Казанда изоляция вакытында үтерү, урлау, алдаулар арткан
Казанда изоляция тәртибе вакытында үтерү, урлау, алдау, интернеттан урлау очраклары арта. Бу хакта бүген Казан мэриясенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Казан шәһәренең эчке эшләр идарәсе җитәкчесе урынбасары Валерий Саматошенков хәбәр итте. Аның сүзләренчә, карантин чаралары кертелгәч, җинаятьләр саны беренче атнада 8 процентка, икенче атнада 14 процентка кимегән. Шул вакытта көнкүрештә жинаятьләр арткан.
“Үтерү, көнкүрештә исерек килеш кеше сәламәтлегенә зыян китерү очраклары арта. Ике атна эчендә урлаулар күбәйде. Элек атнасына 8 очрак булса, хәзер үзизоляция вакытында 10-14кә җитте. Урлаулар гадәттә кибетләрдә кылына. Азык-төлек һәм исерткеч эчемлек урлыйлар”, диде Саматошенков.
Путин "иң катаулы, гадәттән тыш хәлләргә" дә әзер булырга чакырды
Коронавирус таралу сәбәпле илдәге вазгыятькә багышланган киңәшмәдә Русия президенты Владимир Путин "иң катаулы, гадәттән тыш хәлләргә" дә әзер булырга чакырды.
Русия хөкүмәте COVID-19га каршы көрәшүче медицина хезмәткәрләренә түләүләргә 45 млрд сум бүлә
Русия хөкүмәте башлыгы Михаил Мишустин Русиядә коронавируска каршы көрәшүче медицина хезмәткәрләренә өстәмә түләүләр кертүче фәрманга кул куйды. Бу максаттан Русия резерв фондыннан 45,7 млрд сум акча бүлеп бирелә.
Коронавируслы авырулар белән эшләүчеләргә махсус түләүләр булачагын халыкка мөрәҗәгатендә Русия президенты Владимир Путин белдергән иде.
Түләүләр апрель, май, июнь айларында башкарылачак. COVID-19 белән авыручыларны стационарда дәвалаучы табиблар айга 80 мең өстәмә алачак, урта медицина хезмәкткәре – 50 мең сум, кече хезмәткәрләргә – 25 мең сум өстәп түләнәчәк. Коронавируслы авырулар белән эшләүче ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә дә өстәмәләр каралган. Табибларга 50шәр мең, фельдшер, шәфкать туташлары һәм машина йөртүчеләр 25әр мең алачак.
Русия сәламәтлек саклау министрлыгы: һәртөрле инфекцион үпкә ялкынсынуы коронавирус булырга мөмкин
Русия сәламәтлек саклау министрлыгы һәртөрле инфекцион үпкә ялкынсынуы (ОРВИ) очракларын коронавирус булырга мөмкин дип карарга һәм COVID-19 тесты нәтиҗәләрен көтеп тормыйча амбулатор дәвалауга керешергә киңәш итә. Медицина хезмәткәрләре өчен әзерләнгән вакытлы киңәшләрнең беренче версиясендә шул хакта язылган.
Документта катнаш дәвалау ысулларын кулланырга киңәш ителә: ел фасылына бәйле инфекцион үпкә ялкынсынуларын дәвалый торган даруларны да, коронавируска карата кулланыла торган даруларны да
14 апрель көненә төп иртәнге хәбәрләр:
- Дөнья буйлап коронавирус йоктыручылар саны 1 миллион 920 меңнән арткан. Үлемнәр саны 119 мең тәшкил итә, 449 мең кеше сәламәтләнгән.
- АКШта авыручылар саны 582 мең, Испаниядә 170 мең, Италиядә 159 мең, Франциядә 137 мең, Германиядә 130 мең, Британиядә 89 мең тәшкил итә.
- Татарстанда 14 апрельдән гыйбадәтханәләргә баруны рәсми тыйдылар. Әлеге карарны Татарстан премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.
