Уфадагы РКБ табиблары Путинга һәм Русия баш прокурорына мөрәҗәгать итте
Уфадагы Республика клиник хастаханәсе (РКБ) хастаханәдә коронавирус учагы кабынып китү вакыйгасының ничек булуын аңлатып, Русия президенты Владимир Путинга һәм Русия баш прокуратурасына мөрәҗәгать иткән. Табиблар РКБ җитәкчелегенең һәм Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгының хастаханәдә вируслы үпкә шешү очраклары кискен артып китүен белә торып бернинди дә чара күрмәвен белдерә. Алар шулай ук “сәламәтлек саклау системының төрле дәрәҗәләрендә әйтеп бетермәү, ялганлау һәм фактларны алыштырып күрсәтү күзәтелә” дип язган.
Мөрәҗәгатьләрне РКБның төрле бүлекләреннән 27 медицина хезмәткәре имзалаган.
"Мин татарча сөйләшәм!" чарасы быел онлайн уза
"Мин татарча сөйләшәм!" чарасы изоляция режимы сәбәпле быел онлайн форматта үтәчәк. Чара 26 апрель көнне 14.00 дә башлана. Аны ВКонтакте челтәрендәге төркемдә һәм Youtube-тагы "TMTV" каналында карап булачак.
Оештыручылар програм быел да бай һәм эчтәлекле булачак. Башка еллардагыча, мәктәп укучылары һәм студентлар катнашында Казанның тарихи урыннары буйлап квест узачак, быел ул да онлайн үтә. Квестның җиңүчеләре 26 апрель көнне игълан ителәчәк.
Моннан тыш, чара програмында яңа артистлар, икетеллелекне оныткан оешмаларга антипремия, төрле илләрдә яшәүче татарлар турында репортажлар, яңа татар мәдәниятенә өлеш керткән өчен махсус премия булачак ди оештыручылар. Акция кысаларындагы заманча татар музыкасы фестивалендә Taraf, KMBLGN, Бәллүр, Азат Гыймадиев, Tatarboy, Abadeli, Ришат Төхвәтуллин, Айдар Сөләйманов, Лилия Хайруллина һәм башка җырчылар чыгышы көтелә.
Башкортстанда оптика салоннары һәм чәчтарашханәләр эшли башлый
Башкортстанда кайбер төр хезмәт күрсәтү ширкәтләренә 16 апрельдән үз эшчәнлекләрен яңадан башларга рөхсәт ителә. Аерым алганда, халыкка чәчтараш һәм визаж (маникюр, педикюр) хезмәтләре күрсәтә торган, күзлек ясаучы салоннар яңадан ачыла.
Изоляция шартларында бу оешмаларга санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне тайпылышсыз үтәү таләбе куела. Клиентлар алдан язылып килергә тиеш, бүлмәдә алты кешедән дә күбрәк җыелырга ярамый, хезмәткәрләр һәм клиентларның тән кызулыгын даими үлчәп торырга, бер-берсе белән ара калдырып эшләргә, битлекләр, бармакчалар кияргә, ике сәгать саен өслекләрне дымлы чүпрәк белән сөртеп торырга һәм башка таләпләр куела.
16 апрельдә онлайн тамашалар
Азатлык изоляция чорында өйдә утыручыларны бүген булачак кызыклы онлайн чаралар, тамашалар белән таныштыруны дәвам итә.
Бүген Кариев исемендәге яшь тамашачы театрның Youtube каналында "ИльдусWindows" архив спектаклен карап була. Башлану вакыты – 16:00. Театр "Тылсым" проекты кысаларында татар әкиятләре укуны дәвам итә. Бүген татар халык әкиятен театр актрисасы Энҗе Камалиева укый.
Әкият курчак театры артистлары Instagram челтәрендә туры эфирда татар әкиятләре укуны дәвам итә. Вакыты – 18:00.
“Безнең Татарстан” #айдадомой проекты кысаларында татар эстрадасы йолдызларының җанлы онлайн концертларын күрсәтүне дәвам итә. Бүген җырчы Илнар Миранов концерты узачак. Вакыты – 19:00.
Камал татар театры "Миркәй белән Айсылу" спектаклен тәкъдим итә. Тамашалар театрның сайтында күрсәтелә. Карау бәясен тамашачы үзе билгели. Вакыты – 19.00.
Уфаның Нур" татар театры балалар өчен "Нурлы әкият" исемле онлайн проектын дәвам итә. Әкиятләрне театр артистлары укый. ВКонтактеда Казан вакыты белән 19.00дә башлана.
