Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коронавирус. Җанлы блог

Коронавирус турында актуаль хәбәрләр тупланмасы [14 март — 25 май 2020]

Азатлык әлеге Җанлы блогта дөньяда яңа вирус тарала башлаган иң кызу көннәрдә сезне шушы зәхмәткә бәйле соңгы хәбәрләр, гыйбрәтле хәлләр, кызыклы вакыйгалар белән таныштырып барды. Бүген без Җанлы блогны ябабыз. Алга таба коронавируска бәйле хәбәрләрне Коронавирус бүлегендә һәм Махсус сәхифәдә таба аласыз. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

12:28 18.4.2020

18 апрельдә онлайн тамашалар

Азатлык изоляция чорында өйдә утыручыларны бүген булачак кызыклы онлайн чаралар, тамашалар белән таныштыруны дәвам итә.

Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбур татар драма театры үз сайтында Туфан Миңнуллинның "Йөрәк маем" спектаклен тәкъдим итә. Башлану вакыты – 15:00

Интернетта шулай ук театрның татар телендә "Ольга" исемле спектаклен карап була.


Әкият курчак театры артистлары Instagram челтәрендә туры эфирда татар әкиятләре укуны дәвам итә. Бүген театр актрисасы Рәмзия Безус Абдулла Алишның "Төлке, Куян, Әтәч" һәм "Бик якшы сабак алды Ябалак" әкиятләрен укый. Вакыты – 18:00.

Камал татар театры сайтында "Ак калфагым төшердем кулдан" спектаклен (19:00) карап була.

Уфаның "Нур" татар театры ВКонтактеда балалар өчен "Нурлы әкият" исемле онлайн проектын дәвам итә. Әкиятләрне театр артистлары укый. Казан вакыты белән 19:00дә башлана.

Әтнә татар театры сайтында "Фронтовичка", "Гүзәлем Әсәл", "Көрәктән – Сәнәк" комедиясы, "Әниемнең ак күлмәге", "Бәби театр", "Югалган көн", "Күз нурларым", "Безнең шәһәрнең серләре" спектакльләрен карап була. Билет бәясе – 30-70 сум.

Буа татар сатира театры Илфак Шиһаповның "Казан сираталары" спектаклен тәкъдим итә.


Татарстанның җыр һәм бию дәүләт ансамбле Татарстанның атказанган артисты, җырчы Разия Тимерханова турында документаль фильм тәкъдим итә.


Чаллы татар драма театры "Тирәкләр шаулый җилдә" спектаклен тәкъдим итә.


Башкортстан халыклары милли киеме көне уңаеннан республиканың Халыклар дуслыгы йорты үз Youtube каналында "Татар милли күлмәге" дигән видеолекция тәкъдим итә.


Татар милли күлмәгенең килеп чыгу тарихына багышланган дәресне дә карый аласыз.

12:38 18.4.2020

Башкортстанда 39, Татарстанда 16 яңа очрак расланган

Русиядә узган бер тәүлектә тагын 4785 кешедә коронавирус рәсман теркәлгән. Илдә коронавирус йоктырганнарның рәсми саны 36793кә җитте. Барлыгы 313 (+40) кеше үлгән.

Русиянең коронавируска каршы штабы белдерүенчә, Башкортстанда бу вирусны йоктырганнар саны 252кә (+39) җиткән, барлыгы сигез кеше үлгән, Татарстанда - 160ка (+16) җиткән. Бүгенгә кадәр үлүчеләр турында хәбәр булмады.

13:35 18.4.2020

Соңгы тәүлек эчендә Башкортостанда коронавирустан тагын ике кеше үлгән

Моның турында республика киңәшмәсендә Башкортстанның сәләмәт саклау министры Максим Забелин белдерде. Аларның берсе – хатын-кыз, икенчесе – ир-ат, алар икесе дә яман шештән дәваланган.

Шулай итеп, республикада коронавирустан үлүчеләрнең саны ун кешегә җиткән. Гомумән, Башкортстанда коронавирусны йоктырган кешеләрнең саны 252кә җиткән, соңгы тәүлектә аларның саны тагын 39 кешегә арткан.

13:02 19.4.2020

19 апрельдә онлайн тамашалар

Азатлык изоляция чорында өйдә утыручыларны бүген булачак кызыклы онлайн чаралар, тамашалар белән таныштыруны дәвам итә.

Бүген көн дәвамында "Сәләт җыены онлайн" уза (9:00-21:00). "Сәләт" дуслары һәм фикердәшләре, төрле кызыклы кунаклар, остаханәләр, интеллектуаль турнир, "квартирник", чит илләрдән дә ватандашлар катнаша.


Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбур татар драма театры үз сайтында "Муж на час" спектаклен (15:00) тәкъдим итә.

Тинчурин исемендәге татар театры Youtube-та "Айгөл иле" (17:00) спектаклен тәкъдим итә.

Әкият курчак театры артистлары Instagram челтәрендә туры эфирда татар әкиятләре укуны дәвам итә (18:00).

“Безнең Татарстан” #айдадомой проекты кысаларында татар эстрадасы йолдызларының җанлы онлайн концертларын күрсәтүне дәвам итә. Бүген җырчылар Азат Абитов, Гөлсирин Абдуллина, Раниз Габбасов һәм Зәлилә концерты (19.00) узачак.


Уфаның "Нур" татар театры ВКонтактеда балалар өчен "Нурлы әкият" исемле онлайн проектын дәвам итә. Әкиятләрне театр артистлары укый (19.00).

