Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коронавирус. Җанлы блог

Коронавирус турында актуаль хәбәрләр тупланмасы [14 март — 25 май 2020]

Азатлык әлеге Җанлы блогта дөньяда яңа вирус тарала башлаган иң кызу көннәрдә сезне шушы зәхмәткә бәйле соңгы хәбәрләр, гыйбрәтле хәлләр, кызыклы вакыйгалар белән таныштырып барды. Бүген без Җанлы блогны ябабыз. Алга таба коронавируска бәйле хәбәрләрне Коронавирус бүлегендә һәм Махсус сәхифәдә таба аласыз. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

14:05 23.4.2020

23 апрельдә онлайн тамашалар

Азатлык изоляция чорында өйдә утыручыларны бүген татар һәм башкорт телләрендә булачак кызыклы онлайн чаралар, тамашалар белән таныштыра.

Әкият курчак театры артистлары Instagram челтәрендә туры эфирда татар әкиятләре укуны (18:00) дәвам итә.

Тинчурин исемендәге татар театры Youtube-та “Өметсез хыяллар иле” спектаклен (18:30) күрсәтә.

Камал театры сайтында "Дон Жуан" спектаклен (19:00) карап булачак. Карау бәясен тамашачы үзе билгели.

Тукай туган көне уңаеннан Камал театры әдәби марафон игълан итте. Проект кысаларында Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары булган режиссер һәм артистлар Тукай шигырьләрен укый.


"Безнең Татарстан" #айдадомой проекты кысаларында татар эстрадасы йолдызларының җанлы онлайн концертларын күрсәтүне дәвам итә. Бүген җырчылар Марат Галимов белән Ленара Батталова (19:00) җырлый.


Уфаның "Нур" татар театры ВКонтактеда балалар өчен "Нурлы әкият" исемле онлайн проектын дәвам итә. Бүген әкиятне (19:00) Дамира Сәетова укый.

Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт драма театры Youtube-та балалар өчен "Әкият илендә" проектын дәвам итә. Театр артистлары әкиятләр (19:00) укый.

Башкортстанның Мостай Кәрим исемендәге милли яшьләр театры артистлары Чулпан Әбдрәхимова белән Ләйсән Миңлегалиева Youtube-та "Батимакай" башкорт халык әкиятен (19:00) укый.

Сибай башкорт драма театры артисткасы Гөлфия Мәксүтова Youtube-тагы "Яраткан артистлардан әкият" проекты кысаларында башкорт телендә әкият укый (19:00).

Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры "Тылсым" проекты кысаларында татар әкиятләре укуын дәвам итә. Бүген "Зөһрә" татар халык әкиятен театр актрисасы Лилия Низамиева укый.


Әтнә татар театры сайты аша "Фронтовичка", "Гүзәлем Әсәл", "Көрәктән – Сәнәк" комедиясы, "Әниемнең ак күлмәге", "Бәби театр", "Югалган көн", "Күз нурларым", "Безнең шәһәрнең серләре" спектакльләрен карап була. Билет бәясе – 30-70 сум.

16:30 23.4.2020

Мөселманнар коронавирус шартларында уразага керә

Бүген кояш бату белән бөтен мөселман дөньясы Рамазан аена керә. Бүген шулай үк беренче тәравих намазлары укыла. Әмма коронавирус пандемиясе аркасында дөньяның күп кенә мәчетләре ябык. Шул исәптән Һелсинкиның татар мәчете дә. Финляндиянең татар мәхәлләсе имамы Рамил Беляев Азатлыкка хәбәр итүенчә, беренче тәравих намазы онлайн рәвештә узачак, калганнарын мөселманнар көн саен үзләренең өйләрендә укырга тиешле була. Рамил хәзрәт Финляндиядә татарларга ифтарлар, авыз ачу мәҗлесләрен оештырмаска, кунактан кунакка йөрмичә, үз гаиләләре белән генә уздырырга киңәш итте. Рамил Беляев Һелсинкидагы беренче тәравих намазын онлайн рәвештә Казан вакыты белән 22:25тә уздыра.

19:42 23.4.2020

Башкортстанда табибның коронавируслы тагын кеше үлүен хәбәр итүе җитәкчелеккә ошамаган

Башкорт дәүләт медицина университеты клиникасы баш табибы Евгений Сырчинның 22 апрель кичендә коронавируслы тагын бер авыруның үлеме турында хәбәр итүен җитәкчелек ошатмаган. 23 апрельдә Facebook-та Сырчин "Кызганыч, кичә һоспитальдә бер пациентның үлеме турында артык хисләнеп яздым. Йокызыз төннәр һәм пациентлар, коронавтлар (Сырчин коронавируска каршы көрәшүчеләрне шулай атый - ред.) өчен борчылуым үзен сиздерә. Җитәкчелеккә бик ошамады", дип язды.

Русиянең коронавируска каршы штабы биргән саннарда 20 апрельдән бирле коронавирустан Башкортстанда кемнең дә булса үлеме хәбәр ителми. Рәсми саннарда коронавируслы корбаннар саны инде берничә көн дәвамында 14 дип күрсәтелә.

21:38 23.4.2020

Радий Хәбиров айлык хезмәт хакын хәйрия фондына күчерәчәген әйтте

Радий Хәбиров
Радий Хәбиров

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров 23 апрельдә үткән киңәшмәдә, үзенең айлык хезмәт хакын коронавирус пандемиясе уңаеннан халыкка ярдәм күрсәтү өчен хәйрия фондына күчерәчәген хәбәр итте.

