Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коронавирус. Җанлы блог

Коронавирус турында актуаль хәбәрләр тупланмасы [14 март — 25 май 2020]

Азатлык әлеге Җанлы блогта дөньяда яңа вирус тарала башлаган иң кызу көннәрдә сезне шушы зәхмәткә бәйле соңгы хәбәрләр, гыйбрәтле хәлләр, кызыклы вакыйгалар белән таныштырып барды. Бүген без Җанлы блогны ябабыз. Алга таба коронавируска бәйле хәбәрләрне Коронавирус бүлегендә һәм Махсус сәхифәдә таба аласыз. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

13:38 15.4.2020

15 апрельдә онлайн тамашалар

Азатлык изоляция чорында өйдә утыручыларны бүген булачак кызыклы онлайн чаралар, тамашалар белән таныштыруны дәвам итә.

Бүген "Агыйдел" җыр һәм бию дәүләт ансамбле Youtube каналында “Күпмилләтле халкым – Татарстаным” концерт программасын карап булачак. Башлану вакыты – 17:00.

Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт драма театры балалар өчен "Әкият илендә" проектын башлап җибәрде. Бүген театр актеры Руслан Галимов "Төлке белән Торна" әкиятен укыячак. Вакыты – 17:00



Театрның Youtube каналында шулай ук "Төлке белән әтәч" башкорт халык әкиәтен тыңлап була. Әкиятне театр актрисасы Милена Сираева укый.



Әкият курчак театры артистлары Instagram челтәрендә туры эфирда татар әкиятләре укуны дәвам итә. Вакыты – 18:00

Тинчурин исемендәге татар театры Youtube-та Фәнис Яруллинның "Бер күрешү – үзе бер гөмер" комедиясын тәкъдим итә. Вакыты – 18:30

Камал татар театры "Бию пәрие" спектаклен тәкъдим итә. Трансляцияләр театрның сайтында үтәчәк. Карау бәясен тамашачы үзе билгели. Вакыты – 19:00

Уфаның "Нур" татар театры балалар өчен "Нурлы әкият" исемле онлайн проектын дәвам итә. Әкиятләрне театр артистлары укый. ВКонтактеда Казан вакыты белән 19:00дә башлана.

Әлмәт татар драма театры "Әкият арбасы" проектын дәвам итә. Бүген дә театр актерлары бабалар өчен әкиятләр укыячак. Видеолар театрның Instagram, Facebook һәм ВКонтакте челтәрләрендә пәйдә булачак.

Татар дәүләт филармониясе Айдар Фәйзрахмановның 2017 елда узган "Олы юл әйтте..." концертын тәкъдим итә.

Бүген Кумык музыкаль-драма театры сайтында "Коварство и любовь" трагедиясын карап булачак. Вакыты – 17:00.

"Crimean Tatars" кырымтатар каналы төшергән, кырымтатар телендәге "Хыдыр Деде" әкиятен хәзер интернетта да карап була.

13:44 15.4.2020

Биектау табибында коронавирус табылганы расланды

Марат Садыйков
Марат Садыйков

Татарстандагы өч медицина хезмәткәрендә коронавирус табылган. Шуларның берсе – Биектау районы үзәк хастаханәсе табибы. Моны Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков белдерде. Моңа кадәр бу мәгълүматны кире кагып килделәр.

“Без тикшерү уздырдык. Мондый очрак бар. Ул хезмәткәр һоспитальләрнең берсендә ята. Хәле уртача дип бәяләнә. Биектау районы хастаханәсе хезмәткәрләренең барысын да тикшердек. Берничә тапкыр тискәре нәтиҗә алдык. Табиб ваемсызлык кылганмы – карарбыз”, диде Садыйков.

13:47 15.4.2020

Махсус очкыч белән Таиландтан кайтарылачак төркем карантинга ябыла

16 апрельдә Таиландтан Казанга 115 кеше кайтарылачак. Бу кешеләрне Татарстан акчасына карантинда саклаячаклар. Кайтучы кешеләр арасында Татарстан вәкилләре генә түгел, Русиянең төрле төбәк кешеләре дә бар. Башкортстан вәкилләре Уфага озатылачак. Ә калган кешеләрнең барысы да “Ливадия” шифаханәсенә карантинга урнаштырачаклар. Анда 200 урын әзерләнгән. Алар даими тикшереләчәк.

14:45 15.4.2020

Русияләрнең 64 проценты май һәм яңа ел бәйрәмнәреннән баш тартырга әзер

Русияләр "коронавирус яллары" вакытында туктап калган эшчәнлекләрен торгызу өчен киләчәктәге бәйрәм ялларыннан баш тартырга әзер. SuperJob сораштыруы шуны күрсәтә.

