Башкортстанда 45, Татарстанда 39 яңа очрак расланган
Русиядә узган бер тәүлектә тагын 4268 кешедә коронавирус рәсман теркәлгән. Илдә коронавирус йоктырганнарның рәсми саны 47121гә җитте. Барлыгы 405 (+44) кеше үлгән.
Русиянең коронавируска каршы штабы белдерүенчә, Башкортстанда бу вирусны йоктырганнар саны 297гә (+45) җиткән, барлыгы 14 кеше үлгән, Татарстанда - 230га (+39) җиткән. Бүгенгә кадәр Татарстанда үлүчеләр турында хәбәр булмады.
Русиянең коронавируска каршы штабы якшәмбе Башкортстанда яңа чирләүчеләр турында саннар бирмәгән иде. Әмма республика сәламәтлек саклау министры Максим Забелин 19 апрельдәге брифингта чирнең тагын 45 кешедә табылганын белдерде.
Казанда ун көндә 10 мең кеше эшсез калган
20 апрельдә Казанда эшсез булып теркәлүчеләр саны 5218 кешегә җиткән. Апрель башыннан алар 1060ка арткан. Шул ук вакытта эшсез булып теркәлмәгән, ләкин эшсез калуын белдереп гариза бирүчеләр саны артуы турында Казанның мәшгульлек үзәге җитәкчесе вазифаларын башкаручы Гөлнара Филиппова Казан шәһәре мэриясе киңәшмәсендә белдерде.
“Эшсез калган кешеләр “Работа в России” порталы аша гына гариза бирә ала. 9 апрельдән Казанда портал аша 10 мең гариза кабул ителде. Шул рәвешле апрель башыннан 11 мең ярым гариза бирелгән”, диде Филиппова.
Башкортстанда Мәскәү һәм Петербурдан кайткан 914 кеше хастаханәгә салынган
Башкортстанда вирус сәбәпле сулыш юллары нык ялкынсынган 914 кеше хастаханәләргә салынган. Аларның күпчелеге Мәскәүдән һәм Петербурдан килүчеләр диде Забелин. Уфа шәһәре һәм районы коронавирус обсерваторында 67 кеше, шуларның унсигезе – балалар. Әлеге саннарны Башкортстан хөкүмәте оператив киңәшмәсендә республиканың сәламәтлек саклау министры Максим Забелин китерде. Министр сүзләренчә, республикага тимер юл һәм һава аланнары аша килүче чит төбәк кешеләренең барысыннан да COVID-19-га анализ алына.
Уфадагы РКБ карантин режимыннан чыкты
Башкортстанда Республика клиник хастаханәсе һәм Стәрлетамактагы 2нче санлы шәһәр хастаханәсе карантиннан чыкты. Бу ике хастаханә алга таба COVID-19 авырулар белән эшли торган һоспиталь итеп үзгәртелә. Бу турыда 20 апрельдә брифинг вакытында төбәк Роспотребназдор башлыгы вазифаларын башкаручы Венер Изикаев хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, Стәрлетамакта коронавируска шикләнелгән авыруның анализлары вирус юклыгын күрсәткән.
Шул ук вакытта республиканың тугыз хастаханәсендә тулысынча яки өлешчә карантин саклана. Чикләүләр Уфадагы 8нче һәм 21нче санлы хастаханәләрдә, ашыгыч ярдәм хастаханәсендә, республика яман шеш авырулары диспансерында, шулай ук Бәләбәй, Октябрьски, Салават һәм Ишембай район үзәк хастаханәләре, Стәрлетамакның 1нче санлы шәһәр хастаханәсендә кертелгән.
Европаның күп илләрендә коронавирус таралу кими
Франция, Испания, Италия май башыннан карантин чараларын киметә башларга җыена.
Worldometers сайты китергән саннарга караганда, Европа илләрендә узган тәүлектә коронавирус йоктыруның 23 мең яңа очрагы теркәлгән. Бу соңгы атналарда иң түбән күрсәткеч. Үлем очраклары да кими – Европада соңгы тәүлектә 2500 кеше үлгән, дөньяда үлүчеләр саны 5 мең тирәсе.
АКШта яңа авырулар саны шулай ук кимүгә таба бара, тәүлегенә 30 меңнән кимрәк очрак теркәлә.
20 апрельдә онлайн тамашалар
Азатлык изоляция чорында өйдә утыручыларны бүген булачак кызыклы онлайн чаралар, тамашалар белән таныштыруны дәвам итә.
