезмәт хакын киметкән. 30 проценты хезмәткәрләрен үз хисабына ял алырга мәҗбүр иткән. 20 процентында хезмәт хаклары киметелгән, 16 процентында хезмәткәрләрне эштән җибәрә башлаганнар.

"Авыру таралу сәламәтлек һәм киләчәк өчен куркыныч икән, сез гадәттән тыш хәл режимы кертергә тиеш һәм үз илегезнең ватандашларын ипотека, кредитлар һәм торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүдән азат итәргә тиеш, ә губернаторлар үз төбәгенең һәр кешесенә туклану, медицина ярдәме һәм иң кирәкле әйберләр ягыннан ярдәм күрсәтергә тиеш. Гадәттән тыш хәл режимы бөтен финанс бурычларын түләүләрне штрафларсыз һәм процентлар өстәмичә кичектереп торырга, шулай ук акчалата ярдәм алырга мөмкинлек бирәчәк" диелә петициядә.

10:43 11.4.2020

11 апрель иртәсенә коронавирус хәбәрләре:

  • Дөнья буйлап коронавирус йоктыручылар саны 1 миллион 699 меңнән арткан. 102 меңгә якын кеше үлгән, 376 мең кеше савыккан.
  • Вирус йоктыручылар иң күп булган илләр: АКШ (501 мең), Испания (158 мең), ​Италия (147 мең), ​Франция (125 мең)​, Германия (122 мең).
  • 13 апрельдән Мәскәүдә рөхсәт кәгазе (пропуск) режимы кертелә башлый. Беренче чиратта рөхсәт кәгазьләре эшкә бару өчен кертеләчәк. BBC шәһәрдән чыгу һәм шәһәргә керү дә чикләнәчәк, дип хәбәр итә.
  • Киләсе атнадан Татарстанда урамга чыгу рөхсәте өчен яңа максат барлыкка киләчәк. Татарстанлылар урамга Пенсия фонды һәм күпфункцияләре үзәкләргә бару өчен чыга алачак.
  • Кытай коронавируска каршы көрәшүдә ярдәм итәр өчен Русиягә медицина белгечләрен җибәрәчәк.
12:36 11.4.2020

Коронавирус йоктыруның Татарстанда – 23, Башкортстанда 25 яңа очрагы расланды

Соңгы тәүлектә Татарстанда COVID-19 йоктыруның 23 очрагы рәсман теркәлде. Республикада коронавирус йоктыручыларның гомум саны 50гә җитте. Авырулар Казан, Чаллы, Әлмәт, Биектау шәһәрләрендә, Питрәч, Яшел Үзән, Арча, Бөгелмә һәм Лаеш районнарында теркәлгән.

Башкортстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 25 очрагы рәсман теркәлде. Республикада барлыгы 66 кешедә яңа вирус расланган. Бер кешенең үлеме турында хәбәр ителә.

Русиядә соңгы тәүлектә вирус йоктыруның яңа 1667 очрагы турында хәбәр ителде. Бөтен ил буйлап авыручылар саны 13 меңнән артты, 106 кеше үлде.

дәвам

XS
SM
MD
LG