Әлмәт татар драма театры "Әкият арбасы" проектын дәвам итә. Бүген дә театр актерлары бабалар өчен әкиятләр укый. Видеолар театрның Instagram, Facebook һәм ВКонтакте челтәрләрендә пәйдә булачак.
Әтнә татар театрының "Фронтовичка", "Гүзәлем Әсәл", "Көрәктән – Сәнәк" комедиясы, "Әниемнең ак күлмәге", "Бәби театр", "Югалган көн", "Күз нурларым", "Безнең шәһәрнең серләре" спектакльләрен карап була. Театрның сайтында билет бәясе – 30-70 сум.
Бүген танылган ногай музыканты Ислам Сатыровның онлайн концерты узачак. Ике ел элек Ислам Казан Кирмәнендә узган "Tat Cult Fest" заманча шәһәр мәдәнияте фестивалендә катнашкан иде. Facebook-та Казан вакыты белән 17:00дә башлана.
Бүген Башкортстанда онлайн рәвештә Башкортстан халыклары милли киеме көне уза. Көн дәвамында Башкортстан республикасы Халыклар дуслыгы йортының Youtube каналында осталык дәресләре, видео-лекцияләр һәм милли киемнәрнең килеп чыгу тарихына багышланган дәресләр уза. Шулар арасында татар милли биюенә өйрәтә торган дәресләр дә оештырылачак.
Башкортстанда 42, Татарстанда 21 яңа очрак расланган
Русиядә узган бер тәүлектә тагын 3448 кешедә коронавирус рәсман теркәлгән. Илдә коронавирус йоктырганнарның рәсми саны 27938гә җитте. Барлыгы 232 (+34) кеше үлгән.
Русиянең коронавируска каршы штабы белдерүенчә, Башкортстанда бу вирусны йоктырганнар саны 191гә (+42) җиткән, биш кеше үлгән, Татарстанда - 128гә (+21) җиткән.
Татарстандагы 21 яңа авыруның сигезе – Казанда, бишесе – Чаллыда, икесе Лаеш районында. Азнакай, Балтач, Буа, Мамадыш, Саба һәм Тәтеш районнарында берешәр очрак.
Башкортстанның коронавируслы район һәм шәһәрләре саны 40ка җитте
Башкортстанның коронавируслы авырулар булган районнары исемлегенә тагын 26 район өстәлде. Баймак, Бакалы, Балтач, Белокатай, Благовар, Бүздәк, Борай, Дуван, Зианчура, Ишембай, Калтасы, Караидел, Кыйгы, Кушнарен, Көергазы, Мәләвез, Миякә, Нуриман, Салават, Туймазы, Чишмә, Яңавыл районнары һәм Агыйдел, Нефтекама, Салават, Стәрлетамак шәһәрендә беренче тапкыр коронавируслы авырулар ачыкланган.
Моңа кадәр коронавирус Башкортстанның Әлшәй, Бәләбәй, Белорет, Бөре, Дәүләкән, Дүртөйле, Зилаир, Иглин, Кырмыскалы, Уфа районнарында, Уфада һәм Кумертау, Октябрьский, Сибай шәһәрләрендә яшәүче кешеләрдә табылган иде.
Удмуртиянең Татарстанга чиктәш ике районында махсус режим кертелә
Коронавирус таралуны булдырмас өчен, Удмуртиянең Алнаш һәм Грахов районнарында 16 апрельдән махсус режим кертелә. Бу турыда республика җитәкчесе Александр Бречалов оператив штаб утырышында белдерде.
Алнаш һәм Грахов районнары Татарстанның Менделеевски шәһәреннән 40 чакрымда урнашкан.
12 апрельдә Удмуртиянең Кече Пурга һәм Баграш-Бигра авылларында махсус режим кертелгән иде. Бу авыллар икесе дә Татарстан белән чиктә, Әгерҗедән дүрт чакрымда урнашкан.
Путин Җиңү парадын кичектерде
Русия президенты Владимир Путин 9 майда узарга тиешле Җиңү парадына әзерлек соңрак башланачак дип белдерде. Президент аңлатканча, 9 май парадын уздырыр өчен аңа әзерлек хәзер үк башланырга тиеш булыр иде.
"Ләкин эпидемиягә бәйле куркыныч әле бик зур, аның югары ноктасы 9 майга үтелмәчәк. Шуңа күрә минем хәзер парадка һәм бүтән киңкүләм чараларга әзерлек башлау хокукым юк" ди Путин.
Президент сүзләренчә, Кызыл мәйданда Җиңү парады һәм “Үлемсез полк” йөреше 2020 елда, коронавирус куркынычы беткәч узачак.