Кариев исемендәге яшь тамашачы театры "Тылсым" проекты кысаларында татар әкиятләре укуын дәвам итә. Бүген "Һөнәрле үлмәс" әкиятен театр артисты Илфат Камалиев укый.


Әлмәт татар драма театры "Әкият арбасы" проектын дәвам итә. Бүген дә театр актерлары балалар өчен әкиятләр укый. Видеолар театрның Instagram, Facebook һәм ВКонтакте челтәрләрендә пәйдә булачак.

Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт драма театры балалар өчен "Әкият илендә" проектын дәвам итә. Бүген Лилия Галина "Сарыбай" әкиятен укый.


Шулай ук Морат Рафиков укыган "Бүләк кемгә?" әкиятен тыңлап була.


Бүген Кумык музыкаль-драма театры сайтында "Курчак" комедиясен (17.00) карап булачак.

13:15 19.4.2020

Татарстанда коронавирус йоктыруның 31, Башкортстанда 45 яңа очрагы расланган

Русиядә узган бер тәүлектә тагын 6060 кешедә коронавирус рәсман теркәлгән. Илдә коронавирус йоктырганнарның рәсми саны 42853кә җитте. Барлыгы 361 (+42) кеше үлгән.

Русиянең коронавируска каршы штабы белдерүенчә, бу вирусны йоктырганнар саны Татарстанда - 191гә (+31) җиткән. Бүгенгә кадәр үлүчеләр турында хәбәр булмады. Татарстанда яңа авыруларның сигезе Казанда, 17се Чаллыда, икесе Теләчедә һәм берешәр кеше Аксубай, Менделеевски, Саба, Тукай районнарында.

Башкортстан сәламәтлек саклау министры Максим Забелин 19 апрельдә әйткәнчә, республикада чир тагын 45 кешедә табылган, барлыгы 10 (+2) кеше үлгән.

13:34 19.4.2020

Татарстанда кибетләрдә һәм җәмәгать транспортында битлексез йөрү тыелачак

20 апрель, дүшәмбедән башлап Татарстанда сәүдә оешмалары һәм җәмәгать транспортында медицина битлеге кимичә йөрү тыела. Бу хакта Татарстан премьер-министры Алексей Песошин имзалаган хөкүмәт карарында язылган.

Шулай ук республикада чәчтарашханәләргә эшләү рөхсәте бирелә. Оешмалар тиешле шартларны үтәгән очракта 20 апрельдән эшли башлый ала. Аерым алганда, хезмәткәрләр температурасы үлчәнергә һәм авыру симптомнары булган хезмәткәрләр эшкә кертелмәскә тиеш. Чәчтарашханәләр мөштәриләрне бары тик алдан язылу тәртибе белән генә кабул итәчәк. Анда бару өчен урамга чыгу рөхсәте системында махсус максат барлыкка киләчәк (11нче максат – чәчтарашханәгә бару).

20:32 19.4.2020

Башкортстанда җәмәгать урыннарында битлексез һәм бармакчаларсыз йөрү тыела


Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров коронавирус таралу сәбәпле, югары әзерлек режимы кертте. Җәмәгать урыннарында, шул исәптән такси һәм җәмәгать транспортында медицина битлекләре һәм бармакчалар кию мәҗбүри.

Эшләрен дәвам иткән ширкәтләргә 20 апрельдән яңа төрле кәгазьләр кирәк булачак. Анда эш вакытының ничәдән ничәгә кадәр дәвам итүе дә күрсәтелә. Аларга эшкә кадәр һәм эштән соң 90 минут урамда булу рөхсәт ителә.

Машина йөртүчеләргә бирелгән рөхсәт кәгазьләренә ярашлы, аларны юлда туктатып тикшергәндә эшли торган оешмалар исемлегенә керү-кермәвен караячаклар.

08:24 20.4.2020

20 апрель иртәсе китергән төп хәбәрләргә күз салыйк:

  • Дөнья буйлап авыручылар саны 2 миллион 404 меңгә җиткән. 165 мең кеше үлгән, 624 мең кеше сәламәтләнгән.
  • Иң күп авыручылар булган илләр: АКШ (759 мең), Испания (198 мең), Италия (178 мең), Франция (154 мең), Германия (145 мең), Британия (121 мең), Төркия (86 мең).
  • Русия 42 мең авыручы белән дөньяда вирус йоктырган илләр арасында беренче унлыкка керде.
  • Бүгеннән Татарстанда яңа чикләүләр гамәлгә керә: кибетләрдә һәм җәмәгать транспортында битлексез йөрү тыела. Шул ук вакытта чәчтарашханәләргә эшли башлау рөхсәте бирелә. Охшаш чикләүләр Башкортстанда да кертелде.
  • Райффайзенбанк изоляцияне үтәгән шәһәрләр рейтингын исәпләп чыгарган. Беренче ике урында Мәскәү белән Петербур бара, Казан һәм Уфа беренче унлыкка кергән.
  • ВТБ башлыгы Андрей Костин Русия банклары 2020 елда 2,5 трлн сум югалта ала дип кисәтте. Аның үзләренчә, моның зыян күргән өлкәләрдә кредит дефолтлары игълан ителсә ихтималы булачак.
  • Дөнья халкының күпчелеге (81%) пандемия белән көрәш вакытында үз хокукларын чикләүләренә түзәргә риза. Моның хакта "Ромир" һәм Gallup International сораштыруында әйтелә. Иң күп ризалашучылар (92%) - Гыйрак белән Пакьстанда, иң аз ризалашучылар (7%) - Япониядә.

дәвам

XS
SM
MD
LG