Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коронавирус. Җанлы блог

Коронавирус турында актуаль хәбәрләр тупланмасы [14 март — 25 май 2020]

Азатлык әлеге Җанлы блогта дөньяда яңа вирус тарала башлаган иң кызу көннәрдә сезне шушы зәхмәткә бәйле соңгы хәбәрләр, гыйбрәтле хәлләр, кызыклы вакыйгалар белән таныштырып барды. Бүген без Җанлы блогны ябабыз. Алга таба коронавируска бәйле хәбәрләрне Коронавирус бүлегендә һәм Махсус сәхифәдә таба аласыз. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

15:01 22.4.2020

Коронавируслы авыру Уфадагы РКБга февраль аенда килгән

Бу хакта брифингта Башкортстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Ирина Кононова хәбәр итте. Эпидемия башыннан бирле республикада COVID-19 вирусы 14 кешенең гомерен өзде.

“14 кешенең тугызы РКБ пациентлары иде. Коронавируслы беренче авыру РКБга февраль аенда килгән. Ул вакытта чикләү чаралары кертелмәгән иде, шул сәбәпле республика буйлап шулай таралды” дип аңлатты Кононова.

Аның сүзләренчә, республика клиник хастаханәсендә хәзер коронавируслы 175 авыру дәвалана. Узган тәүлектә РКБдан 4 пациент савыгып чыккан. Апрель аенда барлыгы 38 кеше савыккан.

Шул ук вакытта үпкә ялкынсынуы сәбәпле тагын 73 кеше хастаханәләргә салынган. “Аларның барысыннан да коронавируска анализ алынды, нәтиҗәсен көтәбез” диде Кононова.

Башкортстанның Эпидемиология һәм гигиена үзәге баш табибы Анна Казак белдергәнчә, республикада яшәүчеләрнең 1 проценты коронавируска тикшерелгән.

Башкортстанда Роспотребназдор идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Венер Изикаев бүгенге көндә республикада 10 хастаханә карантинда булуын хәбәр итте. Уфадагы 21нче санлы хастаханә, Бәләбәй үзәк район хастаханәсе тулысынча ябык. Уфаның 8, 18 һәм 22нче санлы хастаханәләре өлешчә карантинга ябылган, шулай ук Бөредә, Октябрьскида, Ишембайда район хастаханәләрендә, Салават шәһәр хастаханәсендә һәм Стәрлетамакның 1нче санлы хастаханәсендә аерым бүлекләр коронавирус сәбәпле карантинда кала бирә.

15:31 22.4.2020

Уфаның 18нче шәһәр хастаханәсе өлешчә карантинга ябылган

Уфаның 18нче шәһәр хастаханәсе өлешчә карантинга ябылуын республика сәламәтлек саклау министрлыгы брифингында Башкортстанда Роспотребназдор идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Венер Изикаев белдерде.

Бүгенге көндә Уфаның 8 һәм 22нче санлы хастаханәләре өлешчә карантинга ябылган, шулай ук Бөредә, Октябрьскида, Ишембайда район хастаханәләрендә, Салават шәһәр хастаханәсендә һәм Стәрлетамакның 1нче санлы хастаханәсендә аерым бүлекләр коронавирус сәбәпле карантинда кала бирә.

Куватов исемендәге республика клиник хастахәнәсе һәм Кушнаренко районы хастаханәсе карантиннан чыгарылган.

15:55 22.4.2020

22 апрельдә онлайн тамашалар

Азатлык изоляция чорында өйдә утыручыларны бүген татар һәм башкорт телләрендә булачак кызыклы онлайн чаралар, тамашалар белән таныштыра.

Бүген Арыслан Мөбәрәков исемендәге Сибай башкорт драма театры Youtube-та Флорид Бүләковның "Сөясеңме-сөймисеңме" спектаклен (17:00) тәкъдим итә.

Уфаның "Башкортостан" дәүләт концерт залы Youtube-та "Башкортостан" "Премьер" төркемнәренең һәм "Мирас" бию ансамблен концертын (17:00) күрсәтә.

