Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коронавирус. Җанлы блог

Коронавирус турында актуаль хәбәрләр тупланмасы [14 март — 25 май 2020]

Азатлык әлеге Җанлы блогта дөньяда яңа вирус тарала башлаган иң кызу көннәрдә сезне шушы зәхмәткә бәйле соңгы хәбәрләр, гыйбрәтле хәлләр, кызыклы вакыйгалар белән таныштырып барды. Бүген без Җанлы блогны ябабыз. Алга таба коронавируска бәйле хәбәрләрне Коронавирус бүлегендә һәм Махсус сәхифәдә таба аласыз. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

22:50 12.4.2020

Җырчы Илсөя Бәдретдинова 100 битлек теккән

Танылган татар җырчысы Илсөя Бәдретдинова өйдә утырган вакытта 100 битлек теккән. Аны ул бушлай авылдашларына тарата. Битлекләрне Лениногорский районы Шөгер авылы биләмәсе идарәсеннән килеп алырга була. Килә алмаганнарга, илтеп бирәчәкләр.

Әле тагын 100 битлек тегәм, ди җырчы.

08:22 13.4.2020

13 апрель иртәсенә коронавируска бәйле төп хәбәрләр:

  • Дөнья буйлап коронавирус йоктыручылар саны 1 миллион 850 меңнән арткан. 114 меңгә якын кеше үлгән, 430 мең кеше савыккан.
  • Вирус йоктыручылар иң күп булган илләр: АКШ (557 мең), Испания (166 мең), ​Италия (156 мең), ​Франция (133 мең)​, Германия (127 мең). Британия Кытайны узган (85 мең)
  • Татарстан хөкүмәте смс-рөхсәтләрне ялган куллану очраклары аркасында, урамга чыгу рөхсәте тәртибен кырыслата. Хәзер җеназада катнашу өчен атнага бер тапкыр гына чыгып булачак, мәхкәмә эшләре яки паспорт алыштыруга айга бер тапкыр гына рөхсәт биреләчәк. Бакчага да татарстанлылар хәзер атнасына 2 тапкыр гына бара алачак.
  • Пандемия аркасында АКШ тарихында беренче тапкыр гадәттән тыш хәл федераль дәрәҗәдә игълан ителгән. Дональд Трамп гадәттән тыш хәл тәртибен Вайомингта игълан иткән, бу – тиешле чаралар кабул ителгән соңгы АКШ штаты.
  • 13 апрельдән Мәскәүдә урамга чыгу өчен рөхсәт кәгазе (пропуск) ясатырга кирәк булачак, 15 апрельдән алар мәҗбүри булачак. Әлеге рөхсәтне сайт, смс аша, яки телефоннан шалтыратып алып булачак.
  • Русиянең Вязьма шәһәрендә картлар йортында 86 кеше коронавирус булуда шикләнелә. Вирус башта оешма хезмәткәрендә табылган булган. Хакимият шәһәрне япты, хезмәткәрләр үзизоляциягә күчте.
11:14 13.4.2020

Уфада 21нче санлы хастаханә карантинга ябылды


Уфадагы 21нче санлы хастаханә карантинга ябылган. Андагы бер пациентта коронавирус бар дип шикләнелә. Хастаханәнең карантинга ябылуы хакында Азатлыкка андагы табиблар хәбәр итте. Моны соңрак Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгы да раслады.

Коронавирус булуда шикләнелгән авыруга әлегә рәсми рәвештә “хастаханәдән читтә башланган үпкә ялкынсынуы” диагнозы куелган. COVID-19 вирусына тест шикле нәтиҗә күрсәткән дип яза Башинформ.

“21нче хастаханәдән авырулар өйләренә кайтарып җибәрелми һәм яңа авырулар кабул ителми. Тиешле чаралар күрелде. Авыру белән аралашкан хезмәткәрләр үзизоляцияләнүгә күчерелде” дип хәбәр итә министрлык.

11:19 13.4.2020

Уфадагы РКБда 52 авыруда коронавирус расланган

Уфадагы Куватов исемендәге республика клиник хастаханәсендә 12 апрельгә алынган саннарга караганда 52 авыруда коронавирус расланган. Бу турыда үзенең Facebook сәхифәсендә хастаханәнең баш табибы Эльза Сыртланова хәбәр итте.

Табиб сүзләренчә, хәзер РКБда 130 пациент үпкә ялкынсынуы диагнозы белән ята, шуларның алтысы авыр хәлдә реанимациядә. 40 процентының анализлары коронавирус булуын күрсәткән (52 кеше).

“Без, һәм бүтән хастаханәләрдәге коллегаларыбыз иртәме-соңмы бу коронавируслы пациентлар белән очрашачакбыз. Без бу өлкәдә белгечләр булып китә алабыз”, дип белдергән Сыртланова.