“Мин моңа беркемне дә чакырмыйм. Гомумән, белгечләрнең хезмәт хаклары зур түгел. Җитәкчеләр, зинһар өчен, үзегез карагыз. Сезнең тормышыгыз ничек барганын белмим, әмма минем шәхси чыгымнар сизелерлек кимеде. Менә шундый карар кабул иттек. Бу оешмалар, ведомстволар, хөкүмәт, министрлыклар, район хакимиятләре башлыкларына кагыла. Әгәр мондый башлангычны хупласагыз, бу дөрес булачак", диде Хәбиров.

08:28 24.4.2020

24 апрель иртәсенә коронавирус турында төп хәбәрләр:

  • Дөньяда авыручылар саны 1,7 миллионнан арткан. Вирустан 190 мең кеше үлгән, 738 мең кеше савыккан.
  • АКШта вирус йоктыручылар саны 869 мең, Испаниядә – 213 мең, Италиядә – 189 мең, Франциядә – 159 мең, Германиядә – 153 мең, Британиядә – 139 мең, Төркиядә 101 мең.
  • Татарстанда "үзизоляция" тәртибен бозу өчен яңа штраф кертелгән. "Үзизоляция" бозучыларга кисәтү яки 1 меңнән 4 меңгә кадәр административ штраф яный.
  • Мөселман дөньясы Рамазан аена керде, быел ул изоляция шартларында узачак. Казан имамы барлык актуаль сорауларга Азатлык материалында җавап бирә.
  • Чехия хөкүмәте ватандашларга ил буенча ирекле сәфәр кылырга, һәм чит илләргә чыгарга рөхсәт итте. Чехия чикләре 16 марттан ябык иде.
  • Русиядә изоляция тәртибе аркасында оешма җитәкчеләренең 33%-ы хезмәткәрләрне дистанцион эшкә күчергән. 7% җитәкче дистанцион эшне изоляция беткәч тә дәвам итәргә әзер, 20% җитәкче андый төр эшне кайбер хезмәткәрләргә тәкъдим итәргә тели. Сораштыруда катнашкан 82% кеше дистанцион рәвештә эшләү эш сыйфатын киметте дип саный.
10:54 24.4.2020

Алабугада бер табибта COVID-19 табылган

Алабуга хастаханәләренең берсендә эшләүче табибта коронавирус расланган. Аның гаиләсе изоляциядә, аралашкан кешеләре ачыкланган, инфекцияне алга таба таратмау өчен бөтен чаралар күрелгән диелә “Новая Кама” район газеты сайтында.

23 апреьдә Алабугада коронавирус йоктыруның тагын ике яңа очрагы хәбәр ителгән. Икесе дә Алабуга кешеләре. Алар хәзер Чаллыда икенче шәһәр хастаханәсендә дәвалана, хәлләре авыр түгел диелә.

Татарстанның коронавируска каршы көрәш оператив штабы мәгълүматында Алабугада COVID-19 йоктыруның 1 очрагы булуы әйтелә.

12:10 24.4.2020

Татарстанда 14, Башкортстанда 33 яңа очрак рәсман теркәлгән

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус йоктырганнар саны 14 кешегә арткан. Бу санны Русия коронавируска каршы көрәш оператив штабы китерә.

Республикада COVID-19 вирусы табылуның 426 очрагы расланган, 51 кеше савыккан. Узган тәүлектә хастаханәләрдән тагын 11 кеше дәваланып чыккан.

Яңа очракларның сигезе Казанда, өчесе Чүпрәле районында, Буа, Лаешта берешәр очрак. Тагын бер очрак Екатеринбурдан килгән кешедә диелә.

Башкортстанда 33 яңа авыручы ачыклануы хәбәр ителә. 24 апрельгә республикада COVID-19 йоктырганнар саны – 455, шуларның 57се савыккан. Яңа үлем очраклары турында хәбәр ителми. Эпидемия тарала башлаганнан бирле Башкортстанда коронавирустан 14 кеше үлеме хәбәр ителде.

Русиядә узган тәүлектә коронавирусның 5849 яңа очрагы расланган, 60 кеше үлгән. Яңа төр вирус Русиядә барлыгы 68 622 кешегә йоккан, 615 кеше үлгән, 5568 кеше савыккан.

13:01 24.4.2020

Чехиядә илкүләм карантин гамәлдән чыгарыла

Прага әзендәге урам пандемия чорында
Прага әзендәге урам пандемия чорында

Чехия хөкүмәте март уртасында коронавирус белән бәйле кертелгән карантинны гамәлдән чыгарырга карар итте. 24 апрельдән Чехия хөкүмәте ватандашларга ил буенча ирекле сәфәр кылырга, һәм чит илләргә чыгарга рөхсәт итте. Ләкин Чехиягә кайтканнан соң 14 көнлек карантин узарга кирәк булачак. Моннан тыш иң күбе 10 кеше бергә җыелырга ярый.

Чехия хөкүмәте шулай ук чикләү чараларын йомшарту турындагы элегрәк чыгарган карарын да үзгәртте. Кибетләр һәм хезмәт күрсәтүче оешмалар көтелгәннән иртәрәк ачылачак. 27 апрельдән мәйданы 2500 дүрткел метрдан кимрәк булган кибетләр ачылачак. Элегрәк бу май ахырында гына көтелә иде. Фитнес үзәкләре, зоопарклар ачыла. Студентлар өчен югары уку йортлары да ачылачак.

11 майдан сәүдә үзәкләре, чәчтәрашханәләр, массаж салоннары, музейлар ачыла. 25 майдан кафе һәм рестораннар үз ишекләрен ачачак һәм башка күпчелек чикләүләр алыначак. Туристлар өчен чикләрнең ачылуы турында әлегә мәгълүмат юк.

дәвам

XS
SM
MD
LG