14 апрельдә онлайн тамашалар
Азатлык изоляция чорында өйдә утыручыларны бүген булачак кызыклы онлайн чаралар, тамашалар белән таныштыруны дәвам итә.
Кариев исемендәге яшь тамашачы театрының Youtube каналында бүген “Алхимик” спектакльлен карап була. Башлану вакыты – 16:00
Әкият курчак театры артистлары Instagram челтәрендә туры эфирда татар әкиятләре укуны дәвам итә. Бүген театр актрисасы Рәмзия Безус "Ике кыз" татар халык әкиятен укый. Вакыты – 18:00
Уфаның "Нур" татар театры ВКонтактеда балалар өчен "Нурлы әкият" исемле онлайн проектын дәвам итә. Әкиятләрне театр артистлары укый. Казан вакыты белән 19:00дә башлана.
Әлмәт татар драма театры "Әкият арбасы" проектын башлап җибәрә. Көн сает театр актерлары бабалар өчен әкиятләр укыячак. Видеолар театрның Instagram, Facebook һәм ВКонтакте челтәрләрендә пәйдә булачак.
Әтнә татар театры сайты аша "Фронтовичка", "Гүзәлем Әсәл", "Көрәктән – Сәнәк" комедиясы, "Әниемнең ак күлмәге", "Бәби театр", "Югалган көн", "Күз нурларым", "Безнең шәһәрнең серләре" спектакльләрен карап була. Билет бәясе – 30-70 сум. Әтнә татар театры шулай ук Равил Сабырнын "Күбәләкләр утка оча" спеткаклен тәкъдим итә.
Буа татар сатира театры Раил Садриевның "666" комедиясен тәкъдим итә.
Татарстанның сынлы сәнгать дәүләт музее сайтында Харис Якуповның виртуаль күргәзмәсе эшли.
Шулай ук сайтта Татарстанның халык рәссамы Бакый Урманче иҗатына багышланган күргәзмә белән дә танышып була.
Алабуга дәүләт музее Заманча этник сәнгать музее күргәзмәсе буйлап онлайн сәяхәт тәкъдим итә.
Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт драма театры да шушы көннәрдә үзенең Youtube каналына күп кенә тамашалар урнаштырды. Монда Флорид Бүләковның "Эх, күгәрченкәйләрем…", Мостай Кәримнең "Озын озак балачак", "Төнге кунак", Газим Шафиковның "Урал батыр", "Кәккүк оясы", "Югалту-табышларым", "Шомбай", Туфан Миңнуллинның "Мулла" спектакльләрен карап була.
Миңнеханов Русия җитәкчелегенә бизнеска субсидияләр ярдәме күрсәтергә тәкъдим итә
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов эшмәкәрләр белән онлайн очрашуда республика эшмәкәрләре өчен Русия хакимиятеннән ярдәм сораган. Бу турыда Татарстан президенты сүзчесе Лилия Галимова әйтте дип яза Коммерсант.
Миңнеханов бу тәкъдимен Русия бизнес-омбудсмены Борис Титовка җиткергән. Татарстан президенты республикада коронавирус эпидемиясеннән иң зур зыян күргән эшмәкәрләргә федераль үзәк ягыннан субсидияләр ярдәме күрсәтелүен сораган.
"Кешеләрне саклап калырга кирәк. Иң кадерлесе – кешеләр! Бүген түләүләр алыр өчен кеше эшеннән китеп, махсус ресурста теркәлергә тиеш. Иң зур зыян күргән тармакларга субсидияләр бүлеп булмас микән? Коллективларны саклап калыр өчен" дигән Миңнеханов.
Русия думасы Икенче дөнья сугышы тәмамлану көнен үзгәртте
Коронавируска бәйле изоляция сәясәте аркасында Русия думасы Җиңү көнен бәйрәмен 3 сентябрьдә уздыру турында карар итте. Моңарчы гамәлдә булган канунда Икенче дөнья сугышы тәмамлану көне 2 сентябрь дип язылган булса да, хәзер ул дата үзгәртеләчәк. 1945 елда 3 сентябрь Совет берлегендә дәүләт бәйрәме булган, әмма тиз арада гадәти эш көненә әверелгән һәм бу дата онытылган. 1945 елның 2 сентябрендә Япониянең капитуляциясе нәтиҗәсендә Икенде дөнья сугышы тәмамланган.
Татар авылы Камкада коронавируслылар саны дүрткә җитте
Түбән Новгород өлкәсе Камка авылында тагын өч кешедә коронавирус ачыкланган. Бу хакта 14 апрельдә Instagram сәхифәсендә Камка авылы караган Сергач районы башлыгы Олег Радаев хәбәр итте.
"Бүген килгән беренчел анализлар 12 кешедә вирус булмавын күрсәтте, өч кешедә COVID расланды. Аларның барысы да Камка авылыннан", дип язды ул.
Түбән Новгород өлкәсе Сергач районының Камка авылында яшәүче бер кешедә COVID-19 табылганнан соң узган атна ахырында авыл карантинга ябылды.