13 апрельгә Уфадагы РКБда 700гә якын медицина хезмәткәре һәм шул кадәр үк санда пациентлар кала бирә. Сыртланова белдергәнчә, хезмәткәрләр саклану чаралары – битлекләр, бармакчалар, саклану киемнәре белән тәэмин иелгән, дарулар да җитәрлек.

11:32 13.4.2020

Русиядә тагын 2558 кешедә коронавирус расланган

Соңгы тәүлектә Русиядә COVID-19 йоктыруның 2558 яңа очрагы ачыкланган, 18 кеше үлгән дип хәбәр итә Русиянең коронавируска каршы көрәш оператив штабы.

Татарстанда соңгы тәүлектә тагын 11 кешенең COVID-19 вирусы йоктыруы расланган. Республикада коронавируслы авырулар саны 84кә җитте. Элегрәк аларның 17се савыгуы турында хәбәр ителгән иде. Яңа очракларның өчесе Казанда, икесе Питрәчтә, берсе Азнакай районында, өчесе Чаллыда, икеесе Биектауда ачыкланган.

Башкортстанда 23 яңа очрак рәсми теркәлгән. Республикада барлыгы 107 коронавируслы авыру бар. Алар Башкортстанның төрле шәһәрләрендә һәм район үзәкләрендә дәвалана.

13:23 13.4.2020

Яшьләр арасында популяр мәзәкчеләр Ислам Вәлиев белән Байбулат Батулла изоляция чорында "бераз шаша башладым" дип видео чыгарды.

13:36 13.4.2020

13 апрельдә онлайн тамашалар

Азатлык изоляция чорында өйдә утыручыларны бүген булачак кызыклы онлайн чаралар, тамашалар белән таныштыруны дәвам итә.

"Агыйдел" җыр һәм бию дәүләт ансамбле үз Youtube каналын булдырып, концерт програмнарын күрсәтә башлый. Бүген "Агыйдел турында риваять" концертының бер өлешен карап булачак. Башлану вакыты – 17:00.

Әкият курчак театры артистлары Instagram челтәрендә туры эфирда татар әкиятләре укуны дәвам итә. Бүген театр актрисасы Албина Шаһиева "Тәмле сүз", "Исәнмесез, иптәшләр!", "Беренче рәхмәт" һәм "Кошлар рәхмәте" әкиятләрен укый. Вакыты – 18:00

Тинчурин исемендәге татар театры Youtube-та "Назлы кияү" спектаклен тәкъдим итә. Вакыты – 18:30.

“Безнең Татарстан” #айдадомой проекты кысаларында татар эстрадасы йолдызларының җанлы онлайн концертларын күрсәтүне дәвам итә. Бүген җырчы Айдар Ракипов концерты узачак. Вакыты – 19:00.



Уфаның "Нур" татар театры ВКонтактеда балалар өчен "Нурлы әкият" исемле онлайн проектын дәвам итә. Әкиятләрне театр артистлары укый. Казан вакыты белән 19:00дә башлана.

Бүген "Татар манарасы артында" (Jenseits des Tatarenturms) дип аталган алман фильмын карап булачак. 2019 елның октябрендә Татарстанга бер төркем алманнар килеп, татарлар турында фильм төшереп киткән иде. Аларны Магдебург шәһәреннән Татаристика институты тюркологы Мисте Хоттоп-Рике алып килде. Вакыты – 20:00
Бу турыда игълан Facebook-та чыкты.

Бүгеннән башлап Әтнә татар театры сайтында "Көрәктән – Сәнәк" комедиясын, "Әниемнең ак күлмәге", "Күз нурларым" һәм "Безнең шәһәрнең серләре" спектакльләрен карап булачак. Билет бәясе – 70 сум.

Әлмәт татар драма театры үз сайтында "Каләм очында галам" һәм "Сәер кеше" спеткакльләрен тәкъдим итә.

Кумык музыкаль-драма театры да үз сайтында спектакльләрен онлайн күрсәтә башлады. Бүген "Аршин малалан" комедиясен карап була. Вакыты – 17:00.

13:44 13.4.2020

Башкортстанда чәчтарашханәләр һәм оптика салоннары эшли башлый


Башкортстанда чәчтарашханәләргә һәм оптика салоннарына яңадан ачылырга рөхсәт ителде. Бу турыда 13 апрельдә оператив киңәшмәдә республика премьер-министры Андрей Назаров хәбәр итте. Халыкка хезмәт күрсәтә башлаячак салоннарның исемлеге булдырыла. Бу оешмалар санитар-эпидемилогия кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәгәндә генә эшен дәвам итә алачак дип кисәтте Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров. “Эш вакытында битлекләр, бармакчалар кию, өслекләрне эшкәртү һәм кулланучылар арасында ара калдырып эшләү таләп ителә. Узган атнада ломбардларда кагыйдә бозулар ачыкланды, алар ябылды. Берничә азык-төлек кибете кагыйдә бозулар табылганнан соң ябылды, бүген иртән бу ялгышларны төзәткәннән соң алар ачылды”, диде Назаров.

дәвам

XS
SM
MD
LG