17 апрель иртәсенә төп хәбәрләр:
- Дөньяда короновирус йоктыручылар саны 2 миллион 159 меңнән арткан. 145 меңнән артык кеше үлгән, 548 мең кеше сәламәтләнгән.
- АКШта авыручылар саны 671 меңгә, Испаниядә 184 меңгә, Италиядә 168 меңгә, Франциядә 147 меңгә, Германиядә 137 меңгә, Британиядә 104 меңгә җиткән.
- Казанга Таиладтан Русия туристлары белән рейс очып килгән. Очкычта 111 кеше булган. Сәламәтлек тикшерүен узганнан соң, туристлар ике атнага "Ливадия" шифаханәсенә карантинга озатыла.
- Япония хөкүмәте илнең барлык ватандашларына 100 мең иена (926$) күләмендә акча таратачак. Мондый карарны пандемия тудырган кризис вакытында кешеләргә ярдәм итү өчен Синдзо Абэ хөкүмәте кабул иткән, дип яза Bloomberg.
- Кытайның Үһән шәһәре хакимияте коронавирустан үлгән кешеләр санын үзгәртте. Инфекциядән 1290 кешегә күбрәк үлгән булган. Үһәндә корбаннар саны 3869 тәшкил итә, ди рәсмиләр.
- Русиянең "Аэрофлот" һава ширкәте халыкара рейсларга билетлар сатуны июль азагына кадәр туктатты. Моңарчы 30 апрельдән соң билетларны сатып алып була иде.
Казан һәм Уфага бер очкычта Таиландтан туристлар кайтарылды
17 апрельгә каршы төндә Казанга Бангкоктан очкыч белән Таиландта калган туристларны алып кайттылар. Казанга 111 кеше төште. Очкычтан аларны туры "Ливадия" шифахәсенә алып киткәннәр. Татарстаннан һәм Русиянең башка төбәкләреннән булган туристлар Казандагы шифаханәдә 14 көн торачак. Биредә юлчыларны өч тапкыр ашату каралган, сәламатлекләрен табиблар күзәтеп торачак.
Казаннан соң очкыч Уфага китте. Башкортстанга 68 кеше кайтты дип хәбәр итте республика хөкүмәтенең матбугат хезмәте. Аларның 10ысы - балалар. Уфага кайткан төркемдә дә күрше төбәкләрдән кешеләр бар. Уфада да бөтен кешеләрне 14 көнгә обсерваторга урнаштырганнар.
17 апрельдә онлайн тамашалар
Азатлык изоляция чорында өйдә утыручыларны бүген булачак кызыклы онлайн чаралар, тамашалар белән таныштыруны дәвам итә.
Бүген Башкортстанның Фәйзи Гаскәров исемендәге халык биюләре ансамбле Башкортстан халыклары милли киеме көне уңаеннан көн дәвамында төрле чаралар уздыра. Ансамбленең Youtube каналында Казан вакыты белән 15:00 һәм 17:00дә концертлар, милли костюмга багышланган клип премьерасын (13:00) һәм данлыклы "Җиде кыз" (16:00) биюенең клибы премьерасын да карап булачак.
"Агыйдел" җыр һәм бию дәүләт ансамбле Youtube каналында "Татар халык җырлары" (17:00) концерт програмын карап булачак.
Әкият курчак театры артистлары Instagram челтәрендә туры эфирда әкиятләр укуны дәвам итә. Бүген Һанс Христиан Андерсенның "Уймак кыз" ("Дюймовочка") әкиятен (18:00) Албина Шаһиева укый.
Тинчурин исемендәге татар театры Youtube-та "Париж егете Әлфәнис" спектаклен (18:30) тәкъдим итә. Вакыты – 18.30
"Безнең Татарстан" #айдадомой проекты кысаларында татар эстрадасы йолдызларының җанлы онлайн концертларын күрсәтүне дәвам итә. Бүген "Караш" төркеме концерты (19:00) узачак.
Камал татар театры сайтында "Исәнме, улым!" спектаклен (19:00) карап булачак. Карау бәясен тамашачы үзе билгели.
Яшь режиссер Илшат Рәхимбай җырчы Гөлзадә Сәфиуллина турында "Сложный узор" фильмын тәкъдим итә. Былтыр узган мөселман кинофестивалендә бу фильм "Милли кино" номинациясендә иң яхшы фильм дип табылган иде.
Уфаның "Нур" татар театры ВКонтактеда балалар өчен "Нурлы әкият" исемле онлайн проектын дәвам итә. Әкиятләрне театр артистлары укый. Казан вакыты белән 19:00дә башлана.
Әлмәт татар драма театры "Әкият арбасы" проектын дәвам итә. Бүген дә театр актерлары балалар өчен әкиятләр укыячак. Видеолар театрның Instagram, Facebook һәм ВКонтакте челтәрләрендә пәйдә булачак.
Әтнә татар театрының "Фронтовичка", "Гүзәлем Әсәл", "Көрәктән – Сәнәк" комедиясы, "Әниемнең ак күлмәге", "Бәби театр", "Югалган көн", "Күз нурларым", "Безнең шәһәрнең серләре" спектакльләрен карап була. Театрның сайтында билет бәясе – 30-70 сум.
Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт драма театры Туфан Миннуллинның Уфада узган 80 яшьлек юбилей кичәсен тәкъдим итә.
Гафуриларның "Әмәнәткә хыянат" спектакленең беренче өлешен дә карап була.
Буа татар сатира театры "Афәрин, артист!" спектаклен тәкъдим итә.
Бүген Кумык музыкаль драма театры сайтында "Вәсыять" комедиясен (17:00) карап булачак. Вакыты – 17:00.