Instagram-да Камал театры актеры Әсхәт Хисмәтов һәм аның улы – халыкара конкурслар лареаты, баянчы Булат Хисмәтовның онлайн-концерты (18:00) узачак.

Бүген шулай үк Нефтекама дәүләт филармониясе артистлары Instagram-да "Әкият илендә" проекты кысаларында балалар өчен башкорт әкиятләрен (18:00) укыячак.

Филармониянең Youtube каналында шулай үк "Тангаур" балалар бию ансамбленең концертын карап була.


Камал татар театры сайтында "Гөргөри кияүләре" спектаклен (19:00) карап була. Карау бәясен тамашачы үзе билгели.

Уфаның "Нур" татар театры ВКонтактеда балалар өчен "Нурлы әкият" исемле онлайн-проект дәвам итә. Бүген әкиятне (19:00) Чулпан Раянова укый.

Туймазы татар театры артисты Гөлназ Саттарова татар әкиятләрен (19:00) укый. Аны ВКонтактеда һәм Instagram-да карап була.

"Яраткан артистлардан әкият" онлайн-марафоны кысаларында Сибай башкорт драма театры артисты Юнир Гайнуллин әкият (19:00) укыячак.

ВКонтактеда Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт драма театры балалар өчен "Әкият илендә" проектын дәвам итә. Театр артистлары әкиятләр (19:00) укый.

Башкортстанның Мостай Кәрим исемендәге милли яшьләр театры артисты Илнур Локманов Youtube-та "Солдат белән патша" башкорт халык әкиятен (19:00) укый.

Әтнә татар театры сайты аша "Фронтовичка", "Гүзәлем Әсәл", "Көрәктән – Сәнәк" комедиясен, "Әниемнең ак күлмәге", "Бәби театр", "Югалган көн", "Күз нурларым", "Безнең шәһәрнең серләре" спектакльләрен карап була. Билет бәясе – 30-70 сум.

00:20 23.4.2020

Русия хөкүмәте полиция хезмәткәрләренә киңрәк вәкаләтләр бирергә тәкъдим итә

Полициягә утлы корал куллануны гадиләштерергә мөмкиннәр, вазифаларын башкарганда кылган гамәлләре өчен аларны хөкем итмәскә тәкъдим ителә.

Русия хөкүмәте “Полиция турында” канунга үзгәрешләр кертү турында канун өлгесе әзерләгән. Анда эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренең вәкаләтләрен киңәйтү күздә тотыла. Тәртип сакчыларына утлы корал куллануны гадиләштерергә мөмкиннәр, шулай ук торак йортлар тирәсен чикләүче корылмалар белән әйләндереп алу, бикле машиналарны ачу, киңкүләм чаралар уза торган урыннарны чикләп кую хокукы да бирелергә мөмкин. Бу турыда Интерфакс яза.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, документ хөкүмәт тарафыннан хупланган. Ул әлегә Русия думасына кертелмәгән.

09:18 23.4.2020

23 апрельгә төп коронавирус хәбәрләре:

  • Дөньяда вирус йоктыручылар саны 2 миллион 629 меңнән арткан. Авырудан 183 мең кеше үлгән, 713 мең кеше савыккан.
  • Казандагы Республика клиник хастаханәсендә коронавирус белән авыручылар арасында 7 кеше авыр хәлдә. Дүрт кеше үпкә җилләтү җиһазына тоташтырылган. Алар барысы да 80 яшьтән олырак.
  • Германиянең Бонн университеты галимнәре тикшеренүләр нәтиҗәсендә коронавирусны бердәнбер йоктыру сәбәбе булып "COVID-19 булган авыру кеше белән озак һәм якын аралашу"ны атады. Вирус башка юллар белән күчми диярлек, ди галимнәр.
  • АКШ президенты Дональд Трамп АКШка иммиграцияне вакытлыча туктату турында карарны имзалады. Әлеге тыю 60 көн гамәлдә булачак. Трамп сүзләренчә, бу чара американнарга эш урыннарын сакларга мөмкинлек бирәчәк.
  • Русиялеләр якын ярты елда чыгымнарны киметергә җыена. Сораштыру күрсәткәнчә, 38% кеше - хәмер алуга, 32% - бизәнү кирәк-яракларына, 21% кеше кием алуга чыгымнарны киметергә тели.
  • S7 ширкәте хуҗасы Владислав Филев халыкара очышлар бары тик 2021 елның апрелендә генә торгызылачак дип саный. Аның фикеренчә, очышларны иртәрәк ачуга коронавирусның икенче дулкыны комачаулаячак.
  • "ВКонтакте" социаль челтәре дәүләтнең дистанцион укыту платформасына кертеләчәк. Әлеге платформа мәктәп укучыларына дистанцион уку мөмкинлеген бирәчәк диелә.

