Башкортстанда 74, Татарстанда 50 яңа очрак расланган
Русиядә узган бер тәүлектә тагын 5642 кешедә коронавирус рәсман теркәлгән. Илдә коронавирус йоктырганнарның рәсми саны 52763кә җитте. Барлыгы 456 (+51) кеше үлгән.
Русиянең коронавируска каршы штабы белдерүенчә, Башкортстанда бу вирусны йоктырганнар саны 371гә (+74) җиткән, барлыгы 14 кеше үлгән, Татарстанда - 280гә (+50) җиткән. Бүгенгә кадәр Татарстанда үлүчеләр турында хәбәр булмады.
21 апрельдә онлайн тамашалар
Азатлык изоляция чорында өйдә утыручыларны бүген татар һәм башкорт телләрендә булачак кызыклы онлайн чаралар, тамашалар белән таныштыруны дәвам итә.
Уфаның "Нур" татар театры "Тукай илендә" дигән проектын башлап җибәрде. Театр артистлары Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан атна буена аның шигырьләрен һәм истәлекләрен укый.
Кариев исемендәге яшь тамашачы театры Youtube-та "Печән базары" спектаклен (16:00) тәкъдим итә.
Башкортстанның Мостай Кәрим исемендәге милли яшьләр театры Youtube-та Илгиз Зәйниевнең "Люстра" спектаклен (17:00) тәкъдим итә.
Театрның Youtube каналында шулай үк Мостай Кәримнең "Җәяүле Мәхмүт", "Ток эчендәге песәй или башкирская пленница", "Гильимияза" һәм башка спектакльләрен карап була.
Кумык музыкаль-драма театры сайтында "Әминә" (17:00) драмасын карап булачак.
Әкият курчак театры артистлары Instagram челтәрендә туры эфирда татар әкиятләре (18:00) укуны дәвам итә.
Бүген Туймазы татар драма театры артисты Динара Гимадиева ВКонтактеда һәм Instagram-да Габдулла Тукай шигырьләрен һәм татар әкиятләрен (18:00) укыячак.
Бүген шулай үк Нефтекама дәүләт филармониясе артистлары ВКонтактеда һәм Instagram-да "Әкият илендә" проекты кысаларында балалар өчен башкорт әкиятләрен (18:00) укыячак. Филармониянең Youtube каналында Башкорт теле көненә багышланган коцерт програмын карап була.
Тинчурин исемендәге татар театры Youtube-та “Ничек кияүгә чыгарга?” (18:30) спектаклен тәкъдим итә.
Уфаның "Нур" татар театры балалар өчен "Нурлы әкият" исемле онлайн проектын дәвам итә. Бүген ВКонтактеда әкиятне (19:00) артист Гөлназ Кашапова укый.
Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт драма театры балалар өчен "Әкият илендә" проектын дәвам итә. Youtube-та театр артистлары әкиятләр (19:00) укый.
Тәбрис Яруллин белән Рәдиф Кашапов "Казан кайный" подкастының 29нчы чыгарылышын тәкъдим итә.
Буа дәүләт драма театры "Ничарадан бичара" комедиясен тәкъдим итә.
Чаллы шәһәренең Үзәк китапханәсе "Татар орнаменты заманча кулланылышта" күргәзмәсен тәкъдим итә.
Казан филармониясе артистлары Габдулла Тукайның "Су анасы" әсәрен укый.
Башкорт дәүләт медицина университеты клиникасында коронавирус белән авыручыларны дәвалау өчен биш көн элек ачылган һоспитальдә хәзер 90лап кеше дәвалана. Һоспитальдә эшләүче Евгений Сырчин үзенең Facebook битендә язганча, аларның сигезе реанимациядә, бише үпкәне ясалма җилләтү җиһазына тоташтырылган. Табиб яман шеш авырулы, өлкән яшьтәге бер кешенең хәле аеручы начар булуын яза. Артык авырлыгы булган бер хатын-кызны дәвалауның да әлегә уңышлы булмавын белдерә ул. Калган авыруларның хәле яхшыра диелә.
Русиянең коронавируска каршы штабы белдерүенчә, Башкортстанда соңгы бер тәүлектә тагын 74 кешедә коронавирус расланган, республикада бу вирусны йоктырганнар саны 371гә җиткән, барлыгы 14 кеше үлгән.
Кушнаренко хастаханәсе карантиннан чыгарылган
Башкортстандагы Кушнаренко районы хастаханәсенең коронавирус табылган бүлегеннән карантин тәртибе алынган. Анда булган 14 кеше өйләренә җибәрелгән, алар тагын ике атна карантинда булачак. Хастаханәсенең баш табибы Ольга Шәйхетдинова Азатлыкка белдерүенчә, йогышлы авырулар бүлегендә ятучы авырулар да, медицина хезмәткәрләре дә өйләренә җибәрелгән. "Коронавируска тикшерү нәтиҗәләрен әйтә алмыйм, барысы да Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте аша", диде Шәйхетдинова.
Узган атнада Кушнаренко хастаханәсендә коронавируслы авыру табылып, ул Дүртөйле шәһәрендәге хастаханәгә озатылганнан соң, Кушнаренко хастаханесенең инфекция бүлеге карантинга ябылды. Бүлек хезмәткәрләре һәм авырулар шартларның начар булуына зарланып район прокуратурасына һәм башлыгына хат язды. Инфекция бүлеге табибы Елена Пономарева карантин турында рәсми әйтелмәде, беренче көннәрне ашаттылар, аннары ризыкны туганнар китерә башлады дип сөйләде.