Әкият курчак театры артистлары Instagram челтәрендә туры эфирда әкиятләрне укуны (18.00) дәвам итә.
Уфаның «Нур» татар театры Youtube-та балалар өчен "Нурлы әкият" исемле онлайн-проект дәвам итә. Әкиятләрне театр артистлары укый (19.00).
Әлмәт татар драма театры "Әкият арбасы" проектын дәвам итә. Бүген дә театр актерлары бабалар өчен әкиятләр укый. Видеолар театрның Instagram, Facebook һәм ВКонтакте челтәрләрендә пәйдә булачак.
Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт театры «Кадер кичәсе» , Туфан Миңнуллиның «Кызлар кызык итәләр» белән Аяз белән Мансур Гыйләҗевларның «Яра» спектакльлерән тәкъдим итә.
Минзәлә татар дәүләт драма театры «Ташкын», Гаяз Исхакыйның «Сөннәтче бабай», «Кирәкле кишер яфрагы», «Абзыйның төше», Фатих Кәримнең «Күзләреңнән үбеп» һәм балалар өчен Тукайның «Тапкыр кәҗә турында әкият» спектакльләрен тәкъдим итә.
Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт драма театры «Соңгы узаман» спектаклен тәкъдим итә. Беренче өлеше. Икенче өлеше.
Арыслан Мөбәрәков исемендәге Сибай башкорт драма театры «Хатынкай» драмасын күрсәтәчәк (17.00).
Театрның Youtube каналында шулай үк «Төштәге җыр» драмасын, «Абау, кем ята анда?» комедиясенең беренче һәм икенче өлешен, «Хәббүш түрә, бичәсе Мәстүрә” комедиясын, «Тәңкәле кыз», «Сөяәркәңне шкафка яшер» трагикокомедиясын, «Бәхеткә качканнар» фантасмагориясын, «Аты барның дәрте бар» комедиясен , «Китмәгез торналар» драмасын һәм «Акмулланың ак төннәре» драмасын карап була.
Түбән Новогород өлкәсендә коронавируслы татар авыллары саны бишкә җитте
Түбән новгород өлкәсе Пилнә районы оператив штабы мәгълүматларына караганда, 20 апрельгә районда коронавирус йоктыруның дүрт очрагы рәсман теркәлгән. Аларның берсе өйдә дәвалана, калганнарының да хәлләре авыр түгел диелә. Районда беренче очрак 12 апрельдә теркәлде. Җирле халык аны Иске Мочали авылында дип хәбәр итте. Әлеге вакытта авыл карантинга ябылган диелә.
Авыру белән элемтәдә булган 38 кеше изоляциядә. Сергач районы башлыгы Олег Радаев хәбәр итүенчә, районда сигез кешедә коронавирус раланган. Бер кеше Сергач хастаханәсендә ята, калганнары өйләрендә дәвалана.
Вирус йоктыручыларның дүртесе Камка авылында, өчесе Сергач шәһәрендә, тагын бер очрак Кучкай Пожар авылында.
21 апрель иртәсенә төп хәбәрләр:
- Дөньяда вирус йоктыручылар саны 2 миллион 478 меңнән арткан. 170 мең кеше үлгән, 647 мең кеше савыккан.
- Иң күп авыручылар АКШта (787 мең), Испаниядә (200 мең), Италиядә (181 мең), Франциядә (156 мең), Германиядә (147 мең), Британиядә (125 мең), Төркиядә (90 мең) теркәлгән.
- АКШ президенты Дональд Трамп илгә иммиграцияне вакытлыча туктатырга вәгъдә итте. Моны ул "күренми торган дошман һөҗүме" һәм американнарның эш урыннарын саклау белән аңлатты.
- WTI Техас нефтенә бәя биржа сатуларында тарихта беренче тапкыр тискәре булган. Белгечләр нефтька бәянең төшүен коронавирус пандемиясе аркасында нефтькә ихтияҗ кимү һәм аның запаслары артуы белән аңлата. 21 апрель бәяләр нольдән югарырак менгән.
- Германия канцлеры Ангела Меркель илдә чикләүләрне җиңеләйтергә әле иртә дип саный. Германиядә яңа авыручылар саны кими бара.
- Дөнья сәламәтлек оешмасы башлыгы коронавируска каршы төп көрәш әле алда дип белдерде. "Күпләр моны нинди вирус булганын әле аңламый", ди оешма башлыгы.