15 апрель иртәсенә төп хәбәрләр:
- Дөньяда коронавирус йоктыручылар саны 1 миллион 982 меңнән артты. АКШта 609 мең, Испаниядә 174 мең, Италиядә 162 мең кеше авырый.
- Үлемнәр саны 126 мең тәшкил итә. 487 мең кеше сәламәтләнгән.
- Дөнья сәламәтлек оешмасы дөньяда коронавирус пандемиясе әле югары ноктасына җитмәгән дип белдерде. Аерым илләрдә авыру йоктыручылар саны әле арта. Европа белән АКШка коронавирус йоктыруның 90% очраклары туры килә. Вакцина кимендә бер елдан соң гына барлыкка киләчәк, дип белдерде оешма.
- Казанда узган социологик сораштыруга күрә шәһәрдә яшәүчеләрнең 19%-ы элекке режимда эшли, 20%-ы өйдән эшкә күчкән. Сораштыруда катнашкан 33% ял көннәре аркасында эшләми, планлаштырылмаган отпускка 5% кешене җибәргәннәр. 5% кеше "үзизоляция" тәртибе аркасында эштән китәргә мәҗбүр булуын белдергән.
- 15 апрельдән Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә җәмәгать һәм шәхси транспортта бару өчен цифрлы рөхсәт кәгазьләре булуы мәҗбүри.
- АКШ Дөнья сәламәтлек оешмасын финанславын туктый, дип белдерде Дональд Трамп. Моны ул оешманың Кытай халкына вирус турында мәгълүматны вакытында һәм дөрес итеп бирә алмавы белән аңлатты. Оешма хәзер әлеге карар өчен җайлы вакыт түгел дип җавап бирде.
- Русия сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирус белән авыручылар аз булган кайбер төбәкләрнең авыруларга ярдәм күрсәтә алмавын белдергән. 28 апрельгә барлык төбәкләр әзер булырга тиеш дигән күрсәтмә бирелгән.
Русиядә узган бер тәүлектә тагын 3388 кешедә коронавирус рәсман теркәлгән. Илдә коронавируслыларның рәсми саны 24490га җитте. Русиянең коронавируска каршы штабы белдерүенчә, Башкортстанда бу вирусны йоктырганнар саны 149га (+20) җиткән, биш кеше үлгән. Татарстанда - 107, яңа очраклар турында хәбәр ителми.
Кырымда ял итүчеләр 55 процентка кимергә мөмкин
Русия икътисад югары мәктәбе уздырган конференциядә Русия фәннәр академиясенең Социология институтында миграция һәм интеграция процессларын өйрәнүче үзәк галиме Владимир Мукомель Кырымда карантин белән бәйле вәзгыятьнең төрле сценарийларын мисал итеп китерде.
Изоляция җәй уртасына тәмамланса, Кырымга ял итәргә килүчеләр саны 30-55 процентка кимиячәк, дигән Мукомель, һәм бу нейтраль сценарий. Кырымга 2019 елда 7,4 млн турист килгән булган, димәк, быел 3,3-4,8 миллион кеше килергә мөмкин дигән белгеч. Июньгә Кырым ачылып, транспорт йөреше җайланса, туристлар саны 20-30 процентка гына кимер дип көтелә.
Пессимистик фаразларга караганда, Кырымга туристлар агымы минимумга кадәр кимиячәк, эшсезлек 9-12 процентка артачак, Кырым халкының керемнәре Руиядәге уртача күрсәткечтән 55-60 процентка кимиячәк, сәламәтлек саклау системын кризис буачак, ә кече һәм урта бизнеста киңкүләм бөлгенлеккә төшүләр көтелә дигән Мукомел
АКШ Дөнья сәламәтлек саклау оешмасын финанслауны вакытлыча туктата
АКШ президенты Дональд Трамп, Дөнья сәламәтлек оешмасын (ДСО) Кытайга күбрәк игътибар бирүдә һәм АКШта коронавирус таралуга китергән карарлар кабул итүдә гаепләп, АКШның Дөнья сәламәтлек саклау оешмасына акча бирүне вакытлыча туктатуын белдерде.
Финанслау Дөнья сәламәтлек оешмасының коронавирус пандемиясе вакытында җибәргән ялгышларын аңлаганчы туктатылып торачак диде Трамп.
Президент Ак йортта брифингта белдергәнчә, АКШ гыйнварда, коронавирус тарала башлауның беренче көннәрендә үк Кытай белән чикләрне ябарга теләгән, әмма ДСО җитәкчелеге бу карарга каршы чыккан.
“Башка илләр һәм төбәкләр дә ДСО киңәшләрен тотып Кытай белән чикләрен ачык калдырды, бу коронавирусның бөтен дөньяга таралуын тиздләтте” диде Трамп. Аның сүзләренчә, Кытайга артык ышану аркасында егерме тапкыр күбрәк кеше чир йоктырган. ДСО үзенең төп бурычларын башкара алмады, һәм җавап бирергә тиеш диде АКШ президенты.