13:21 23.4.2020

Коронавирус йоктырганнарның рәсми саны Татарстанда да, Башкортстанда да 400дән артты

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус 57 кешедә расланган. Бу хакта Русия хөкүмәтенең коронавируска каршы көрәш штабы хәбәр итә. Республикада яңа төр вирус йоктыручылар саны 412гә җитте. 36 кеше терелгән, үлүчеләр турында хәбәр ителми. Казандагы Республика клиник хастаханәсендә коронавирус белән авыручыларның җидесе авыр хәлдә диелә. Дүрт кеше үпкә җилләтү җиһазына тоташтырылган. Алар барысы да 80 яшьтән өлкәнрәк.

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 422 булды. Соңгы тәүлектә 26 очрак теркәлгән. Яңа үлүчеләр турында рәсми әйтелми. Берничә көн элек барлыгы 14 кешенең үлеме турында хәбәр ителде. Шул ук вакытта Башкорт дәүләт медицина университеты клиникасында 22 апрель кичен коронавируслы тагын бер авыруның үлеме турында хастаханә баш табибы Евгений Сырчин язды.

Русиядә 23 апрельгә COVID-19 йоктыруның 4774 яңа очрагы теркәлгән. Илдә барлыгы 62 773 кеше вирусны йоктырган. Соңгы тәүлектә коронавируслы 42 кеше үлгән, Русиядә барлыгы үлүчеләр саны 555кә җитте.

13:26 23.4.2020

КПРФның Татарстандагы башлыгы Хафиз Миргалимов коронавирус йоктыруда шикләнелә

Хафиз Миргалимов
Хафиз Миргалимов

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт шурасы утырышында коронавирус турында фикер алышканда "Безнең Хафиз кардәш тә йоктыручылар арасына керде", диде.

Миргалимов бу утырышта күренмәде.

КПРФтагы чыганаклар хәбәр итүенчә, Миргалимовта коронавирус табылган. Кичә ул битлексез үз тарафдарлары белән Казанда Ленин һәйкәленә чәчәкләр салган иде.

13:35 23.4.2020

Пандемия вакытында Татарстанда Республика ифтарының форматы үзгәртелә

Татарстан мөселманнары диния назарәте пандемия аркасында VIII Республикакүләм ифтар чарасы форматын үзгәртә. Ифтар ризыклары өйгә китереп биреләчәк. Ифтар ланч-бокслары бары тик мохтаҗларга гына таратылачак.

Республика ифтары аерым көнне түгел, ә ае буена дәвам итәчәк. Бу чараны уздыруда үз өлешен кертергә теләгән кешеләр акчалата ярдәмне 7715 номерына "ИФТАР буш ара СУММА" тәртибендәге текст белән җибәрә ала. Мисал өчен, "ИФТАР 300" дип аңлатыла.

Ифтар ризыгы көн саен "Ак Барс Арена" стадионы, "Туган авылым" милли-туристик комплексы территориясендә махсус тартмаларга тутырылачак һәм көн саен 1000 мохтаҗ кешегә адреслар нигезендә тапшырылачак.

дәвам

XS
SM
MD
LG