22 апрель иртәсенә коронавирус турында төп хәбәрләр:
- Дөньяда авыручылар саны 2,5 миллионнан арткан. Вирустан 177 мең кеше үлгән, 681 мең кеше сәламәтләнгән.
- АКШта вирус йоктыручылар саны 825 меңнән арткан. Испаниядә – 204 мең, Италиядә 183 мең кеше авырый. Төркиядә авыручылар саны 100 меңгә якынлаша (хәзер – 95,5 мең кеше). Иран авыручылар саны белән (84 мең) Кытайны узып киткән (83 мең).
- Чәршәмбегә каршы төндә Казанда Гоадан (Һиндстан) 171 турист белән очкыч килеп утырган. Туристларның барысы да 2 атналык карантинга "Васильево" шифаханәсенә озатыла. Моңарчы шул ук шифаханәгә Төркиядән килгән туристлар да (122 кеше) озатылды.
- Татарстанга Русиянең башка төбәкләрдән килгән барлык кешеләргә 2 атналык "үзизоляция" узу мәҗбүри, аларга һәм алар белән контактта булучыларга урамга чыгарга ярамый. Моның турында яңа карарны Татарстан премьер-министры имзалаган. Элек мәҗбүри изоляция чит илләрдән, Мәскәү һәм Петербурдан килгән кешеләргә генә кагыла иде.
- Русия Югары мәхкәмәсе коронавирус белән авырмаган һәм "үзизоляция" тәртибен бозган кешеләрне йомшаграк җәзаларга кирәк дип саный. Әлегә мәхкәмәләр "үзизоляция" тәртибен бозучыларга 15 меңнән 40 меңгә кадәр штраф салалар. Югары мәхкәмә фикеренчә, андый кешеләрне башка маддә нигезендә җәзаларга кирәк, аның буенча кисәтү генә ясап була, яки 1 меңнән 30 меңгә кадәр штраф салу мөмкин.
- Русиялеләрнең 59,4%-ы үзизоляцияне кирәкле чара дип саный, 40,6% кеше фикеренчә, әлеге тәртип "бизнесны үтерә". Моның турында "Мегаплан" сораштыруында әйтелә. Сораштыруда катнашучыларның 70%-ы илдә икътисади кризис булыр дип курка, 60,6% кеше хезмәт хаклары кыскаруы булыр дип уйлый, 58,5% эшсезлек артачак дип саный.
COVID-19 Татарстанда тагын 75, Башкортстанда 25 кешедә рәсман расланды
Татарстанда коронавируслы авырулар саны соңгы тәүлек эчендә 75кә арткан. Бу санны Русия коронавируска каршы көрәш оператив штабы китерә.
Республикада 22 апрельгә барлыгы 355 кешедә COVID-19 расланган, шулар арасыннан 36 кеше савыккан. Үлүчеләр турында хәбәр юк.
Башкортстанда 25 яңа очрак турында хәбәр ителә. Республикада COVID-19 вирусы барлыгы 396 кешедә табылган, 34 кеше савыккан. Барлыгы 14 кешенең гомере өзелгән. Соңгы берничә көндә яңа үлем очраклары турында хәбәрләр булмады.
Узган тәүлектә Русия төбәкләрендә коронавирусның 5236 яңа очрагы теркәлгән, 57 кеше үлгән. Русиядә коронавирус йоктыручылар барлыгы 58 мең кеше, 513 кеше үлгән. 4420 кеше савыккан.
23 апрельдән Татарстанга башка төбәкләрдән килүчеләргә карантин кертелә
Русия төбәкләреннән күптән түгел кайткан Татарстан кешеләренә һәм алар белән яшәүчеләргә 14 көнлек мәҗбүри карантин таләбе кертелә.
14 апрельдән мондый таләп Татарстанга Мәскәү һәм Петербурдан кайтучыларга карата кертелгән иде. 23 апрельдән мәҗбүри карантинга куелучы кешеләр исемлеге киңәйтелә. Русия төбәкләреннән Татарстанга килүчеләр, шул исәптән читтән кайткан татарстаннар, һәм алар белән бергә яшәүчеләргә өйләрендә изоляцияләнү таләбе куела.
Шушы ук хөкүмәт фәрманы нигезендә ваклап сату кибетләренә кичке уннан иртәнге алтыга кадәр эшләү тыела, бары даруханәләргә генә рөхсәт ителә.
Казанга Гоадан кайткан 171 турист “Васильевский” шифаханәсенә карантинга ябылды
22 апрельгә каршы төндә Казан һава аланына Һиндстанның Гоа төбәгеннән 171 турист кайтты. Аларның 76сы Татарстан кешесе. Кайтучылар барысы да Татарстанда ике атнага карантинда калачак. Татарстан президенты сүзчесе Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, аларны “Васильевский” шифаханәсенә урнаштырганнар. Сишәмбе көнне шул ук шифаханәгә Анталиядән кайткан 122 туристны урнаштырган иделәр. Узган атна ахырында Казанга Бангкоктан да очкыч килде, 111 русияле “Ливадия” шифаханәсенә карантинга җибәрелде.