- Мәскәүдә вирустан 95 кеше үлгән. Мәскәүнең сәламәтлек саклау департаментында якындагы ике-өч атнада шәһәр хастаханәләрендә урыннар дефициты булачак дип көтәләр. Коронавируслы авыруларны дәвалар өчен тагын 24 хастаханәне әзерләргә җыеналар.
- Большой театрның 34 хезмәткәрендә коронавирус табылган, алар хәзерге вакытта карантинда. Бүген алардан кабат анализ алыначак.
- Дөнья сәламәтлек оешмасы Калмет-Герен Бациласы (БЦЖ) вакцинасының коронавируска каршы нәтиҗәле булуын кире каккан. Аның уңай нәтиҗәсе дәлилләнмәгән, аны COVID-19га каршы куллану киңәш ителми, диелде оешмада.
Татарстанга Мәскәү һәм Петербурдан кайтучылар ике атналык изоляциядә калырга тиеш
Бу турыда карарны Татарстан хөкүмәте башлыгы Алексей Песошин имзалаган. Яңа тәртип 14 апрельдән кертелә. Документта язылганча, бу карар “санитар-эпидемиология хәлләр яхшырганчы” гамәлдә булачак.
Салкын тиюнең беренче билгеләрен сизүгә үк бу кешеләр хастаханәләргә бармаска, ә табибны өйләренә чакырырга тиеш. Шушы ук кагыйдәләр алар белән бергә торучыларга да кагыла. Татарстанга чит илләрдән килүчеләр дә 14 көнгә изоляциядә калырга тиеш, алар табиб күзәтүе астына алына.
Моннан тыш, Татарстанда 14 апрельдән гыйбадәтханәләргә бару, дини йола һәм чараларда катнашу тыела.
Уфадагы РКБда коронавирус таралуын Русия баш прокуратурасы тикшерәчәк
Русия баш прокуратурасы Башкортстан прокуратурасының республика клиник хастаханәсендә тикшерү алып баруын үз контроле астына ала. Республика прокуратурасы хастаханәдә күпсанлы авырулар һәм хезмәткәрләрнең COVID-19 вирусын йоктыру очрагын тикшерә.
Федераль прокуратура белдерүенчә, үзәк прокуратура санитар-эпидемиология өлкәсендә кануннарның ни дәрәҗәдә үтәлүен, шулай ук Башкорстанның күзәтү органнары һәм сәламәтлек саклау министрлыгының тиешле чаралар күрү-күрмәвен тикшерәчәк.
Тикшерү нәтиҗәләре нигезендә гаепле кешеләр җавапка тартылачак диелә.
Әлеге хастаханә бинасында 1200 кеше бикләп тотыла. Барлыгы 3 мең тирәсе кеше хастаханәдә яткан авырулардан һәм медицина хезмәткәрләреннән вирус йоктырган булырга мөмкин.
Татарстанда тагын 23, Башкортстанда 22 кешедә COVID-19 рәсман расланган
Русиянең коронавируска каршы көрәш штабы саннарына караганда, соңгы тәүлектә илдә тагын 2774 кешедә COVID-19 рәсман табылган, 22 кеше үлгән.
Татарстанда 23 яңа очрак расланган. Сигез очрак – республикага читтән кайткан кешеләрдә, 15е Татарстанның үзендә йоктырган кешеләр. 14 апрельгә республикада COVID-19лы кешеләрнең рәсми саны 107гә җиткән, шуларның 17се савыккан. 23 яңа очракның 13е – Казанда, берсе Питрәчтә, дүртесе Чаллыда, бишесе Биектау районында диелә.
Башкортстанда 22 яңа очрак теркәлгән, коронавируслы авырулар саны 129га җитте. Тугыз кеше савыккан, өч кеше үлгән диелә.
Мәскәүдә узган тәүлектә 1489 кешедә коронавирус расланган. Мәскәү өлкәсендә – 460, Петербурда 121, Коми республикасында 97 очрак.
14 апрельгә Русиядә коронавирус 21 102 кешедә расланган, 170 кеше үлгән. 1694 кеше савыккан.