Русияләрнең 52 проценты атнасына алты көн эшләргә әзер. Эш хакы югарырак булган (80 мең сумнан артык) респондентлар эшкә чыгарга ныграк тели – 56 процент. Эш хакы 30 мең тирәсе булганнар арасында шимбәләрен дә эшләргә теләүчеләр азрак (46 процент). 64 процент "коронавирус яллары" урынына май бәйрәмнәре яки яңа ел каникулларында эшләргә әзер булуын әйткән. Шул ук вакытта алар бәйрәм көннәре ял көне булып калуын тели.

Сораштыруда атнасына биш көн эшли торган 1,6 мең кеше катнашкан.

16:45 15.4.2020

Путин кече һәм урта ширкәтләргә ярдәм итәргә кушты

Владимир Путин
Владимир Путин

Русия президенты Владимир Путин хөкүмәт киңәшмәсендә кече һәм урта ширкәтләргә туры финанс ярдәме күрсәтергә кушты. Бу акчаларны ширкәтләр хезмәт хакларын түләүгә һәм башка ашыгыч ихтыяҗга куллана алачак. Ярдәм күләме һәр ширкәт очрагында аерым саналачак.

Путин сүзләренчә, ярдәм алу өчен иң мөһиме – ширкәттә эшләүчеләрнең эш урыннарын саклау. Әлеге таләп үтәлсә, апрель өчен финанс ярдәме ширкәтләргә 18 майдан күчереләчәк. Май өчен ярдәм акчалары июньдә күчәчәк.

Моннан тыш Русия президенты бюджеттан төбәкләргә өстәмә 200 млрд сум бүлергә кушты. Аның сүзләренчә, бу акчалар төбәк бюджетларын "баланслау" өчен тотылачак. Авиация өлкәсенә 23 млрд сум бүленәчәк.

18:58 15.4.2020

Дөньяда коронавирус йоктырганнар ике миллионнан артып китте

Дөньяда коронавирус йоктырган кешеләр саны 15 апрельдә ике миллион кешедән артып китте. Бу — әлеге куркыныч чирнең таралуын күзәтеп торучы Джон Һопкинс университеты мәгълүматлары.

128 мең кеше үлгән, 500 меңләп кеше терелгән.

Иң күп авырулар АКШта (610 мең), Испаниядә (178 мең), Италиядә (162 мең), Германиядә (132 мең) һәм Франциядә (131 мең).

Иң күп корбаннар АКШта (26 мең), Италиядә (21 мең), Испаниядә (18 мең) һәм Франциядә (15 мең).

20:41 15.4.2020

Мәскәүдә ел саен 9 майда уздырыла торнан Җиңү парадын быел кичектерергә карар ителгән. Русия президенты идарәсендәге чыганак “Интерфакс”ка бу карарның якын көннәрдә, бәлки иртәгә игълан ителәчәген белдергән.

08:18 16.4.2020

16 апрель көненә төп иртәнге хәбәрләр:

  • Дөнья буйлап коронавирус йоктыручылар саны 2 миллион 64 меңнән арткан. Үлемнәр саны 137 мең тәшкил итә, 512 мең кеше сәламәтләнгән.
  • АКШта авыручылар саны 639 меңгә, Испаниядә 180 меңгә, Италиядә 165 меңгә, Франциядә һәм Германиядә 134 меңгә, Британиядә 99 меңгә җиткән.
  • Март аенда Татарстанда җинаятьләр саны 25%-ка арткан, диелә Татарстан прокуратурасы хисабында. Аерым алганда талаулар саны арткан. Белгечләр моны коронавирус пандемиясе, нефть белән сумга бәя ишелүгә бәйли, алга таба җинаятьчелек арта барачак кына дип кисәтә.
  • Германия изоляция режимыннан чыга башлый. Әлегә 800 дүрткел метрга кадәр зурлыктагы кибетләр эшен башлап җибәрә ала, 4 майдан әкренләп мәктәпләр ачыла башлый. Күп кеше катнашында чаралар үткәрү җәй ахырына кадәр тыела.
  • "Новая газета" басмасы Роскомнадзор таләбе белән Чечняда коронавирус турында материалны блоклады. Шул ук вакытта басма Баш прокуратурага мөрәҗәгать итеп, текстта нәрсәнең дәгъва тудыруы турында сорады.
  • Җиңү парадын быел кичектерергә карар ителгән. Моның хакта үз чыганакларына сылтанып берничә медиа хәбәр итә. Карар якын көннәрдә игълан ителер дип көтелә.

дәвам

XS
SM
MD
LG