Башкортстанда 22, Татарстанда 16 яңа очрак расланган
Русиядә узган бер тәүлектә тагын 4070 кешедә коронавирус рәсман теркәлгән. Илдә коронавирус йоктырганнарның рәсми саны 32008гә җитте. Барлыгы 273 (+41) кеше үлгән.
Русиянең коронавируска каршы штабы белдерүенчә, Башкортстанда бу вирусны йоктырганнар саны 213кә (+22) җиткән, сигез кеше үлгән, Татарстанда - 144кә (+16) җиткән.
Бер атна эчендә вирус йоктырга кешеләр саны өч тапкыр диярлек арткан, 10 апрельгә барлыгы 11 917 кеше теркәлгән иде.
Һелсинки мәчетеннән онлайн җомга намазы. Вәгазьне Финляндиянең татар мәхәлләсе имамы Рамил Беляев укый.
Башкортстанда үпкә ялкынсынуы белән 185 кеше хастаханәгә салынган
Соңгы тәүлектә Башкортстанда коронавирус йоктырганнар саны 213кә җиткән, шуларның 156сы хастаханәгә салынган. Бу саннарны 17 апрельдә брифингта Башкортстан сәламәтлек саклау министры Максим Забелин китерде.
Коронавирус узган тәүлектә тагын ике ир кешенең гомерен өзгән. Башкортстанда коронавирустан барлыгы 8 кеше үлде.
Узган тәүлектә республикада үпкә ялкынсынуы диагнозы белән 185 кеше хастаханәгә салынган.
Төбәк Роспотребназдор башлыгы вазифаларын башкаручы Венер Изикаев сүзләренчә, Башкортстанда бүгенге көндә коронавирус йогышының өч учагы ачыкланган: Куватов исемендәге Республика клиник хастаханәсе, Бәләбәй районы үзәк хастаханәсе һәм Нефтекама шәһәрендәге психо-неврология диспансеры.
Башкортстанның Кушнаренко хастаханәсендә табиблар коронавирус белән бәйле вазгыятьне тикшерүне сорый
Башкортстанның Кушнаренко районы үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре һәм авырулар хастаханәдә COVID-19 таралу турында мөрәҗәгать чыгарды.
8 апрельдә хастаханәдәге бер авыруда коронавирус расланган, ләкин аның белән аралашкан хезмәткәрләргә саклану чаралары бирелмәгән. Мөрәҗәгатьтә язылганча, табибларга һәм авыруларга дарулар җитәрлек бирелми, 10 көн дәвамында алар үзләренең COVID-19 тестларының нәтиҗәсен белә алмый.
Кушнаренко районы идарәсе чаралар күрми, рәсми рәвештә бу хәл турында хәбәр ителми диелә.
Моннан тыш, хастаханәдә карантинда калган хезмәткәрләрне ашату оештырылмавы, шәхси һигиена таләпләрен үтәр өчен кайнар су, душ булмавы, урын-җирнең атна буе алыштырылмавы, юылмавы да әйтелә.
"Хезмәткәрләрне һәм авыруларны 19 апрельдә өйләренә таратабыз диделәр, ә без әле һаман тест нәтиҗәләрен белмибез. Авырулар фетнә күтәрде, анализларны белмичә гаиләләре янына кайтудан баш тарта. Район идарәсе ни эшләргә икәнен һаман хәл итә алмый”, диелә хатта.
“Без дәшми торудан туйдык, чөнки мондый хәлнең башка бүлекләрдә дә килеп чыгуы мөмкин, алар да әзер булмас, саклану чаралары күрә алмас” дип кисәтә авторлар. Мөрәҗәгатькә тагын алты хезмәткәр һәм сигез пациент кул куйган.
18 апрель, шимбә иртәсенә коронавирус турында төп хәбәрләр:
- Дөньяда авыручылар саны 2 миллион 244 меңнән арткан. Инфекциядән 154 мең кеше үлгән, 569 мең кеше сәламәтләнгән.
- АКШта вирус йоктыручылар саны 702 меңнән арткан. Испаниядә 190 мең, Италиядә 172 мең, Франциядә 149 мең, Германиядә 141 мең, Британиядә 109 мең кеше авырый.
- 21 апрель көнне Гоадан (Һиндстан) Казанга туристлар рейсы килер дип көтелә. Әлегә туристлар саны төгәл билгеле түгел. Элегрәк Казанга Таиладтан килгән 111 турист карантинга "Ливадия" шифаханәсенә җибәрелгән.
- Уфада Республика хастаханәсеннән карантиннан җиде кеше качкан. Алты очракта мәхкәмә кешеләрне кире хастаханәгә кайтару карарын кабул иткән, алар медицина күзәтүен тулысынча узарга тиеш диелгән.
- Пандемия аркасында Русия президенты дәүләт хезмәткәрләренә керемнәр турында декларацияне 1 августка кадәр тапшырырга рөхсәт иткән. Гадәттә, декларацияләр 30 апрельгә кадәр тапшырылырга тиеш.
- "Медуза" басмасы математик модельләргә нигезләнеп, Русиядә изоляциянең дәвамы турында ике фараз чыгарган. Илдә хәзерге шартлар сакланса, вирустан миллионга якын кеше үләргә мөмкин, авыруның югары ноктасы июнь уртасына туры киләчәк, дип исәпләнгән. Изоляция кырысланса, инде июнь башына авыручылар саны 1 мең генә тәшкил итәчәк, шуннан соң кешеләр гадәти тормышка кайта алачак, диелә. Икенче очракта вирустан 6 меңгә якын кеше үләргә мөмкин.